Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
МБГУ “Дәүләки төп гомумбелем бирү мәктәбе”
Иҗади фикерләү сәләтен үстерү
(1-4 нче сыйныф укучылары өчен түгәрәк эше буенча авторлык программасы)
Эшләде:
югары квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Вәлиева Гөлчәчәк Хәйдәр кызы
2013
1 нче бүлек. Аңлатма язуы
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары бик күп. Бу педагогикадагы мәңгелек проблема Күп еллар балалар белән эшләү тәҗрибәмнән чыгып, мин мәктәпләрнең иң мөһим бурычы "
укучыларда укытучы ярдәменнән башка яңа белем алу теләген һәм үзлектән эшләү сәләтен үстерергә кирәк" - дип санаган К.Д.Ушинский фикере белән килешәм. Мин дә һәр дәресне уен рәвешендә үткәрергә тырышам, чөнки уен-сөйләм телен, туган телне өйрәтү, камилләштерүнең иң үтемле һәм нәтиҗәле чарасы. Алар дәресне күңелле итеп үткәрергә,балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итү белән бергә, укучыда иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тә тәрбиялиләр. Бала сүзле уеннар белән никадәр иртә танышса,аның сүз байлыгы тизрәк арта, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үсә, сөйләшү, аралашу даирәсе киңәя. Дәрестә актив катнашкан бала, мөстәкыйль фикер йөртә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән кораллана, грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессын уңышлы үтә. Иң мөһиме-белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес булып формалаша ала.
Менә шул юнәлештә Федераль дәүләт белем стандарты куйган таләпләргә нигезләнеп, үземнең мөмкинлекләремә һәм иҗади карашларыма таянып, укучыларның ихтияҗын исәпкә алып төзелгән программамны тәкъдим итәм.
Яшь буынның фикерләү сәләтләрен үстерү юлларын түбәндәге максатлар һәм бурычлар ярдәмендә тормышка ашырам:
- Балаларның зиһеннәрен киңәйтү, иҗади фикерләү сәләтләрен тирәнәйтү өчен уңай алшартлар тудыру ;
- Аерым темалар буенча алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен үстерү;
-Шәхескә индивидуаль белем бирүгә юнәлдерелгән үзлектән эш төре- кроссвордлар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү:
-Сыйныфта бирелә торган төрле яклы тәрбияне (патриотик, гуманлылык, эстетик, дуслык-иптәшлек, хезмәт тәрбиясе һ.б.) сыйныфтан тыш эшләр белән бәйләп дәвам итү.
Укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен программа үзәген универсаль уку гам ә лл ә рен (УУГ) формалаштыру бурычы алып тора. Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.
Электрон укыту ресурсларын куллану бүгенге көндә белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Дәресттән тыш эшчәнлектә түгәрәк кысаларында компьютерны түбәндәге максатларда файдаланам:
интернет челтәрендә информация эзләү;
презентация ясау,
викториналарда катнашу өчен материаллар эзләү;
кроссвордлар чишү һ.б.
Программа атнага 1 дәрес исәбеннән төзелде. Түгәрәктә 1-4 нче сыйныф укучылары шөгыльләнә ала. Түгәрәк шөгыльләрен әңгәмә, экскусия ,проект эшен яклау, һ.б. интеллектуаль турнир, викторина, уйлап табучылар конкурсы, олимпиада, КВН, үстерешле уеннар һ.б. формаларда үткәрергә мөмкин.