kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

[к] ??м [г] авазларын чагыштыру

Нажмите, чтобы узнать подробности

К, к   ??м Г,г х?рефе ?зенч?лекл?рен (баш ??м юл х?рефл?р)    ??м аны? х?рефл?р кассасындагы урынын ?зл?штер?.

           Балаларда с?зд?н авазны интонация бел?н аерып алу                        ??м аны? калынлыгын –нечк?леген саклап калып, башка авазлардан аерып ?йт? к?некм?сен ?стер?. Тартык авазны? калын ??м нечк? ?йтелешен ачыклау ысулын куллану к?некм?сен камилл?штер?.

             Уку эшч?нлеге компоненты  булган  ?з- ?зе?? контроль     ясый бел? к?некм?сен булдыру.

           С?зл?рг? аваз анализы ясау к?некм?сен ?стер?.

           Кошларга сакчыл караш, кайгыртучанлык т?рбиял??.

?и?азлар: ?ил?к- ?имеш , яшелч? р?семн?ре ??м муляжлары, кош р?семн?ре, слайдлар, аудиоязмада кош тавышлары, магнитлы такта,  

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«[к] ??м [г] авазларын чагыштыру »

Тема: “Артику­ляция һәм яңгыраш­лары буенча якын торган [к] һәм [г] авазларын чагыштыру

Максат: К, к һәм Г,г хәрефе үзенчәлекләрен (баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.

Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын –нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү.

Уку эшчәнлеге компоненты булган үз- үзеңә контроль ясый белү күнекмәсен булдыру.

Сүзләргә аваз анализы ясау күнекмәсен үстерү.

Кошларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар: җиләк- җимеш , яшелчә рәсемнәре һәм муляжлары, кош рәсемнәре, слайдлар, аудиоязмада кош тавышлары, магнитлы такта,

Эшчәнлек барышы.

1.Үткән материалларны кабатлау:[а ], [ә ], [ у] , [ү ], [ы ], [и ], [о ], [ө ] , [э ]- сузык авазларны һәм [ш ] [с ] [з ] [җ ] –тартык авазларын кабатлау.

[ш ] , [с ], [җ ] авазларына өйрәнгән тел шомарткычларны кабатлау.

[ Ш ]

Шаян Шарик шар тапкан,

Шарик шарны шартлаткан.

Шарик шарга шаккаткан,

Шардай күзен шарлаткан.

[ Җ]

Җәен җиләк җыйганда,

Җиңен ерткан Җамалый.

Елама- елама,Җамалый,

Елап җиңең ямалмый.

[С]

Саран Сара

Саный- саный

Сарыгына салам сала

Сарыгына , саламны да

Саран гына

Санап сала.


2.Ишек шакыйлар. Ишектә “Көз бабай” (“Уңыш бабай”) күренә.

”Уңыш бабай”:Исәнләшә, үзенең нинди максат белән килүен әйтә. Балалар мин бүген балалар бакчаларына хәрефләр таратып йөрим. Сезгә килгәндә бер-ике генә көнбагыш капкан идем,тамагымда көнбагыш кабыгы калды, әйдәгез әле йотып җибәрмәс өчен миңа булышыгыз әле.

Йотма” уенын уйныйлар.

Көнбагыш ашау хәрәкәте ясыйлар.”Кы-ке, кы- ке, кы-ке” –дип әйтәләр. “Уңыш бабай” балаларга рәхмәт әйтә.Менә балалар

тылсымлы тартмамда сезгә [К], [к] аваз хәрефе калган да инде .

Тәрбияче:-Рәхмәт “Уңыш бабай” әле без бу ( хәрефне) авазны өйрәнмәгән идек, кайлардан белдең?

“Уңыш бабай”:-Белдем минем кызымның кызы , яки оныгым шушы балалар бакчасына йөри бит. Мин һәрвакыт ниләр өйрәнгәнегез белән кызыксынып торам.Балалар эшчәнлектә әйбәт катнашсагыз минем сезгә күчтәнәчләрем дә бар, тәрбияче апагыз соңыннан бирер. Ә хәзер мин сезгә берничә табышмак әйтәм, җавапларын шушы кош рәсемнәре арасыннан эзләп табарсыз.

а) Гөлдер- гөлдер- гөлдер бу,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

б) Кулы юк- балчык ташый,

Балтасы юк- оя ясый. (Карлыгач)

в) Агач башында йорты

Эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

г) Агач башы тукылдык.

Тукый – тукый тук булдык. (Тукран)


Рәсемдәге башка кошларны да әйтеп чыгалар.

Кара карга, саескан, ала карга,чыпчык, ябалак, песнәк, кызылтүш, тургай )

Кош тавышларын тыңлау , балалардан аерту: карга , чыпчык, тургай, тукран, әтәч тавышлары .

“Уңыш бабай” балаларның җавапларын мактый, күчтәнәчләрен калдырып, минем башка балалар бакчаларына да барасым бар , дип китеп бара.(Тартмада: кабак, кишер, кыяр, кәбестә, киви,карбыз кебек [к] авазыннан башланган җиләк –җимеш, яшелчәләр)

3.[кь ] ,[къ] авазларын әйтергә өйрәнү, сүзләр табу.


4.Физкультминутка. ”Җиләк- җимеш, яшелчәләр җыябыз”

“Без барабыз,барабыз кыяр күреп алабыз

Иеләбез алабыз кәрҗинебезгә салабыз.

(... алма ...Үреләбез алабыз ... )

-Яшелчәләр турында белгән шигырьләрен кабатлыйлар:

а)Карагыз әле бер генә,

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз, мин сыймыйм,

Хәтта тугыз табакка.

б)Кәбестә үсә- үсә

Җиде кат күлмәк кия.

“Әле шулай киенсәм дә,

Миңа,- салкын тия.

в)Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин кыяр,

Җәй буена ашап туйгач,

Калганын тозлап куяр.

Көз турында шигырь:

Г)Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

5.Эш дәфтәрләре белән эшләү.

Роберт Миңнуллинның

“К”лар тулган бакчага шигырен уку.

Бу бакчага ни булган?

Бакча “К” белән тулган:

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник,кукуруз,

Кыяр,кавын, кузгалак...

Әйдә рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

Шигырьне ике тапкыр укып чыккач,балалар белән иллюстрация карау.(26 нчы бит, эш дәфтәре , ”Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы” Авазларны уйнатып)

Слайд буенча шигырьне кабатлау.

Ягымлы [к ] авазы кергән сүзләрне табу (кишер, кәбестә)

6. Мөстәкыйль эш (эш дәфтәре 27 нче бит)


Балалар барлык рәсемнәрне дә атап чыгалар.”Кырыс” [къ ] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне кырыс малай портреты белән , “ягымлы “[кь ] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне ягымлы малай портреты белән тоташтыралар.


7.”Кайтаваз” уены.

8.”Сүзле чылбыр “ уены.

9.Слайд буенча, [къ ] , [кь] авазлары кергән рәсемнәрне әйтү,

[къ ] , [кь] авазларының сүз башында, уртада һәм сүз ахырында килгән очракларына мисаллар китерү.

10.Хәрәкәтле уен “Кем кая кача?”(үзең качкан агачның исемен атау)

11. [К] авазына тел шомарткычы өйрәнә башлау:

[К] Күпме көттең карлыганның

Каралганын?

Кара әле; ник калдырдың,

Караларын?

Кара карга,

Чүпләр дисәң калганнарын-

Карлыганга исе китми

Каргаларның.

Йомгаклау, үзләренең җавапларына үзләренә бәя бирд


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
[к] ??м [г] авазларын чагыштыру

Автор: Загитова Гузальия Гильмутдиновна

Дата: 30.10.2014

Номер свидетельства: 124390

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(111) "Конспект урока по татарскому языку в 1 классе "Сузык авазлар" "
    ["seo_title"] => string(62) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-v-1-klassie-suzyk-avazlar"
    ["file_id"] => string(6) "178012"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1424765017"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(18) "Тамчы-шоу "
    ["seo_title"] => string(11) "tamchy-shou"
    ["file_id"] => string(6) "231259"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442427218"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(57) "Татарские национальные одежды "
    ["seo_title"] => string(34) "tatarskiie-natsional-nyie-odiezhdy"
    ["file_id"] => string(6) "231728"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442600190"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства