kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Антоним, синоним сүзләр.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема урока

Сүзләр дөньясына сәяхәт. Синоним һәм антоним сүзләр.

 Цель урока

1. Синонимнар һәм антонимнар турында белем -

нәрне ныгыту;

2. Каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен камил-

ләштерү;

3. Начар һәм яхшыны аера белергә өйрәтү; чиста-

лык-пөхтәлек, татар теле дәресләренә карата кызыксынучанлык

тәрбияләү;

Планируемые образовательные результаты

Предметные:

1.Синоним һәм антоним кагыйдәләрен искә төшерү,укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү;

2.  Кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү;

Планируемые образовательные результаты

Метапредметные:

1.Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

2.Үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү.

Основные понятия

Синонимнар, антонимнар.

Трудовые действия учителя

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Антоним, синоним сүзләр.»

Тема: Сүзләр дөньясына сәяхәт. Синоним һәм антоним сүзләр.

Максат:

1. Синонимнар һәм антонимнар турында белем -

нәрне ныгыту;

2. Каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен камил-

ләштерү;

3. Начар һәм яхшыны аера белергә өйрәтү; чиста-

лык-пөхтәлек тәрбияләү;

4. Татар теле дәресләренә карата кызыксынучанлык

тәрбияләү;

Җиһазлау: өйләр, ачкыч, карточкалар, кош,

уен өчен плакатлар, сүзле карточкалар, мәкальләр язылган карточкалар, сигнал карточкалары.

Материал: “Татар теле” 4 нче класс, “Кызыклы граммаика”, “Халык авыз иҗаты”, “Балалар фольклоры”.


УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, әхлакый – этик бәяләү.:

мәгънә төзелеше;

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, бәяләү,

коррекцияләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү.

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү.

Коммуникатив гамәлләр: сораулар куелышы, конфликтларны чишү,иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Хәерле булсын безнең дәресебез!

Хәерле булсын безнең һәр эшебез!

-Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы – кече.
Дөньяда иң матур кеше –
Елмайган, көлгән кеше!

-Укучылар, бер – беребезгә карап елмаеп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

2. Актуальләштерү өлеше:

- Омонимнар темасын искә төшерү, укучылар мисаллар китереп, җөмләләр төзиләр.

- өй эшен тикшерү.

3.Проблемалы сорау ярдәмендә дәрес темасын ачу мәсьәләсен кую.

- Укучылар, урманнан безгә бик матур кош очып килгән. Ул гади генә кош түгел, узе белән серле ачкыч та алып килгән. Кем матур язу күнегүен төгәл итеп башкара, ачкычны кошыбыз шул укучыга бирә.Безнең яңа темабызны шул укучы ачып җибәрә.

- Укучылар шушы шигырь юлларын укып китик әле. Бу безнең матур язу күнегүе.

- Дөрес итеп утырыгыз, дәфтәрләрегезне дөрес итеп куеп, матур итеп күчереп язабыз.

Кара җиргә ак кар ява,

Карт туфракка яшь кар ява.

-Ачкычны серле кошыбыз кемгә бирер икән? Ул безне күзәтеп йөри. Тырышыгыз! (Балалар тәмамлый.)

- Укучылар шушуы җөмлә эченнэн баш кисәкләрне табыгыз әле?

- Ә хәзер сыйфатларны табабыз?

- Болар нинди сүзләр балалар?

- Димәк, капма-каршы сүзләр нинди сүзләр була инде?

- Әйе дөрес, антонимнар.

- Укучылар ә хәзер тәрәзә аша урамга карагыз әле?

- Бүген көн ниди?

- Әйе җылы, кояшлы.

- Болар нинди сүзләр була?

- Димәк, без сезнең белән нинди темага тукталып үтәбез инде балалар?

- Әйе антоним һәм синонимнар.

-- Укучылар, “Сүзләр” авылының капкасына ачкычны серле кошыбыз Эльвинага бирә.

-- Әйдә,Эльвина, рәхим итеп ач капканы!

(тактаны ача, 2 өй күренә)

4. Антоним һәм синоним темасын ныгыту.

- Укучылар, без бүген ике төркемдә эшләрбез. “Синонимнар һәм Антонимнар” төркемнәре.

-- Кунак көткәндә татар халкы өен җыештыра, бизи.

-- Әйдәгез, без дә өйләребезне бизәп куйыйк.

-- Кагыйдәләрне искә төшерәбез, “Синонимнар” һәм “Антонимнар” өйләре ясыйбыз.

(Карточкаларны беркетеп куялар)

-

Синонимнар –

охшаш мәгънәле сүзләр

Антонимнар – капма-каршы мәгънәле сүзләр

- Һәр төркем үзенең кагыйдәсен әйтә.





– Матур язу күнегүендә антоним һәм синонимны табып алыйк.

(төркемләп әйтәләр)

– Мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм.

--“Синонимнар” төркеме, сезгә антонимнар язарга, ә “Антонимнар”га синонимнар язарга кирәк.


Җылы –- ..., ... .

Бетте -- ..., ... .

Кечкенә -- ..., ... .

Зур -- ..., ... .

Кыш -- ... озын -- ...

Көн -- ... менә -- ...

Җылы -- ... бара -- ...


-- Эшне тәмамладык. Тикшереп алыйк. 1 нче төркем укый, 2 нче төркем тикшерә ( сигнал карточкасы). 2 нче төркем укый, 1 нче төркем тикшерә.


ФИЗКУЛЬТМИНУТ

Яздым җөмлә, иҗек , сүз – Тагын йомам һәм ачам,

Бик арыды минем күз. Бер йомам да, бер ачам.

Йомам күзем - ял итсен Күзләр хәрәкәте белән

Ачам күзем – күп күрсен Зур әйләнә сызам.

– Укучылар, әйдәгез әле, сәнгатьле уку минуты үткәреп алыйк.

Тауларга карап

Тау булмасаң да,

Таңнарга карап

Таң булмасаң да,

Кешегә карап
Кеше була бел-

Олы җанлының

Ише була бел.

- Укучылар , бу шигыр. сүз нәрсә турында бара?

- Һәрвакыт яхшылык эшләргә кирәк, начарлыкка омтылмагыз.

- Шигыр. таң, олы сүзләренә антоним таптыру.

- Ә хәзер “Парыңны тап” уенын уйнап алыйк.

- Мин сезгә сүзләр өләшәм, сез һәрберегез үз парыгызны табарга тиеш. (Алмаш-тилмәш эшләнә). Шул сүзләр белән җөмләләр төзелә.

- Парсыз калган сүзләр килеп чыкты. Алар бер-берсенә капма-каршы әйтешәләр.

(“Синонимнар” 5 сүз, “Антонимнар” 5 сүз әөтә)

- Уен бетте.

- Дәреслектән күнегүләр эшләтү. 43 нче күнегү. Бирелгән сүзләрнең антоним парын уйлап яз.

- Укучылар тактага карап китик әле. Тактадагы сүзләрнең парлары адашып калганнар. Парларын дөресләп куярга кирәк.

- Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясап була дигән нәтиҗә ясыйбыз.

– “Мин башлыйм, син тәмамла!” уенын уйнап алыйк.

-- Мәкальләр, табышмаклар әйтешәбез.

-- Бу биремне дәфтәрләрдә эшләп алыйк. Төркемнәрдә бер-берегезгә ярдәм итешеп эшләгез.

5. Йомгаклау.

- Кагыйдәләрне капма-каршысын әйтү. (хор белән әйтелә)

Билгеләр кую. Өй эше бирү.

- Җәй һәм кышны, яз һәм көзне чагыштырып хикәя төзергә.

- Барыгыз да тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә! Дәрес тәмам!

.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Антоним, синоним сүзләр.

Автор: Солтанова Гульназ Дильшатовна

Дата: 06.11.2017

Номер свидетельства: 437231

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(85) "Конспект урока на тему "Какой у тебя характер?" "
    ["seo_title"] => string(50) "konspiekt-uroka-na-tiemu-kakoi-u-tiebia-kharaktier"
    ["file_id"] => string(6) "155337"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421259074"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(122) ""Сыйфат темасын гомумил?штереп кабатлау" темасына д?рес конспекты. "
    ["seo_title"] => string(71) "syifat-tiemasyn-ghomumil-shtieriep-kabatlau-tiemasyna-d-ries-konspiekty"
    ["file_id"] => string(6) "164062"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422564526"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(255) "Татар телен чит тел буларак ?йр?н? торган 7нче сыйныф укучыларыны? татар теленн?н белем ??м к?некм?л?рен тикшер? ?чен биремн?р (тест формасында). "
    ["seo_title"] => string(161) "tatar-tielien-chit-tiel-bularak-oir-n-torghan-7nchie-syinyf-ukuchylarynyn-tatar-tielienn-n-bieliem-h-m-kuniekm-l-rien-tikshieru-ochien-biriemn-r-tiest-formasynda"
    ["file_id"] => string(6) "166695"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "testi"
    ["date"] => string(10) "1422981726"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(254) "Татар телен чит тел буларак ?йр?н? торган 7нче сыйныф укучыларыны? татар теленн?н белем ??м к?некм?л?рен тикшер? ?чен биремн?р (тест формасында) "
    ["seo_title"] => string(163) "tatar-tielien-chit-tiel-bularak-oir-n-torghan-7nchie-syinyf-ukuchylarynyn-tatar-tielienn-n-bieliem-h-m-kuniekm-l-rien-tikshieru-ochien-biriemn-r-tiest-formasynda-1"
    ["file_id"] => string(6) "166712"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "testi"
    ["date"] => string(10) "1422982398"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(56) "Лексикология б?легене? ???мияте "
    ["seo_title"] => string(39) "lieksikologhiia-bulieghienien-h-miiatie"
    ["file_id"] => string(6) "157610"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421608482"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства