kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Подвиг русского народа в ВОВ". Внеклассное мероприятие по литературе

Нажмите, чтобы узнать подробности

   Моннан 62 ел элек, 1945 нче елны? 9 нчы маенда, совет сугышчылары Берлиндагы рейхстаг ?стен? ?и?? байрагын кадый. Л?кин а?а кад?р канкойгыч 1418 к?н, 1418 т?н...

   ?и?? килде, л?кин бик к?пл?р ?йл?неп кайтмады. 40 миллионга якын кешесен югалтты илебез бу сугышта.

   Бер??л?р мылтык тотып сугышса, икенчел?ре кал?мне корал итте, ?ченчел?ре тылда ?и??не якынайтты. Д?ртенчел?ре – балалар, картлар.... Алар да ?зл?ренч? к?р?ште.

   ?йтеп бетергесез батырлыклар к?рс?ттел?р совет сугышчылары бу к?р?шт?. Зоя Космодемьянская, Газинур Гафиятуллин, Николай Гастелло ??м башка ме?н?рч? геройлар ?и?? к?нен якынайту ?чен корбан булдылар. Аларны? батырлыкларын кинолардан карап, китаплардан укып бел?без.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Подвиг русского народа в ВОВ". Внеклассное мероприятие по литературе »

Тема: Таня Савичева көндәлеге

Максат: 1. Кече яшьтәге у кучыларга сугышның фаҗигасын аңлатуга ирешү. 2. Укучыларда миһербанлылык, кеше кайгысын уртаклашу хисләре

тәрбияләү өстендә эш.

3. Газета-журнал, әдәби әсәрләр аша белем алуга юнәлеш бирүне

дәвам итү.


Җиһазлау: Стенд, китаплар, картиналар күргәзмәләре, видеофильм,

компютер презентациясе, 120 г икмәк.


Кичә формасы: лекция, беседа, видеофильм карау


Методлар: әңгәмә, видеокадрлар, компютер презентациясе карау, , ана-

лиз ясау.


Материаллар: “Аргументы и факты” атналыгы (5 саны), энциклопедия, видеома-

териал “Бөек Ватан сугышы”


























Кешеләр сугыша, кан коя

Киселә меңнәрчә гомерләр...

1 нче укучы.

Моннан 62 ел элек, 1945 нче елның 9 нчы маенда, совет сугышчылары Берлиндагы рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кадый. Ләкин аңа кадәр канкойгыч 1418 көн, 1418 төн...

Җиңү килде, ләкин бик күпләр әйләнеп кайтмады. 40 миллионга якын кешесен югалтты илебез бу сугышта.

Берәүләр мылтык тотып сугышса, икенчеләре каләмне корал итте, өченчеләре тылда Җиңүне якынайтты. Дүртенчеләре – балалар, картлар.... Алар да үзләренчә көрәште.

Әйтеп бетергесез батырлыклар күрсәттеләр совет сугышчылары бу көрәштә. Зоя Космодемьянская, Газинур Гафиятуллин, Николай Гастелло һәм башка меңнәрчә геройлар Җиңү көнен якынайту өчен корбан булдылар. Аларның батырлыкларын кинолардан карап, китаплардан укып беләбез.


2 нче укучы.

Җир белән Юпитер планеталары орбиталары арасында 2127 нче номер белән билгеләнгән тагын бер кечкенә генә планета әйләнә. Менә ничә дистә ел ул Кояш тирәсендә Таня исеме астында әйләнә. Шушы исем белән сугыш башланганда Ленинград шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек укучы кызны атап йөрткәннәр. Таня Савичева. Ул кыздан бу дөньяда бары тик бер көндәлек кенә кала. Сугыш көндәлеге. Блокада көндәлеге. “Таня Савичева көндәлеге”.

Кем соң ул Таня Савичева? Нинди батырлыклар эшләгән? Юк , ул бернинди батырлык эшләмәгән. Ләкин аның көндәлеге Нюрнберг процессында фашистларны гаепләүнең бер акты булып торган.


Алып баручы.

Таня Савичева апасы сөйләгәннәрдән:

“Таня 5 бала арасында иң кечкенәсе иде. Кич белән аны керләр йөртә торган корзинага сала идек тә өстәлгә куя идек. Барлык семья членнары Таня тирәсенә җыела идек”.



1 нче укучы.

Танялар семьясы зур була. Әтиләре – нэпман, ягъни яңа экономик политиканы алып баручы. Шул заманнар өчен ул шактый бай кеше санала. Аның булки-кондитер әйберләр сата торган кибете, “Правда” дип аталучы кинотеатры була. 1935 нче елда Таняның әтисен, гаепләп, Ленинградтан куалар. Шәһәрдән куылган кеше баласы буларак, Таняларга бик авырга туры килә: аларны пионер, комсомол сафларына кабул итмиләр, гел кимсетәләр, яшәү шартлары авыр була. Әтиләре 1936 нчы елда үлә. Бу семьядан ул бердәнбер кабере билгеле кеше булып кала.



1941 нче елның 22 июнь иртәсендә Таня апасы Нина Николаевна белән Нева елгасы буендагы бер утрауга барып ял итәсе булалар. Нина Николаевна кибеткә кирәк-яраклар алырга китә һәм коточкыч хәбәр алып кайта: Сугыш башланган!


(Видеоөзек карау)


Алып баручы.

Нина Николаевна сөйләгәннәрдән:


“Сугышка кадәр минем зәңгәр карандашым бар иде. Күз кырыйларын йөртеп чыга идем мин ул карандаш белән. Сугыш башлангач, минем блокнотыма Таня шул карандаш белән рәсемнәр ясый башлады. 1942 нче елның салкын январь көннәренең берсендә, беркемгә дә әйтмичә ул болай дип язып куйган: “Женя умерла 28 декабря в 12.30час утра 1941 г.” Бу аның көндәлек яза башлау көне булган.” (Стендтагы язуга игътибар иттерелә)


3 нче укучы

Женя – Савичевлар семьясындагы иң өлкән кыз була. Ул Нина Николаевнаның кулларында җан бирә. “Әгәр гроб белән күммәсәк, күзләренә балчык тулыр “-, дип борчыла кыз. Әниләре 2 буханка ипи, 1 кап тәмәке хисабына гроб һәм машина таба.


4 нче укучы

Таняның көндәлегенең 2 нче битенә “Дядя Вася умер 13 апр. 2ч.ночь 1942 г.” дип язылган. (Стендтагы язуга игътибар иттерелә).

Таня дядя Вася белән бик дус була. Дядя Васяның бүлмәсендә бер өстәл һәм китаплар күп. Бик күп китаплар. 1942 нче елны каршы алганда ул Таняга “Борынгы Греция мифлары” дигән китап бүләк итә. Ә башка китаплар салкын төннәрдә бүлмәне җылыту өчен мичкә ягыла. Ачлык, салкынлык үзенекен итә: дядя Вася да бу дөнья белән саубуллаша.

Көндәлеккә түбәндәге юллар төшә: Дядя Вася умер 13 апр. 2ч. Ночь 1942 г.”


Алып баручы.

Нина Николаева сөйләгәннәрдән:


“Күршеләр песиләрен пешереп ашадылар. Әни катгый итеп әйтте: Без Барсикны суймыйбыз!” Бер-ике атнадан Барсигыбыз югалды. Аны кемдер пешереп ашады”.


1 нче укучы.

Обой клееннан аш, көя күбәләгенә каршы әзерләнгән апельсин кабыкларыннан компот, тире әйберләрне пешереп ясалган азыклар – барысы да блокада менюсын тәшкил итә. Моннан тыш – блокада икмәге. Таня бияләй эчләренә икмәк карточкаларын яшереп, көн саен кайчандыр әтисенеке булган кибеткә йөри. Ә анда бетмәс-төкәнмәс чират. Ә Таняга көнгә 125 грамм икмәк тиеш.


Биология укытучысы.


Блокадада калган ленинградлылар азык җитмәүдән иза чигәләр. Урамнан барганда үлеп калулар – Ленинград шәһәре өчен гадәти күренешкә әйләнә. Бадаев складлары тирәсендә кешеләр каткан җирне азык итеп куллана башлыйлар, чөнки ул җирдә пожар вакытында шикәр комы утта яна, җиргә сеңә. Кешеләр хайван тиресеннән тегелгән киемнәрне пешереп ашыйлар.. Ачлык газабын киметү өчен, кешеләр касторка маен, глицерин, клейне азык итеп куллана башлыйлар. Этләр, мәчеләр, кошларны аулау башлана.

Икмәк. Блокада кичергәннәргә аның кадере курында сөйләп торасы юк. Ленинград блокадасы көннәрендә ул бердәнбер яшәү чыганагы булып тора. Ул карточка белән бирелә. Кайбер көннәрдә карточкага да икмәк алырга мөмкинлек булмый, чөнки икмәк пешерергә он запаслары көннән –көн кими. Ипи бирү нормасы менә ничек үзгәрә:



2.0941.

12.09.41.

1.10

41.

13.11.

41

20.11.41.25.12.

41.

24.01

42

11.11.42

Эшчеләр

800

600

500

400

300 250

350

400

Хезмәткәрләр

600

400

300

200

150 125

200

300

Балалар

400

300

300

200

150 125

200

250


Ипинең составы да үзгәрә. Профессор В.И.Марков җитәкчелегендә целлюлозаны гидролиз технологиясе кулланып онга кушып икмәк пешерү дәрәҗәсенә җиткерәләр. Моңарчы азык итеп кулланылмаган хайван эчәклекләреннән, соя оныннан, техник чималдан колбаса, паштетлар әзерли башлыйлар.

Ленинград шәһәренә азыкны бары тик я су, я һава транспорты белән генә китерергә мөмкин була. Лодога күле кыш көне боз белән каплана. Боз өстеннән продуктлар китерү өчен “Тормыш юлы” дип аталган юл салына. 1941 нче елның сентябреннән декабренә кадәр 6 мең тонна продукт китерелә. Ләкин бу ризык сугышчыларга һәм блокадачыларга җитми, паекны киметү башлана. Шәһәрдә ачлык башлана.

(видеоөзек карау)


Алып баручы.


Нина Николаевна сөйләгәннәрдән:


“Әбиебез январь аенда бик бетереште. Үлгәч, шунда ук күммәвебезне үтенде. “Мин тыныч кына ятармын, курыкмагыз. Гәүдәмне салкын бүлмәгә куегыз”- ди иде. Ул шулай итеп үзенә тиешле карточкага икмәк алып, тормышыбызны саклап калырга теләде.”


(Видеоөзек карау)


2 нче укучы.

Көндәлекнең 3 нче битендә мондый сүзләр укырга була:

“Бабушка умерла 25 янв. 3 ч. Дня 1942 г.”


Алып баручы.

Нина Николаевна сөйләгәннәрдән:

“Лека исемле энебез калын линзалы күзлек кия иде. Үз куллары белән приемник ясады. Бик белемле иде. Гел әйтә торган иде: “Борчылма, озакламый креслога утырып, ботен дөньяда бара торган спектакльләрне карый башлаячаксың”. Мин : “Шаяртма әле, ничек булсын ул!”- ди идем.


3 нче укучы.

Таня Савичева көндәлегенең 4 нче бите:

“Лека умер 17 марта в 5 час утр. 1942 г”.


5 нче биттәге юллар:

“Дядя Леша 10 мая в 4ч. Дня 1942 г.”



Язга семьядан бары 2 кеше - Таня һәм әнисе генә исән калалар. Цинга авыруыннан җәфа чигүче әнисен тукландыру өчен Таня базарда суган сатып, ипи юнәтә. Тик әнисе ризыкны каба алмый.


Алып баручы.

Нина Николаевна сөйләгәннәрдән:

“Әни исән чагында ук Таняга, берүзе калгач, башта дворникка, аннан соң ерак туганы Дуся апасына барырга куша. Сугыштан соң дворник кызы ничек итеп әниләрен простыняга төрүләрен, җирләүләрен Нина Николаевнага сөйли.”.


4 нче укучы.

Бу семьядагы ничә кешенең хәтта аерым каберләре дә юк. Алар барысы да туганнар каберлегендә җирләнгән.


“Мама 13 мая в 7.30 час утра 1942” – бу көндәлекнең 6 нчы бите.


Алып баручы.

Бик озак вакыт Савичевлар семьясыннан Ленинград блокадасында Таня үлгән дип санала. Ләкин семьядан 1 бала – Нина николаевна исән кала. 1942 нче елда ул сызым сызучы булып эшләгән завод тылга вакуациягә җибәрелә. Шулай итеп Нина Николаевна исән кала. Аңа хәзер 87 яшь. Ул, сугыштан соң. Таняның блокада вакытында язган көндәлеген таба. Көндәлек башта Ленинград шәһәрендәге музейга эләгә, аннан – Нюрнберг процессына.




Бары тик 1969 нчы елда гына Нина Николаевна Таня кабере янына бара ала. Аны Түбән Новгород өлкәсе Шатки авылына җирләгәннәр икән. Таня, әнисе үлгәч, дворник янына бара. Аны балалар йортына билгелиләр. Балалар йорты Шәтки авылына күчерелгән була.


(Видеоөзек карау)


Таняның көндәлеге бөтен дөньядагы тынычлык сөючеләргә таныш. Аның тормышы, фаҗигасы белән гел кызыксыналар. Таняның көндәлеге турында мәгълүмат матбугатта басылгач, Нина Николаевнага хатлар агыла:

1 нче укучы.

“Безнең художник Таняның рәсемен ясарга тели. Без аның күзләрен, чәчләрен генә хәтерлибез. Безгә аны тасвирлап бирегез әле!”

2 нче укучы.

“Таня 9 ай буе урында авырып ятты. Күзләре күрмәс булды. Авырулардан зарланды. Аның бик тә яшисе килә иде”.

З нче укучы.

“1972 нче елның 1 нче сентябреннән Таня Савичева исеме 4 нче класс журналына язылды. Дәресләрдә укытучылар Таня Савичева өчен төрле укучылардан сорый торган булдылар”. 12 яшендә “Савичевы умерли”. “Осталась одна Таня” дип язган кыз өчен.


Алып баручы.

Таня Савичева бу көндәлекләрне без сугыш дәһшәтен онытмасын өчен язган. Без барысына да җаваплы. Ә Таня – мәңгелек кыз. Ул безгә көн саен планета булып карый.



Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр ...




















Женя

умерла

29 дек. в

12.30 час.

утра

1941 г.

Бабушка умерла

25 янв.

3 ч. дня

1942 г.



Лека

умер

17 марта

в 5 час. утр.

1942 г.


Дядя Ва-

-ся умер

в 13 апр.

2 ч. ночь

1942 г.



Дядя

Леша

10 мая

в 4 ч. дня

1942 г.



Мама

в 13 мая

в 7.30 час

утра

1942


Савичевы

умер –

  • ли

Именно русская армия выпустила кишки из германской военной машины...

У.Черчилль, премьер-министр Великобритании

Хочу выразить Красной Армии наше глубокое восхищение великолепными, непревзойденными в истории победами: в течение многих месяцев, несмотря громадные потери, она не дала возможности самому могущественному врагу достичь победы”.


Ф.Рузвельт, президент США



Роль Советского Союза в войне, его отношение к Франции подняли на высшую ступень вековое чувство симпатии ... к русскому народу”.


Генерал Ш. де Голль, лидер французского Сопротивления




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
"Подвиг русского народа в ВОВ". Внеклассное мероприятие по литературе

Автор: Фаттерова Рамзия Инсуровна

Дата: 28.12.2014

Номер свидетельства: 148618

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(132) "Внеклассное мероприятие С.В.Михалков - писатель, военный корреспондент. "
    ["seo_title"] => string(76) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-s-v-mikhalkov-pisatiel-voiennyi-korriespondient"
    ["file_id"] => string(6) "218338"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1433763787"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(158) "Разработка внеклассного мероприятия по литературе "Строки, опалённые войной". 7 класс. "
    ["seo_title"] => string(90) "razrabotka-vnieklassnogho-mieropriiatiia-po-litieraturie-stroki-opalionnyie-voinoi-7-klass"
    ["file_id"] => string(6) "221255"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1435144644"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(42) "Проект "70-летие Победы" "
    ["seo_title"] => string(26) "proiekt-70-lietiie-pobiedy"
    ["file_id"] => string(6) "213806"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1432141591"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства