kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ел фасылларында и?ат чагылышы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар халкыны? ел фасылларыны? и? ?зенч?лекле к?нн?рен? багышланган б?йр?м-йолалары к?п. М?с?л?н, кышкы ??м ??йге Нардуган б?йр?мн?ре, С?мбел?, Карга боткасы ?.б.  Без бу б?йр?мн?рне табигатьт?, урманда уздырырга тырышабыз. Мондый б?йр?мн?р бел?н танышу ерак бабаларыбызны? табигать бел?н бер б?тен булып яш?г?нн?рен к?залларга ярд?м ит?. балаларны татар халкыны? рухи тамырлары, ерак бабаларыбызны? яш?? р?веше, ??н?рл?ре бел?н таныштыру, аларда милли горурлык т?рбиял?? м??им. Табигатьне? матурлыгын, серлелеген Тукаебыз ?зене? ?аны, саф к??еле, й?р?к ?ылысы салынган шигъри юллары бел?н укучы ?анына, аны? к??елен? салучы, ныгытучы, м??гел?штер?че. 

М?с?л?н,  «Елны? д?рт фасылы»,  «??й к?ненд?»,  «К?з»,  «Чыршы» ?. б. к?п шигырьл?ренд? татар авылыны? табигатен? м?дхия ?ырлый. Я?гыр, чык, кырау, буран, ?ил, кояш, ай, яз, к?з, ??й, кышны? — ??рберсене? ?зенч?лекле билгел?ре турында шигъри ачышлар ясап, укучы к??елен? ?иткер?. Ел фасылларын Тукай кайта – кайта, я?адан – я?а ?зенч?лекл?рен ача – ача тасвирлый.

ЯЗ.

Чыганакка к?з салсак,(Г.Тукай?с?рл?р: 5 томда: 5 том. Ист?лекл?р. Юльязмалар. Хатлар. М?с?лл?р??мбалалар?ченхик?ял?р (1902–1913). – Казан: Татар.кит. н?шр., 1986. – 368 б.)Габдулла Тукай “елны? д?рт фасылын” билгеле бер т?ртипк? салган. Беренче чиратта “яз” ел фасылын куйган.Яз март аеннан башлана. “Кояш инде к?кт?, кыштагы кеби к?ренеп кен? китмич?, озак тора башлый. Шунлыктан к?нн?р озая, т?нн?р кыскара.” ди. И?атына к?з салыйк:

“Яз х?б?ре”

Яуса да карлар, табигать эшли инде ?з эшен; 
Тизд?н исн?рбез кызыл, ал. ак ч?ч?кл?рне? исен.(1910)

Шигырьне укыганда ук, борынга “яз исе” килеп б?рел?. Ниндидер ?мет чаткылары барлыкка кил?. Нинди ген? салкын кышлар, усал бураннар булса да, к??ел т?ренд? яшеренг?н ?ылы ?мет чаткысын с?ндерм?ск? чакыра автор. Кыскасы, яз ул – ?мет чаткысы.

“Яз гал?м?тл?ре”

"Яз якын"ны? шатлыгыннан й?зг? чыккан елмаю 
Инде яшьл?рд? т?гел, х?ст? в? х?лсез картта бар. (1912)

 

 Яз ?зе ?к безне м?х?бб?тк?, матур хисл?рг? ?нди. К??елл?ребез ?леге ел фасылы кил? бел?н каядыр ашкына, ниндидер тылсымлы танышулар, очрашулар к?т?. ? ниг? ?ле шигырьд?ге картка “елмаймаска”? Ул да бит ?ан иясе, аны? да й?р?ге яз ?ит? бел?н ешрак тиб? башлый.? б?лки ул яшьл?рг? карап, ?зене? беренче м?х?бб?тен иск? т?шер?дер. Дим?к, яз ул – к??елл?рд?ге матур хисл?рне уятучы ??м иск? т?шер?че.

«Яз» шигыре ис?, ф?лс?фи юн?леше бел?н аерылып тора: лирик герой кал?мен язарга, и?ат ит?рг? ?нди нурлы. Якты яз килг?н бит. Шул ук вакытта кал?м туктап калган, герой н?рс?недер а?лап бетерми кебек. ?йе, тормышка нур и??, яз кил?, ?мма анда м?хш?р: бозлар, ахыр заман ?итк?н кебек, бер-берсен кага-кага агалар, чабалар, бет?г? баралар. Кайсыны?  ??нн?тк?, ? кайсыны? утка барганлыгын белеп да булмый. ?ирд?н чыккан парлар ??м томаннар да ахыр заманны иск? т?шереп тора:

Бугал?мнетотаберт?рлекаушау,

Б?тенл?йболганадыр, кил?шау – шау.

?н?шулайшагыйрья?алыкны?искелекбел?нтартыша – тартышахакимлекк?иреш?ен?, ?и??е??табигатьд?ньясындагы?зг?реш – х?р?к?тл?рнес?нгатьлес?збел?н?анландырыпинандыра.

 

“Елны? д?рт фасылы” (1910) шигыренд? д? Тукай беренче итеп яз фасылын куйган.

Боз ??м кар эрде, 
Сулар й?герде; 
Егълап елгалар, 
Яшьл?р т?гелде.

К?нн?р озая, 
Т?нн?р кыскара. 
Бу кайсы вакыт? — 
И?, ?йтеп кара.
(Язк?не)

Лирик герой хисл?рне? чагылышы аша шагыйрьне?язгы табигатьк? у?ай м?н?с?б?тен, андагы ?зг?решл?рг? сизгерлеген, у?ай б?ясен т?смерлисе?.

Габдулла Тукай ?йтерг? тел?г?н фикерл?ре укучыга барып ?итсен ?чен, ?д?би телебезне? т?рлед?н-т?рле сур?т-биз?кл?рен куллана, т?рлед?н-т?рле чагыштырулар куллана. М?с?л?н: «Т?г?ридер ул матур кыз —язны? алтын ф?йтуны» «Барыбер, к?рс??, качарсы?, язны — г?лл?рпатшасын».

?леге мисаллар Тукайны? язга ?стенлек бир?е турында с?йлиме?

??Й.

“?семлекл?р к?пт?н ч?ч?к аттылар; кошлар, хайваннар балаларын ?итештердел?р. Кура ?ил?к, чия кеби ?имеш агачлары ?зл?рене? ?имешл?рен бирдел?р.” (1902–1913)“Июнь аеннан ??й башлана.Бу айда кояш к?к й?зенд? б?т?н айларга караганда да к?бр?к торадыр. Шунлыктан к?нн?р бу айда бигр?к озын буладыр.” – дип яза шагыйребез. Минем фикеремч?, шагыйребез ??й фасылына и?атында зур ?стенлек бирг?н. ?йтик, аны? м?ш??р “Ш?р?ле”, “Су анасы”, “Бала бел?н к?б?л?к”, “Кызыклы ш?керт”, “К??? бел?н сарык” ?с?рл?ренд?ге вакыйгалар ??йге к?нн?рд? тасвирлана. Язучыны?,  ??йге табигатьк?, табигый матурлыкка м?н?с?б?те бала чактан т?рбиял?н? дип уйлыйм. Яшьлек хатир?л?ре аны? ?чен ил?ам чыганагы, алдагы тормышында маяк булып торган. М?гъл?м булганча, шагыйрьне? балачагы м??аб?т урман-тугайлар, х?тф? болыннар, чылтырап аккан чишм?-елгалар кочагында ?т?. Авылмалайлары бел?н су буенда,  балыкта. Печ?н?итс? – улпеч?нд?. Аунаса?- ч?ч?геиярепкайта. Урагы?итс? - ул да урак?стенд??ирс?реп, сука сукалап?с? ул.Г. Тукай ?зене? авылыны? га??еп табигатен, ?з вакытын белеп алышынган ел фасылларын, аларны? ??рберсене? ?зен? хас матурлыгын соклану катыш га??пл?н? хисл?ре бел?н яза. Кырлай авылы тир?сенд?ге калын урманнарны, сайрар кошлары, ??нлек-?анварлары, хуш ис б?ркег?н ч?чк?ле, кызыл ?ил?кле аланнары турындагы шигъри юллар кайсы укучыны гына хыял д?ньясына алып китми ик?н?

 Н?къмен???йге ямьбулачакшагыйрьне?д?ньягакарашын, з?выгынт?рбиял??г??зенн?нзур?лешкерт?.  

?йтерг? кир?к, Г. Тукай ?зене? шигырьл?ренд? туган ?иребез матурлыгына, г?з?л табигатен? дан ?ырлаган шагыйрь. Табигать темасын ??р язучы  ?зенч? к?р?, тасвирлый, укучыга т?рле тел биз?кл?ре, сур?тл?? чаралары, ?д?би алымнар аша ачып бир?. Шагыйрьне? пейзажы туган туфрактан, балачагы ?тк?н Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж к?п очракта сабыйлык хатир?л?ре аша ?теп  тасвирлана. Тукайны? туган як табигатен? балаларча м?х?бб?те сизелеп тора. Шигырьл?рене? исемен д? к??елг? якын, ?з итеп «Туган ?ирем?»,  «Туган авыл», «??йге та? хатир?се» ?. б. дип атый.

“??йге та? хатир?се”

Каршыларга и? с?за чак, и? матур чак ??йге та?; 
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде ил?ам, уйласа?.(1910)

Шигырьд? а?лашылганча,  ??йге матур та?нар лирик геройга ил?ам, нур алып килг?н. Ниндидер  ирт?нге ??йге сафлык а?а и?ат ит?рг? ярд?м итк?н, я?а уйлар алып килг?н.

“??й к?ненд?”

Каты эссе. ?ава б?рк?. Кыза д?нья, сабыр ?итми, 
?ил исми аз гына да, бер ген? яфракны селкетми. (1910)

 

“Ш???р халкыны?баеракларысайфиял?рг?к?чтел?р, ф?кыйрьсыйныфкояшэссесен?пеш?рг?ш???рд?калдылар. (1902–1913)

? инде монда  автор ??йне? эсселеген? д? бераз “шелт?” белдер?. Илд?ге искелек, ма?кортлыкны тынчулык, ?ава ?итм??, гади халыкны? барсыннан да х?лсезл?н?е бел?н а?лата. Ниндидер сафлык, я?алык ?итми.   

Шулчактагынашагыйрьг?ил?амкилер.

Каршыларгаи?с?зачак, и?матурчак, ??йгета?;

Шулвакыттауйла, шагыйрь: килдеил?амуйласа?.

                                                                          (“??йгета?хатир?се”)

Тукай ?зене? хис-кичерешл?рен “??й” фасылы бел?н бик оста тасвирлый. Бер яктан, туган ?ирене? матур табигатен к?рс?тс?, икенче яктан илд?ге х?лл?рне д? эсселек бел?н чагыштыра.

Ашлыклар?сте, 
Башакларпеште; 
Кояшпешер?, 
Тирг?т?шер?.

Халыкашыга, 
Кит?басуга, 
Урагын ура,— 
Букайчак була?(??й к?не) (1910)

«??й»  тиз- тиз ?зг?р?л?р, тыгыз х?р?к?тл?р бел?н тулы: ашлыклар ?сеп, «пешеп» т? ?лгер?, коелганчы, урырга кир?к. Халыкны?,  шулай булгач, ашыгуы табигый.

?леге шигырьл?рд? к?ренг?нч?, ??йне? к?пкырлы сыйфатларын ача безг? Тукаебыз. И?атында да к?п яклап тасвирлый.

К?З.

“Сайрапторганкошларны?тавышларыбасылды.
Кырхайваннары, ерткычлар?зл?рене?ояларынатулдылар. ?анлылык, тереклекбетте.” (1902–1913)Шагыйрь фикерл?ре бел?н тулысынча килеш?м?, к?з ел фасылына мо?сулык, сагыш катыш ?кен? хисл?ре хас.

Кырлар буш кала, 
Я?гырларява; 
?ирл?рдымлана,— 
Букайчакбула?(К?з к?не) (1910)

 

“К?з”,шигыренд?ис??леге тема индеки?р?кпланда??мтулыракбирел?.

Нич?йтс?? д?, к??елсез к?з, к??елсез; 
Ч?ч?ксез к?з, ?л?нсез ??м д? г?лсез. (1906)

“М?кт?пт?”шигыренд? фикеркатлауланат?ш?: “саргаю” билгесен?кошларкит?е, игенн?р?ыелу, кояшны??ылысыким??.б. сыйфатлар?ст?л?.

Кояш та яктысынкиметтешактый;

Т??ссеф!Бастызолм?т,киттеякты.

Колакнышаулатаиндеиндесуык?ил,

Тулыпэчк?, ?р?, мислекуык, ?ил.

Нич?йтс??д?, к??елсезк?з, к??елсез;

Ч?ч?ксезк?з, ?л?нсез??мд?г?лсез.

“К?зге ?илл?р”

К?зге т?н, ямьсез, кара?гы. ?й т?ренд? ?ил ?ылый, 
?ил — х?б?р ул: ач ?лемне? куркусыннан ил ?ылый! (1911)

 

Шуны иск?ртерг? кир?к, ?леге шигырьд? “?ил” образына басым ясала. Аны? н?къ мен? ?й т?ренд? урын алуы к??елг? ш?б?? сала. К?зне? кара?гылыгы, ниндидер астыртынлыгы асызыклана.

“Чыршы” шигыренд? ис?, автор к?зне? бер билгесен- агач ??м ?л?нн?рне? саргаюын, чыршыны? ис? “?з т?сен ?зг?ртми” калуын контраст кую р?вешенд? ача:

Саргаядыр к?з к?ненд? ??р агач яфраклары;

Юкяшеллекл?рх?зер, урман в?сахра сап-сары.

.?зт?сен?зг?ртмисаклаучыарадаберсе бар:

К?зк?не??м кыш буе саргаймыйторганчыршы бар.

Белг?небезч?, яшел т?с яз ??м ??й айларына хас. ?леге шигыре аша Тукай “яшел” ел фасылларына ?стенлек бир? т?гелме со?? Матурлыкны?, я?алыкны? к?зге саргаюларга каршы тора алуын ассызыклый кебек.

КЫШ.

“Кыш декабрь аеннанбашлана.
Кояшны??ылылыгытагы да кимеде. Г?рч?улкаймактаяктырсада, ?ирне?ылытмый.
?ир ап-ак кар юрганыастындакалды.” (1902–1913)

«Кышкаберс?з» шигыренд?берт?рлек??елк?т?ренкелегебел?н кыш – язтартышы?анландырыла. Табигатьт???рн?рс?не??зкатгыйт?ртибебулус?б?пле, г?лл?рпатшасыязны?аллы-г?ллек?б?л?кл?ргаск?ребел?н барыберкил?ч?ген?куану, хуплаубелдерел?.

 

??р?иркарланган, 
Суларбозланган; 
Уйный?ил-буран,— 
Букайчак, туган?
(Кыш к?не)(1910)

Кышны к?п кен? ?дипл?ребез я?алык, чисталык бел?н чагыштыралар; бар д?нья акка к?мелг?н. ? Тукай шигырьл?ренд? кышка суык, боз, ?ил-буран хас. Табигать йокыга талган, ниндидер авырлык астында язны? кил?ен к?т?. Без караган шигырьл?рд?н а?лашылганча, Тукай кыш ел фасылын бик ки? кулланмаган.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ел фасылларында и?ат чагылышы »

Кайсы ел фасылы Габдулла Тукай күңеленә якын?


Төзүче: Яр Чаллы шәһәре 53 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гиззатуллина Айгөл Ильфак кызы.



Кереш өлеш

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай - олы шәхесләрнең берсе. Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан – буыннарга җиткереп бару – безнең изге бурычыбыз. Тукай иҗаты – әдәбиятыбызның соклангыч хәзинәсе. 27 яшендә ул татар дөньясына гына түгел, бөтен төрки дөньяга хезмәт итәрлек бай иҗат (9 поэма, 400гә якын шигырь, баллада, җыр, бәет, мөнәҗәт, 350дән артык чәчмә, проза әсәрләре: хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр, рецензияләр, репортажлар, фельетоннар, мәсәлләр, әкиятләр) калдырып, якты дөньядан китеп бара. Аның иҗади эшчәнлеге тулы бер гасырның әдәбият дөньясы әһелләре өчен юл күрсәтүче маяк булып янып тора. Әлбәттә, Тукаебыз турында күп яздылар, күп сөйләделәр...Ләкин мине кызыксындырган бер генә соравым бар. Габдулла Тукай нинди ел фасылын үзенә якын күргән? Аның иҗатыннан чыгып кына бу сорауга җавап табып буламы? Дәресләребездә ел фасылларының үзенчәлекләре аша Тукай иҗатына кызыксыну уятып буламы?


Төп өлеш

Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары күп. Мәсәлән, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Сөмбелә, Карга боткасы һ.б.  Без бу бәйрәмнәрне табигатьтә, урманда уздырырга тырышабыз. Мондый бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бер бөтен булып яшәгәннәрен күзалларга ярдәм итә. балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче. 

Мәсәлән,  «Елның дүрт фасылы»,  «Җәй көнендә»,  «Көз»,  «Чыршы» һ. б. күп шигырьләрендә татар авылының табигатенә мәдхия җырлый. Яңгыр, чык, кырау, буран, җил, кояш, ай, яз, көз, җәй, кышның — һәрберсенең үзенчәлекле билгеләре турында шигъри ачышлар ясап, укучы күңеленә җиткерә. Ел фасылларын Тукай кайта – кайта, яңадан – яңа үзенчәлекләрен ача – ача тасвирлый.

ЯЗ...

Чыганакка күз салсак,(Г.ТукайӘсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар.кит. нәшр., 1986. – 368 б.) Габдулла Тукай “елның дүрт фасылын” билгеле бер тәртипкә салган. Беренче чиратта “яз” ел фасылын куйган .Яз март аеннан башлана. “Кояш инде күктә, кыштагы кеби күренеп кенә китмичә, озак тора башлый. Шунлыктан көннәр озая, төннәр кыскара.” ди. Иҗатына күз салыйк:

Яз хәбәре”

Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен; 
Тиздән иснәрбез кызыл, ал. ак чәчәкләрнең исен.(1910)


Шигырьне укыганда ук, борынга “яз исе” килеп бәрелә. Ниндидер өмет чаткылары барлыкка килә. Нинди генә салкын кышлар, усал бураннар булса да, күңел түрендә яшеренгән җылы өмет чаткысын сүндермәскә чакыра автор. Кыскасы, яз ул – өмет чаткысы.

Яз галәмәтләре”

"Яз якын"ның шатлыгыннан йөзгә чыккан елмаю 
Инде яшьләрдә түгел, хәстә вә хәлсез картта бар. (1912)


Яз үзе үк безне мәхәббәткә, матур хисләргә өнди. Күңелләребез әлеге ел фасылы килү белән каядыр ашкына, ниндидер тылсымлы танышулар, очрашулар көтә. Ә нигә әле шигырьдәге картка “елмаймаска”? Ул да бит җан иясе, аның да йөрәге яз җитү белән ешрак тибә башлый...Ә бәлки ул яшьләргә карап, үзенең беренче мәхәббәтен искә төшерәдер. Димәк, яз ул – күңелләрдәге матур хисләрне уятучы һәм искә төшерүче.


«Яз» шигыре исә, фәлсәфи юнәлеше белән аерылып тора: лирик герой каләмен язарга, иҗат итәргә өнди нурлы. Якты яз килгән бит. Шул ук вакытта каләм туктап калган, герой нәрсәнедер аңлап бетерми кебек. Әйе, тормышка нур иңә, яз килә, әмма анда мәхшәр: бозлар, ахыр заман җиткән кебек, бер-берсен кага-кага агалар, чабалар, бетүгә баралар. Кайсының  җәннәткә, ә кайсының утка барганлыгын белеп да булмый. Җирдән чыккан парлар һәм томаннар да ахыр заманны искә төшереп тора:

Бу галәмне тота бертөрле каушау,

Бөтенләй болганадыр, килә шау – шау.

Әнә шулай шагыйрь яңалыкның искелек белән тартыша – тартыша хакимлеккә ирешүенә, җиңүеңә табигать дөньясындагы үзгәреш – хәрәкәтләрне сәнгатьле сүз белән җанландырып инандыра.


“Елның дүрт фасылы” (1910) шигырендә дә Тукай беренче итеп яз фасылын куйган.

Боз һәм кар эрде, 
Сулар йөгерде; 
Егълап елгалар, 
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая, 
Төннәр кыскара. 
Бу кайсы вакыт? — 
Иә, әйтеп кара.
(Яз көне)

Лирик герой хисләрнең чагылышы аша шагыйрьнең язгы табигатькә уңай мөнәсәбәтен, андагы үзгәрешләргә сизгерлеген, уңай бәясен төсмерлисең.

Габдулла Тукай әйтергә теләгән фикерләре укучыга барып җитсен өчен, әдәби телебезнең төрледән-төрле сурәт-бизәкләрен куллана, төрледән-төрле чагыштырулар куллана. Мәсәлән: «Тәгәридер ул матур кыз —язның алтын фәйтуны» «Барыбер, күрсәң, качарсың, язны — гөлләр патшасын».

Әлеге мисаллар Тукайның язга өстенлек бирүе турында сөйлиме?

ҖӘЙ...

“Үсемлекләр күптән чәчәк аттылар; кошлар, хайваннар балаларын җитештерделәр. Кура җиләк, чия кеби җимеш агачлары үзләренең җимешләрен бирделәр.” (1902–1913) “Июнь аеннан җәй башлана. Бу айда кояш күк йөзендә бүтән айларга караганда да күбрәк торадыр. Шунлыктан көннәр бу айда бигрәк озын буладыр.” – дип яза шагыйребез. Минем фикеремчә, шагыйребез җәй фасылына иҗатында зур өстенлек биргән. Әйтик, аның мәшһүр “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык” әсәрләрендәге вакыйгалар җәйге көннәрдә тасвирлана. Язучының,  җәйге табигатькә, табигый матурлыкка мөнәсәбәте бала чактан тәрбияләнә дип уйлыйм. Яшьлек хатирәләре аның өчен илһам чыганагы, алдагы тормышында маяк булып торган. Мәгълүм булганча, шагыйрьнең балачагы мәһабәт урман-тугайлар, хәтфә болыннар, чылтырап аккан чишмә-елгалар кочагында үтә. Авыл малайлары белән су буенда,  балыкта. Печән җитсә – ул печәндә. Аунасаң- чәчәге ияреп кайта. Урагы җитсә - ул да урак өстендә җир сөреп, сука сукалап үсә ул. Г. Тукай үзенең авылының гаҗәеп табигатен, үз вакытын белеп алышынган ел фасылларын, аларның һәрберсенең үзенә хас матурлыгын соклану катыш гаҗәпләнү хисләре белән яза. Кырлай авылы тирәсендәге калын урманнарны, сайрар кошлары, җәнлек-җанварлары, хуш ис бөркегән чәчкәле, кызыл җиләкле аланнары турындагы шигъри юллар кайсы укучыны гына хыял дөньясына алып китми икән?

Нәкъ менә җәйге ямь булачак шагыйрьнең дөньяга карашын, зәвыгын тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.  

Әйтергә кирәк, Г. Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Табигать темасын һәр язучы  үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп  тасвирлана. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә»,  «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» һ. б. дип атый.

Җәйге таң хатирәсе”

Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң; 
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.(1910)

Шигырьдә аңлашылганча, җәйге матур таңнар лирик геройга илһам, нур алып килгән. Ниндидер иртәнге җәйге сафлык аңа иҗат итәргә ярдәм иткән, яңа уйлар алып килгән.

Җәй көнендә”

Каты эссе. һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми, 
Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми. (1910)


“Шәһәр халкының баераклары сайфияләргә күчтеләр, фәкыйрь сыйныф кояш эссесенә пешәргә шәһәрдә калдылар. (1902–1913)

Ә инде монда автор җәйнең эсселегенә дә бераз “шелтә” белдерә. Илдәге искелек, маңкортлыкны тынчулык, һава җитмәү, гади халыкның барсыннан да хәлсезләнүе белән аңлата. Ниндидер сафлык, яңалык җитми...   

Шул чакта гына шагыйрьгә илһам килер.

Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак, җәйге таң;

Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам уйласаң.

                                                                          (“Җәйге таң хатирәсе”)

Тукай үзенең хис-кичерешләрен “җәй” фасылы белән бик оста тасвирлый. Бер яктан, туган җиренең матур табигатен күрсәтсә, икенче яктан илдәге хәлләрне дә эсселек белән чагыштыра.



Ашлыклар үсте, 
Башаклар пеште; 
Кояш пешерә, 
Тиргә төшерә.

Халык ашыга, 
Китә басуга, 
Урагын ура,— 
Бу кайчак була? (Җәй көне) (1910)

«Җәй»  тиз- тиз үзгәрүләр, тыгыз хәрәкәтләр белән тулы: ашлыклар үсеп, «пешеп» тә өлгерә, коелганчы, урырга кирәк. Халыкның,  шулай булгач, ашыгуы табигый.

Әлеге шигырьләрдә күренгәнчә, җәйнең күпкырлы сыйфатларын ача безгә Тукаебыз. Иҗатында да күп яклап тасвирлый.

КӨЗ...

“Сайрап торган кошларның тавышлары басылды.
Кыр хайваннары, ерткычлар үзләренең ояларына тулдылар. Җанлылык, тереклек бетте.” (1902–1913) Шагыйрь фикерләре белән тулысынча килешәмә, көз ел фасылына моңсулык, сагыш катыш үкенү хисләре хас.

Кырлар буш кала, 
Яңгырларява; 
Җирләрдымлана,— 
Букайчакбула? (Көз көне) (1910)



Көз”, шигырендә исә әлеге тема инде киңрәк планда һәм тулырак бирелә.

Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез; 
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез. (1906)

Мәктәптә” шигырендә фикер катлаулана төшә: “саргаю” билгесенә кошлар китүе, игеннәр җыелу, кояшның җылысы кимүһ.б. сыйфатлар өстәлә.

Кояш та яктысын киметте шактый;

Тәәссеф!Басты золмәт, китте якты.

Колакны шаулата инде инде суык җил,

Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил.

Ничәйтсәңдә, күңелсез көз, күңелсез;

Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.



Көзге җилләр”

Көзге төн, ямьсез, караңгы... Өй түрендә җил җылый, 
Җил — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый! (1911)


Шуны искәртергә кирәк, әлеге шигырьдә “җил” образына басым ясала. Аның нәкъ менә өй түрендә урын алуы күңелгә шәбһә сала. Көзнең караңгылыгы, ниндидер астыртынлыгы асызыклана.

Чыршы” шигырендә исә, автор көзнең бер билгесен - агач һәм үләннәрнең саргаюын, чыршының исә “үз төсен үзгәртми” калуын контраст кую рәвешендә ача:

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вәсахра сап-сары.

...Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:

Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.



Белгәнебезчә, яшел төс яз һәм җәй айларына хас. Әлеге шигыре аша Тукай “яшел” ел фасылларына өстенлек бирә түгелме соң? Матурлыкның, яңалыкның көзге саргаюларга каршы тора алуын ассызыклый кебек...

КЫШ...

“Кыш декабрь аеннан башлана.
Кояшның җылылыгы тагы да кимеде. Гәрчә ул каймакта яктырсада, җирне җылытмый.
Җир ап-ак кар юрганы астында калды.” (1902–1913)

«Кышка бер сүз» шигырендә бертөрле күңел күтәренкелеге белән кыш – яз тартышы җанландырыла. Табигатьтә һәр нәрсәнең үз катгый тәртибе булу сәбәпле, гөлләр патшасы язның аллы-гөлле күбәләкләр гаскәре белән барыбер киләчәгенә куану, хуплау белдерелә.



Һәр җир карланган, 
Сулар бозланган; 
Уйный җил-буран,— 
Бу кайчак, туган?
(Кыш көне) (1910)

Кышны күп кенә әдипләребез яңалык, чисталык белән чагыштыралар; бар дөнья акка күмелгән. Ә Тукай шигырьләрендә кышка суык, боз, җил-буран хас. Табигать йокыга талган, ниндидер авырлык астында язның килүен көтә. Без караган шигырьләрдән аңлашылганча, Тукай кыш ел фасылын бик киң кулланмаган.



Йомгаклау.

Һәр кеше үзенең табигате белән төрле. Аңа салкынлык та, җылылык та, моңсулык та хас. Характерлар күп булган кебек ел фасылларының да сыйфатлары биниһая. Адәм баласы бер генә ел фасылын көтеп алырга мөмкин, шул ук вакытта төрле айларның ниндидер җер үзенчәлеген генә ярата ала. Һәр кешенең сайлау хокукы бар. Әйтик, минем күңелемә кышның салкын саф һавасы, көзнең алтын төсләре, язның алмагач исләре, җәйнең җиләкләре якын. Бу минем сайлау хокукым. Ә Габдулла Тукай кайсы ел фасылын яраткан соң? Шигырьләрен берникадәр дәрәҗәдә анализлагач, түбәндәге фикергә килдем. Ул язның сафлыгын, җәйнең күңелле айларын яраткандыр. Тукаебызның бәйрәме яз ел фасылы белән бәйле булганга күрә дә, аны яз илчесе, яңалык алып килүче дип атарга була. Аның иҗатыннан чыгып, характерын яз белән тәңгәлләштерергә мөмкин.




Кулланылган әдәбият.

  1. Габдулла Тукай.Әсәрләр. Биштомда. 4 том. Проза. Публицистика (1907-1913), - Казан, Тат.кит. нәшр., 1985.

  2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. - Казан: Татар.кит. нәшр., 2006.

  3. Лаисов Н. Габдулла Тукай. Тат.кит.нәшр.,

  4. Нуруллин И. Тукай.-Казан, Тат.кит.нәшр., 1979.

  5. Рәсүлова З. Тукай эзләреннән.-Казан,Тат.кит.нәшр., 1985

  6.  Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турынд аистәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер нәшрияты” (ТаРИХ), 2002.

  7. Халит Г. Тукай иҗаты.-Казан,Тат.кит.нәшр.,1956





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 10 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Ел фасылларында и?ат чагылышы

Автор: Гиззатуллина Айгуль Ильфаковна

Дата: 16.09.2015

Номер свидетельства: 231205


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства