Тема: Кытайда бердәм дәүләт төзелү.
«Борынгы заман тарихы» курсыннан
5 класс өчен дәрес презентациясе
Башкарды: Сосна урта гомуми белем бирү
мәктәбенең тарих укытучысы
Кабирова Алсу Рашит кызы.
- Башкарды: Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Кабирова Алсу Рашит кызы.
- Башкарды: Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Кабирова Алсу Рашит кызы.
- Башкарды: Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Кабирова Алсу Рашит кызы.
- Башкарды: Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Кабирова Алсу Рашит кызы.
Дәрес планы:
I . Актуальләштерү:
Тест эшләү.
II . Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру:
- Кытайның географик урыны;
- «Циньның беренче хакиме»;
- Бөек Кытай стенасы;
- Кытай акыл иясе Конфуций;
- Борынгы кытайлыларның уйлап табулары.
III . Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:
- Документ белән эш;
- Мәсьәлә эшләү.
IV . Өй эше бирү:
§ 20 укырга, «Борынгы Кытайда» дигән контур картаны тутырырга.
V . Йомгаклау:
Карточкалардагы җитешмәгән сүзләрне әйтү.
Дәрескә бирем:
дәүләтенең үзенчәлекләрен билгеләргә.
I . Тест.
1) Һиндстанда агучы елга:
А. Ганг
Б. Нил
В. Иордан
Г. Тигр
2) Һиндстан патшасы ничек атала?
А. Фиргавен
Б. Патша
В. Раджа
Г. Император
3) Рупия нәрсә ул?
А. Кабилә башлыгы
Б. Акча берәмлеге
В. Халык исеме
Г. Куе урман
4) Һиндстанның борынгы башкаласы ничек атала?
А. Матхура
Б. Хараппа
В. Чанху-Даро
Г. Паталипутра
5) Брахманнар кастасы Брахма алланың кайсы өлешеннән барлыкка килгән?
А. Авыз
Б. Көчле куллар
В. Бот сөякләре
Г. Пычрак аяк
Тест җаваплары
1.Һималай таулары
- Азия материгының көнчыгышында Бөек Кытай тигезлеге урнашкан. Анда планетадагы иң биек Гималай таулары бар.
1.Хуанхэ һәм Янцзы елгалары
- Гималай тауларыннан Хуанхэ (Сары елга) һәм Янцзы (Зәңгәр елга) елгалары башлана. Алар Көнчыгышка, океанга таба агалар.
2.Цинь Шихуанди
- Б.э.к. 221 елда Цинь патша дошманнарын тар – мар иткән һәм Кытайны берләштергән.
- Ул үзен Цинь Шихуан, ягъни «Циньның беренче хакиме» дип атап йөртә башлаган.
2.Цинь Шихуан төрбәсендәге сугышчылар
- Археологлар Цинь Шихуанның җир асты төрбәсен казып чыгардылар. Анда яхшы коралланган атлы һәм җәяүле сугышчыларның 6 мең балчык сынын таптылар.
3.Һуннар
- Цинь Шихуан төньякта күчмә һун кабиләләрен тар – мар иткән.
- Буйсындырылган патшалыкларның аксөякләре аны дошман күргәннәр.
3.Бөек Кытай стенасы
- Күчмә халыклардан саклану өчен Цинь Шихуан төзетә.
- Стенаның озынлыгы – 4 мең км чамасы.
- 60 мең манара төзелгән, хәзер 20 меңләбе исән.
4.Кытай акыл иясе Конфуций
- Бөек акыл иясе б.э.к. V гасырда яшәгән.
- «Иң зур изгелек - өлкәннәргә хөрмәт», - дигән ул.
- Конфуций борынгы китапларны белүне – гыйлемлелек дип санаган.
4.Конфуций тәгълиматы
5.Борынгы кытайлыларның уйлап табулары.
Ефәк
Фарфор
Дары
Кәгазь
Чәй
Компас
1.Бирем. Документта нәрсә турында сүз бара?
Бер кытай табибы сырхау янына килә. Теге, таныш түгел даруны эчәсе килмичә, чыраен сыта.
- Фу, нинди тәмсез! Ул ачы, авызны бөрештерә, исе дә сәер…
- Даруларның бик сирәге тәмле була, - ди табиб, - ләкин ул сиңа көч кертер, аякка басарга ярдәм итәр. Аның дәвалау үзлекләре зур: минем сүзләремне онытма, бу эчемлекнең киләчәге зур!
Борынгы табиб хаклы булып чыга: кайчандыр Кытайда дару булып исәпләнгән төнәтмәне хәзер дөньяда миллионлаган сәламәт кеше көн саен яратып эчә.
2.Мәсьәлә.
Моннан ничә ел элек Кытайда бердәм дәүләт төзелгән?
2.Чишү:
Б.э.к. 221+ 2011=2232(ел)
Җавап: Моннан 2232 ел элек Кытайда бердәм дәүләт төзелгән.
IV . Өй эше:
§ 20 укырга,
1 вариант - «Борынгы Кытайда» дигән контур карта тутырырга;
2 вариант – кроссворд чишәргә.
V . Карточка. Җитешмәгән сүзләрне әйтергә.
Кытай ________________ материгының
көнчыгышында урнашкан. Кытайның төп ике
елгасы - _______________ һәм __________ .
Б.э.к. __________ нче елда Кытай
бердәм дәүләткә берләшә,
аның беренче хакиме _____________ була.
Кытайның атаклы акыл иясе - ___________.
Дәрес тәмам.
Сау булыгыз, уңышлар Сезгә!