kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Конспект урока по математики в 1 классе "1 не кушу, алу"

Нажмите, чтобы узнать подробности

         1 нче сыйныф ?чен ?леге д?рес ФГОС тал?пл?рен? туры китереп т?зелде. ?земне? д?рест? мин, таныштыру, ??г?м?, к?з?т?, эзл?н? методларын кулландым. Бу методлар укучыларны? фикерл??л?рен ?стер?.  Белемн?рне активлаштыруны фронталь телд?н эш аркылы уздырдым.  ?йр?нел? торган темага кызыксыну уяттым. Тема  ?стенд? эшл?г?нд? ??р балага индивидуаль якын килеп эшл?дем. Сорауларны максатчан алдым.Д?рест?,?тк?н д?ресл?рд? бирелг?н белемн?рг?  таянып эш алып барылды.Д?рес буе укучыларны? фикерл?рен стимуллаштыра, тел?к уята торган сораулар я?гырады, ис?пл?? к?некм?л?ре формалаштырылды, н?ти??л?р чыгарылды. Д?ресне? ??р этабында  слайдлар  бел?н эшл?дем, Укучыларны? ?авапларын ты?ладым ??м тулыландырып ??р этапка н?ти?? чыгарып бардым. Д?ресне? н?ти??лелеге укучыларны? ?авапларыннан к?ренде.Укучыларны? фикерл?? эшч?нлеген т?рле методлар бел?н стимуллаштырдым.Индивидуаль, фронталь эш формалары аралашып барды. Д?ресне? ?лешл?ре бер-берсен? б?йл?неп барды. Н?ти??д? балалар 1 не кушу, алу к?некм?л?рен формалаштырдылар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Конспект урока по математики в 1 классе "1 не кушу, алу" »


Тема: +1, -1 тибындагы кушу һәм алу.


Максат: бер сан аша үтеп, саннар эзлеклелеген әйтергә өйрәтү;

1 не кушу һәм алу күнекмәләрен үстерү;

укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү;

хат ташучы һөнәренә карата хөрмәт һәм ихтирам хисе тәрбияләү.


Җиһаз: компьютер, санау өчен материаллар, посылка коробкасы


1 Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

2 - Хәерле көн, укучылар!

-Хәерле көн, апабыз!

-Хәерле көн, дуслар!

-Хәерле көн, мәктәбем!

-Хәерле көн, кунаклар!

-Бүген атнаның кайсы көне? (чәршәмбе, 30 ноябрь)


Белемнәрне актуальләштерү.

3, №4 Без сезнең белән бүген математика дәресендә 1 не кушу, алу өстендә эшләрбез, саный белүебезне ныгытырбыз, тагын да яхшырак уйларга өйрәнербез.


Үткән дәрес материалын ныгыту, телдән исәпләү күнегүләре башкару.

5 -3 саны зурмы, әллә 4 ме?

- 7 саны 6 дан зуррак. Бу фикер дөресме?

6 -Санаганда 6 алдыннан нинди сан тора?

9 артыннан?

7 -Нинди сан төшеп калган? 1 һәм 3.

8 ? – 1 = 7

9 -- 8 саны нинди саннар арасында урнашкан?

10 - нинди тамга куярга? 3*2=5

11 -Иң зур һәм иң кечкенә санны әйтергә ;

  • үсә бару тәртибендә әйтергә

2,1,4,3,7,6.


Яңа тема буенча эш.

Укытучы. Узган дәрестә без санлы кисемтәдә кушарга, алырга өйрәндек. Ә бүгенге дәрестә 1 санын берәмләп кушу һәм алу өстендә эшләрбез.

1 не кушу ул шул саннан соң килә торган сан, ә 1 не алу аңа кадәр булган сан.


Безнең бүгенге дәресебезгә кунак киләчәк. Әнә, ул ишекне шакый да инде. Әйдәгез, баскыч буенча тиз генә күтәрелик һәм аны каршы алыйк. Тизрәк менеп җитү өчен, бер баскыч аша сикереп менәбез. Димәк, санаганда бер санны төшереп калдырып саныйбыз. Нинди саннар төшеп калды?

Укучылар 1,3,5,7,9.


Укытучы: Ишек ачылсын өчен, тылсымлы сүз әйтергә кирәк. “Сим-сим, ачыл!” Аны 3 тапкыр: башта әкрен генә, аннары бераз кычкырып, ә соңгысын кычкырып әйтәбез. (Балалар сүзне кабатлыйлар)

  • Укучылар, ишек һаман ачылмый, безгә моның өчен нәрсә кирәк булыр икән?


Укучылар. Ачкыч!

12 Укытучы. Әйдәгез, ишекне ачу өчен ачкычны ясыйбыз

(Бирем экранда күрсәтелә. Балалар, экрандагы рәсемгә карап, шакмакларны буйыйлар)


Укытучы. Менә хәзер сез ясаган ачкыч ярдәмендә ишекләр ачылды. Игътибар белән карагыз әле, без анда кемне күрәбез?

13 (Экранда хат ташучы рәсеме күрсәтелә)

Укучылар. Хат ташучыны күрәбез.

Укытучы. Укучылар, хат ташучы һөнәре турында сез нәрсә беләсез? (Балалар фикере тыңлана)

Укытучы. Хат ташучының эше, дөрестән дә җиңел түгел. Һава торышы нинди булуга карамастан, ул авыр сумкасын күтәреп, өйләр буенча хатлар, газета-журналлар таратып йөри. Әйдәгез, аңа булышыйк әле.Ул да безгә дөрес итеп санарга өйрәнергә булышыр. Сез ризамы?

Укучылар. Әйе.

Укытучы. Хат ташучыга кирәкле йортны эзләп табу җиңел түгел. Әйдәгез, без аңа ярдәм итик. Дәреслектәге №2 94 бит эшлибез.


14 Мисалларны дөрес чиштегез.


Хат ташучы сезгә мәсьәләләр дә алып килгән. Хәзер аларны да чишик (Мәсьәләләр чишелә)

1 нче мәсьәлә. Сумкада 4 журнал бар иде. Хат ташучы сумкасына тагын 1 журнал салды. Сумкада барлыгы ничә журнал булды?

2 нче мәсьәлә. Хат ташучыга 5 хат таратырга кирәк иде. Ул 1 хатны иясенә тапшырды. Аның тагын ничә хат таратасы калды?

3 нче мәсьәлә. Хат ташучыда 4 конверт бар иде. Ул башта – 1 конверт, аннан соң тагын берне сатты. Аның ничә конверты калды?

Мәсьәләлрне чишкәндә укучылар тарату материаллары ярдәмендә эшлиләр. Чишелеш тактада да эшләнелә.


Физкультминутка.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Аста идән, өстә түшәм

Менә шулай зур үсәм.


Яңа материалны ныгыту.

Укытучы. Безнең хатларны хат ташучы иясенә җиткерсен өчен, без аларны кая салырга тиеш?

Укучылар. Почта тартмасына.

Укытучы. Балалар, без сезнең белән хәзер мисаллар чишәрбез. Җавабында 5 саны чыккан мисаллар язылган открыткаларны гына почта тартмасына салырга мөмкин. (Балаларга, белем дәрәҗәләренә карап +1,-1, +1+1, -1-1 тибындагы мисаллар язылган карточкалар өләшенә. Җавабын язгач, балалар карточкаларны почта тартмасына салалар)


Үзбәя. Почта тартмасыннан алып мисалларның җаваплары тикшерелә һәм балалар бер-берсенең эшләрен бәялиләр, хаталары булса, төзәтәләр)


15 Уен “Исәпләмичә генә җавабын әйт!” Кайсы зуррак, ни өчен?

3+1

3-1


Дәреслек белән эш. №4 95 бит , телдән


Укытучы. Кешеләр бер-берсенә хатлар һәм открыткалар гына түгел, посылкалар дә җибәрәләр. Безнең элемтә бүлегенә ике посылка килгән. Әйдәгез, аларны карыйк әле.


Алсуга

6 кг

Булатка

5 кг






  • Посылкаларның кемгә икәне дөре язылганмы? (җаваплар тыңлана) Ничек язылырга тиеш? (Тулы адрес языла) Бик дөрес. Без сезнең белән киләчәктә үзебезнең тулы адресны дөрес итеп язарга өйрәнербез. Уйлап крагыз әле: кайсы посылка авыррак?

Укучылар. Алсуныкы.

  • Ничә килограммга авыррак? Ничек белә алабыз?

  • 1 килограммга. Моны белү өчен 6 дан 5 не алабыз.

Укытучы. Бу посылкалар эчендә нәрсә барлыгы сезне кызыксындырадыр, мөгаен. Ләкин чит кешегә килгән хатны да, посылканы да ачып карарга ярамый. Элемтә бүлеге хезмәткәрләре аны бары тик тылсымлы телевизор аша гына карый алалар.



В А КЫ Т К А Л С А дәфтәрдә №3 80 бит

Хат ташучы үзенең эшен тәмамлады. Ул барлык хатларны, газета-журналларны, открыткаларны таратып бетерде. Аның сумкасы буш. Сумкада ничә журнал калды?

Укучылар. Берәү дә калмады.

  • Берәү дә калмаганны без нинди сан белән күрсәтәбез? (0 саны)

  • Хат ташучы сумкасында ничә хат (открытка, газета) калды? (0)

  • Бик дөрес, без 0 саны белән таныш инде. Хәзер 0 санын 1 саны белән чиратлаштырып, дәфтәрләргә язабыз. (Башта 01 саннары языла.) Укучылар, бу саннарга игътибар белән карагыз әле. Нинди фикерләр бар? (Янгын сүндерүчеләр ярдәме кирәк булганда, без 01 номерына шалтыратабыз).

  • Бу саннарны кулланып, нинди ике урынлы сан ясап була? (10 санын) Бик дөрес. Хәзер дәфтәрләргә 10 санын язабыз.

Укучылар, хат ташучыга инде өенә кайтырга кирәк. Ул нинди юлдан кайтыр?


16



______________

___________________



Укытучы. Экранда нинди сызыклар күрсәтелгән? (Беренчесе - туры сызык, икенчесе – сынык сызык)

  • Сынык сызык турында нәрсә әйтә аласыз? (Сынык сызыкның ике түбәсе бар һәм ул 3 өлештән тора)

  • Хат ташучы кайсы юл буйлап өенә тизрәк кайтыр?(Туры сызык буйлап кайтса)


Йомгаклау. Укучылар хат ташучыга рәхмәт әйтеп саубуллашалар. Дәрескә йомгак ясала.









































































































































































Алсуга

6 килограмм



Булатка

5 килограмм



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Математика

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Конспект урока по математики в 1 классе "1 не кушу, алу"

Автор: Муфахарова Лилия Василовна

Дата: 19.02.2015

Номер свидетельства: 176181

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(163) "План-конспект урока по математике в 5 классе "Вводный урок. Решение примеров в 5-6 действий""
    ["seo_title"] => string(84) "plankonspiekturokapomatiematikiev5klassievvodnyiurokrieshieniieprimierovv56dieistvii"
    ["file_id"] => string(6) "268769"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1450694940"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(224) "Конспект урока по математике в 1, 3 классах  "Кушу ??м алу",  "Язмача алу ??м кушу. ?чурынлы саннарны язмача алу  ??м кушу алымнары""
    ["seo_title"] => string(134) "konspiekt-uroka-po-matiematikie-v-1-3-klassakh-kushu-h-m-alu-iazmacha-alu-h-m-kushu-ochurynly-sannarny-iazmacha-alu-h-m-kushu-alymnary"
    ["file_id"] => string(6) "318429"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1460571506"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(100) "План урока по татарскому языку на тему "Бакчада" 1класс "
    ["seo_title"] => string(56) "plan-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-bakchada-1klass"
    ["file_id"] => string(6) "204416"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429643382"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства