kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Программа элективного курса по литературе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная программа разработана с целью оказания методической помощи учителям литературы в процессе формирования экологической культуры учащихся средствами филологических дисциплин.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Программа элективного курса по литературе»

Экология и татарская литература.

Программа элективного курса для 9 класса ( 34часа.)

ПОЯСНИТЕЛЬНАЯ ЗАПИСКА.


Значение экологических знаний на современном этапе развития общества особенно возросло, когда перед человечеством встала необходимость решения глобальных экологических проблем. Одна из задач, стоящих перед обществом, – воспитание экологически развитой культурной личности.

Данная программа и курс факультативного занятия разработаны с целью оказания методической помощи учителям татарского языка русских и татарских школ в процессе формирования экологической культуры учащихся средствами филологических дисциплин.

Курс рассчитан на 34 часа. Форма проведения – знакомство и анализ произведений татарской литературы, не входящих в школьную программу. Охвачено творчество писателей и поэтов, начиная с XIX века до современной литературы. Курс ставит задачу совершенствовать навыки анализа художественных произведений. Также 6 уроков отведено на развитие творческой активности учащихся.

Цель курса

Формирование экологической культуры учащихся в процессе изучения и анализа произведений татарских писателей и поэтов.


Задачи курса

Совершенствовать умения и навыки анализа художественных произведений.

Развитие творческой активности учащихся.

СОДЕРЖАНИЕ КУРСА

Занятие 1.

Вопросы защиты природы в творчестве Габдуллы Тукая.

Рассказы (мәсәлләр), посвященные теме природы, о необходимости защиты ее чистоты. Рассказы “Һава”, “Су”, “Кояш”, “Җир” о необходимости чистого воздуха и воды как растениям, животным, птицам, так и людям. Идея бережного отношения к природе и ее богатствам. Тукай о значении целостности Земли, как для людей, так и всего живого. Произведения Г.Тукая – первые произведения, показывающие правильный путь защиты природы, как бы предупреждая всех о предстоящей катастрофе на Земле. Следовательно, необходимость процесса экологического воспитания личности, начиная с произведений Тукая (1 час).

Занятия 2, 3

Гомәр Бәширов “Җидегән чишмә”.

Идея произведения – жизнь человека в единстве с природой (2 часа).

Занятие 4

Рассказ «Табигать ул - безнең дәү әниебез”

Восхищение красотой природы, воспитание чувства необходимости защищать природу (1 час).

Занятие 5

«Урман шаулый”

Природа и человек (1 час).

Занятие 6

Муса Җәлил. Стихи “Яз җыры”, “Яңгыр”, “Урман”.

Автор о красоте родной природы и о бережном отношении к ней (1час).

Занятия 7, 8

Сибгат Хәким “Соңгы йомран”, “Нигез исе”.

Произведения о страданиях родной природы в результате катаклизмов (1час).

Занятие 9

Стихи Ильдара Юзеева, посвященные экологической проблеме.

Стихи, написанные в 70-х годах, о приближении катастрофического экологического кризиса в стране, призывающие к защите природы.

Стихотворение “Әллә инде” о ценности родной земли, как обращение автора к молодому и старшему поколению не только использовать богатства земли, но и быть его защитником (1час).

Занятие 10

Стихотворение “Чит илләрдән кайткан киек кош” о проблеме беспощадного истребления природных богатств, о безнравственности обитателей Земли, которые без жалости уничтожают не только растения и деревья, но и редких птиц и зверей. Крик души в конце произведения, обращенный ко всем обитателям планеты Земля (1час).

Занятия 11, 12

В чем причина экологического кризиса в стране? Поиск ответа в творчестве Кадыйра Сибгатуллина.

Стихи “Тетрәгән җир” и ”Арал” о причинах природных стихий, землетрясений, как отклик Земли на поведение ее обитателей. Поэт о судьбе озера Арал. Переживания из-за его болезни и за будущее поколений, которые тоже могут страдать без чистой природы как корабли на горячем песке высохшего озера (2 часа).

Занятии 13

Стихотворение “Егерме ике күл”. Страдания земли в результате технического прогресса (1 час).

Занятия 14, 15. Диктант по тексту 12*. Творческое задание: написать сочинение на тему «Сихри гүзәллек» (2 часа).

Занятие 16

Поэма Лены Шакирзяновой “Галәм кисәтүе”. Предупреждение человечества об экологической опасности. Развитие идеи о том, что все природные стихии случаются как результат безответственного отношения человека к планете Земля (1 час).


Занятия 17, 18

Набира Гиматдинова. Проблема взаимоотношения природы и человека в повести “Савиля”. Раскрытие образа главного героя Савили, как примера сильной личности. Переживания столетней стаухи за чистоту родника. Близость старухи и Савили к природе (2 часа).

Занятие 19

Резеда Валиева “Туган илкәй”, “Туган җирем”. Образ Родины в творчестве поэта. Отношение автора к родной земле. Родина – источник счастья и благополучия каждого (1час).

Занятие 20

Резеда Валиева “Язгы күкрәү”, “Табигать баласы. Обращение к детям с призывом защищать природу, бережно относиться к каждому цветку – «Ведь ты дитя природы!» (1 час).

Занятие 21

Фирая Зиятдинова “Каеннарның ак яктысы”, “Каен”.

О красоте, чистоте и силе белых берез, как символ верности Родине. Призыв автора сохранить эту свежесть, чистоту и верность на долгие годы. Противопоставление образов двух берез, одна из которых в цвету, а другая уже высохла. И кто в этом виноват? (1 час).

Занятие 22

Фирая Зиятдинова “Күке рөхсәт итте”.

О необходимости чистой живой природы для человека. О роли природы в жизни людей (1 час).

Занятия 23, 24. Диктант по тексту17*. Творческое задание: написать статью в школьную стенгазету “Без – табигать сакчылары” (2 часа).

Занятие 25

Шаукат Галиев Табигать сәхифәләре”.

Раскрытие особенностей взаимоотношений Человека и Природы в рассказах ( 1 час).

Занятия 26, 27

Галимзяна Гильмана ( парчалар, нәсерләр):

Кешене аңлыйсың килсә”

О лесах, родниках, о природе, как о главных ценностях человеческой жизни.

Сандугач һәм чишмә”

Воспитание наблюдательности, бережного отношения к природе, необходимости сохранения чистоты, первозданности родной земли.

Җир тетрәү алдыннан”

Необходимость чувства бдительности, готовности защищать природу.

Матурлык йомгагы”

Гармония красоты земли (2 часа).

Вопросы защиты природы природы в творчестве поэтов и писателей Мензелинского края.





Занятие 28

Азат Мардан «Уйлану».

Раздумья поэта о сохранении ценностей природы. Переживания по поводу уничтожения рек, родников. Призыв к бережному отношению к окружающей нас природе (1 час).

Занятие 29

Фарит Миргалимов “Экологлар чаң кага”.

Мысли автора о беспечности, халатности людей, превращающих места отдыха, уголки природы в свалки мусора. Переживания поэта по поводу уничтожения чистой природы как результат технического прогресса. Предупреждение о возможных последствиях такого отношения к природе. Бережное отношение к природе – главная задача и обязанность каждого (1 час).

Занятие 30

Сказка-драма Габдулхая Сабитова “Ай сукмагы”.

Борьба за целостность природы, бережное отношение к ее богатствам – главная идея произведения. Образ главной героини Тансылу. Призыв к защите окружающей природы от уничтожения (1 час).

Занятие 31

Повесть Газиза Мухаметшина “Саумысез, аккошлар!”

Ценность богатств родного края (1 час)

Занятия 32, 33.

Изложение по тексту 24*. Творческое задание: напишите сочинение о роли Человека в защите природы (2 часа).

Занятие 34.

Заключительное занятие (1 час).















Приложение 3 .


Материалы с эмоционально-ценностным компонентом


А) Упражнения для экологического и нравственного воспитания:

1. Бирем. Суның әһәмияте турында автор сүзләре белән килешәсезме? Үз фикерегезне чагылдырып, изложение языгыз.

Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Татарстан үзәгендә ике зур елга – Идел һәм Чулман (Кама) бергә килеп кушыла. Алар - борынгы заманнардан ук Европа һәм Азияне, көньяк һәм төньякны тоташтыруда артерия хезмәтен үти торган зур елгалар - халкыбызның культурасы һәм экономикасы үсүгә сәбәп булган. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара – иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде. Моның шулай икәнен татар халык авызы иҗаты әсәрләре дә дәлилли.

“Елгам минем – аллам минем”, “Елгаларым – тормыш тоткаларым” дигән мәкальләр халыкның елга-инешләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылавын күрсәтә. Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны урман белән капланып алган зур елга ярларына һәм аларның тирә-юненә, күл буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан, җире уңдырышлы булган урыннарга салганнар.

Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла. Шуңа күрә ата-бабалар суның кадерен белгәннәр, зурларын һәм кечерәкләрен дә аерым исем белән атап йөрткәннәр. Авыл халкы басудан кайтышлый яки күрше авылларга барганда, юл арасын чакрымнар белән генә түгел, бәлки, исемле елга, инеш, ерганак һәм чишмәләр белән дә үлчәгән. (184 сүз). (Ф.Г.Гарипова. “Елгалар дөньясына сәяхәт”).

2. Бирем. Текстны диктант итеп языгыз. Текстны дәвам итеп, “Минем газиз туган ягым” темасына сочинение языгыз.

Республикабызда һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас матур шигъриятле урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, балачакта тәгәрәшеп үскән бормаланып-бормаланып ага торган елгаларыбыз, аларның тирә-юне, тугайлары, талгын гына итеп канатларын кагып куйган җилдә дерелдәп, тирбәлеп, төсен үзгәртеп тора торган чәчәкле сазлык буйлары, төрле-төрле балыкларга бай күл һәм буалар безне һәрвакыт үзенә тарта.

(Ф.Г.Гарипова. “Елгалар дөньясына сәяхәт”).

3. Бирем. Текстны дәвам итеп, “Кеше тормышында урманның әһәмияте” темасына мәкалә языгыз.

Тропик урманнар – бик күп төрле үсемлек һәм җәнлекләрнең туган җире. Ләкин бу урманнарны юкка чыгару дәвам итү сәбәпле, ХХI гасырда аларның җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгу куркынычы да бар.

Тропик урманнарны кисү җәнлекләрнең күп төрләре үлеп бетү белән бергә җир шарындагы климатның да үзгәрүенә китерергә мөмкин. Ә бу инде бөтен кешелек дөньясын куркыныч астына куя.

4. Бирем. Текст буенча изложение языгыз. Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны истә тотып, сочинение языгыз.

Кечкенәдән үк күп белергә, күп күрергә ярата идек без. Әйләнә-тирәдә без актарынмаган күл-сазлык, тау-ташлык, чытырманлык калды микән? Ашыт ярларында төн кунган чаклар да күп булды. Таң алдыннан табигать бер мизгелгә бөтенләй тынып кала. Армас-талмас чикерткәләр дә скрипкаларын бер читкә куйганнар, бакалар да тынган, комсыз чуртаннар да вак балык аулаудан туктаган. Күк йөзендә учлап сипкән йолдызлар гына күзне камаштырып җемелдиләр: кайберләре нәкъ баш өстендә генә, үрелеп алырдай якын гына кебек. Икенчеләре ерак, җемелдәүләре дә чак-чак кына күренә. Ә безгә шул җитә кала. Аларга төбәләбез дә уй-хыялларга чумабыз. “Йолдызларда да бездәгедәй Ашыт таулары бармы икән? Их, булса икән шундый аргамагың, аның куе ялларын кулыңа урап тотарга да очарга иде шул йолдызларга!” – дибез.

Без фән-техника революциясе чорында яшибез шул. Әле кайчан гына арыш башаклары чайкалган басуларда яңа шәһәрләр калкып чыга. Әле кичә генә кыңгырау чәчәкләр үсеп утырган болыннар бүген су астында калган. Моңарчы кеше аяк басмаган урман куелыкларын, төпсез сазлыкларны ярып газ, нефть үткәргечләре уза, югары вольтлы электр линияләре үтә. Димәк, кош-кортларның, киек җәнлекләрнең яшәү шартлары да үзгәрә. Алар безнең ярдәмебезгә, мәрхәмәтебезгә мохтаҗ. Бу изге эшебез өчен алар безгә тугрылык белән җавап бирәләр.

(А. Хәсәнов “Тугрылык”).

5. Бирем. Безнең тирә-ягыбызда Габделәхәт һәм Госман кебек асыл кешеләр бармы? Сезнең аларга мөнәсәбәтегез нинди?

Табигать ярату дигәндә, әрәмәгә, күлләргә ихласы дигәндә, мөкиббән киткән кеше Габделәхәт. Бер тарактан тарап, бөтен тирә-юньдәге сазлыкларны сукаларга, киптерергә йөргән кайнар башлар табылганда да үз сүзен итте. Сөрердәен сөрдек, киптерердәен киптердек. Ярсөяр әрәмәсенә кул якмыйбыз дип кырт кисте. Бөртекле ашлык мәйданын арттыруга йөз тотуыбызны әйтеп тә басымчаклык күрсәтеп бактылар. Юк, диде Габделәхәт, ерымнарны бетерү чарасын күрәбез, тугайларны хуҗаларча янә бер күздән кичерербез, елга ярларын ныгытырбыз, Ярсөяр әрәмәлегенә кагылмабыз. Тимибез аңа. Андагы сазлыкны киптерсәк, күлләр корыячак. Бозлының суы кимиячәк. …Халык бер җан, бер тән булып яклады үзен… Елгалар саекмасын өчен, күз карасыдай сакларга кирәк сазлыклар да була икән бит…

Иң әвәле Госман атны күлләрнең Олы күл дигәне янына туктатты. Кеше буе диярлек зур капчыкны ыһкылдап күтәреп алды да җиргә утыртты… Авызын чишеп җибәргәч, капчыктан механизатор борынына бөртек исе бәрелде… Госман түбәләмә итеп беренче соскычны алды да су буена атлады.

- Хәерле сәгатьтә! – Бөртекне сөзәк ярга, дулкын яламастай ара калдырып салды. – Карыныгызга аш булсын, канатыгызга көч бирсен, матуркайларым. – Ике-өч адым ара белән соскыч-соскыч бөртек яр буена сибелде.

- Кече күл янында да эш бетергәч, Госман капчыкларны берсе эченә тутырып, Кашканы авыл ягына борды. Бахбайның дилбегәсен тартып, чөңгереп куйды һәм ат юыртып киткән уңайга арбага сикереп утырды. Кече күлдән ераклаша барган саен, Госман артына ешрак борылып карады. Тойдылармы кыр казлары аның сый китергәнен? Әллә аргы як камышлыгында үз телләрендә гәп куертып абайламый калдылармы? Ә, ю-у-ук! Әнә бер төркеме разведкага килде. Күзәтчеләр! Ни майтарып китте микән бу болгар токымы татар димсез? Яртуган күчтәнәчен авыз иткәч, канат кага-кага рәхмәт укырсыз әле, матуркайларым! Госманның йөзе якын дусты, хатыны, балалары белән сөйләшкәндәгечә яктырып балкый иде. Кинәт… Кинәт … тирә-якны яңгыратып мылтык шартлады. Язгы буш басулар тынлыгы югалып калды…

Ниткән хәл? Кем булыр бу? Яз башында тилмереп кайткан гөнаһсыз кошларга төбәп кайсы бәдбәхете мылтык чакмасын тартты икән? (286 сүз)

(Б. Камалов “Ярсөяр әрәмәсе”).

6. Бирем. Автор кулланган сурәтләү чараларын истә тотып, рәсем ясагыз. Кеше белән табигатьнең бәйләнеше турында фикерләрегезне дә языгыз.

Әнә киң яланнар, әнә уйсу болыннар, әнә зур урманнар – һәммәсе яшәреп утыралар. Һәммәсенең өсләрендә куе яшел төс хәтфәләр, һәммәсенең йөзләрендә язның матур шатлыгы балкый. Матур ал, кызыл, сары, зәңгәр, күк, күгелҗем чәчәкләр бу яшел яланның йөзләрен чибәрлиләр. Бу гөлләр, бу чәчәкләр арасында, актан кызылга, күктән зәңгәргә кунып, аллы-гөлле күбәләкләр туктаусыз очыналар. Чәчәкләр суы белән гомер итүче бал кортлары бөтен тирә-якны тутырып гөрлиләр. Бөҗәкләр, яз шатлыгы белән исереп, кояш нурында, үлән диңгезе дулкынында кайнашалар. Каты кыш үткәч, бу җирләрне сагынып, ерак диңгезләр артыннан безгә килгән кошлар, матур сандугачлар, ала муен карлыгачлар, сабанчы өстеннән сайрап-сайрап һавага күтәрелә торган тургайлар табигатьнең бу бәйрәмнәрендә үзләренең гыйшык моңнары, матурлык музыкалары белән бөтен дөньяны яңа шатлыкларга, яңа бәхетләргә, яңа азатлыкларга чакыралар.

Күкнең эссе кояшы, бөтен дөньяны, бөтен табигатьне чолгап алган яз шатлыклары игенченең бу өметләренә, бу дәртләренә куәт бирәләр. Киң яланнарда буй-буй яшәреп утырган бодайлар, солылар, тиздән ап-ак чәчәкләнергә дип үсеп барган карабодайлар аның бу бәйрәм шатлыгын тирәнәйтәләр, авыр кыштан соңгы күңелле яз кебек, үткәннең каты көннәре артыннан матур тормыш килүе аның йөрәгендә бәхет өметләре дулкыннарын уяталар. (Г. Ибраһимов.“Тирән тамырлар”).

7. Бирем. Текстны укыгыз һәм, сандугач сайравын тыңлаганда туган хис-кичерешләрегезне өстәп, кечкенә хикәя языгыз.

Шул вакытта Идел буенда бөгелеп-сыгылып үскән агачлар арасында, кайдадыр кеше күзе күрә алмый торган җирдә, бер сандугач шыңгырдатып, яңгыратып, бер күтәреп, бер төшереп, сыздырып, чутылдатып сайрап җибәрде. Сандугачның күңелендә сакланып торган мәхәббәт, гыйшык, сер моңлы тавыш белән тирә-якка тарала башлады.

Сандугач үзенең сайравын барган саен арттыра бара, тавышы аның саен матурлана, җир өстенә тарала бара иде.

Сандугачның сайравы бераз вакытка сузылды. Ниһаять, үзенә илһам кылынган серләрне, мәхәббәт вә гыйшыкны тулы уңыш белән сөйләп бетергән кебек, үзенең сайравыннан туктады. Бу минутта җир өсте һичбер җинаять вә усаллык эшләнмәгән изге җир сурәтен алды.

Соңрак сандугачның сайравын тыңлаган кеше вә башка нәрсәләр, үзләренең шатлыкларын белдерү өчен, саклык белән генә хәрәкәткә килделәр. Агачларның яфраклары әкрен генә хәрәкәткә килеп, кул чапкан тавыш чыгарды. Ай елмаеп, көлеп, яктылыгын арттырып, урыныннан кузгалган сымак булды. Йолдызлар, ялтырауларын арттырып, тамарга торган тамчылар кебек селкенеп, җир өстенә сәлам юллаган, башларын игән кебек булдылар. Агыйделнең суы матур гына тавышланып ага башлады.

(М. Гафури. “Тәэссорат”).

8. Бирем. Текст буенча сочинение языгыз. Аны “Автор бу текстта…” дип башлагыз. Үзегезнең якның чишмәләре турында халык телендә сакланып калган истәлекләргә нигезләнегез.

...Ык буендагы бер гаҗәеп чишмәгә алып киттеләр безне... Ул башка бик күп чишмәләр кебек тауның төбеннән түгел, тауның уртасыннан да түгел, тауның башыннан бәреп чыга иде. Чыгып, түбән таба бераз аккач, бермәл күбекләнеп, ургылып тора, аннары тагын үзе салган борма-борма юлдан, агач тамырлары һәм ташлар арасыннан, күбекләрен чәчрәтә-чәчрәтә, үзенчә кылана-кылана, түбәнгә - Ык елгасына таба агып китә.

Чишмәнең тагын бер хасияте шунда: бу як кешеләре аны “Шифалы чишмә” дип йөртәләр, авыру-сырхау тигән кешеләр, бигрәк тә олы-кара, ерак җирне якын итеп, шушы чишмәгә килә, коенып, суын эчеп, әл-хәл ала, имеш. Бер эчү белән генә кинәт терелеп китмәсә, өендә азлап-азлап эчеп, әкренләп-әкренләп терелү өмете белән, бидунлап-чиләкләп тә ташып торалар, имеш.

(Ф.Хөсни. “Тау чишмәсе”).

9. Бирем. Сезнең як табигате турында халык телендә сакланып калган нинди легендалар беләсез? Бирелгән текстка таянып, шуларның берсе турында языгыз.

Тарлавыкның югары очында, нәкъ кыйблага карап, мул сулы чишмә чыга. Чишмә анасы төннәрен утырып ял итсен өчен, чишмә башында ук кәп-кәкре, тубырлы кабыклы, тармаклы ботаклы тал агачы үсә. Айлы төннәрдә Чишмә Анасы талда утырганда су агышы әкренәя, кайсыбер көннәрдә бөтенләй туктый, тына, диләр. Таң яралганда ыргылып тагын килеп чыга, бөркелеп-бөркелеп ага, имеш...

Талдан сулдарак, тарлавыкның читендә, үләннәр бетеп, ташлы калкулыклар, чокырлар башланган урында хикмәтле йоп-йомры таш утыра. Таш шактый дәү, аркылыга метрдан аша, нык, ничәмә-ничә еллардан бирле ник бер кыйпылчыгы кубып төшсен! Яңгыр-җилләр дә имгәтә алмый аны, кар-бураннарга да бирешми Йомры таш. Аны байтактан Изге санаганнар, олылап бәет тә чыгарганнар. Югары авылда бәетне белмәгән кеше юктыр да әле!..

Кемнәрдер бәет борынгы түгел, аны, герман сугышы беткәндә, Австриядән әсирлектән кайткан солдатлар гына чыгарган дип бәхәсләшәләр. Монысын Йомры таш белми, Чишмә Анасын саклап утыра да утыра...

Зәй юлында, уңда, шул төбәкнең иң биек ноктасы - Кашка тауда, таш кыяларның берсендә - нәкъ Йомры таш сыярлык кына бер тишек бар. Аны Изгеләр куышы дип йөртәләр. Имеш, Югары авылларның изге Чишмә Анасы, үзенә иптәш итеп, Йомры ташны шул кыядан китереп утырткан... Чирләп киткән, тазалыкка туймый башлаган карчык-корчыклар айның ундүртенче кичәсендә тауга менәләр дә, кыйблага багып, Йомры ташка кулларын куеп торалар, белгән догаларын укып теләк телиләр.

(А. Гыйләҗев. “Яра”).

Б) Этюды-миниатюры Ш. Галиева:

Ачык тәрәзәгә балалар барып өелә, берсеннән берсе уздырып, шатланып күккә күрсәтәләр, эштән аерып, мине дә чакырып китерәләр:

- Әткәй, кара әле, тизрәк кара!

Шулкадәр үрле-кырлы сикерерлек нәрсә булыр икән?

Зәңгәр күктә беленер-беленмәс кенә, почмаклап тезелгән торналар килә... Исән-сау кайтып ирештегезме, кошкайларым! Моңсу дулкын кагыла, күңелнең асты-өскә килеп, балачак истәлекләре калка...

Ә балалар күңеленә, шәһәрдә туып-үскән балалар күңеленә ничек кереп өлгергән ул торналар? Беленер-беленмәс, өзелер-өзелмәс күренгән чылбырлар алай ук көчсез түгел икән!

...Торналар күргән саен, читтәге балаларны искә төшерәм – чираттагы яллары җитеп, кайтыр көннәрен саныйм... Кызларыбыз сайлаган белгечлек – табигатьне саклау булды. Бәлкем, балачакта күргән әлеге торналар да иярткәндер?


Табигатьтә нинди төр җәнлекләр, кошлар бетә барган дисәң, кешегә ышанганнары, кешегә якын килгәннәре...

Күңелләрен саклау өчен, кешеләрне дә бер-берсенә ышанмаска өйрәтикме?..

Кешеләргә ияләшкән тиен сагаеп булса да кулдан ашый. Сыйпый башлаган берәүнең бармагын тешләп ала! Табигать сыйпау көтми шул – меңләгән еллар тәҗрибәсе сагаерга өйрәткән...

Урман-сулар, агачлар рәнҗеткәндә дә тешли алмый...

Табигатьнең тавышсыз-тынсыз тереклек итә торган җан ияләре күпме! Авыртуны, рәнҗетүне тойгач та дәшә алмый торган җанварлары, бөҗәкләре, үсемлекләре нихәтле...

Кеше табигатьне яшел чирәмгә яланаяк баскан көннән башлап таный. Табигать аны татлы тамырлар имезеп үстерә, таянычым булыр бу бала, дип өметләнә. Түзем ул табигать, барысын да кичерә - аның өчен шайтан таягы да, елан да үз... Шулай да ике аяклы шайтан таякларыннан файда юктыр...

Океаннар чиксез кебек иде!

Океаннарны пычратып бетерде адәм баласы...

Һава чиксез сыман иде!

Һаваны пычратып бетерде адәм баласы

Галәм чиксез микән?..

Җәйге урман рәсеменә карап, магнитофоннан кошлар сайравын тыңлыйм, табигать турында язылганнарны укыйм.

Перспективалы күренеш... Берзаман табигать белән бердәнбер аралашу чарасы булып калмагае – аны алыштыру чарасы булып...

Аккош күлендә кайчандыр аккошлар йөзгән, хәзер яныннан выж да выж машиналар үтә. Аккош аулакны ярата шул – шигърият аулакны ярата. Исемнәрен генә калдырып, китә барган, югала барган матурлыклар...

Татарстан дәүләт музеенда Кайбыч урманыннан китерелгән мең яшәр имән төбе бар – еллык боҗралар чорнала-чорнала нинди зурайган, түгәрәкләнгән, ничәмә гасырның серле йомгагына әверелгән!

Урманнарны кисә торгач, музейдагы төп башына утырып калмыйк...

Халыктан ишеткәнем бар: “Урманнан үтеп, бер таяк та кисмәсәң, урман әйтер ди, миннән дә баерак микәнни бу кеше?” – дип.

Үзен иксез-чиксез дип белгән чакларда әйткәндер моны урман. Хәзер инде: “Үзең утырган ботакка балта чапма, кеше!” – дияр ул...

Ана күкрәгеннән бала тиз аерылса да, Җир-ана күкрәгеннән гомер буе – мәңге аерылмый кешелек, имеп-талкып яши. Тешләп авырттырган чаклары да күп.

Авыл урамнарында чирәм бетте. Тамыры бер өзелгәч, өстенә машина басмаган, тапталмаган төштә дә калмый икән. Урамнар шәрәләнде, тузан басты. Шушы өзелү Җирдәге яшеллекнең тамырына тисә ни булыр?

Урамнарда чирәмнең әсәре-заты юк. Иңе-буе такыр: машиналар тузан болыты эченнән оча. Яшеллек качкан, ямь качкан. Ничек кайтарырга?

Илебезнең җир-суы иксез-чиксез сыман. Шушы муллык кадерсезлеккә китерә, әйбер кадерен белми башлый кеше. Муллык аркасында фәкыйрь дә калырсың, уйламый эш йөртсәң...

Җирдә бетеп баручы үсемлек һәм җәнлек төрләре теркәлгән “Кызыл китап” мәңге яшел табигать турында язылган соңгы китап булып калмасын... Табигатьнең яшел китабы яшәсен!

Табигатьне сакла.

Дөнья иминлеген сакла.

Күңелеңне сакла – табигать тә, дөнья да, һәммәсе дә шуңа бәйле!

Без табигатьтән шәфкать көтеп тора алмыйбыз, дип яшәдек. Табигать үзе бездән шәфкать көткән икән.

Яңа ел бәйрәменнән соң ташланган чыршылар белән урам тула. ...Әле берничә көн элек кенә аны өйдә күрү – хыял иде! Вакыты үткән – кадере беткән... Ә бит ничә ел буе үскән...

Туган авылымда гына түгел, тирә-як авылларга да йөреп, таллар утырта торган булган Кәлимулла абзый, чишмәләрне чистартып, карап торган. “Кәлимулла таллары”н әле дә искә алалар. Бу изге ниятне еллар буе башкарып килергә нәрсә этәргеч булды микән?

Бер-бер артлы ике баласы туып, икесе дә йөри алмый, аяксыз калган икән... “Урман анасын кискәнсең, агач утыртып кара”,- дип киңәш биреп караганнар ил картына ахыр чиктә, бүтән дәваларның файдасы тимәгәч.

Шуннан соң, чыннан да, малайлар аякка баса! Ни хикмәттер, анысын кем белгән, әмма Кәлимулла абзый агач утырту гадәтен, чишмәләр тазартуны гомере буе ташламый...

Авылның саф һавасы йокыны алмаштыра ала: игенче йокламаган чакта “һава йотып” тора! Шәһәрнең төтен-сөремле һавасы йокыны качыра... Табигать матурлыгын мактаганда һаваны онытырга ярамый, һаваны да санлар-санашыр чак җитте! (Ш. Галиев. «Илһамым-мәхәббәтем: лирик язмалар»)

В) Описания природы в произведениях А.Еники:

Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар... Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилфердәшәләр... Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Үсемлекләрнең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була... ( “Бала” хикәясе).

Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде... Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде. (“Ана һәм кыз”)

Гаҗәеп иде урман... Тын, шундый тын, ник бер җан әсәре сизелсен, ник бер шылт иткән тавыш ишетелсен! Әгәр юри генә кычкырсаң, тавыш калтырана-калтырана яңгырап әллә кайларга китә, китә дә югала, шунда ук куе тынлык, таш чумган су өсте шикелле, кире урнаша, тирә-юньдә бер генә нәрсә дә уянмый, селкенми; ичмасам, берәр озын койрыклы саескан да сискәнеп, агачлар арасыннан кыеклап очып китми – юк – кычкыру түгел, шартласаң да урман гүя сине ишетергә дә, белергә дә теләми... Ә яктылык! Әйтерсең, урман өстенә бриллиант тузаны яуган, бөтен җир – агач ботаклары, ачык урыннар – бар да утта яна; мамыктай күперенеп, тәңкәләнеп каткан кар өстеннән кояш нурлары кире чәчриләр – һич туры карап булырлык түгел. Шундый өлкән тынлык һәм шундый мул яктылык! - әллә нәрсә бу, сихер кебек серле, аңлавы читен... (“Тауларга карап”)

...Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Гүя менә төпсез нурлы аяз күктән өстебезгә сихри бер моң тибрәнеп-чыңлап, өзлексез явып торды. Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда җир өстенә җиңелчә генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең, барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, сөкүт калып, тәмам мөкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума... Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда, дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый...

Белмим, бу вакытта бүтән кошлар сайрый торгандырмы, - игътибар иткәнем юк, әмма бер кошның тавышы, бөтен җир өсте тургайлар сайравыннан өзлексез чыңлап торса да, безне сискәндереп, колагыбызга килеп керә. Бу – кәккүк! Кешеләрнең исләренә ниндидер бик мөһим нәрсәне төшерер өчен табигать тарафыннан яратылган күзгә күренмәс сәер кош!.. Юлдан шактый читтә торган күксел урман яныннан узганда, без аның да танып калырга мәҗбүр иткән кисәтүле тавышын ишеттек. (“Матурлык”)

В) Описания природы в произведениях А.Гилязова:

Елга аръягында искиткеч матур, аллы-гөлле чәчәкләр каплаган бәләкәй генә болын бар иде. Иртә яздан кара көзгәчә чәчкәләр бер-бер артлы ачылалар да җәйнең һәр күләмендә болынның үзенә хас чәчкә исе була торган иде. Беркем кисәтмәсә дә болынга баскан кеше кинәт үзгәрә, чәчкәләрне өзмәскә, үләннәрне тапмаска тырыша. Кай яктан җилләр иссә дә алар тыгыз һавалы бу үзәнгә төшеп җитә алмыйлар, көн туса без шул оҗмахта күбәләк куабыз, гөрле-качышлы уйныйбыз, әз-мәз таптап китсәк тә, без болыннан чыгуга, үләннәр рәхәтләнеп турая торганнар иде. Еш кына болынга, эштән бушаганда әти дә төшә, безне түгәрәкләп тирә-ягына утырта, ганҗә-үләннәрнең исемен атап, берәм-берәм күрсәтә башлый. “Безнең якларда ашарга яраган йөзләп үлән бар”,- дия иде. Ниләр генә җыеп ашамый идек без Баграж болын-урманнарыннан! Җиләк-җимешне, гөмбәләрне әйтеп тә тормыйм, язга чыгып кар китүгә кояшка караган ермак ярларына сап-сары булып бакыр тәңкәләр сибелә. Кимәшә башын бүксәң кап булганчы аша, зыяны юк. Кимәшә башына ялганып урманда, көздән калган коры яфракларны аралап күке башы калкына. Аланнарда кузгалак үсә, кыр какысы, урман какысы котырып уңа... Төрле якларда әнис, җир бәрәңгесе, карабаш, балтырган җыярга йөрибез. Олы су башында сарана!.. Кәҗә башы урамыннан ындыр артларына төшсәң, ни генә юк анда: песи борчагы, карга борыны, шепкән... Тыкрыкларда кычыткан кыяры үсә. Карга борынының тамарга торган җиләген ашыйбыз, шепкән уабыз. Шома көпшә, сасы көпшә, чуар көпшә. Җаның ни тели! (“Балачак сукмаклары”)

Урман. Авыл малаена никадәр кадерле ул. Яз җитеп, карлар китә-китмәстән авыл малаен урман үз кочагына ала. Каен, өрәңгеләрнең татлы сулары белән авызларны рәхәтләндерә, сусыл күкбаш белән сыйлый. Күкбаш артыннан ук көмеш сулы тугайлар янындагы уйдыкларда көпшәләр үсеп чыга, хәтфә үләнле, кояшлы аланнарда балтырганнар өлгерә. Балтырганнарга ияреп, ачы какылар, кәҗә сакаллары күтәрелеп китә. Шуларны ашый-ашый, малайларның иреннәре иске бияләй кадәр булып күпереп бетә. Ниһаять, тау кашларында, чокыр-чакырларның кояшка караган битләрендә каен җиләкләре мәмрәп пешәләр. Аңа җир җиләге, кура җиләкләре ялганып китә. Җәй буе, көз буе урманнан кайтмый авыл баласы. Чикләвеген җыя, миләшен, баланын. Урманның байлыгы, аның бетмәс-төкәнмәс төрлелеге авыл баласы өчен шәһәрнең музейларын да, паркларын да, стадионнарын да алыштыра. Шомарып беткән тырыс яки борыны төшкән чәйнек тотып чыклы сукмаклардан ялан тәпи белән җиләккә, шомыртка баруның рәхәтлеген яшьтән үк шуны күреп үскән авыл малае гына аңлый. Кояш тәме килеп торган җиләк булганда синең мороженыйларың, сиропларың нигә кирәк аңа? Ә урман чишмәләре? Арып-талып, янып-көеп, көне буе йөргәннән соң, каяндыр ташлы ярдан бәреп чыккан терекөмештәй саф, боздай салкын суны учың белән алып, чөмерә-чөмерә эчү үзе ни тора! Тирләгән изүеңне чишеп, өрәңге күләгәсендә хәл җыю, әзрәк кенә черем дә итеп алу ай-һай рәхәт тә инде. Ә төнге ат сакларга барулар, көлдә пешкән бәрәңгеләр, учаклар... (“Дүртәү”)

Дымлы үләннәр арасыннан, канатларын көчкә-көчкә генә хәрәкәтләндереп, хәтфә төсле зур бер күбәләк очып чыкты. Утырган җиреннән аны әллә ат куркыттымы, әллә үзе шундый бер саташкан нәрсә идеме, әмма аның шушындый шыксыз, елак көндә тереклек итеп маташуына сәерсендем, Ул каядыр очып китәргә җыена иде ахрысы, талпынып-талпынып кузгалып китә, агачлар өстенә күтәрелә алмыйча бер-ике әйләнә дә, хәле бетеп, яңадан җиргә куна.

Җентекләбрәк карагач, күбәләкнең бөрчекле-бөрчекле хәтфә канатлары чит-читләреннән кителгән, чыланган булуын абайладым. Үзем дә шушы күбәләккә охшыймдыр, дигән уй башыма килеп китте. Бер мәлгә генә бугазыма күз яшьләрем килеп тыгылды. (“Дүртәү”)
























Приложение 4


Материалы с поведенческим (нормативно-деятельностным) компонентом экологической культуры

... Һаман шул ук кояш. Ай да шул ук. Йолдызлар да. Ике тау арасындагы чишмәләр дә... Агайлардан тау башында каберләр генә калган. Ул каберләрне инде эзләп табып булмый, чөнки авыл башлыклары үзләренең әти-әниләре яткан каберлекләрне койма белән әйләндереп алуны кирәк тапмыйлар. Олы күлдәге су анасы да күптән вафат, шүрәлеләр дә, бичуралар да вафат... Чыпчыклар да бүтән. Кырык-илле ел эчендә шундый мәңге үзгәрмәс шикелле тоелган авыл танымаслык булып үзгәрде...

...Тирән яр эченнән миңа күк йөзенең бер кыйпылчыгы зәп-зәңгәр булып күренеп кала. Мин, туктап, гаҗәпләнеп карап торам: нинди нәрсә ул зәп-зәңгәр күк йөзе, ак болытлар, кояш, йолдызлар? Очып барган ап-ак болыт кисәгенә минем бармак белән төртеп карыйсым килә...

Ә кошлар? Бер генә көнгә кош булып торсаң иде, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә... Әнә теге тилгән кебек, канат какмыйча, төн буе һавада әйләнеп йөрсәң иде. ... Кошларга мин бик сокланам. Кош теләсә кая таба оча ала. (И.Гази. “Малайлыкта кунакта”)

...Менә кайда икән ул матурлык дөньясы. Левитан картиналары бер якта торсын. Табигать үзенең бар хәзинәсен бергә җыйган да, туйганчы карап сөенсен дип, бөтен матурлыгы белән кызның алдына китереп салган. Берсен дә онытмаган, бер ишен дә калдырмаган. Күр инде тау битендәге бу агачларны? Бер-берсенең итәгенә тотынып менгәндәй югары үрмәләгәннәр. Кәүсәләре күренми дә, бөдрә ябалдашлардан гына тора дип белерсең. Тау астындагы шомырт куаклары ак күбектәй күпереп торган тәлгәшләргә күмелгән. Болын ягындагы өем-өем таллардан, камышлы күлләрдән күзеңне алмалы түгел. Мин монда барыгыздан да өлкән, бөтенегездән дә күбрәк беләм, тыңлагыз, бик борынгы серләрне сөйләргә кодрәтем җитә, дигән кебек, үз дәрәҗәсен үзе белеп, картларча тыныч, салмак кына агып яткан Идел үзе бер хикәя. Шуларның барысына учлап-учлап энҗе сипкәннәрмени. Идел өсте җем-җем итә. Агач яфракларында да, күзне чагылдырып, шаян нурлар биешә. (Л. Ихсанова. “Шомырт чәчәкләре ак кына...”).

Тетрәгән Җир

Көтмәгәндә бу Җир Аның кайтавазы

Кайчак убылып китә. Рәхмәт булып кайтмый.

Ил кайгыга бата – Тетрәр чагы аның,

Бер тетрәве җитә. Тетрәр чагы – бигрәк.

Йә чайкалып куя, Кеше – Җиргә бәла,

Йә селкенеп ала. Кешегә Җир кирәк.

Шәһәр торган җирдә Кешегә Җир кирәк.

Хәрәбәләр кала. Тетрәсә дә бу Җир

Булганы юк аның Кайсы төбәгендә,

Тыныч торган чагы Телгә килер тагын –

Кайный җирнең каны, Тетрәр кайсы якта?

Кайный җирнең җаны. Җир тетрәүләр безгә

Тетрәү үзәкләре – Җавап булып кайта.

Кеше йөрәгендә. Тетрәндердек Җирне

Үзебез дә шактый.

(К.Сибгатуллин)

Экологлар чаң кага

Табигать – ул, ни дип әйтим – Шул сәбәпле кош-корт кими,

Газиз ана кочагы. Аз калды тургайлар да.

Күңелләрне җылытучы Шартлый нефть, газүткәргеч,

Бердәнбер җан учагы. Һавага иңә шакшы.

Кем яратмый, кем атылмый Саклык чарасын күрикче,

Табигать кочагына. Пычратмыйк туган якны.

Бармак аша карыйбыз, шәт, Сулар һава чиста түгел,

Аңарга күп чагында. Суларга пычрак ага.

Шәһәр эчләрен күрегез, Табигатьне саклыйк, диеп

Карагыз урманнарны, Экологлар чаң кага.

Тоташ чүплеккә әйләнә Үпкәләтмик табигатьне,

Ял итү урыннары. Ул дуласа куркыныч.

Төрле агу, химикатлар Тирә-як мохитне саклау –

Кулланабыз кырларда. Безнең иң изге бурыч.

(Ф.Миргалимов)

Каен

Куллары күккә сузылган – Куандырмый алтын кояш,

Корыган инде каен: Кошлар да кунмый аңа.

Утырмас инде яшәреп Нәрсә булган соң каенга,

Ул язлар килгән саен. Нигә корыган каен?

Бер яфрак юк ак кәүсәдә, Күзләремне томан сара

Тәнендә мең-мең яра, Аңа караган саен.

(Ф.Зыятдинова)

Язгы күкрәү

Күл буенда әрәмәдә Күкләр күкрәде дөбердәп,

Ак чәчәк атты шомырт. Кинәт ярсу җил бәрде.

Ак чәчәк атты шомырт – Ачулы янап кызларга,

Ак болыт кебек булып. Яшен яшьнәп җибәрде.

Дүрт кыз бала йөгерешеп Кызды яшен, ялт-йолт итеп,

Күл буена килүгә, Утлар сызды болытка:

Ап-ак шомырт чәчәкләрен “Кагылмагыз, кагылмагыз,

Өзик дип үрелүгә, Кагылмагыз шомыртка!”

(Р.Вәлиева)

Бара поши бик сак атлап...

Бара поши бик сак атлап, Ничә еллар...

Бәлки сизәдер җаны – Һич онытмыйм

Агач арасында качып Шушы авыр мизгелне,

Сагалый мылтык аны. Ничек кенә аклансам да

...Карурманны кинәт кенә Юк, кичермим үземне.

Гөрселдәү чорнап алды, Ята күк поши һаман да

Поши алга ыргылды да Агачлар арасында.

Шапылдап җиргә ауды. Калган күк үпкә сүзләре

Ага маңгайдан алсу кан Күзләре алмасында.

Яшел үзән өстенә, Синең мондый битарафлык

Чумды һава дары белән Хәят белән дуслыкмы?

Җылымса кан исенә. Күрдең, нигә кисәтмәдең

Яшеренгән мылтыкны?!

(Ә.Габиди)



Приложение2

План-конспект урока с экологическим содержанием

Цель урока: анализ произведений В.Г.Распутина «Прощание с Матерой и Ахсана Баянова «Сәяхәтнамә” и Кадира Сибгатуллина “Егерме ике күл” (“Двадцать два озера”) с точки зрения раскрытия основных проблем, поставленных автором; совершенствование навыков сравнительного анализа художественных произведений, развитие мыслительной деятельности учащихся, воспитание верности, преданности и бережного отношения к природе, уважения к старшим и к народным традициям.

Оборудование. Тексты произведений, «Толковый словарь русского языка» С.И.Ожегова, слайды с изображениями природы, учебники.

Методические приемы. Слово учителя, аналитическая беседа, работа с текстом, обзорная беседа.

Ход урока.

  1. Актуализация знаний учащихся.

Вводное слово учителя.

Формой сегодняшнего урока выбрана беседа. Наша цель – откровенная беседа с учащимися, где каждый выражает свое отношение к проблеме урока: искать ответ на вопрос «В чем смысл жизни?» Ответ на данный вопрос мы будем искать в процессе анализа произведений Валентина Распутина, Ахсана Баянова и Кадира Сибгатуллина.

2. Беседа по повести.

Какой теме посвящена эта повесть?

Это произведение о русской деревне, о русском человеке, о сложности и трагичности его бытия, о катаклизмах в жизни.

Какие же события произошли в Матере?

3. Рассказы учащихся о наводнении.

Да, это повесть о трагической судьбе деревни в условиях научно-технической революции. Повесть была написана в 1976 году. Такие же события в то время происходили и на территории нашего района. Это подъем уровня воды реки Мензеля для создания водохранилища и строительства Нижнекамской ГЭС. Многие деревни были перенесены, стерты с лица земли кладбища, так же, как и в повести «Прощание с Матерой». Поэтому эта тема очень близка нам.

В чем же видят смысл жизни жители Матеры?

На острове царят гармония, труд, уважение к живым, почитание мертвых. Хлеб, дом, могила предков – вот что главное для коренных жителей острова. А для молодых – это работа, благоустройство жизни в поселке или в городе.

Как вы понимаете слова «Старое дерево не пересаживают»?

Комментарии учащихся.

4. Вывод учителя.

Итак, в повести «Прощание с Матерой» автор поднимает проблему смысла жизни, который заключается в сохранении окружающей природы, бережном отношении к ней, преданности своей родной Земле.

А какое произведение какого автора в татарской литературе поднимает аналогичный вопрос?

Ученик: На уроке татарской литературы мы читали произведение Ахсана Баянова «Сәяхәтнамә”(“Кама этюдлары”)

Учитель: Какие проблемы затрагивает автор?

Ученик: Это проблема защиты природы, села, проблема нравственности, сохранение традиций татарского народа.

Учитель: Да, эта поэма раскрыла глаза многим. Ахсан Баянов в числе первых в татарской литературе затронул вопрос строительства больших городов, искусственных водоемов, предупредил об опасностях, возникающих в результате загрязнения окружающей среды. Изменения в республике, строительство таких городов, как Нижнекамск, Набережные Челны, открытие новых нефтяных точек, затопление лугов, лесов, высокоурожайных полей с целью строительства искусственных водоемов, уничтожающих родную природу.

А какие строки из поэмы К.Сибгатуллина созвучны этой теме?

Ученик читает отрывок из поэмы «Егерме ике күл» («Двадцать два озера»):

“Күренми шул монда җәнлек эзе, (Не видны здесь следы зверей,

Кәккүк тавышлары ишетелми. Не слышны голоса кукушки.

Болын буйлап ерак урманнарга Далеко по лугам как зверь

Кача тынлык җәнлек шикелле.” Уходит тишина”).

Учитель: Далее автор подчеркивает мысль о том, что таким образом мы можем оставить в беде всю планету Земля и призывает всех подняться на защиту родной природы и жизни на Земле. Ребята, найдите эти строки из поэмы.

Ученики читают:

“Чаң кагам мин: (“Я бью колокол:

Бар халыклар! Народы мира!

Барлык теләк – гадәтләрне Все желания и привычки

Буйсындырып бары акылга, Подчинив разуму

Кул бирегез бер-берегезгә Дайте друг-другу руки

Җир хакына, яшәү хакына! Ради жизни на Земле!”)

Автор предупреждает: «Табигать-Анадагы матурлыкны бер югалтсаң булмый табып...” (Утраченную красоту природы невозможно вернуть).

Ахсан Баянов эпиграфом поэмы не случайно выбрал слова французского ученого Жана Дорста: “Без Җирне үтерәбез» (Мы уничтожаем Землю). Читая повесть, слышим призыв к защите родного края, его чистоты и бережному отношению к его богатствам.

5. Изучение новой темы.

Учитель:

Эта же проблема защиты родной природы поднимается и в стихотворении Кадира Сибгатуллина «Егерме ике күл» («Двадцать два озера»).

Автор сообщает нам, что на местах затопления лугов только на одном месте под водой остались 22 озера.

Чтение стихотворения: «Егерме ике күл”.

Кама буендагы бер урында гына да, аның суы күтәрелгәч, 22 күл су астында калды. (На одном месте вблизи Камы после подъема воды 22 озера остались под водой.)

Туа тора, (Кто-то рождается,

Үлә тора гомер, Кто-то умирает,

Гадәти хәл туу, үлүләр. Жизнь и смерть – обычное дело.

...Күпме еллар үтте, Сколько б времени ни прошло

нигә генә почему-то

онытылмый һаман шул күлләр?! не забываются те озера?!

Ниләр бирә кеше ашкынуы? Что дает стремление человека?

Кая бара аның юллары? Куда идут его дороги?

...Табигатьнең тулы бер дәүләте Целое государство природы

су астына кереп югалды. Исчезло под водой.

Әрәмәләр... Заросли...

Болын... Луга...

Урман... Леса...

Күлләр... Озера...

Куяннары... Зайцы...

Сайрар кошлары... Певчие птицы...

Барысын да бергә суга салдык! Всех кинули вместе в воду!

Кеше моңа бер дә пошмады. И никто не озабочен этим.

Кыр казлары кайтты. Прилетели дикие гуси.

Таралышып Разлетевшись

Эзләделәр туган җирләрен. Искали свою родину.

Адаштык, дип, елап китте казлар, Заблудились и заплакали гуси,

Озатып калды салкын җилләре. Проводили их лишь холодные ветры.

Басып торам көймә уртасында. Стою в середине лодки.

Офыкларга җитә сулары. Вода доходит до горизонта.

Суга салып була илне-җирне, Можно положить в воду страну-землю,

Судан алып булмый шул аны. А обратно достать ее оттуда нельзя.

Кеше үлеменә кеше әзер. Человек готов к смерти человека.

Мәңге яшәгәнен күрмәдем. Не видел вечно живущего.

Гомер буе сызлый икән бәгырь, Всю жизнь ноет сердце,

Күз алдында үлсә күлләрең! Если перед тобой умирают озера!

Күзләремне йомсам, Если закрою глаза,

Ишетәм мин... Я слышу

Һаваларда казлар тавышы... Голоса гусей на небе...

...Гомер буе елап шаулар җанда Всю жизнь они плачут в душе

егерме ике күлнең камышы. Как камыши двадцати двух озер.

6. Вывод.

В чем же видят смысл жизни герои и сами авторы вышеназванных произведений?

Вывод делают учащиеся и слушают заключительное слово учителя.

7. Домашнее задание. Написать эссе на тему: “В чем я вижу смысл жизни?”







Приложение 1.

Экологические материалы с познавательным компонентом.

Сценарий экологического вечера

Челтерәгез, чишмәләр” (“Звените, родники”)

Цель: Воспитание бережного отношения к природе и ее красоте, формирование любви к родной земле.

Сцена оформлена в виде панорамы, открывающейся с горы. Вдалеке гора, а внизу протекает родник.

Звучит песня “Әлдермешкә кайтам әле” (Поеду-ка я в Альдермеш”). Девушка с коромыслом и ведрами исполняет танец “Чишмә юлында” (“На пути к роднику”)

Под музыку на сцену выходят ведущие.

1. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

2. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары балачагыбызның онытылмас хәтирәләре булып, күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадерле бер почмагында саклана.

3. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да, гүя, шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз.

1. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми. Халкыбызның кыю йөрәкле улларына да каһарманлыкны алар биргән инде. Елгаларга таба челтер-челтер йөгерә торган чишмәләргә карап, без хыял аша балачак иленә, үткәннәргә кайтабыз, алар халык тормышының истәлек-хәтирәләре һәм тарихы турында сөйлиләр.

2. Суларыннан инеш һәм елгаларга таба юллаган күп санлы йөгерек чишмәләр зур-зур елгалар һәм диңгезләр, тирән күлләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китергәннәр. Чишмәләр – кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез, океаннарга тормыш өрүче.

3. Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Күзләреннән өзлексез аккан яшьләре илгә - аш, игелекле хезмәт буларак билгеле. Идел, Чулман кебек мәһабәт елгалар да кайчандыр кечкенә генә, бала да атлап чыга алырлык бәләкәй чишмәләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур елгаларга әверелгәннәр.

1. Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез, илаһи чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Шул үлемсезлеккә юл тоткан җир-әнкәнең зәңгәр күзләре кырылу күңелне рәнҗетә, авыллар гомере киселә сыман. Вакыт юклыкны сылтау итеп алып, без элек-электән килә торган әйбәт гадәтләргә, шул исәптән даими рәвештә чишмә чистарту гадәтенә дә балта чаптык.

2. Республикабыз җиреннән ага торган зур һәм кечкенә елгалар ярындагы меңләгән чишмәләребез ваемсызлык һәм битарафлык аркасында юкка чыктылар. Югыйсә, һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.

3. Ә җырлары, көйләре?! Чишмәләр җырын, көен тыңлаган кеше моны үзе генә аңлыйдыр! Бу җырлар җир кабыгын төртеп, шытып чыккан чишмәләргә дан җырлыйдыр.

“Бер тауда ун чишмә” җыры башкарыла (С.Хәким сүзләре, Ә.Фәттах көе). Кошлар сайравы ишетелә.

1. Нинди матур, моңлы сайрыйлар бу кошлар! Минем туган ягымның гүзәл кошлары!

2. Иң татлы җимеш кебек син

И, минем туган җирем.

Бернигә дә алыштырмам

И, минем туган илем!

3. Туган җиркәй, туган яклар,

Иң аһәңле, назлы исем.

Сизәм анда болыннарның тәмле исен,

Тоям анда чишмәләрнең суы тәмен,

Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен.

1. Тау итәгендә урнашкан авылыбыз янында бихисап күп чишмәләр чыга. Аларның һәрберсенең үз исеме, үз холкы бар. Урман куеныннан агып чыккан Салкын чишмә юлчыларны, печәнчеләрне үзенең саф суы белән сыйлый, аларга көч өсти. Тау чишмәсе суыннан кайнатылган чәй бигрәк тә тәмле.

2. Тау астында чишмәбез.

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

3. Безнең чишмә борыла-борыла

Зур инешкә коела.

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

“Җидегән чишмә” җыры башкарыла. (С.Садыйкова көе, Г.Бәширов сүзләре). Җыр тәмамланганда, Чишмә булып киенгән кыз килеп керә.

Чишмә: Исәнмесез, дусларым! Мин сезнең яктагы иң мул сулы, иң файдалы һәм иң гүзәл чишмәләрнең берсе. Минем исемем бик гади – Шифалы чишмә. Әмма минем исемем җисемемә бик тә туры килә, чөнки минем суым бик шифалы. Мин Изгеләр тавыннан ук агып төшәм. Минем 12 кызым – 12 кушылдыгым бар. Алар мине үзләренең сулары белән баетып торалар.

1. Әйе, Чишмәкәй, без сине яхшы беләбез. Чөнки синең шифаң турында легендалар борынгы тарих битләрендә дә язылган, 1709 елда язылган кәгазьләрдә яшәп килә синең даның. Изгеләр тавыннан төшкән зур таш та бар синең яныңда.

Чишмә: Минем суым белән шифаланып китәргә элекке еллардан бирле ераклардан, хәтта Казан артыннан ук киләләр. Кешеләр чистарынып, сихәтләнеп китәләр. Ләкин минем кешеләргә әйтер бер сүзем бар, оланнар.

2. Нәрсә сине шулай борчый, Чишмәкәй?

Чишмә: Борчылырлык, уйланырлык нәрсәләр бик күп бит, кешеләр! Минем тирә-ягымны карап, чистартып торасыз, рәхмәт. Ләкин бит минем бик күп туганнарым – башка чишмәләр бүген аяныч хәлдә. Ярлары пычранган, чүпләнгән, агып китәр юлларына чүп тулган. Алар кибәргә, үлемгә дучар ителәләр. Безнең элекке матурлыгыбыз югала бара. Хайваннар безнең күзебезгә баса, имгәнәбез. Суыбыз җир астына кача. Безнең язмыш өчен кем җавап бирер соң? Тирә-юнебезгә рәшәткәләр кирәк. Төбәгебезнең дә ел саен чистартылып торуын телибез. Безне бит “җир-әнкәнең зәңгәр күзләре” дип атыйлар.

3. Әйе, Чишмә, син хаклы. Чишмә-суларны мин аналар белән чагыштырыр идем. Балаларын кадерләп үстергән аналар кебек чишмәләр дә суларның һәр бөртеген исәпкә алып, саклап агызалар. Хатын-кыз – кешелекнең нәсел шәҗәрәсен саклаучы, ә су исә - дөньядагы тереклеккә җан өрүче.

1. Чишмә диюгә, без, чынлап та, иңнәренә чиләк-көянтә асып, судан кайтучы хөрмәтле газиз әниебезне, яраткан апа һәм сеңелләребезне күз алдына китерәбез. Нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та, туган төбәгебез, үз сукмагыбыз, үз чишмәбезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый.

2. Шуңа күрә әби-апалар чишмәләрне кадерләп саклаганнар. Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти-әнисен, тирә-юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Җиребезне чишмә-сулардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл туган төбәктән, туган туфрак-суларыннан башлана. Онытмыйк без шушы дөреслекне!

3. Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Киң күңелле гадел кешене, гадәттә, чишмә суының сафлыгына тиңлибез.

“Чишмә җыры” башкарыла (Р.Курамшин көе, Р.Миңнуллин сүзләре).

1. Тау астында җырлап чишмә ага,

Камышлыкка кереп югала,

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөлчәчәкле җирне сугара.

2. Җир яшәргән аның суын эчеп,

Бөдрә таллар яфрак яралар.

Таң алдыннан аның җырларыннан

Сандугачлар канатланалар.

3. Балачакта чишмә суын эчеп,

Тыңладым мин кошлар сайравын.

Чишмәләрнең моңлы чылтыраганын

Үсеп җиткәч кенә аңладым.

Чишмә, чишмә, җырла җырыңны,

Тыңласыннар бишек моңыңны,

Шул чишмәнең җырын тыңладым,

Әнкәм белән бергә җырладым.

“Чишмә җыры” башкарыла (А.Хөсәенов көе, И.Хөснетдинов сүзләре).

1. Теләр идем мин дә...

Гомерем юлын

Чишмә төсле җырлап үтәргә,

Җырым белән җирне сугарырга,

Күңелләрне бакча итәргә.

2. Авылым читендә бер чишмә ага,

Әй, син чишмәм, күзем карасы.

Буыннардан күчеп буыннарга

Агасы да әле, агасы.

Исән чакларында әби-бабам

3. Шул чишмәнең суын эчкәндер,

Алар каны аша, чишмә аша

Миңа мәрхәмәтлек күчкәндер.

Әй, син чишмәм, күзем карасы,

Агасы да әле агасы.

1. Чишмәләрнең ялтыр агымы күк,

Язмышларың якты, и Кеше!

Чишмәләрдә кызлар карашы бар

Яшь кызларның йөрәк тибеше.

2. Чишмәләр кешеләрне саф, чиста суы белән туендыра бит. Ә чишмәләрнең кадерен без су бетсә генә аңлыйбыз. Чишмә безгә моның өчен үпкәлидер, мөгаен. Тыңлап торсаң, аның агышында моң, сагыш түгеләдер. Чишмә дә безгә: “Зинһар, мине онытмагыз!”- дип эндәшә кебек. Чыннан да, безгә чишмә юлларын чистартып торырга кирәк. Шигырь юлларындагыча:

3. Чишмә суы эчкән кызның

Күңеле чибәр була.

Чишмә суы эчкән кешенең күңеле саф буладыр, мөгаен.

1. Чишмә яры гөлдер, гел килеп йөр.

Таң былбылын тыңлап җай гына

Ерак-еракларда яшәсәң дә,

Кайтмый калма туган ягыңа.

  1. Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык! Шуның өстенә сәламәтлеккә дә нинди файдалы! Әгәр теләсәк, без бу бәхеткә ирешә алабыз Чишмә һәм коелар тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торыйк, туып-үскән якның табигатен баетыйк, тагын да матурлыйк!

Кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры белән тәмамлана .



























26



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Программа элективного курса по литературе

Автор: Галимарданова Рима Назиповна

Дата: 13.01.2020

Номер свидетельства: 535594

Похожие файлы

object(ArrayObject)#861 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(109) "Авторская программа элективного курса по казахскому языку "
    ["seo_title"] => string(63) "avtorskaia-proghramma-eliektivnogho-kursa-po-kazakhskomu-iazyku"
    ["file_id"] => string(6) "164526"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1422642726"
  }
}
object(ArrayObject)#883 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(107) "Программа элективного курса "Решение задач с параметрами" "
    ["seo_title"] => string(64) "proghramma-eliektivnogho-kursa-rieshieniie-zadach-s-paramietrami"
    ["file_id"] => string(6) "157156"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421562791"
  }
}
object(ArrayObject)#861 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(206) "Программа элективного курса  Орфоэпия в современном русском  литературном языке. По русскому языку для 11 класса "
    ["seo_title"] => string(120) "proghramma-eliektivnogho-kursa-orfoepiia-v-sovriemiennom-russkom-litieraturnom-iazykie-po-russkomu-iazyku-dlia-11-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "169177"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1423383082"
  }
}
object(ArrayObject)#883 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(97) "Программа элективного курса"Зарубежная литература". "
    ["seo_title"] => string(56) "proghramma-eliektivnogho-kursa-zarubiezhnaia-litieratura"
    ["file_id"] => string(6) "224721"
    ["category_seo"] => string(15) "angliiskiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1439111681"
  }
}
object(ArrayObject)#861 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(134) "Рабочая программа элективного курса в 10 классе "Сочинения разных жанров" "
    ["seo_title"] => string(82) "rabochaia-proghramma-eliektivnogho-kursa-v-10-klassie-sochinieniia-raznykh-zhanrov"
    ["file_id"] => string(6) "238301"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1444547349"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства