kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татарская народная песня

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Татар халык ?ырлары- и? кадерле мирас.

Максат:

-Татархалык ?ырларыны? т?ре турында м?гъл?мат бир?.

-Т?рле алымнар ярд?менд? уй-тойгыларны,хис-кичерешл?рне, сиземл??не активлаштыру.

-Татар музыкасыны? ?зенч?лекл?ре бел?н таныштыру .

-Уен аша татар халык ?ырларына м?х?бб?т ??м ихтирам  хисл?ре т?рбиял??.

 

?и?азлау:

  • Компьютор
  • Видеопроектор
  • Экран
  • Курай
  • Синтезатор
  • Караоке
  • магнитофон

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татарская народная песня »

Тема: Татар халык җырлары- иң кадерле мирас.

Максат:

-Татархалык җырларының төре турында мәгълүмат бирү.

-Төрле алымнар ярдәмендә уй-тойгыларны,хис-кичерешләрне, сиземләүне активлаштыру.

-Татар музыкасының үзенчәлекләре белән таныштыру .

-Уен аша татар халык җырларына мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау:

  • Компьютор

  • Видеопроектор

  • Экран

  • Курай

  • Синтезатор

  • Караоке

  • магнитофон


Дәрес барышы:


Исәнмесез,кадерле коллегалар,мин сезгә 4 нче класста музыка программасы буенча үтә торган “Татар халык җырлары- иң кадерле мирас”дигән теманы уен аша нинди алымнар белән үткәрүемне күрсәтергә телим.

Миңа бу мастер- класста катнашырга ике команда кирәк була. Һәр командада 4 әр кеше катнаша.( Команда составларын билгеләү)


1 Слайд (Татар халык җырлары иң кадерле мирас)

(Салмак кына курайда “И туган тел” көе яңгырый.)

2,2,1,2,4;(2 раза)

2,1,6.1,2,4,2,2;

6,6,1,2,1,6,4,4,5.6,5,4,2,1,1,2,4,5,6,6.


Мин курайда татар халкының “И туган тел” көен уйнадым,чөнки

халкыбызның иң моңлы көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә бар.

2 слайд (Тукай сүзләре)

Халык җырлары,моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.

Халык җырлары үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап

чыгарган,башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган.Телдән-телгә

күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып камилләшеп

килгән.Татар халык җырларын төрле уен коралларында уйнаганнар.Әйдәгез

әле,бергәләп табышмаклар ярдәмендә аларны искә төшерәбез.


(3-6 нчы слайдларда табышмакларның җаваплары күрсәтелә)

1) Тальян

2)Курай Табышмак

1) Кубыз

2) Скрипка


Татар халык уен кораллары: курай,кубыз,гармун.скрипка

7 слайд (Буш чәчәк)

Без сезнең белән бүген шушы матур чәчәкнең таҗларында татар халык җырларының

төрләрен ачырбыз.

I.Безнең кайбер җырлар уен кораллары,гармун вазифасын үтәгән, уен

коралларын алыштырганнар .

8 слайд(Татар кызлары)

Шулай ук биегәндә кул чабып җырлар аша биергә ярдәм иткәннәр.

Әйдәгез әле “Көйне танып бел” дигән уенын уйнау .

1.Сез бу көйне ничә нотадан таныйсыз?

“Көйне танып бел”

Магнитафонда уйнату.

  • Әпипә”

  • Әнисә”

  • “Бие,бие,Гайфулла”.

Бу җырлар ничек яңгырады?

Шулай итеп безнең бу җырларны нинди төрнең исеме ничек дип атала?

9 слайд(Такмак табышмак)

(җаваплар тыңлана)

Татар халкы күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган

җырларны такмаклар дидек.

10 слайд (чәчәк такмаклар)


II.Борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә такмак әйтеп капма-каршы

басып бик күп җырлар җырлаганнар.Элекке заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә

йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә нинди җырлар

башкарганнар?

(җаваплар тыңлау)

Уен: бу сүзләр кайсы җырдан, исемен әйт?

11 Слайд: Уен җырлары. “Бу сүзләр кайсы җырдан”


  • “Кәрия-Зәкәрия”,

  • “Челтәр элдем читәнгә”

  • “Төймә”.

  • “Тула микән чиләге”һ.б

12 слайд (чәчәк уен җырлары)




III.Элек кайбер җырларны төрле өмәләрдә: тула басканда, печән чапканда, урак урганда, киндер сукканда җырланганнар.

13 слайд(Бәйрәм күренешләре)

Сез рәсемдә нинди бәйрәм күренешләрен күрәсез?

Сез татар халкының нинди йола бәйрәмнәрен беләсез?

Сабан туй ниди бәйрәм?

(Җаваплар тыңлана)

14 слайд Слайд (хезмәт турында җырлар)


15 cлайд (Чәчәк Хезмәт җырлары)

Хезмәт җырлары-татар халкының иң борынгы фольклор үрнәкләре.

Алар иң гади көйләргә башкарылалар.


IV.Безнең татар халкынның милли бәйрәмнәрендә туйларда уеннар белән бик

җиңел башкарыла торган җырлар да булган.Алар татар халкының иң киң

таралган төренең берсе.


Җыр исемнәре

  • “Җомга” ,

  • “Алмагачлары”,

  • “Фазыл чишмәсе”, караокега җырлар

  • “Уфа чиләбе”

  • Ашхабад

16 Слайд:

Сез бу җырларны нинди төркемгә кертер идегез?

(Җаваплар тыңлана)

17 Слайд(Чәчәк)Кыска җырларда әйтергә теләгән уй фикер дүрт юлга сыеп

бетә.

18 слайд

V. Мин татар җырларының кайберләрен татар халкының бизәкләре белән

бәйләр идем, чөнки җырларда татар халкының бизәкләре ачык чагыла.Татар

халкының бизәкләре кебек музыкада да төрле бизәлешләр бар.Бу җырларны “ялгыз

башкару” аларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек тудырган да инде. Көйнең

матурлыгы, җырчының осталыгына карап зурайган, аңа төрле тавышлар, бизәкләр-

мелизмнар өcтәлгән. Катлаулы төзелештә сузып башкарыла торган җырларны сез

ничек атыйсыз.

(Җаваплар тыңлана)


19 Слайд: Озын җырлар

20 слайд

Уен:Татар халык җырларын аеруча оста башкаручы нинди җырчылар беләсез?

“Танып белү уены”

21 слайд (чәчәк озын җырлар)

VI. Озын җырлардан туып килүче ,әһәмиятле тарихи вакыйгалар яки гадәттән

тыш фаҗигале хәлләр уңае белән барлыкка килгән җырлар да бар.

22 слайд чәчәк бәетләр

Аларны нинди төргә кертер идегез?

(Җаваплар тыңлана)

Бәетләр әһәмиятле тарихи вакыйгалар яки гадәттән тыш фаҗигале хәлләр

уңае белән барлыкка килгәннәр.

Бәет тә җырның бер төре.Бәетләрдә катнашучылар саны тагын да азая.

Бәет йә бер кеше,йә бер гаилә,йә авыл язмышы турында сөйли.Фаҗигале бер

вакыйганы катнашучыларның исемнәрен, авыл исемен,хәтта вакыйганың

вакытын әйтә.

Бәетнең үзенчәлеге шунда: ул булган бер вакыйга турында

сөйли.Тормыштагы йә фаҗигале,йә көлкеле вакыйганы сайлап сүрәтли.

Нинди бәетләр беләсез?

Фаҗигале бәетләр

  • “Сак-сок”

  • “Суга төшкән Гаишә бәете”

  • “Сөембикә бәете”

  • Һ.б

Сатирик бәетләр

  • “Бүре килгән киртәгә”

  • “Эт бәете”

  • “Чәй”

  • “Самовар”

Һ.б


Слайд:

VII.Бәетләргә бик тә якын торган нинди җанрны беләсез?

(Җаваплар тыңлана)

Мөнәҗәт-җырның бер төре. Ләкин аның җырдан аермасы бар.

Мөнәҗәтләр җырдан күләмлерәк була.

Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге ике катламның-дини һәм дөньяви башлангычның-үзара

бәйләнешеннән тора.Мөнәҗәт әйтүче күбесенчә Аллага мөрәҗәгать итә,бу дөньяда

кылган гөнаһларын кичерүне үтенә.

Мөнәҗәтләр бәетләргә бигрәк тә якын торалар.

Кайвакыт аларны бутап йөртү очраклары да булган.Алар икеседә көйле әсәрләр.Эчтә

лекләре ягыннаннан да алар бер-берсенә якын торалар.

Мөнәҗәттә башка катнашучылар турында да мәгълүмат

бирелә. Ләкин монда катнашучыларның исемнәре дә,кайдан булулары да

әйтелми

Ә менә бәеттә бар да бар: шагыйрьнең исеме дә, катнашучының үлгән елы да,үлгән

көне әйтелгән,кайда үлүен язарга да онытмаганнар.



Йомгаклау:

Бүгенге мастер- класста катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.

Бу алымнарны башка темаларны ачар өчен дә уңышлы кулланып була.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә,юлында

карурманнар, биек тау кыялар очраса да туктамаган ул чишмә,үзенең сихерле

моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт

биреп,һаман челтерәп ага,һаман җырлана торсын иде дигән теләктә калам.



























































7) Мин татар халкының милли бизәкләре белән бәйләр идем чөнки, озын җырларда

татар халкының бизәкләре ачык чагыла.Татар халкының бизәкләре кебек музыкада

да төрле бизәлешләр бар

Озын җырлар (Озын җырларны-бизәкләр белән бәйләп аңлату)

Уен:Җырчыларның фотолары аша

- татар халык җырларын моңлы итеп, мелизм-бормалар аша ашыкмыйча, тыныч һәм ирекен сулыш белән башкаруны атыйлар.


Слайд:

  • “Сибелә чәчәк”,

  • “Әллүки”,

  • “Гөлҗамал”,

  • “Кара урман” .

5)Бәетләр



6)Мөнәҗәтләр






6)Мөнәҗәтләр



Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән анып килә,юлында

карурманнар, биек тау кыялар очрасада туктамаган ул чишмә,үзенең сихерле

моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт

биреп,һаман челтерәп ага,һаман җырлана.


























































Дәреснең темасы: “Татар халык җырлары иң кадерле мирас”

Дәреснең максаты: Уен аша татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияләү һәм

кызыксыну уяту.

Бурычлар:

Тәрбия бурычлары: Татар халык җырларына уен аша карата ярату хисләре

тәрбияләү.

Уку бурычлары: Татар халык җырларының төрләре һәм әһәмияте белән

танышу.



Видеоряд: презентация к уроку

Оборудование:

  • Компьютор

  • Видеопроектор

  • Экран



Дәрес барышы:

Салмак кына курайда “И туган тел” җыры яңгырый.

Укытучы:Сез курай яңгыравында татар халкының нинди көй яңгыравын ишеттегез.?

(Җавап тыңлана)

Әйе Бөек шагыйребез Г.Тукайның Туган тел көе яңгырады чөнки ,халкыбызның иң моңлы көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә бар.

Слайд: “Ул халык җырлары -халкыбыз күңеленең һич тә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”дип әйткән.

Без сезнең белән бүген “Татар халык җырлары иң кадерле мирас” дигән темага тукталып китербез”

Сорау:Әйтегез әле халык җырлары,моңнары нәрсәсе белән мирас ул?

Җавап:Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.Шулай ук,халык моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп калган мирас ул.

Сорау:Халык көйләре,җырлары ничек барлыкка килгән?

Җавап:Халык көйләре үзләреннән үзләре тумаган элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган,башлап җырлаган,димәк аларның авторлары булган.Телдән телгә күчеп алар шомара барган һәм бүгенге көннәргә кадәр-сакланып камилләшеп килгән.

Белгәнебезчә безнең татар халык җырлары бер ничә төргә бүленә.

Слайд: Озын җырлар,кыска җырлар,уен җырлар,хезмәт турында җырлары,такмаклар,бәетләр,мөнәҗәтләрләргә бүленә

Беренче төргә тукталып үтик.

Сорау: Сез ничек аңлыйсыз озын җырларны?

Слайд:

Җавап:

Озын җырлар- татар халык җырларын моңлы итеп, мелизм-бормалар аша ашыкмыйча, тыныч һәм ирекен сулыш белән башкаруны атыйлар.


Слайд: Мин озын җырларны татар халкының милли бизәкләре белән бәйләр идем чөнки, озын җырларда татар халкының бизәкләре ачык чагыла.Татар халкының бизәкләре кебек музыкада да төрле бизәлешләр бар.

  • “Сибелә чәчәк”,

  • “Әллүки”,

  • “Гөлҗамал”,

  • “Кара урман” .


Сорау:Шагыйребез Габдулла Тукайның сүзләренә җырлана торган милли көйләребез озын җырларыбызны аеруча кайсы җырчыларыбыз оста башкарган?

Слайд күрсәтү.

Илһам Шакиров,Хәния Фәрхи,Айдар Файзрахманов,Салават,һ.б.бик күп җырчылар.


Җаваплар тыңлау.

Кыска җырлар- татар халык җырларының иң киң таралган төренең берсе.

Кыска җырларда әйтергә теләгән уй-фикер дүрт юлга сыеп бетә.

  • “Җомга” ,

  • “Алмагачлары”,

  • “Фазыл чишмәсе”,

  • “Уфа чиләбе”,

Уен җырлары -ул татар халкының җыр, музыка һәм бию белән аралашкан әйлән-бәйлән уеннары.

Борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә башкарганнар.

  • “Кәрия-Зәкәрия”,

  • “Челтәр элдем читәнгә”

  • “Төймә”.

  • “Тула микән чиләге”һ.б


Такмаклар бию вакытында,күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне атыйлар.Элек алар уен коралларын алыштырганнар. Кайчандыр такмаклар үзенә күрә уен коралы,гармун вазифасын үтәгән. Хәзер алар күберәк көлке яки сатира эчтәлектәге куплетлар рәвешендә башкарылалар.

“Әнисә”,”Әпипә”,”Шома бас”җырларын керетергә мөмкин.


Хезмәт җырлары-татар халкының иң борынгы фольклор.

“Уракчы кыз”,

“Сабан туй”

“Каз канаты”

“Чума-үрдәк,чума каз”




Уеннар:

1.Викторина

Уен кызыклы булсын алма яки түбәтәйне көй барышында кулдан-кулга йөртәсең көй туктагач кемдә кала шул кешегә сораулар бирелә.

1.Нинди татар халык уен коралларын беләсең?

2.Татар халык җырларын оста башкаручы җырчыларны санап күрсәт?

3.Халык җырлары безнең ничек барлыкка килгән?

4.Татар халык җырлары нинди төрләргә бүленә?

5.Озын көйләр ничек яңгырый?

6.Габдулла Тукай халык җырларын ничек атаган?

7.


2.Көйне танып бел уены.

1. Сез татар халык җырын ничә нотадан ишетеп таныйсыз?иң күбе 7 нота иң азы 3 нотадан.

2.Көйне ишетеп аеру?

3. Кайсы команда җырны иң беренче төзеп бетерә?


3. Җыр конкурсы

Татар халык җырларын караокага башкару.

Татар халык җырларын Аккопеллага башкару.




4.Фольклор

Музыкаль кроссворд

  1. Чиртеп уйнала торган уен коралы.

  2. Татар халкының милли гармуны

  3. Бәрмә уен коралы.

  4. Татар-башкорт уен коралы.Өреп уйнала.

  5. Борынгы әби бабаларыбызның авыз гармуны.

  6. Өстәл артында ашарга ярдәм итсә, бүген безгә матур җыр башкарырга ярдәм иткән уен коралы. Сугып уйнала.

  7. Кыңгыраулы гармунның башкача исеме.



м

о

н

д

о

л

и

н

а


т

а

л

ь

я

н



р

у

м

б

а


к

у

р

а

й






к

у

б

ы

з


к

а

ш

ы

к



с

а

р

а

т

о

в



Табышмаклар.

  1. Аягын-башын кистем

Корсагын тиштем,

Эченә өрдем,

Моңайганын күрдем.

(Курай)

  1. Кәкре җәдәч кире сикерә (тимер кубыз)

  2. Җебенә тисәң-җылаган,

колагын тотсаң-чыңлаган:

өстендә бар эчәге,

Астында бар түшәге.

(Думбра)

  1. Сары сандык сатып алдым,-

Үзе нәни генә,

Төрле тавышка җырлый белә.

Аста да түшәм,

Өстә дә түшәм,

Ә түшәмдә җыр.

(Скрипка)

  1. Сырлы-сырлы.сырлы ул,

Безнең белән җырлый ул.(Гармун)

  1. Җанлы-җансыз кыйный,

Җансыз кычкырып җылый

(Барабан)

7.Авызы юк-кычкыра,

Теле юк-чакыра

(быргы)


Авазлар яңгырашы нәрсә дип атала? (көй)

Көйгә салынган шигъри әсәр? (җыр)
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Музыка

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татарская народная песня

Автор: Шагалиев Ильнур Габдельхаевич

Дата: 25.12.2014

Номер свидетельства: 147811

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(155) ""ИСПОЛЬЗОВАНИЕ НАЦИОНАЛЬНО- РЕГИОНАЛЬНОГО КОМПОНЕНТА В ТАТАРСКОЙ ВОСКРЕСНОЙ ШКОЛЕ"."
    ["seo_title"] => string(86) "ispol-zovaniie-natsional-no-riegional-nogo-komponienta-v-tatarskoi-voskriesnoi-shkolie"
    ["file_id"] => string(6) "315771"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1459950780"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(255) "Доклад на тему: «Педагогические приемы и методы в рамках национально-патриотического воспитания на уроках татарского языка и литературы» "
    ["seo_title"] => string(152) "doklad-na-tiemu-piedaghoghichieskiie-priiemy-i-mietody-v-ramkakh-natsional-no-patriotichieskogho-vospitaniia-na-urokakh-tatarskogho-iazyka-i-litieratury"
    ["file_id"] => string(6) "119069"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1413310464"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(41) "Тат. нар. песня Умырзая"
    ["seo_title"] => string(23) "tat_nar_pesnia_umyrzaia"
    ["file_id"] => string(6) "563272"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1605262448"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(101) "Концертная программа ко дню матери «Улыбнись, родная!» "
    ["seo_title"] => string(56) "kontsiertnaia-proghramma-ko-dniu-matieri-ulybnis-rodnaia"
    ["file_id"] => string(6) "226948"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1440527624"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(85) "Рабочая программа кружка "Татарский фольклор" "
    ["seo_title"] => string(47) "rabochaia-proghramma-kruzhka-tatarskii-fol-klor"
    ["file_id"] => string(6) "162708"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1422381252"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства