kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?лифба б?йр?ме мероприятие

Нажмите, чтобы узнать подробности

         Праздник Букваря

Кадерле укучыларым,х?рм?тле ?ти-?нил?р,кунаклар! Б?ген безнен м?кт?пт? зур б?йр?м-?лифба б?йр?ме.

   ?ле 1 сентябрь ирт?сенд? ген?м?кт?п бусагасын т??ге м?рт?б? атлап керг?н н?ни дусларыбыз б?ген беренче ?ин?л?рен б?йр?м ит?л?р.

     ?йе, балалар,сезг? х?рефл?рне тану,алардан и?екл?р, с?зл?р т?з?, укырга ?йр?н? ?инел булмады. ?мма сез ?йр?ндегез, тырыштыгыз. Б?ген безнен сыйныфта ??рбер бала укый,яза бел?.Чын к?нелемн?н котлыйм сезне, укучылар! Б?ген сезнен б?йр?м, безнен б?йр?м, барыбызнын да б?йр?ме.

     1-бала   ?лифба алды

                    ?тием ми?а!

                    Бик-бик с?ендем

                    Б?ген мин шу?а.

      2-бала   ?лифбабыз т?мам булды

                     Без  ?ыелдык б?йр?мг?.

                     Шатлыгыбыз эчк? сыймый,

                     Ничек сезг? с?йл?рг??

Укытучы  Балалар, ?лифба с?зе нинди х?рефл?рд?н т?зелг?н?

                        ?  х?рефе      “?ни” дип телем ачылган,

3)                       ?ни с?йг?н,назлаган.

                          Кайсыбыз со? д?фт?рен?

                          ?ни с?зен язмаган?

Л х?рефе       К?зл?ремн?н  яшьл?р чыкты,

4)                     Капкан идем  лимонны.

                          Сары булгач бик т?мле дип

                        Белг?н идем мин аны.

 И х?рефе    “И” х?рефе  ипид? бар,             

 5)                   Бар ул “ил” ??м  “ирек”т?.

                       И х?рефе  икелег?

                       Укымаска  ?йр?т?.

Ф х?рефе     Фил  б?р?н? ташып й?ри

6)                   Кара урман эченд?.

                       ?аман тора к?з алдымда,

                       К?рс?м д? тик т?шемд?.

Б х?рефе    Б?рлег?нем, ?ил?гем, дип,

7)                  Ирк?ли мине ?ни.

                      Мин бит ?ле бик кечкен?,

                      Мин бит ?ле бик н?ни.

А х?рефе   А х?рефе- алмада,

8)                 А х?рефе- агачта,

                     А х?рефен яратабыз,

                     ?йр?н?без и? башта.

Укытучы     - Карагыз ?ле, балалар,безне? б?йр?мне? т?п герое булган баш кунагыбыз ?лифба юк ик?н. ?йд?гез, чакырыйк ?ле ?зен!

Балалар  Т?рд?н уз, р?хим ит, ?лифба!

( ?лифба кер?.)

?лифба   Ис?нмесез, укучылар!

Барысы  берг?:      Р?хм?т си?а, ?лифбам,

                                      Х?зер  мин  укый бел?м!

3)             ?лифба, ?лифба,

                  Кит?се? бит инде,

                  ?ыр итеп ?ырлыйбыз

                 И?  со?гы  бите?не.

 

Укытучы.      ? х?зер  бер  уен  уйнап  алыйк  ?ле.

                      “С?зне тап “  уены.  Кем  к?бр?к  с?з  белер  ик?н?   (р?тт?н  сорала, белг?н  кешег?  фишка    бирел?)

?лифба.     ?ф?рин,балалар! Бик к?п  белемн?регезне  к?рс?ттегез.  Минем  бел?н  саубуллашыр  минутлар  да  килеп  ?итте.

                   Кит?м  сезд?н  балалар,

                   Шатланып, горурланып,

                   Укуны?  да,  язуны? да,

                   Т?п  нигезен  бирдем, дип,

                   Минем  бел?н  алмашка

                   Туган  тел  сезг?  килер.

?йд?гез,  аны  бирег?  чакырыйк!

  Туган  тел    ?ыры

                                                                         ?ыр  бетк?ч,  Туган  тел  кер?.

 Туган  тел.      -Ис?нмесез,  балалар!

Балалар.—Ис?нме,Туган  тел!

 Туган тел.     Балаларым, якыннарым,

                           С?зл?р,х?рефл?р,

                           Китердем  мин сезг?  бик  к?п

                           Б?л?к- д?ресл?р.

                           Б?генн?н  без  ф?н  илен?

                           Берг?  барырбыз.

                           Л?кин  башта  ни бел?сез,

                           ?йтеп  карагыз!

                  Табышмакларны?   ?авапларын   табыгыз.

  1.  Утыра  бер  ак  ч?лм?к,

?стен?  киг?н  й?з  к?лм?к.    (к?бест?)

2  Армый- талмый,

    Ат   артыннан   калмый.    (арба)

3  Кечкен?  ген?   йорт,  эче  тулы  корт.     (кыяр)

-Табышмаклар  бел?сез  ик?н,саннар  кушарга,   м?сь?л?л?р  чиш?рг?  ?йр?ндегезме  со??

Барысы.   ?йе!  

  -Алайса, к?рс?тегез  ??н?регезне!

  1.   Мин  бер  сан  уйладым. Ул  санга  берне  кушса?,  5   була.   Мин  нинди  сан  уйладым?  (4)
  2. Марат  бел?н  Азат балык  тотканнар.Марат-3 балык,   Азат-2 балык  тоткан. Икесе  берг?  нич?  балык тотканнар?

__?ф?рин,  балалар!

Туган  тел ?ыры(Г. Тукай  с?зл?ре)

Укытучы.     Х?зер, балалар, мин сезг?  ?лифбаны   т?мамлавыгыз    турында  ДИПЛОМ       тапшырам.

Балаларны  китапхан?че,  ?ти-?нил?р,  кунаклар  котлый.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?лифба б?йр?ме мероприятие »

Кадерле укучыларым,хөрмәтле әти-әниләр,кунаклар! Бүген безнен мәктәптә зур бәйрәм-әлифба бәйрәме.

Әле 1 сентябрь иртәсендә генәмәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җинүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, балалар,сезгә хәрефләрне тану,алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җинел булмады. Әмма сез өйрәндегез, тырыштыгыз. Бүген безнен сыйныфта һәрбер бала укый,яза белә.Чын күнелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнен бәйрәм, безнен бәйрәм, барыбызнын да бәйрәме.

1-бала Әлифба алды

Әтием миңа!

Бик-бик сөендем

Бүген мин шуңа.

Белдем,әлифба

Телнең ачкычы,

Белем иленең

Тәүге баскычы.

Баскычка басып,

Югары менәм,

Фән нигезенең

Серләрен беләм!

2-бала Әлифбабыз тәмам булды

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә?



Укытучы Балалар, әлифба сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән?

Ә хәрефе “Әни” дип телем ачылган,

3) Әни сөйгән,назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Әни сүзен язмаган?



Л хәрефе Күзләремнән яшьләр чыкты,

4) Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

И хәрефе “И” хәрефе ипидә бар,

5) Бар ул “ил” һәм “ирек”тә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.



Ф хәрефе Фил бүрәнә ташып йөри

6) Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик төшемдә.



Б хәрефе Бөрлегәнем, җиләгем, дип,

7) Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.



А хәрефе А хәрефе- алмада,

8) А хәрефе- агачта,

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.



Укытучы --- Карагыз әле, балалар,безнең бәйрәмнең төп герое булган баш кунагыбыз Әлифба юк икән. Әйдәгез , чакырыйк әле үзен!



Балалар Түрдән уз, рәхим ит , Әлифба!

( Әлифба керә.)



Әлифба Исәнмесез, укучылар!

Балалар Исәнме, Әлифба!



9) Әлифба тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.



1) Өйрәттең син мине,

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.б

2) Өйрәттең син мине

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит , зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә!



Барысы бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

Хәзер мин укый беләм!



3) Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.



Укытучы ----- Укучылар, сезне Әлифба белән бергә укырга өйрәтте Азбука китабы да.



4) Нас научила Азбука читать,

Слова на слоги разделять.

Открыла тайны многих книг.

К ней любой из нас привык.



5) Как хорошо уметь читать,

Не надо маме приставать.

Не надо бабушку трясти

Прочти, пожалуйста, прочти!





Ишек шакыйлар. Белмәмеш һәм Шәвәли керәләр.



Белмәмеш. Без ялгышмадыкмы икән? Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде!

Укытучы. Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар,түрдән узыгыз!

Шәвәли һәм Белмәмеш. Исәнмесез, дуслар! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!











Шәвәли. Мин – Шәвәли, шук малай,

Үткен малай, ут малай.

Мин бик уңган, өлгер мин.

Юк – бар белән көлдермим.

Бик тапкыр мин, җыйнак мин,

Мин, мин, мин бик тыйнак мин!



Белмәмеш. Әйтегез әле, балалар, сезне мәктәптә нәрсәгә өйрәтәләр?

Укучылар. (чиратлап) Укырга!

Язарга!

Санарга!

Дус,тату булырга!

Җырларга, биергә!

Әдәпле,тәртипле булырга!

Туган илне, туган телне сөяргә!

Һәрвакыт намуслы,

Чын кеше булырга!



Учат в школе” җыры



Шәвәли укучылар янына килеп ,шарны күрсәтеп йөри.Балалар шартлата алмыйлар.



Шәвәли. Әфсен- төфсен

Шайтан китсен,

Җилләр иссен,

Төтен чыксын,

Шар серен ачсын!



Шәвәли шарны шартлата,идәнгә язу төшә.



Укытучы. Чү, укучылар.Монда нәрсәдер язылган. Кем укып бирә алыр икән?Нәрсә язылган анда?







ЗАГАДКИ ПРО БУКВЫ.

Вот два столбика стоят, Юл е хәрефен

А между ними поясок. Җибәрсәң тәгәрәтеп,

Ты эту букву знаешь? Килеп чыкты нинди хәреф? (ә)

Перед тобой буква ...( Н )



Эта буква широка, О хәрефенең эченә

И похожа на жука. Әгәр сызсаң бер сызык,

И при этом точно жук, Нинди хәреф килеп чыга?

Издаёт жужжащий звук. Күр, ничек ансат һәм кызык.





Үзе шундый түгәрәк,

Китәр кебек тәгәрәп.

Үзе хәреф, үзе сан

Тик нуль була санасаң.



Белмәмеш. Туктагыз әле, минем дә сезнең белән уйныйсым килә. Мин дә балалар белән дәрестә булдым,укыдым. Бар хәрефне дә беләм. Шигырь дә

Отып калдым әле. Тыңлыйсыгыз киләме?



Укытучы. Балалар, тыңлыйбызмы?Игътибар белән тыңлагыз әле. Әгәр Белмәмеш хата җибәрсә, төзәтерсез.



АДАШКАН ХӘРЕФЛӘР



Карлыгач пешеп утыра Чиста чүлмәген киеп,

Су буенда куакта, Бала мәктәпкә килгән.

Ә карлыган очып йөри Әни күлмәккә салып,

Зәңгәр күктә биектә. Тәмле ботка пешергән.













Укытучы. Әй,Белмәмеш, шигырь өйрәнү бик җиңел эш түгел шул! Син тагын хата җибәрдең. Без ышанып калабыз, инде алда син шигырьләрне игътибар белән укып өйрәнерсең дип.



Әлифба. Укучылар, мин дә сезнең белемнәрне тикшереп карыйм әле!

-----Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (хәрефне язабыз, авазны әйтәбез)

-----Авазлар ничә төркемгә бүленә? (2—сузык һәм тартык авазлар)

Укытучы. Хәзер балалар мин сезгә хәрефләр өләшәм. Сузыклар бер рәткә,

Тартыклар икенче рәткә тезелегез.



Әлифба. ------ Әйтегез әле , укучылар, нинди хәрефләр аваз белдерми? (ь һәм ъ)

-------Ни өчен ң хәрефенең баш хәрефе юк? (Чөнки бу хәрефкә башланган сүз юк)



Укытучы. Ә хәзер бер уен уйнап алыйк әле.

“Сүзне тап “ уены. Кем күбрәк сүз белер икән? (рәттән сорала, белгән кешегә фишка бирелә)



кошлар ашханә зоопарк бөҗәкләр

т ә с к т ч к с з м т ф ш ч к т

у т а а ә ә а т е а а и ө е ү а

к ә е р л н ш а б й ш л п б б р

р ч с г и е ы к р м б ш е ә а

а к а н ч к а а ы а ә н л к

н а к к н л к ә а

н ә е а к н

җиңүче билгеләнә

Әлифба. Әфәрин,балалар! Бик күп белемнәрегезне күрсәттегез. Минем белән саубуллашыр минутлар да килеп җитте.

Китәм сездән балалар,

Шатланып, горурланып,

Укуның да, язуның да,

Төп нигезен бирдем, дип,

Минем белән алмашка

Туган тел сезгә килер.

Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк!





Туган тел җыры



Җыр беткәч, Туган тел керә.



Туган тел. ---Исәнмесез, балалар!

Балалар.—Исәнме,Туган тел!

Туган тел. Балаларым, якыннарым,

Сүзләр,хәрефләр,

Китердем мин сезгә бик күп

Бүләк- дәресләр.

Бүгеннән без фән иленә

Бергә барырбыз.

Ләкин башта ни беләсез,

Әйтеп карагыз!



Табышмакларның җавапларын табыгыз.



  1. Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)



2 Армый- талмый,

Ат артыннан калмый. (арба)



3 Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)

---Табышмаклар беләсез икән,саннар кушарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәндегезме соң?

Барысы. Әйе!

------Алайса, күрсәтегез һөнәрегезне!

  1. Мин бер сан уйладым. Ул санга берне кушсаң, 5 була. Мин нинди сан уйладым? (4)

  2. Марат белән Азат балык тотканнар.Марат-3 балык, Азат-2 балык тоткан. Икесе бергә ничә балык тотканнар?



__Әфәрин, балалар!



6) Әле күп укымасак та

Туган телне беләбез.

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма,

Туган телне онытма!



Укытучы. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырҗ, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы,гыйлемле булып үсегез!



7) Хәзер сезнең алда

Вәгъдә бирәбез.

Барысы бергә: Ялкауланмаска!

2 ле алмаска!

Тырыш булырга!

5 кә укырга!

Туган тел җыры(Г. Тукай сүзләре)

Укытучы. Хәзер, балалар, мин сезгә Әлифбаны тәмамлавыгыз турында ДИПЛОМ тапшырам.



Балаларны китапханәче, әти-әниләр, кунаклар котлый.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
?лифба б?йр?ме мероприятие

Автор: Кадраева Гульнара Расулевна

Дата: 22.10.2015

Номер свидетельства: 242730


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства