Әлифба бәйрәме
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .
ҖЫР: “Үсәсем килә минем”
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
ҖЫР: “БЕЗ МӘКТӘПКӘ БАРАБЫЗ”
1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә
Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.
Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым
Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.
3 укучы: Әтием дә , әнием дә
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
ҖЫР: “Хәерле иртә” .
1.Әтәчтән дә иртәрәк 2.Үзем урын җыям мин 3.Мәктәпкә үзем барам
Уяндым мин әлбәттә. Үзем юына алам. Калалар мине мактап.
Хәерле иртә ,әнкәм, Хәерле иртә ,әбкәм. Хәерле иртә апам,
Хәерле иртә , әткәм. Хәерле иртә ,бабам. Хәерле иртә , мәктәп.
Укытучы:Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар. Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә. Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Кышның бер матур көнендә алар бәйрәм итәләр . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп кәрсәтегез әле.
1 укучы:Тышта ап-ак кар яуганда 2. 39 хәреф белән
Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.
Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың син
Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!
3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,
Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.
Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре
Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.
5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне
Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.
Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга
Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.
7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга
Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.
Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә
Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .
БЕРГӘ : Әлифба , әлифба
Китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
ҖЫР: ӘЛИФБАМ.
1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың
Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .
Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Алтын ачкычы . Ак юл булып .
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле син туган
Телемнең алтын ачкычы.
ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ КЕРӘ : Исәнмесез , балалар ! Мин гыйлем иясе .1 нче сыйныф укучыларын Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм . Сез инде хәзер укучылар булдыгыз . Минем сумкамда бүләкләрем , биремнәрем бар . Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм әле . ( сумкасыннан биремнәрне алып балаларга тарата – биремнәр кояш нурларына язылган) Балалар табышмаклар чишәләр .
(тактага кояш рәсеме төзи) - Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?
-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә
Бер – берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездзге җылылыкны һәр кешегә бирегез . Тагын бер бирем :Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез .
Т Сезнең өйнең түбәсенә
Карап тордым мин кичә . Т Т – охшаган тырмага
Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .
Т хәрефенә охшап .
У У уйлап укыгыз ди
Урындыкка утырыгыз ди . Е Е- хәрефе еланда
Г Г – күәтле күтәрү краны Е – хәрефе елгада .
Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә
Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп елаганда .
Бик биеккә тиз генә .
А А – охшаган ул ракетага
Ул басуда багана да . Л Ясадык без урманда
Аны белә һәрбер бала Л – хәрефе , уйлап тап
Алфавитны башлый ич – А Л – бит урман шалашы
Н Н – волейбол сеткасы Әллә шуны белмисез .
Спорт залында да бар ул
Бик тә килә укыйсы
Башта өйрәнәсе бар әле .
БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.
УКЫТУЧЫ: Балалар, Әлифбага алмашка “ӘДӘБИ УКУ” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз.
ҖЫР: ТУГАН ТЕЛЕМ.
1 . Балам диеп туган телдә 2 .Туган телемдә сөйләшеп
Эндәшә миңа әткәм . Яшим мин туган илдә .
Әнием дип әнкәемә Туган ил дигән сүзне дә
Мин туган телемдә дәшәм Әйтәм мин туган телдә .
3 . Иң изге хисләремне КУШЫМТА: Дөньяда иң матур ил
Туган телдә аңлатам . Ул минем туган илем .
Шуңа күрә туган телне Дөньяда иң матур тел
Хөрмәтлим мин , яратам . Ул минем туган телем
1. Әткәм - әнкәм сүзе белән 2.Ата- бабамнар үткәнен
Ачылган телем минем Белдем мин синең аша
Син бирдең миңа ышаныч Башка телләрнең эченә
Кичкәндә белем илен. Кердем мин синең аша.
3. Ярдәм иттең белдерергә БЕРГӘ:
Күңелемдә ни барын. Иң газиз татар телем син.
Син-ярдәм иттең аңларга Кадерле туган телем.
Кешеләрнең моң-зарын. Төрле телләр бакчасында
Хуш исле гүзәл гөлем .
1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл
Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.
Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез
Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.
“5” кә укырга.
Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.
Өйрәтте сезне Әлифба
Туган илне сөяргә
Биергә дә , җырларга
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
(Бүләкләр тапшыру)