kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Яңача әкият, Су анасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларны алдашмаска, дус, тату булырга, табигатькә сак караш тәрбияләргә өйрәтә торган әкият. Габдулла Тукайның персонаңлары белән үрелеп бара.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Яңача әкият, Су анасы»

Аграпова Миләүшә Рәдис кызы югары категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.



Яңача әкият.


Су буе. Су буенда Су анасы чәчен тарап утыра. Камыш арасына кармак тоткан ике малай килә. Камыш арасыннан Су анасын күзәтә.

Гали:

- Кара әле, нинди чибәркәй!

Вәли (Карый, йөзен үзгәртә)

– Нинди чибәркәй имеш! Бу бит – Су анасы.

Гали:

- Мин ул Су анасын бака шикелле яшел дип торам, ә ул баксаң бик матур икән...

Вәли:

– Матур- матур, беләсеңме аңа ничә яшь икәнен?

Гали:

– 17 тирәседер.

Вәли:

– Булыр 17, бу Су анасына 100 яшь бардыр.

Гали:

- Б-а-а-а, ә үзе нинди яшь күренә.

(Су анасы тарагын куя да, суга чума)

Вәли:

- Әйдә, кызык итәбез. Г. Тукайның малае кебек тарагын урлыйбыз. Безне куып карасын әле. Кызык, ничек йөгерер икән?(Койрыгына күрсәтеп көлә, Гали куркып кала). Әй, бет йөрәк, әйдә! (Сөйрәп диярлек алып чыга. Басмадан алтын таракны алалар да, урман эченә йөгерәләр.) Су анасы чыга. Тарак юклыгын күреп, эзли, үзе елый.

Су анасы:

- Тагын тарагымны кем урлады инде? 107 ел буе беркем дә тимәгән иде...

(Музыка. Биеп Шүрәле чыга. Кулы бүрәнәгә кыстырылган. Су анасын күрә.)

Шүрәле:

- Ни булды, чибәркәем?

Су анасы:

- Ни булсын, әллә теге Тукай терелде микән, тарагымны тагын урлаганнар бит!

Шүрәле:

- Яхшыга тугел бу, менә минем сүзләремне тыңламадың. Әйттем ич мин сиңа... Былтыр кулымны кыстырганчы ук, әйттем... Шунда минем белән яшәргә риза булган булсаң, кешеләрне кытыклап йөрер идеммени? Синең дә тарагыңны урламас иделәр.

Су анасы:

-Зинһар, Шүрәле дус, тарагымны табып алып кайтчы!

Шүрәле:

- Ярар, ярар! Син дигәндә, мин идәндә... Баш өсте, синең алтын чәчләреңнең буталып, мунчала булуын күрәсем килми инде!

Су анасы:

-Рәхмәт җылы сүзләреңә, Шүрәлекәй!

(Шүрәле урманга керә. Су анасы 2нче планда кала. Музыка. Шүрәле каршысына Сарык белән Кәҗә килеп чыгалар.)

Кәҗә:

-Ми-ки-ки, әллә ходаем, Шүрәле инде!

Сарык:

-Бә-бә, гомерең куркып үтте инде!

Кәҗә:

-Бәй, гел урманда капчыкка салынган бүре башын күтәреп 100 фәлән ел буе йөреп кара син!

Шүрәле:

-Әй, җүнле хайваннар дип торам. Сезмени соң әле бу урман сарыклары?

Сарык:

- Урман сарыгы, урман сарыгы имеш, Г.Тукай сине үзеңне урман сарыгы дип әйтә иде түгелме соң, урыны оҗмахта булсын!

Шүрәле:

- Я, ярар. Юкка әрләшмик. Эшкә күчик әле. Сез ялгыш-молгыш монда берәр алтын тарак тоткан малай курмәдегезме?

Сарык Кәҗә (Бергә):

- Күдек,күрдек. (Бер-берсенә карап көлешәләр) Әйтсәк, нәрсә бирәсең?

Шүрәле: (Бер кулын күрсәтә. Кытыклаган кыяфәт чыгара)

- Гомер бүләк итәм, гомер!

Сарык:

- Аңладык, ачуланма. Әнә тегеннән ике малай үтеп китте.

Кәҗә:

- Бу алтынның граммы ничә сум икән, берәр җиргә ”сдавать” итәргә дип сөйләнделәр.

Шүрәле:

-Күрсәтермен әле мин аларга, сдавать итүне! Әйдәгез!

(Китәләр. 1 малай эт баласы белән уйнап утыра, үзе картаеп

беткән)

Малай:

-Әйдәле, Акбай, өйрән син,

Арт аягың белән тор,

Аума, аума төз утыр,

Матур утыр!

Акбай:

- Ник газаплыйсың син болай?

Мин бит әле бик кечкенә

Миңа нибары 100дә

Биш кенә!

Шүрәле:

- Малай актыгы, бу этне 100 ел яфалыйсың бит инде. Арт аягың белән тор имеш.

Кәҗә:

-Әйе, шул. Әллә аңа гел синең приказыңны тыңлавы рәхәт дип беләсеңме?

Сарык: (Мыскыл итеп)

-Картаеп беткәч буыннар

Эш белү уңайсыз имеш!

Шүрәле:

-Этеңә кара, 100 ел бер сүзне кабатлап попугайга эйләнгән беткән бит инде!

Малай:

-Туктагыз әле, нәрсәгә миңа бәйләнәсез, минем этем, минем тормышым.

(Уйлана) Хотя, Тукай абый тормышны миңа үзе сызган бит, да...

Шүрәле:

-Ярар, уйланырга синең вакытың күп шул. Син әйт әле, монда сиңа ошаган ике малай үтмәдеме?

Акбай:

- Һау, һау, үтте.

Малай:

- Әнә бит алар, безне күргәч, әнә теге куак артына качтылар.

(Шүрәле йөгерә, куак артыннан 2 малайны бер- бер артлы колагыннан борып чыгара.)

Шүрәле:

- Юньсез, адәм актыклары!

Бабагызның минем кулны кысып китүе генә җитмәгән, сез минем яраткан кызымның тарагын урларга да кыенсынмагансыз!

Гали:

-Туктале, Шүрәле, мин Былтырның малае түгел бит , оныгы да түгел.

Вәли:

-Минем бабамның бабасы ул Былтыр!

Шүрәле:

- Вәйт, хәзер әйт инде. Син ни өчен алтын таракны урладың?

Вәли:

- Кызык өчен, минем Су анасының ничек минем арттан йөгергәне күрәсем килде.

Гали (куркып):

- Мә, кирәкми ул безгә, тик безне генә җибәр...

Сарык :

- Җибәр имеш! Сез башта Шүрәле дусның кулын ычкындырыгыз, безне әбекәй белән бабакайның өенә илтегез, бу малай белән этнең шигырен ятлагыз. Аннан соң уйларбыз.

Вәли:

-Нинди шигырь тагын! Мин бит шигырь ятларга яратмыйм!

Гали:

- Ятлыйбыз, Шүрәле дус, кайту белән ятлыйбыз! Татар халкының бөек шагыйре -Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре бүгенге көндә дә яратылып укыла, ятлана, сәхнәләштерелә, ятлыйбыз,ятлыйбыз!

Шүрәле:

- Вәли, мин ишетмим!

Вәли:

- Ярар, гафу ит Шүрәле дус, бабакай өчен гафу үтенәм. Әйдә, кулыңны ычкындырам. Күп еллар буена бүрәнә күтәреп йөреп, хаталарыңны аңлагансыңдыр. (Ычкындыра).

Гали:

- Менә мин шуны аңламыйм, синең урман дусларың ни өчен ярдәм итмәделәр микән? Менә без һәрвакыт бер- беребезгә ярдәм итәбез, шулаймы Вәли?

Вәли:

- Әйе шул, Габдулла Тукай язган әкияттән читкә китү булыр иде бу, шуңа күрә ,Шүрәлеләр ярдәм итмәгән сиңа (Шүрәлегә таракны бирә).

Шүрәле:

-Ярый, хәзерге бәндәләргә иман нуры сенгән икән, рәхмәт мине коткаруыгыз өчен!

Сарык:

-Су анасының тарагын урлау бер дә килешми!

Кәҗә:

- Я, ярый бирделәр бит инде, әйдәгез, бергәләп Су анасы янына барыйк, егетләр шунда гафу да үтенерләр.

Шүрәле:

-Әйдәгез!

(Бергәләп Су анасы янына китәләр.)

Гали:

- Су анасы зинһар, син гафу ит безне!

Вәли:

- Без бит шаярдык кына. Бүтән андый начарлыклар эшләмәбез.

Су анасы:

- Рәхмәт, Шүрәле дус, тарагымны табып бирдең. Егетләр, 4 аяклы ат та абына, ә сез булдырдыгыз, үз гаебеңне танып, гафу үтенү зур итагатьлелек ул.

(Музыка. Пәрдә. )



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Яңача әкият, Су анасы

Автор: Аграпова Миляуша Радисовна

Дата: 25.03.2021

Номер свидетельства: 576777

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(55) "Ел фасылларында и?ат чагылышы "
    ["seo_title"] => string(35) "iel-fasyllarynda-izh-at-chaghylyshy"
    ["file_id"] => string(6) "231205"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1442416940"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(40) "Тукай безне? й?р?кл?рд? "
    ["seo_title"] => string(24) "tukai-bieznien-ior-kl-rd"
    ["file_id"] => string(6) "120906"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1413822746"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(23) "Абдулла Алиш"
    ["seo_title"] => string(12) "abdullaalish"
    ["file_id"] => string(6) "318698"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1460637889"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства