Тема: Исем сүз төркемен кабатлау.
Дидактик максат: Исем сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту,системага салу.
Үстерешле максат: яңа укыту алымнарын кулланып,укучыларның аралашу күнекмәләрен,мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви максат: парлар белән дустанә мөнәсәбәттә эшләү.
Ресурслар һәм җиһазлар.: Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, 1 нче кисәк / И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт»,нәшр. 2014; электрон һәм акбур тактасы,эш дәфтәрләре презентация, биремле карточкалар.
Дәрес тибы: Кабатлау.
Көтелгән нәтиҗәлелек:
Предмет буенча нәтиҗәлелек- исем сүз төркеме буенча белемнәрне искә төшерү,ныгыту,системага салу.
Метапредмет нәтиҗәлелек:
РУУГ: кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып биремнәрне үтәү,үзконтроль,үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
КУУГ: иптәшләрең һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү,тыңлый белү,фикер алышуда катнашу,башкаларның фикерен тулыландыру,иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү,логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: максат кую,күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү,үз уңышларыңның,уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.
.
Дәрес барышы.
1 Мотивлаштыру,ориентлашу этабы.
I. Уңай психологик халәт тудыру
(Исәнләшү, хәерле көн теләү.)
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн безгә!
Хәерле көн сезгә!
Тотынсак без эшкә
Бар да булыр гел бишкә..
– Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.
II. Белемнәрне актуальләштерү
Балалар,тапкырлыгыгызны сынап карыйм әле.
1.Табышмакларга парлар белән киңәшләшеп җавап табабыз һәм тактага язабыз.
Кулдан-кулга йөри ул,(Слайд)
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның.(Китап)
2.Өч кат тун кигән
Кем салдырса,шул җылый.(Суган)
3.Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми.(Керпе)
4.Борынсыз чыпчык боз тишә.(Тамчы)
Китап,суган,керпе, тамчы.
-Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карыйлар?.
Көтелгән эш һәм җавап:Парларда киңәшеп искә төшерәләр.Һәр парның җаваплары тыңлана.Укучылар сораулар куялар,предметны белдергәнен аңлаталар һәм исем икәнлеген ачыклыйлар.
-Димәк , безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек дип уйлыйсыз?
Исем сүз төркемен кабатлау,белгән белемнәребезне искә төшерү,ныгыту.
Исем сүз төркеме турында тагын нәрсәләр беләсез?(Балаларның фикерләре тыңлана)
Укучылар,һәркайсыгызның өстәлендә үзбәя картасы ята һәр биремнән соң сез шушы критерийлар буенча үзегезне бәяләрсез..(Слайд)
-Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем,хәтта иптәшләремә дә булыша алам-“5”ле
-Әйбәт эшлим,теманы аңладым,ләкин бераз каушап калам-“4”ле
-Эшли алам,ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим-“3”ле
Уку мәсьәләсен кую
Парларга текстлар бирелә. Текстны игътибар белән укыгыз һәм исемнәрне табыгыз.
Бәркәтәнең табигате матур,бай. Калын урманнар да ,таулар да бар анда. Урманнарда төп-төз наратлар,зифа каеннар,калын имәннәр,файдалы гөлҗимешләр,җир җиләкләре үсә. . Авылның яныннан Шушма елгасы агып үтә.Җәй көне мин әнием һәм әтием белән Шушма елгасының акканын күзәтергә яратам.
.Көтелгән эш һәм җавап: Парларда киңәшеп,дәреслек һәм дәфтәрләдән файдаланып искә төшерәләр.Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер парга сүз бирә,башкалар тыңлый тулыландырырга әзерләнә.
Нәтиҗә: Шулай итеп исем предметны яисә затны белдереп кем? нәрсә? соравына җавап бирә.
УМ адымлап чишү.
Текстка кире кайтабыз.Ни өчен Бәркәтә сүзе баш хәрефтән язылган?
Көтелгән җаваплар: авыл исеме,ялгызлык исеме). Текстта тагын ялгызлык исеме бармы?(укучылар фикере)
Тагын нинди исемнәр бар? (тексттан эзләү)
Көтелгән җаваплар: уртаклык исемнәр.
-Димәк, исемнәр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленәләр?
(ялгызлык,уртаклык) Парларга вакыт бирелә кагыйдәсен искә төшерергә.
Көтелгән эш: укытучы 1-парга сүз бирә,башкалар тыңлый.тулыландыра.
1-пар: уртаклык-бер төрдән булган әйберләрне атаучы исем.
2-пар:ялгызлык бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем һәрвакыт баш хәрефтән языла.
Текстта исемнәр нинди санда килгәннәр? Парлар белән киңәшләшәбез.
Көтелгән җавап; берлек һәм күплек санда. Тексттан күплек сандагы исемнәрне табабыз.Ничек ясалганнар? Парларның җаваплары тыңлана.
- Предметның кайсы затка караганлыгы ничек белдерелә?(тартым кушымчалары белән)
-Тартым кушымчалары нәрсә белдерәләр?
Көтелгән эш: Вакыт бирелә.Балалар парлары белән җавап эзлиләр.
Җаваплар; 1-пар предмет яки затның сөйләүчегә караганлыгын
2-пар: тыңлаучыга, сөйләмдә катнашмаган затка караганлыгын белдерә. Текстан тартым белән төрләнгән исемне табабыз.
Укучылар гөж килеп эзлиләр. Җаваплар тыңлана.
Укучылар исемнәр тагын нәрсә белән төрләнәләр?.(укучыларның фикерләре)
Җавап килешләр белән
Нәтиҗә: Шулай итеп.исемнәр сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр.
2-пардан да 1әр укучы чыгып тактада килешләрне язып урман һәм елга дигән сүзне төрләндерәләр. Эшләрне бәяләү.(хаталар булса төзәтү)Слайд.
Дәфтәрләрдә сүзлек диктанты язып алабыз.
Һөнәр, акккош., оынборын. хезмәтче,әни, хатын-кыз,каен җиләге,бал корты,эшче.
Укучылар без нинди сүзләр яздык?
(Көтелгән җаваплар: исемнәр)
Нинди исемнәр?
Көтелгән җаваплар: 1пар- тамыр, ясалма, парлы)
2-пар( тезмә.кушма)
-Ясалышы ягыннан исемнәрне төркемнәргә бүләбез.Парлар белән эшләү.(Слайдтан тикшерү) Эшләрне бәяләү.
Көтелгән җавап: кушма аккош.озынборын.
Парлы: хатын-кыз
Тамыр: һөнәр,әни
Тезмә: каен җиләге.бал корты.
Ясалма: хемәтче.эшче
Нәтиҗә: ясалышы ягыннан сүзләр парлы,кушма,тезмә,тамыр,ясалма булалар икән.
-Балалар безнең текстта ясалышы ягыннан шушы кагыйдәгә туры килгән исемнәр бармы икән? Игътибар белән эзләп карыйк әле?
Көтелгән эш һәм җавап: Парлар белән киңәшләшеп эшлиләр.(Парларның җаваплары тыңлана)
1-пар кушма сүз гөлҗимеш, тезмә сүз каен җиләге.
2-пар: парлы сүз төп-төз. тамыр сүз җәй.(җавапларны тулыландыру,бәяләү)
-Әйдәгез балалар,үткәннәргә нигезләнеп дәреснең чылбырын төзеп карыйк.
Һәр пар чылбырны төзеп карый.(эшләрне карау һәм бәяләү)
Слайдтан тикшерү.
Исем.
Ялгызлык Уртаклык
-
Белдерә сораулары төрләнеше ясалышы
предметны килеш,сан тамыр,ясалма
затны кем? нәрсә? тартым кушма,парлы .
Рефлексия, бәя этабы.
1.Рефлексия Укытучы.Укучылар,дәрескә рефлексия ясыйбыз.
(Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? Сорауларына җавап бирү)
Көтелгән эш һәм җаваплар.Вакыт бирелә.Балалар гөж килеп дәрестәге эшчәнлекне кабат күздән кичерәләр.Дәфтәр,тактадагы чылбыр,.дәреслек кулланышта. Бераз вакыттан соң укытучы кайсы да булса бер парга сүз бирә,.башкалар тулыландырырга әзерләнә.
1-пар.Бүген без дәрестә исем сүз төркеме темасын кабатладык, Исемнең берлек,күплек санда булуын,ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен белдек,исемнең сорауын,нәрсә белдерүен аңладык.
2-пар исемнең килешләр,тартым белән төрләнешен,ничек ясалышын белдек.
Дәрестәге эшчәнлеккәҮзбәя.
Үзбәя критерийлары
Әгәр исем сүз төркеме темасын тулысынча,мисаллар белән дәлилләп аңлатып бирсә-“5”ле
Чылбырдан файдаланып әйтеп бирә алса”4”ле
Чылбырдан файдаланып та өлешчә генә әйтеп бирә алса”3”ле.
Электрон журналга билгеләр кую.
.
Өй эше бирү.(Слайд)
.83 нче күнегү 1) Текстны укып күчереп язарга, исемнәрне табарга, сораулар куярга, килешләрен билгеләргә.
2) Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрдән үзегез сайлап алып ике сүзне сүз төзелеше ягыннан тикшереп килергә.
3)” Кыш” темасына исемнәр кертеп хикәя язып килергә.
Укытучы.Дәрес тәмам.Укучылар сезгә дәрес өчен зур рәхмәт.Чыгарга мөмкин.