2 а. б.: Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бала чагыбызга кайтып, Тукай әкиятендә яшәп алыйк әле!
1 а. б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр
Кырлаеңда яши бүген дә.
Шигырь чишмәләре җырга күчеп,
Яши сандугачлар телендә.
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син остаз да, мөгаллим дә булып,
Яшисең күк туган ягыңда.
Шүрәле” әкиятеннән өзек уку
(Җыр.
1 а. б.: Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны!
2 а. б.: Саклый мәңге истәлегең
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
1 а. б.: Азмы какканны вә сукканны
күтәрдең син, ятим?!
Җырладың шуңа халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син- шагыйрьләр солтаны.
Ясалган рәсемнәргә урын билгеләү
1 а. б.: Г.Тукай бик аз яшәгән. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, (2 а.б.)Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган, (1 а.б.)Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган, (2) Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, (1)Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, (2) Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган...
Бала белән күбәләк шигырен сәхнәләштерү
1 а. б.: Кызганычка каршы, күбәләкләр гомере кебек, шагыйрнең дә гомере кыска була. Әйдәгез, шул кыска гына гомернең кайбер мизгелләрен искә төшереп узыйк әле.
(Тамашачылар белән кечкенә викторина):
-Г.Тукай кайда туган?
-Әтисенең исеме кем?
-Әнисенең исеме ничек?
-Бабасында яшәгән авылның исеме ничек?
-“Шүрәле” поэмасында ул нинди авылны искә ала?
-Кайсы шәһәрдә ул беренче шигырләрен яза?
-Кайсы шәһәрдә татар халкының сөекле шагыйре булып таныла?
-Казанга килүе турында нинди шигырендә яза?
-Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
2 а. б.: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”,”Шүрәле”ләр-
Безнең дуслар бары да.
“Су анасы”шигыре
1. а. б.: - Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
2а.б.Азатлык, дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә -
Безнең замандаш Тукай.
Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле –синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
Алып баручы:
Татар халкы - аек акыллы, батыр халык ул. Безнең телебез – матур, күркәм тел ул. Безнең телебез турында бик күп кенә мәкальләр дә бар. Әйдәгез әле, укучылар, сезнең мәкальләр белүегезне тикшереп карыйк . Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтермен, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.
Иң таталы тел- (туган тел),
Анам сөйләп торган тел.
Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
Телең озын булса, (гомерең кыска була).
Туган илем – (туган анам).
Теле барның (юлы бар).
Телләр белгән – (илләр белгән).
Аз сөйлә – (күп тыңла).
Телгә игътибарсыз – ( илгә игътибарсыз).
1 укучы
Туган җирем-Идел буе, Һәр телнең бар туган иле. Туган җирем кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле.
2 укучы
Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә, Пычраттырмам бу телне мин бер кемгә дә.