kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кошлар - безне? дусларыбыз

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: балаларга кошларны? файдасы турында а?лату, кошларга сакчыл караш, м?рх?м?тлелек сыйфатларын т?рбиял??, аларны  р?н?етм?ск? кир?клеген т?шендер?.

 

Т?рбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык т?рбиялэ?.

 

?стер? бурычы: балаларны?  диалогик с?йл?мен, логик фикерл?? с?л?тен ?стер?.

 

Белем бир? бурычы: балаларны? кошлар турындагы белемн?рен ныгыту.

 

Т?п белем бир? ?лк?се. танып бел?.

 

Интеграль белем бир? ?лк?л?ре: социальл?штер?,  с?лам?тлек, аралашу, матур ?д?бият уку, музыка.

 

Ысуллар ??м алымнар: бармак уены, х?р?к?тле уен, сорауларга жавап бир?, табышмак ?йту, к?рг?зм? материаллар,??г?м?, биремнэр, балалар с?йл?мен б?ялэ?, мактау, аудиоязма ты?лау

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кошлар - безне? дусларыбыз »

Автор: Сәлимова Г.Ф

ана теле тәрбиячесе


Тема «Кошлар - безнең дусларыбыз»


Максат: балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.


Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбиялэү.


Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү.


Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.


Төп белем бирү өлкәсе. танып белү.


Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, сәламәтлек, аралашу, матур әдәбият уку, музыка.


Ысуллар һәм алымнар: бармак уены, хәрәкәтле уен, сорауларга жавап бирү, табышмак әйту, күргәзмә материаллар,әңгәмә, биремнэр, балалар сөйләмен бәялэү, мактау, аудиоязма тыңлау


Җиһазлар: кош рәсемнәре,аудиоязмада кошлар тавышы,магнитофон, “Сыерчык” җырына фонограмма


Сүзлек өстендэ эш: зәһәр, зирәклек.


Алдан эшләнелгэн эш: кошлар темасына караган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, “Сыерчык” җырын өйрәнү, кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү


Кулланылган әдәбият: Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова;

Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге:балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма / З. М. Зарипова;

Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З. М. Зарипова;

Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак:балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К. В. Закирова, Л. М. Мортазина.




Эшчәнлек төзелеше.


1.Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

2 Бармак уены «Кошларны сыйлау»

3. Н. Арслановнын «Кугәрчен»шигырен уку.

4.Аудиоязма тыңлау.

5. Табышмакта кунакта.

6. Ял минуты “Кошлар”

7. Дидактик уен «Сорау-жавап»

8. Хәрәкәтле уен «Очты-очты»

9.Үстерешле диалог.

10. Җыр “Сыерчык”

11. Әңгәмә “Кошларны яратыйк”

12. Йомгаклау.



Эшчәнлек барышы:



Тәрбияче: Балалар, исәнмесез ! Хәерле көн сина,хәерле көн мина,хәерле көн барыбызга!(Балалар тәрбияче яныны килеп басалар.)

-Балалар ,әйдәгез бармак уены уйнап алыйк әле


Бармак уены “Кошларны сыйлау”

Кошлар, кошлар килегез! Бармаклар белән чакыру хәрәкәте

Без сезгә май бирербез. куллар белән кисү хәрәкэте

Сезгә җим әзерләрбез бармаклар белэн җим сибү

Кар өстенә сибәрбез. хәрэкәте,

Бу өлеш-кугәрченгә, ун кул белән күрсәтү,

Бу өлеш-чыпчыкларга сул кул белән күрсәтү,

Каргаларга-токмачлар куллар белән әвәләу хәрәкәте

Тук булыгыз,кошкайлар кулларны як-якка жәю хәрәкәте


Шигырь уку Нури Арсланов “Күгәрчен”


Күгәрчен


Бер кошка кызыгамын.

Тәпие кызыл анын,

Атлаган саен баш ия

Гадәте кызык аның.


Ак та була кугәрчен,

Күк тә була күгәрчен.

Уйный кояш нурларында-

Күктә була күгәрчен.


Гөлдер-гү, гөлдер-гү.

Бигрәк чибәр, кемдер бу?



Тәрбияче: Балалар шигырьдэ нинди чибәр кош турында сүз бара? (Күгәрчен турында.) Ә тагын нинди матур кошларны беләбез? (Карлыгач, тургай, сандугач,тукран һ.б.-слайдлар)


Аудиоязма тынлау. Кошлар тавышы”

Балаларга төрле кошлар тавышы тыңлатыла.


Табышмакта кунакта.

Җәй шакылдый бу чүкеч

Кыш шакылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)


Чырык-чырык чыркылдый,

Бер жиргә дә ул китми.

Безнен белән дус яши,

Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)


Ала чапан киенгән,

Мал суйганга сөенгән,

Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)


Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын,

Салмый сары

Алъяпкычын. (Песнәк)


Ял минуты “Кошлар”

Кошлар булып очабыз, (Балалар кулларын як-якка җәеп

Аннан җиргә кунабыз, “очалар”, чүгәлиләр,

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез. кулларын як-якка куеп “очалар”.)



Дидактик уен. «Сорау-жавап»

Тәрбияче: Ә хәзер балалар мин сезгә сораулар бирәм, сез мина жавап бирерсез.

--Көз көне жылы якларга китеп, кыш көне кайтучы кошлар ничек атала?

--Иң беренче нинди кошлар кайта?

Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?

--Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?

--Ни өчен каргалар , сыерчыклар жир сукалаучы трактор артыннан бара?


Хәрәкәтле уен “Очты-очты”

«Очты-очты» уены уйнала.(Балалар,. кошлар исеме әйтелгэндэ,кулларын селкергә тиешләр)


Үстерешле диалог.» Кошларга ярдәм итик»

-Урамда кайсы вакыт?

-Һава торышы нинди?

-Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә?

-Алар кышның зәһәр суыкларына ничек жайлашалар?

-Нинди кош кыш көне бала чыгара?

-Кышын кошларга нинди азык бирергә була?

-Кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин?

-Кешеләр ярдәм итмәсә,кошлар кышын нишләрләр иде?


Җыр “Сыерчык”

(Г. Лотфи сүзләре, И. Шәмсетдинов музыкасы)

Өй түрендә бакчада,

Талчыбык куначада

Сыерчык канат кага-

Яз килүгә шатлана.


Җилпенә ул, талпына,

Шатланып сайрап куя:

Ак каенның башында

Бик матур оя тора.


Кем ясаган ояны-

Сыерчык белә аны.

Чут –чут итеп сайравы-

Аның оя сайлавы.


Кошларны яратыйк!

Тәрбияче: Кошлар- яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк,саклыйк, ярдәм итик.


Балалар,тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерэләр:

Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл.

.Кошларны куркытма, рәнҗетмә.

Кош оялары янында кычкырма, шаулама.

Кош оясын туздыма

Андагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама

Тәрбияче:Балалар, сезнен белән бүген кошлар турында сөйлэштек,төрле биремнәр үтәдек, кошлар турында күп нәрсәләр белдегез.

Булдырдыгыз, балалар,буген сез аеруча тырыштыгыз!!!

Кошлар- безнең дусларыбыз. Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк!!



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Кошлар - безне? дусларыбыз

Автор: Салимова Гульнара Фаридовна

Дата: 21.11.2014

Номер свидетельства: 133680

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) ""Кошлар-безне? дусларыбыз!""
    ["seo_title"] => string(25) "koshlarbieznienduslarybyz"
    ["file_id"] => string(6) "340837"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1472165032"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(46) "Кошлар-безне? дусларыбыз!"
    ["seo_title"] => string(26) "koshlarbieznienduslarybyz1"
    ["file_id"] => string(6) "340838"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1472165040"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Кошлар – безнең дусларыбыз"
    ["seo_title"] => string(25) "koshlar_beznen_duslarybyz"
    ["file_id"] => string(6) "481866"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1540323602"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(126) "Презентация.Проектно-исследовательская работа "Канатлы дусларыбыз"."
    ["seo_title"] => string(66) "priezientatsiiaproiektnoissliedovatielskaiarabotakanatlyduslarybyz"
    ["file_id"] => string(6) "272614"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1452013184"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(65) "Кошлар - безнен канатлы дусларыбыз! "
    ["seo_title"] => string(35) "koshlar-bieznien-kanatly-duslarybyz"
    ["file_id"] => string(6) "191828"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1427373572"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства