Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү оешмасы
“ Салавыч күппрофильле лицее”
Тема: Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
1 нче сыйныф җитәкчесе:
Габделхакова Һиндия Мансур
кызы.
2013- 2014 нче уку елы
Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түренә зур итеп Әлифба китабы рәсеме ясалып эленгән һәм кисмә хәрефләрдән «Рәхмәт сиңа, Әлифбам!» дип язылган. Рәсем янында чәчәк бәйләмнәре тоткан укучы кыз һәм малай рәсеме. Сәхнә пәрдәләренә төрле төсләргә буялган кисмә хәрефләр беркетелгән, шарлар эленгән. Сәхнә читендә бизәлгән сыйныф тактасы тора.
Сәхнәгә I сыйныф укучылары күтәрелә.
Оста биюче,
Матур язучы
Сөйкемле бала
Ул безнең- Дилә.
Һәрчак елмая,
Йөгерә, уйный
Күңеле гел шат,
Ул безнең- Илзат.
3.Камилә чыга
Каршы алыгыз,
Изге теләктә
Аңа калыгыз
4.Укырга да ярата,
Язарга да ярата.
Кем дисезме ул бала
Ул безнең Динә була
5. Чын спортчы ул безнең
Сыйныфыбызда командир
Ул акыллы егетнең
Исеме була-Ильмир.
6. Үзе шундый сөйкемле
Үткен һәм бик акыллы
Кем дисезме ул бала
Ул безнең Гөлназ була.
7Ай-яй оста итеп җырлый
Сөйкемлебез Әдилә
Ходай аңа сәләт биргән
Ә тырышлык үзеннән
Җиде йолдыз булып балкый
Сыйныфның балалары .
Әти-әниләр Сезгә рәхмәт,
Кайгырткан өчен аларны.
Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, кунаклар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме.
1 сентябрь иртәсендә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. « Булдырдыгыз! Бүген безнең сыйныфтагы һәрбер бала укый белә. Чын күңелемнән котлыйм сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!
1 нче укучы.
Күтәренке күңелле,
Бар да көләч, шат бүген!
Күктә кояш елмая,
Яшерә алмый шатлыгын!
2 нче укучы. Җырлыйсы килеп кенә
Тора барыбызның да.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Безнең Әлифба бәйрәме –
Котлагыз безне бүген.
Укучы малай. Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
Укучы кыз. Кулыбызда безнең
Яңа Әлифба.
Менә монысы «а»,
Менә монысы «ба».
Укучы малай. Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан иҗекләп
Укый башлыйбыз. Китап җыры җырлана
Белмәмеш. Без ялгышмадыкмы икән? Салавыч лицеена Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.
Укытучы. Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар, түрдән узыгыз!
Шәвәли, Белмәмеш. Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм укучылар, бәйрәмегез мөбарәк булсын!
Шәвәли. Мин – Шәвәли, шук малай,
Үткен малай, ут малай!
Мин бик уңган, өлгер мин!
Юк-бар белән көлдермим!
Бик тапкыр мин,
Җыйнак мин! Мин, мин,
Мин, бик тыйнак мин!
Белмәмеш. Ә мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли?! Күп белсәгез, әйтегез әле, Әлифбада ничә хәреф?
I сыйныф укучысы. Белмәмеш, син ачык итеп әйт әле, Әлифба сүзендәме, әллә татар алфавитындамы?
Белмәмеш (иңбашларын җыерып). Менә инде тагын! Ничә хәреф беләсез, дип сорыйм ич мин!
Укучы. Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул «алфавит» дип атала. Татар алфавитында 39 хәреф бар. Сузыклар!
Сузыклар (бергә). Без монда!
Күкрәгенә сузык авазны белдергән хәреф беркеткән укучы. Сузык булгач, ул сузыла, җырлый ул. Тавышы көр, күпме генә җырласа да туймый ул.
Укучы. Тартыклар!
Тартыклар (бергә). Без монда!
Берсе сөйли. Ә тартыклар тартыналар,
Тартыналар җырларга.
Кая анда, йомык авыздан,
Бар, үзең чыгып кара!
Укучы. Тавышсыз хәрефләр!
(ъ, ь хәрефләрен күкрәкләренә беркеткән ике укучы
тавышсыз гына чыгып басалар.)
ң хәрефе (алар янына басып). Бу хәрефләр баш хәрефсез –
Истә тотыйк шул хакта.
Шуңа алардан башланмый
Бер сүз дә язган чакта.
1 нче укучы. Әлифба, Әлифба, беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә – зур бәйрәм шикелле.
2 нче укучы. Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,
Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.
Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,
Ә хәрефе. «Әни» дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
«Ә» хәрефен язмаган.
Л хәрефе. Күзләремнән яшьләр чыкты,
Капкан идем лимонны.
Сары булгач, бик тәмле дип
Белгән идем мин аны.
И хәрефе. Иген үскән, биек үскән,
Башаклары тулып пешкән!
Комбайннар туктап тормый,
Ашлык суга җырлый-җырлый.
Ф хәрефе. Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда,
Күрсәм дә тик... төшемдә.
Б хәрефе. Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
А хәрефе. «А» хәрефе алмада,
«А» хәрефе агачта.
«А» хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
(Әлифба җыры)
Мин – кечкенә, портфелем – зур,
Күтәрәм көчкә генә.
Беренче класста укыйм мин
Дүрткә һәм бишкә генә.
1 нче укучы. Әлифба – тормышта
Беренче баскычым.
Син – белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
2 нче укучы. Өйрәттең син миңа
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт, дияргә.
Барысы бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифбам,
Хәзер мин укый беләм.
3 нче укучы. Нәни чагымдагы кебек
Инде әйтмим әнигә.
Берне генә укып бир, дип
Ялвармыйм әбиемә.
(Азбука тоткан укучы)
С этой книжкой - самой первой
Каждый путь свой начинал,
Чтоб пройти маршрутом верным
На заветный перевал
Хлебороб, поэт и летчик,
Врач, шахтер и сталевар –
Каждый помнит первых строчек,
Первых слов бесценный дар.
Ель, топор, лопата, руки –
В каждом слове слышим звуки
Звуки эти разные…
Гласные, согласные…
Гласные тянутся в песенке звонкой,
Могут заплакать и закричать,
В темном лесу звать и аукать,
И в колыбельке Аленку баюкать,
Но не желают свистеть и ворчать.
А согласные согласны
Шелестеть, шептать, скрипеть,
Даже фыркать и шипеть,
Но не хочется им петь.
Мы знаем буквы, знаем слоги.
Умеем говорить, считать.
И постепенно, понемногу
Мы научились все читать.
Хороша сегодня школа,
Зал горит огнем!
Мы на праздник наш веселый
Всех друзей зовем
(Укучылар плакатлардан мәкальләр, тактадан шигырь юлларын укып күрсәтәләр.)
Шәвәли (зур шарга күрсәтеп). Укучылар, ә бу нәрсә? Шар, дисезме? Шар гына түгел, бу – серле шар! Сере аның эчендә, кем эчендәге язуны ала, шул серне дә ача!
(Күңелле музыка яңгырый. Шәвәли, укучылар янына килеп, шарны күрсәтеп йөри, балалар шартлата алмыйлар.)
Шәвәли. Әфсен-төфсен,
Шайтан үтсен,
Җилләр иссен,
Төтен чыксын,
Шар серен ачсын!
(Шарны шартлата, идәнгә язу килеп төшә.)
Укытучы. Чү, укучылар, монда нәрсәдер язылган, кем укып бирә алыр икән аны?
Укучылар. Мин! Мин! Мин!
(Шардагы язуга табышмаклар язылган. Укучылар укыйлар, җавапларын табалар.)
Күрешергә кулы юк,
Сөйләшергә теле юк.
Аның белән күрешмәгән,
Киңәшмәгән кеше юк.
(Китап)
Күрсәтергә юк кулы,
Эндәшергә юк теле.
Зирәклекне, тырышлыкны
Күрсәтеп тора үзе.
(Бишле билгесе)
( Өйрәтәләр мәктәпләрдә җыры)
Укытучы. Укучылар, «табышмак» сүзенә кергән хәрефләрдән кем күбрәк сүзләр төзер.
(Магнитлы хәрефләр белән тактада сүзләр төзелә.)
Укытучы. Бу «могҗизалар кыры»на нинди сүз яшерелгән икән?
(Укучылар хәрефләр әйтәләр. «Туган тел» дип бергәләп укыйлар.)
1 нче укучы. Әле күп укымасак та,
«Туган тел»не беләбез.
Бу – Тукай абый бүләге,
Кадерле җыр, диябез.
(Туган тел җыры башкарыла)
(Безнең бит серле сандыгыбыз бар. Сандык безгә сыйныфның иң-иң акыллы, яхшы, тырыш баласын әйтеп бирер. Кем икән ул?.Әйдә карагыз әле. Ләкин кычкырып әйтмәгез, ярыймы?.Хәзер мин күрсәтәм.
(Укучыларны бәйрәм белән ата-аналар, мәктәп дирекциясе, китапханәче, кунаклар, өлкән сыйныф укучылары тәбрик итә, бүләкләр тапшыралар.)
Сценарий төзегәндә М.Җәлил, Ә.Габиди, Ш.Галиев, Р.Корбан, Р.Вәлиуллин һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләре дә файдаланылды.