kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Лексикология б?легене? ???мияте

Нажмите, чтобы узнать подробности

5 нче сыйныфта татар теле д?ресе.  

Тема: Лексикология б?легене? ???мияте. 

Дидактик максат: Укучыларны? антоним, синоним, омоним ??м фразеологик ?йтелм?л?р темаларын ?зл?штер? д?р???сен ачыклау, белем ??м к?некм?л?рен ныгыту;

?и?аз: проектор, ноутбук, дидактик материал, такта, балаларны? эш д?фт?рл?ре ??м белем чыганаклары:“Татар теле”, 5 нче сыйныф ?чен д?реслек/ Р.Г.Х?с?ншина. – Казан, 2012,  Синонимнар с?злеге. (Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С.— Казан: Х?тер, 1999), Татарча-русча, русча-татарча антонимнар с?злеге. (Сафиуллина Ф. С. — Казан: «Х?тер» н?шрияты (ТАРИХ), 2003.),  Татарча-русча фразеологик с?злек (Сафиуллина Ф. С. - Казан: М?гариф, 2001. ), Татар телене? а?латмалы с?злеге: 3  томда, I том. -Казан: «Татарстан китап н?шрияты»,  1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап н?шрияты»,  1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап н?шрияты»,  1981 ел;   Татарча-русча с?злек: 2 томда, I том. -Казан: «М?гариф» н?шрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «М?гариф» н?шрияты, 2007 ел.

Д?рес тибы – кабатлау.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Лексикология б?легене? ???мияте »

Котбиева Миләүшә Вагыйз кызы, Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее”ның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Лексикология бүлегенең әһәмияте.

Дидактик максат: Укучыларның антоним, синоним, омоним һәм фразеологик әйтелмәләр темаларын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау, белем һәм күнекмәләрен ныгыту;

Җиһаз: проектор, ноутбук, дидактик материал, такта, балаларның эш дәфтәрләре һәм белем чыганаклары:“Татар теле”, 5 нче сыйныф өчен дәреслек/ Р.Г.Хәсәншина. – Казан, 2012, Синонимнар сүзлеге. (Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С.— Казан: Хәтер, 1999), Татарча-русча, русча-татарча антонимнар сүзлеге. (Сафиуллина Ф. С. — Казан: «Хәтер» нәшрияты (ТАРИХ), 2003.), Татарча-русча фразеологик сүзлек (Сафиуллина Ф. С. - Казан: Мәгариф, 2001. ), Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел; Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

Дәрес тибы – кабатлау.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру, ориентлашу этабы.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн,балалар! Яңа көн тууына, сау-сәламәт булып бер-беребез белән очрашуыбызга шатланып, дәресебезне башлыйк әле. Бер-берегезгә карап елмаегыз – кабинетыбыз тагын да нурлансын!

2.Ярым иҗади (а) һәм иҗади (ә) өй эшләренә анализ. Өйгә бирелгән биремнәрнең эчтәлеге һәм “фразеологик әйтелмә” билгеләмәсе искә төшерелә.

Көтелгән җавап (к.җ. ): Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә фразеологик әйтелмә дип атала.

а) Г.Әхтәмованың “Бер көнем” исемле шигырендәге фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатырга, ятларга һәм сәнгатьле укуга әзерленергә иде.

Көтелгән эш (к.э.): төркемнәрдә эш оештырыла, һәр төркемнән “иң яхшы эш” дип бәя алган укучы шигырьне яттан сөйли; фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлата; ярым иҗади өй эшен иң яхшы башкаручы укучы билгеләнә;

ә) фразеологик әйтелмәләр кулланып хикәя төзергә иде.

К.э.: төркемнәрдә эш оештырыла, һәр төркемнән “иң яхшы эш” дип бәя алган укучы укый, кулланышка кергән фразеологик әйтелмәләрне аерып күрсәтә; иҗади өй эшен иң яхшы башкаручы укучы билгеләнә.

3. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен (УМ) кую ситуациясе.

Әйдәгез хәзер бергәләп менә шушы кроссвордны чишик әле. Моның өчен бирелгән сорауларга җавап табарга һәм горизонталь рәвештә шакмакларга урнаштырырга кирәк булачак. Шуннан соң вертикаль шакмакларда безнең бүгенге дәрестә нишләргә тиешлегебез ачыкланачак. Без бергәләп дәреснең уку мәсьәләсен билгеләрбез.

Горизонталь буенча:

1. Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасын ничек атыйлар? (лексика)

2. Телнең лексикасын тел гыйлеменең кайсы бүлеге өйрәнә? (лексикология)

  1. Мәгънәдәш сүзләр нәрсә ул? (синоним)

4. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр ничек атала? (антоним)

  1. Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә ничек атала? (фразеологик әйтелмә)








К.э.

 4

а

н

т

о

н

и

м













 

3

с

и

н

о

н

и

м












 2

л

е

к

с

и

к

о

л

о

г

и

я








 



ш

















 

1

л

е

к

с

и

к

а













5

ф

р

а

з

е

о

л

о

г

и

к

Ә

й

т

е

л

м

ә

- Димәк, без бүгенге дәрестә нинди уку мәсьәләсен чишәчәкбез инде?

К.җ. : Тел гыйлеменең лексикология бүлегендә алган белемнәребезнең сыйфатын тикшерәчәкбез. Лексика, лексикология, омоним, антоним, синоним һәм фразеологик әйтелмәләр турындагы белемнәребезнең сыйфатын тикшерәчәкбез, ныгытачакбыз.

Тактага һәм дәфтәрләргә число, тема языла.


II. УМ адымлап чишү.

- Укучылар, менә шушы сорауга җавап табыйк әле:

Әйткәч, беләсегез килә,

Белгәч, көләсегез килә.

Нәрсә икән бу? (Табышмак)

1нче бирем.

- Ә хәзер табышмак сүзендәге хәрефләрне кулланып исем сүз төркеменә караган яңа сүзләр уйлагыз әле. (мөстәкыйль рәвештә дәфтәрдә сүзләр уйлап язалар)

- Тикшерәбез, кемдә ничә сүз килеп чыкты?

К.җ.: ат, аш, бака, баш, башмак, Кама, камыш, кат, каш, кыш, таба, табак, табыш. Тамак, таш, тыш, Ык, ым.

(Аылашылмаган сүзләр белән эш оештырыла: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-ручса сүзлек кулланышка алына


Үзбәя өчен критерий: 9-10 сүз тапсагыз - “5” ле ; 7-8 сүз сүз тапсагыз - “4” ле ; 5-6 сүз сүз тапсагыз - “3” ле ; 4 сүздән дә кимрәк сүз тапсагыз - “2” ле. 2 нче бирем. Бирелгән сүзләргә омонимнар уйлап карагыз әле: ат, кама, таба, табыш, тыш, табак. (Омонимнар сүзлегеннән файдалану мөмкинлеге тудырыла.) Җаваплар тыңлана.

  • Әйдәгез, дөреслеген тикшерик:

Ат

нәрсә? (ат чабышлары), нишлә? (чүплеккә ат)

Кама

нәрсә? (Ка'ма елгасы), нишлә? (дошманны кама' )

Таба

нәрсә? (коймак пешерә торган таба), нишли? (эзләгән әйберен таба),

бәйлек сүз (юлга таба китте)

Табыш

нишлә? (эзләп табарга булыш), нәрсә? (күп табыш алдык, керем)

Тыш

нәрсә? (китапка тыш кидер), бәйлек сүз (аннан тыш килүче булмады)

Табак

нәрсә? ( табак тутырып аш бирделәр), нәрсә? (бер табак дәфтәр бите)

Үзбәя өчен критерий: сүзлектән файдаланмый гына 5-6 сүзгә дә омоним тапсагыз - “5” ле ; сүзлектән файдаланмый гына 4 сүзгә яки сүзлектән файдаланып 5-6 сүзгә омоним тапсагыз - “4” ле; сүзлектән файдаланып 3-4 сүзгә омоним тапсагыз - “3” ле; сүзлектән файдаланып та 1-2 сүзгә генә омоним тапсагыз - “2” ле.

3 нче бирем. Бирелгән җөмләләрдәге астына сызылган сүзләргә синонимнар уйлап табыгыз:

  • Бу әйберләрне чүплеккә ат.

  • Каршыдагы ныгытманы кама'!

  • Бу эш күп табыш китерде.

  • Ул дустын янына чакырып ым какты.

(Синонимнар сүзлеге, татарча-ручса сүзлек кулланышка алына) Җаваплар тыңлана. Аннары слайдтан көтелгән җаваплар карала:

синонимнар

ат

ташла, ыргыт, атып бәр (брось)

кама'

чолга, урап ал, әйләндереп ал (окружай)

табыш

файда, керем, төшем (доход, прибыль)

ым

ишарә (мимика, жест)


Үзбәя өчен критерий: сүзлектән файдаланмый 4 сүзгә дә 3әр синоним тапсагыз - “5” ле ; сүзлектән файдаланмый гына 3 сүзгә яки сүзлектән файдаланып 4 сүзгә дә 3әр синоним тапсагыз - “4” ле; сүзлектән файдаланып 2-3сүзгә 2 шәр яки 2 сүзгә 3әр синоним тапсагыз - “3” ле; сүзлектән файдаланып та 1-2 сүзгә 1әр генә синоним тапсагыз - “2” ле.

4 нче бирем. Бирелгән сүзләргә антонимнар табарга: баш, кыш, таба, тыш.

К.җ. : Баш – аяк, кыш – җәй, таба – югалта, тыш – эч

Үзбәя өчен критерий: 4 сүзгә дә омононим тапсагыз - “5” ле ; 3сүзгә генә омононим тапсагыз тапсагыз - “4” ле; 2 сүзгә омононим тапсагыз - “3” ле.

5 нче бирем. Бирелгән мәкальләрдә астына сызылган сүзләрнең антонимнарын

куеп язарга кирәк. (карточкалар өстендә эшлиләр)

К.җ. : Акылы кысканың - теле озын.

Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын.

Яңа дустым булды дип, иске дусны ташлама.


Соңгы мәкальнең мәгънәсе турында фикер алышу. Нигә шулай әйтәбез?

Яңа дусны искесе белән чагыштырыйк әле, иске дус нинди ул?

К.җ. : Ышанычлы, сыналган, яхшы беләсең...

Үзбәя өчен критерий: “5” – барсы да дөрес, “4” – бер хаталы эш,

“3” – ике хаталы эш, “2” - өч хаталы эш

Физминутка.

Укучылар түгәрәккә басалар, туп ыргытканда һәркем үзенең иң якын дустын сурәтли торган, аның уңай ягын күрсәтә торган сыйфатны әйтә: “Минем дустым тырыш”, “Минем дустым ярдәмчел”, һ.б. (Уен вакытында фон буларак «Тимка һәм Димка»  мультфильмыннан Б. Савельевның "Чын дус" әсәренә язылган көе яңгырый. Болай эшләү кәефне күтәрә һәм ял итү вакытын контрольдә тотуны датәэмин итә өчен) .


6 нчы бирем. Таратылган карточкадагы таблицада сүзләр бирелгән, аларның антоним һәм синоним өлешләрен тутырып бетерергә кирәк.

К.җ. :

синоним

бирелгән сүз

антоним

кызу, бөркү

эссе

суык, салкын

дәү, олы, эре

зур

кечкенә, бәләкәй

гүзәл, чибәр, ямьле

матур

ямьсез

чын, хак, хатасыз

дөрес

ялган, ялгыш

иптәш, ахирәт, сердәш

дус

дошман


Үзбәя өчен критерий: “5” – икешәр синоним, бер антоним тапсагыз ; “4” – синоним да, антоним да берәр булса; “3” – ике хаталы эш; “2” - өч хаталы эш.

7нче бирем. - Мин сезгә төрле күренешләрнең аңлатмасын әйтәм, ә сез шуны бер сүз белән әйтергә, ягъни омоним сүзне атарга тиеш буласыз:

1) Печән өстендә чалгы белән, сабантуйда ат белән, мунчада себерке белән эш итү  - (чабу);

2) Ул сүз белән кеше битен һәм хәрефле санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә кушканда шул сүзне әйтәләр – (йөз);

3) Зат алмашлыкларының берсе, аның белән итек ямыйлар – (без);

4) Кышны алмаштыра, каймактан май ясарга кушканда әйтелә - (яз);

5) Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы ризыкны да атыйлар – (бал).

8 нче бирем. - Хәзер мин сезгә карточкалар таратам, шулардагы җөмләләрне укырга, омонимнарны табып, асларына сызарга, мәгънәләрен аңлатырга әзерләнергә. (2-3 укучы телдән җавап бирә, һәркем үз эшен тикшерә)

1нче вариант

2 нче вариант

Әхмәди утын яра,

Хөршидә бәйли яра.


Карточкага төшә хәзер монда

Башкалага килгән кунаклар.

Кеше тынгач, бу борынгы тупка

Күгәрченнәр килеп кунаклар.


Озакламый яз инде,

Ә син дәфтәреңә

Өй эшләрен яз инде.


Тәлгать тоткан бер тиен,

Мин Талгатьне үртимен:

- Менә, сиңа ун тиен,

Бир син миңа бер тиен.


Күпме йөрсәк тә без җәен,

Каптыра алмадык җәен.


Өстәлләрдә ике алма,

Берсен ал, берсен алма.


Ракета белән очканын,

Күргән Рәшит төшендә

Бүлдерделәр төшемне ди

Иң кызыклы төшендә.


Өй түрендә карама,

Ә син тышка карама.


Бу чәчәк - кызыл,

Ә монысы - ал.

Кайсын телисең,

Шуны сайлап ал.



Исхак та чаба, Мисбах та чаба.

Берсен зурлыйлар, берсен хурлыйлар.

Исхакта – чалгы, болында чаба;

Ә Мисбах бушка урамда чаба.



Балалар җавап бирәләр, дөреслеге тикшерелә. Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий: “5” – барсы да дөрес һәм аңлатып бирә алам; “4” – бер хаталы эш, аңлатып бирә алам; “3” – ике хатам бар, аңлатып бирә алам яки 1 генә хатам, тик аңлатып бирә алмыйм; 2” - өч хаталы эш, аңлатып бирә алмыйм.


  1. нчы бирем. Дәреслек белән эшләү.

Дәреслекләрнең 169 нчы битен ачабыз 573 нче күнегүне язып эшлибез. (Фразеологик әйтелмәләрне тутырып язарга, мәгънәләрен телдән аңлатырга әзерләнергә.)

К.җ. : 1. Инәсеннән җебенә кадәр – яхшылап, җентекләп (тикшерү)

  1. Өстән тау төшү – ниндидер авыр, җаваплы эштән котылу

  2. Теле телгә йокмау – оста сөйләүче

  3. Күзгә төтен җибәрү – алдау

  4. Күз ачып йомганчы – бик тиз

  5. Авызга су кабу – дәшмәү

  6. Арадан кара мәче үтү – дошманлашу

Үзбәя өчен критерий: “5” – барысы да дөрес; “4” – берсе дөрес түгел; “3” – ике хаталы эш; “2” - өч хаталы эш

10 нчы бирем. Фразеологик әйтелмә һәм аның мәгънәсенә туры килүче сүзләр буталаган, шуларның парларын табарга кирәк: К.җ. :


Фразеологик әйтелмә

Сүзләр

Телеңне йотарлык

булышу

Түбәсе күккә тию

курку

Кул арасына керү

тәмле

Баш вату

шатлану

Кот ботка җитү

уйлау













Фразеологик әйтелмә

Сүзләр

Телеңне йотарлык

тәмле

Түбәсе күккә тию

шатлану

Кул арасына керү

тәмле

Баш вату

уйлау

Кот ботка җитү

курку


Үзбәя өчен критерий: “5” – барсы да дөрес; “4” – бер хаталы эш; “3” – ике хаталы э “2” - өч хаталы эш

Җавапларның дөреслеген тикшергәч, теләгән фразеологик әйтелмәнең өчесе белән җөмлә төзеп язалар.

К.җ. :

Әни пешергән аш телеңне йотарлык булган.

Бу бүләкне күргәч, Алсуның түбәсе күккә тиде.

Сеңелем үсте инде, кул арасына керә башлады.

Мин бу мисалны чишү өчен озак баш ваттым.

Каршыда зур эт күргәч, дустымның да коты ботына җитте.

III. Рефлексия, бәяләү этабы.

1. Рефлексия.

-Бүгенге дәресебездә нәрсә эшләргә тиеш идек?

(УМ искә төшерелә: Тел гыйлеменең лексикология бүлегендә алган белемнәребезнең сыйфатын тикшерергә һәм белем, күнекмәләребезне ныгытырга тиеш идек);

-Ничек эшләдек? (лексика, омоним, антоним, синоним һәм фразеологик әйтелмәләр турындагы белемнәребезне искә төшереп биремнәр эшләдек, гомумиләштердек)

- Нинди нәтиҗә ясадык? К.җ. : Туган телнең сүзлек байлыгын, телдәге сүзләрне куллану мөмкинлекләренең күптөрле булуын, омоним, антоним, синоним һәм фразеологик әйтелмәләрнең сөйләмебезне баетуын, тик аларны урынлы куллана белү – мәгънәләрен яхшы белү кирәклеген ныгыттык. Әгәр синонимнарны, антонимнарны таба алмасак, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен яки тәрҗемәсен белмәсәк, сүзлекләргә мөрәҗәгать итәргә икәнен белдек.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

Критерий: Лексика, омоним, антоним, синоним һәм фразеологик әйтелмә, лексикология төшенчәләренең кагыйдәсен дәфтәргә, китапка карамыйча гына әйтә һәм мисаллар китерә алсагыз – “5”ле; кагыйдәсен дәфтәргә, китапка бераз күз төшереп кенә әйтә һәм мисаллар китерә алсагыз – “4”ле; кагыйдәсен дәфтәргә, китапка карап кына әйтә һәм мисаллар китерә алсагыз – “3”ле;

(Вакыт бирелә. Кемнәр үзен «2»легә бәяләде? Кем «3»легә? дип , дәрестә оештырылган танып белү эшчәнлегенең сыйфаты ачыклана.)

Укытучы биргән критерий нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр.

3. Өйгә эш алу.

Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  1. Репродуктив эшчәнлеккә. 575 нче күнегү (мәҗбүри ) – җөмләләрне күчереп язарга, фразеологик әйтелмәләрнең астына сызарга, мәгънәләрен аңлатырга; .

2. Конструктив эшчәнлеккә. 576 нчы күнегү (ихтыярый) - дәрестән тыш уку өчен бирелгән бер әдәби әсәрдән синонимнары омонимнары, антонимнары яки фразеологик әйтелмәләре, булган 3-4 җөмлә сайлап язарга.

3.Иҗади эшчәнлеккә. 577 нче күнегү (ихтыярый) – омоним сүзләр белән и дүртьюллык уйлап язарга.


6




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Лексикология б?легене? ???мияте

Автор: Котбиева Миляуша Вагизовна

Дата: 18.01.2015

Номер свидетельства: 157610


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства