kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Дуслык бит ул – тормыш үзәге

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: 1. Дуслык турында төшенчә бирү, бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.

             2. Сыйныф эчендә дустанә мөнәсәбәтләр тудыру, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.

             3. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, чәчәк таҗлары,,,Чукмар белән Тукмар” мультфильмы, күбәләкләр, кояш рәсеме, 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Дуслык бит ул – тормыш үзәге»

Тема:Дуслык бит ул – тормыш үзәге .

Максат: 1. Дуслык турында төшенчә бирү, бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.

2. Сыйныф эчендә дустанә мөнәсәбәтләр тудыру, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.

         3. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, чәчәк таҗлары, ,,Чукмар белән Тукмар” мультфильмы, күбәләкләр, кояш рәсеме,

Сыйныф сәгате барышы.

1.Оештыру.

-Хәерле көн,кадерле укучылар! Укучылар,кунакларга,бер-берегезгә карап елмаюларыбызны бүләк итик әле.Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелләрне күтәрә,кәефне яхшырта.Хәзерге вакытта сезнең кәефләрегез ничек икән,билгелик әле.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз.(Ачык һәм караңгы төстәге күбәләкләр тәкъдим ителә)

-Молодцы, кәефләребез бик эйбәт икән. Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме, юкмы,монысын соңрак күрербез.

-Укучылар, безнең сыйныф үзенә күрә бер планета дип күз алдына китерегез әле, бүгенге сыйныф сәгатендә шул планетабызны тагын да ямьлерәк итәргә тырышырбыз. Планетабызның үз кояшы бар, ул безгә дәрес барышында юлыбызны яктыртып торачак. (кояш тактага эленә)

2.Уку мәсьәләсен кую.
-Бүгенге сыйныф сәгатебез кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган.

Хәзер мин сезгə бер əкият сөйлим. Тәрбия сәгатендә нəрсə турында сөйлəшүебезне шуннан аӊларсыз.

Борын- борын заманда, биек тауда, гаилəсе белəн көтүче яшəгəн. Ул бик ярлы булган. Бер төнне аларныӊ ишеген 3 кеше шакыган. Көтүченеӊ өе бик кечкенə икəн. Ул аларга : «Берегез генə керегез, өем бик кечкенə минем,-дигəн һəм: «Сез кемнəр соӊ?»- дип сораган.

-Без – Дуслык, Бəхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырасыӊ, шул керер ,-дигəннəр алар.

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, көтүче өенə кемне чакырган? (Укучыларныӊ җавабын тыӊлау)

-Димəк, бүген дəрестə нəрсə турында сөйлəшербез?(Дуслык турында)

3.Уку мәсьәләсен чишү.

-Дуслык-дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе.Дуслары булган кешеләр генә бәхетле дә, бай да буладыр,минемчә.Ә сезнеңчә ничек икән? Сезнең фикерләгезне ишетеп китәсе килә.

-Әйтегез әле,укучылар ,кем ул дус?----------------
-Ә сезнең дусларыгыз бармы?----------
-Кемнең бер дусты да юк?--------
-Әйе,укучылар , Һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле,рәхәт була. Ә дус булу өчен дустыңны яратырга,хөрмәт итергә,авыр чакта ярдәм кулын сузырга,дуслыкны сакларга омтылырга кирәк.

- Укучылар ,беләсезме,дуслыкның да үз дуслары була икән. Ышанмыйсызмы? Әйдәгез әле, “Дуслык дуслары”дигән уен уйнап алабыз, шунда минем сүзләремнең дөреслегенә ышанырсыз.Моның өчен безгә группаларга берләшергә кирәк. Мин сезгә кешеләр нинди булырга мөмкин,шул сыйфатлар язылган чәчәк таҗлары өләшәм,ә сез шулар арасыннан яхшы сыйфатларны дуслыкның дусларын сайлап алып, тактада дуслык чәчәген төзергә тиеш буласыз. Һәм эшегез беткәч, төркемнән берегез чыгып ул таҗларны тактага ябыштырырга тиеш буласыз.Һәм безнең планетабыз тагын да күңеллелләнеп китәчәк.(укучылар төркемнәрдә сайлыйлар)

-Ягез әле,дуслык дуслары нинди сыйфатлар икән.

1 группадан , __________, укый һәм тактага ябыштыра..Рәхмәт.

2 группада нинди сүзләр икән,__________,рәхим ит,укып күрсәт әле.

3 группадан,__________,сез нинди сыйфатларны яхшы дип таптыгыз?

-Укучылар ,ә артып калган сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз? __________,укып чык әле,сездә нинди сүзләр артып калды?Башка группада да шул ук сүзләрме?Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

Әйе,укучылар,бу сыйфатлар беркайчан да дуслык белән янәшә йөри алмыйлар.Алар булган җирдә дуслык яши алмый.Бик зур рәхмәт сезгә!

-Укучылар, кайвакытта без дустыбызның кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз.Бергә вакытта уйлап бетермибез, юкка да әйткәләшәбез,үпкәләшәбез,сугышып та алабыз. Дустың синең яннан киткәч кенә аның никадәр якын булуын аңлыйбыз.Сезнең белән киләчәктә андый хәлләр булмасын өчен,бер әкият карарга тәкъдим итәм. “Чукмар белән Тукмар”дип атала ул.Рәхим итеп карагыз.

Мультфильм «Чукмар белән Тукмар”

-Укучылар,әкият буенча нәрсә әйтә аласыз,ул безне нәрсәгә өйрәтә?Бу әкияттәге әби миңа бик ошады.Нинди акыллы әби булган ул,әтәчләрне ачуланмады,кыйнамады .

-Ә ничек итеп акылга утыртты? (Әйе,бер-берсеннән аерып куйды ул аларны .Шунда гына Чукмар белән Тукмарбер-берсенә бик кирәк,якын икәнлекләрен аңладылар.Шулай итеп,әби акыл белән,үзе генә белгән кагыйдәләр буенча әтәчләрен дус булырга өйрәтте.)

-Барлык алда сөйләшкәннәрне берләштереп,укучылар , әйдәгез,без дә үзебезнең дус яшәү серләрен, кагыйдәләрен парларда төзеп карыйк әле. Сезнең алдыгызда безнең планетабызны ямьләндерү өчен чирәмнәр бар. Моның өчен һәр пар1 кагыйдә төзеп, шул чирәмнәргә яза . Дус яшәү өчен нәрсә эшләргә кирәк?(Парлар белэн эш).

-Укучылар, миндә шундый ук кагыйдәләр төзеп алып килгән идем.Сезнекеләр белән чагышыр микән?Укып карыйк әле.

- Әлеге кагыйдәләрне мин сезгә бүләк итәм,сез аны бик кадерле бүләк итеп саклагыз.Әгәр дуслыгыгыз җимерелә башлаганын,дусларыгызның сездән ерагаюын сизсәгез, шушы кагыйдәләрне алып укыгыз.Бәлки гаеп үзегездәдер.Сезгә үзегез өстендә эшләргә кирәктер.

4.Йомгаклау.Рефлексия.

-Укучылар ,тәрбия сәгатебез ахырына якынлашты. Сезнең кәефләрергез ничек?Начар якка үзгәрмәдеме?Ничек инде,дөньядагы иң матур сүзләрнең берсе – дуслык турында сөйләшик тә,кәефләребез дә начарайсын ди.Дуслык бит ул бик серле,ул могҗизалар да ясарга сәләтле.Ягез әле,үзегезнең кәефләрне белдергән күбәләкләрне.Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз.Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз.Уйладыгызмы?Ә хәзер барыбыз бергә шушы күбәләкләрне үзебезнең планетабызга ябыштырып очыртып җибәрик .Слайд 10

Менә балалар,чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта,күбәләкләрдә терелде.Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:дустың бар икән – таянычың бар дигән сүз.Зур хәзинәләрең, байлыкларың булып та,чын дустың булмаса,яшәүнең яме булмый.Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын,аларның кадерен белегез.Барыгызга да бик зур рәхмәт!







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Дуслык бит ул – тормыш үзәге

Автор: Набиева Зульфия Тахаветдиновна

Дата: 08.12.2016

Номер свидетельства: 367524

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(33) "Гаил?-тормыш учагы"
    ["seo_title"] => string(18) "gailtormyshuchaghy"
    ["file_id"] => string(6) "292210"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1455252210"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(60) "Сыйныфтан тыш чара "Гаил? б?йр?ме" "
    ["seo_title"] => string(34) "syinyftan-tysh-chara-gail-b-ir-mie"
    ["file_id"] => string(6) "178588"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1424858809"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(38) "Алиш эзл?ре буйлап.... "
    ["seo_title"] => string(20) "alish-ezl-rie-builap"
    ["file_id"] => string(6) "232492"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1442851608"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства