kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассная работа "Нәүрүз".

Нажмите, чтобы узнать подробности

21нче мартта безнең мәктәптә “Нәүрүз” бәйрәме үтте. Бәйрәм актлар залында узды. Бәйрәмдә 2нче “В”, 3нче “А”, 3нче “В”, 4нче “В” сыйныфлары катнаштылар.Бәйрәмне 8нче “Б” һәм 9нчы “В” сыйныфы укучылары Сәләхов Алмаз һәм Садыйкова Айгөл алып барды. Алар укучыларны “Нәүрүз” бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассная работа "Нәүрүз".»

Яз бәйрәме - Нәүрүз

- Исәнмесез-саумысыз, бәйрәм кунаклары!

- Әти-әниләр!

- Чибәр туташлар!

- Күркәм әфәнделәр!

- Сезне мәйданчыкка,

- Нәүрүз бәйрәм- тамашасына,

- күңел ачарга чакырабыз.

- Рәхим итегез!

- Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә насыйп булсын.

- Сез эшләрегезне ташлап куеп бер якка безнең бәйрәмгә килгәнсез икән,

- Әйдәгез, “Нәүрүз” бәйрәм-тамашасын карагыз!

- Уйнагыз,

- Җырлагыз,

- Биегез,

- Күңел ачыгыз!

- Ә хәзер сезнең алдыгызда 2нче “Г” сыйныфы укучысы Сидоров Артур “Хәерле көн” җырын башкарып китәчәк.



Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Нәүрүз көннәрендә йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Балалар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайлаганнар. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан.



Көн белән төн чыга.

Көн: Исәнме, төнкәем!

Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!

Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.

Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.

Көн: Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.

Төн: Бүген без вакытларыбыз – сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың.

Көн: Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән, төн дустым. Ә мин, сине сагынып, гөрләвекләрмне агызырмын. Тирә - юньне,урман буйларын кардан арындырып, сиңа беренче чәчәкләремне –умырзаяларымны бүләк итәрмен. Яз килә, яз килә! Тиздән җылы яклардан кошлар кайтып, тирә - юньне үзләренең моңлы җырларына күмәрләр.

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр.

Көн: Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын!

Төн: Әйдә, көнкәем, Нәүрүзбикә килеп җитми микән, күзәтеп килик әле.



Алып баручы:

Әнә матур итеп таң атып килә

Кояш әле үзе тау артыннан

Чыкмаса да йомшак нурларын

Фонтан кебек бөрки, зәңгәр күккә,

Яктырта ул болын, кырларны.

Төрле төскә кереп уйный нурлар,

Бизәкләнә текә тау арты.

Тау артында шул тау чаклы тавис

Җилпеп тора кебек канатын.

(Кояш чыга)



Кояш:

Мин булмасам,

Көнең матур булыр идеме, кешем!

Якты нурым сиңа бөркелә.

Колач җәеп, матурлыкка төрелеп,

Бар табигать ямьгә күмелә.


Алып баручы: Бу көнне балалар өйдән-өйгә кереп, сый-хөрмәт җыеп йөриләр,нәүрүз әйтәләр. Соңыннан бергәләшеп, уеннар оештыралар, бәйрәм итәләр. Әнә, нәүрүзчеләр үзләре дә килә бугай... Каршы алыйк үзләрен...

( Музыка астында берничә бала керә.)



1нче бала

Ач ишегең,керәбез,

Нәүрүз әйтеп киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбарәкбад!



2нче бала

Аягым җиңел булсын,

Яңа ел котлы булсын,

Ашлыгыгыз мул булсын,

Башагы биш карыш булсын,

Нәүрүз мөбарәкбад!



3нче бала

Яшегез җитсен йөзгә, Малыгыз артсын көзгә. Мал-туарыгыз артсын, Игеннәрегез уңсын, Күкәй кебек тук булсын,- Нәүрүз котлы булсын!

4нче бала

Безнең сүзләр шул сезгә: Ни булса да бир безгә, Юкса үпкә зур сезгә, Нәүрүз-мөбарәкбад!

5нче бала

Бәйрәм хакы буш булмас, Юкса,эшең уң булмас. Бирмәенчә котылмас, Нәүрүз-мөбарәкбад!

6нчы бала

Табакка да май булды, Хуҗа яхшы,бай булды, Яз килергә җай булды, Нәүрүз-мөбарәк булсын! Табын түгәрәк булсын!

Алып баручы: Рәхмәт,дуслар!(музыка уйный) Карагызчы,нинди матурлык, җиргә ямь биреп, Нәүрүз килә, Нәүрүз килә!!! Әйдә, Нәүрүз, түрдән уз!


(Нәүрүз керә.)Нәүрүз әйтә:

Кош оча, йолдызлар атыла,

Елгалар ярыннан ташына.

Шуларны күргәндә күңелем

Еракка- еракка ашкына.

Ышанып киләчәк тормышка,

Сокланып кешеләр гыйшкына

Моң тулы тынгысыз күңелем

Яшәргә, яшәргә ашкына.

Исәнмесез, дускайларым минем,

Газиз җирем, якты кояшым.

Гүзәл чәчәкләрем, бөек кешеләрем

Исәнмесез, исәнмесез!

Барысы бергә: Хуш киләсең, Нәүрүз.

Нәүрүз: Бүген бөтен җир йөзендәге мөселманнар мине зурлый, Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!



Алып баручы:

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

Нәүрүзбикә, безне бу язда нәрсәләр көтә?

Нәүрүз: Хөрмәтле дуслар, сез эш сөясезме?

Укучылар: Сөябез.

Нәүрүз: Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Рәхмәт, Нәүрүзбикә.

Нәүрүз: Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән үзегез беренче исәнләшегез. Шул вакытта сез бәхетле булырсыз, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.

Алып баручы:

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.


Нәүрүзбикә: Мин сезгә буш кул килмәдем, мин сезгә бию алып килдем!

Ә хәзер конкурслар була, җиңүчеләргә Нәүрүзбикә үзенең бүләкләрен бирер.

Уеннар башлана.














Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Внеклассная работа "Нәүрүз".

Автор: Габдрахманова Рафида Рифкатовна и Ихсанова Ляйля Адгамовна

Дата: 17.04.2017

Номер свидетельства: 409763

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(63) "Внеклассная работа по математике. "
    ["seo_title"] => string(36) "vnieklassnaia-rabota-po-matiematikie"
    ["file_id"] => string(6) "172340"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1423809635"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(60) "Внеклассная работа по географии "
    ["seo_title"] => string(36) "vnieklassnaia-rabota-po-ghieoghrafii"
    ["file_id"] => string(6) "206731"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1430244596"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(142) ""Внеклассная работа по русскому языку и чтению в коррекционной школе VIII вида"."
    ["seo_title"] => string(76) "vnieklassnaiarabotaporusskomuiazykuichtieniiuvkorriektsionnoishkolieviiivida"
    ["file_id"] => string(6) "281110"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1453470601"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(112) "Внеклассная работа - способ повышения интереса к изучению ИЯ "
    ["seo_title"] => string(69) "vnieklassnaia-rabota-sposob-povyshieniia-intieriesa-k-izuchieniiu-iia"
    ["file_id"] => string(6) "115132"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1411844692"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(178) "МЕТОДИЧЕСКИЕ РЕКОМЕНДАЦИИ К ВНЕКЛАССНОЙ РАБОТЕ ПО УЧЕБНОЙ ДИСЦИПЛИНЕ «ЕСТЕСТВОЗНАНИЕ (ФИЗИКА)» "
    ["seo_title"] => string(106) "mietodichieskiie-riekomiendatsii-k-vnieklassnoi-rabotie-po-uchiebnoi-distsiplinie-iestiestvoznaniie-fizika"
    ["file_id"] => string(6) "173808"
    ["category_seo"] => string(6) "fizika"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1424025407"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства