kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Сәламәтлек нигезе - спорт”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная разработка помогает осуществлять преемственность в физическом воспитании между инструктором по физической культуре и воспитателями.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Сәламәтлек нигезе - спорт”»

Тема: “Сәламәтлек нигезе - спорт”

Максат: балалар белән сәламәтлекне саклау эшен оештыру мәсьәләләрендә педагогларның һөнәри компетенциясен арттыру.

Бурычлар:

педагогларның спортка, физкультурага, сәламәт яшәү рәвешенә булган белемнәрен системалаштыру;

педагогларның иҗади потенциалын үстерү;

физик культура буенча инструктор һәм тәрбиячеләр арасында физик тәрбиядә дәвамчанлыкны гамәлгә ашыру.

Җиһазлау: ноутбук, грамоталар, газета чыгару очен ватман, төркемнәрдә эшләү өчен кирәкле әйберләр тутырылган конверт, төсле тасмалар тутырылган кәрзин, массаж паласы.

Эшлекле уен барышы.

Физкультура инструкторы:

-Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Дөньяда иң зур байлык – ул сәламәтлек. Балаларны кечкенә вакыттан ук спортны яратырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтүгә нигез гаиләдән, балалар бакчасыннан ук башлана. Бүгенге эшлекле уеныбыз “Сәламәтлек нигезе – спорт!” дип атала. Хәзер мин сезгә кәрзиннән тасмалар алырга тәкъдим итәм. Шул төсләр буенча ике командага бүленергә кирәк. Командаларга исем сайлыйбыз. ( Жюри членнары өстәл артына утыра.) Командаларны сәламлибез.

Беренче бирем «Сорауларга җавап».

1 командага сораулар.

Төп хәрәкәт төрләрен әйтегез. (Йөрү, йөгерү, сикерү, сөйрәлеп бару, менү, ыргыту, тоту, ыргыту, тигезлек күнегүләре, стройдагы күнегүләр, ритмик гимнастика.)

Хәрәкәтле уен төрләрен атагыз. (Йөгерү, сикерү, менү, сөйрәлеп бару, ыргыту, эстафеталар, ярыш элементлары, халык уеннары.)

Сикерүләр белән хәрәкәтчән уеннарга мисаллар китерегез («Идәндә калма» «Кармак» «Түмгәктән-түмгәккә».)

Ыргыту һәм тоту белән хәрәкәтле уеннарга мисаллар китерегез. ("Кегляны төшер», «Обручка эләк», "Аучы һәм үрдәкләр".)

Спорт уеннарына мисаллар китерегез. (Городки, баскетбол элементлары, бадминтон, футбол элементлары, хоккея.)

-Рәхмәт, молодцы!

2 командага сораулар.

Строй күнегүләрен атагыз. (Колоннага бер-бер артлы, рәтләп, колонналарга икешәр, өчәрләп бару. Колоннада, рәтләрдә басу. Уңга, сулга борылулар.)

Сез нинди спорт күнегүләрен беләсез? (Чанада шуу, чаңгыда йөрү, велосипедта йөрү, самокатта йөрү, йөзү.)

Хәрәктле йөгерү уеннарына мисаллар китерегез. ("Куышлы»," “Каргалар һәм чыпчыклар».

Халык уеннарына мисаллар китерегез. («Гори, гори ясно!», «Краски», «У медведя во бору».)

Ярыш элементлары белән хәрәкәтле уеннарга мисаллар китерегез. ("Кем тизрәк?, “Кемнең командасы күбрәк туп кертәчәк?, “Кем алга таба?”)

2 нче бирем «Мәкальне дәвам ит».

Кайсы команда тизрәк җавап бирер.

Сәламәт тәндә ...... ( сәламәт акыл)

Саулык ........... ( зур байлык)

Спорт - .... (сәламәтлек чыганагы)

Байлык бер айлык, ............(саулык - гомерлек.)

Саф һава ..........(тәнгә дәва.)

Таза булсаң,.............. (таш та ярып була.)

-Рәхмәт, булдырдыгыз!

3 нче бирем. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата 4 юллык шигырь язу.

Сезгә 5 минут вакыт бирелә. (Музыка куела).

4 нче бирем. Спортка, сәламәтлеккә багышланган кечкенә газета чыгару, яклау. Әзерләнү өчен 10 минут вакыт бирелә. ( А3 форматында эшлиләр. Газета чыгару өчен терәк рәсемнәр, сүзләр, фломастер, төсле карандашлар бирелә.)

(Төркемдә чыгышлар тыңлана.)

-Чыгышларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Эшлекле уеныбыз ахырына якынлаша. Жюри нәтиҗә ясаганчы барыбызда музыка астында күнегүләр эшлибез. Массажный коврикларны каршыбызга куябыз. (Музыка куела. Педагог артыннан күнегүләрне кабатлыйлар.)

-Рәхмәт. Сәламәтлек һәр кешенең үз кулында. Сәламәт булыгыз, уенда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.Сүзне жюрига бирәбез. (Музыка куела. Катнашучыларга грамота бирелә).








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Сәламәтлек нигезе - спорт”

Автор: Акмалова Лилия Рафаэловна

Дата: 14.04.2023

Номер свидетельства: 629626

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(140) "Разработка внеурочной деятельности "С?лам?тлек - тормышта бар яктан иминлек" "
    ["seo_title"] => string(81) "razrabotka-vnieurochnoi-dieiatiel-nosti-s-lam-tliek-tormyshta-bar-iaktan-iminliek"
    ["file_id"] => string(6) "227905"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1441009233"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(46) "С?лам?т т?нд? - с?лам?т акыл "
    ["seo_title"] => string(25) "s-lam-t-t-nd-s-lam-t-akyl"
    ["file_id"] => string(6) "104121"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1402669700"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) ""Елмаерга курыкма, дустым" "
    ["seo_title"] => string(26) "ielmaiergha-kurykma-dustym"
    ["file_id"] => string(6) "205913"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1430055371"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства