Т әрбияче : Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый.
Борын заманнарда бер авыл агаеннан
- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Чөнки, балалар, барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында, без “Көзге уңыш” бәйрәменә җыйналдык.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Тәрбияче : Балалар, кая икән Көзбикә? Әйдәгез чакырыйк үзен.
Балалар: Көзбикә, кил безгә!
Музыка уйный. Көз киемендә Төлке керә.
Төлке: Исәнмесез. Сез мине чакырдыгызмы? Менә вакыт табып бәйрәмегезгә килдем. Мин – Көзбикә! Ох! Патшабикә булуы җиңел түгел шул! (Тәхеткә утыра).
Тәрбияче : Сез утырып торыгыз, ял итегез, ә без сезнең күңелне күтәрербез, уйнарбыз, җырларбыз, биербез. Нәрсә карарга телисез?
Төлке: Нинди күңел ачу! Нинди җыр-бию?! Кара болытлар чыксын, яңгыр яусын, агачтагы бөтен яфраклар коелып бетсен! Бөтенегез йоклап китсәгез дә мин бик сөенер идем!
Тәрбияче : Ничек йокларга?! Без синең белән күңел ачарга “Көзге уңыш” бәйрәменә җыелдык. Балалар, әйдәгез әле тикшереп карыйк. Бәлки бу Көзбикә түгелдер?
Әйдә әле, сөйлә, син яфрак бәйрәмен яратасыңмы?
Төлке: Нәрсә соң ул? Нинди яфрак бәйрәме?!
Тәрбияче : Балалар, әйдәгез, яфрак бәйрәме турында җыр җырлап күрсәтик әле.
Җыр: “Яфрак бәйрәме”
Төлке: Юк! Юк! Юк! Ошамый миңа сезнең яфрак бәйрәме. Бөтен җирдә яфрак коелган. Куяннар яфрак астында качып утыралар. Берсен дә табып булмый!
Тәрбияче : Аңламыйм? Нигә кирәк сиңа куяннар?... Ярар, тагын бер сорауга җавап бир алайса. Көз көне яуган яңгырларны яратасыңмы син?
Төлке: О! Юк, яратмыйм! Бөтен куяннар юеш була, урмандагы юлларда су җыела. Шул юеш аркасында бер куянны да куып тотып булмый.
Тәрбияче : Тагын куяннар сөйли башлады. Балалар, бу Көзбикә түгел бугай. Ничек уйлыйсыз, кем безнең урманда куяннар аулый?
Балалар: Төлке!
Тәрбияче : Әйе шул, бу бит Төлке Хәйләбай! Әйт, тиз бул, Көзбикәне кая куйдың?
Төлке: Көзбикә, Көзбикә? Кая куйдым әле мин аны... Ә, бер биеп күрсәтсәгез әйтәм. Ә мин тагын әзрәк Патшабикә булып торам әле!
Тәрбияче : Балалар, әйдәгез, биеп алыйк.
Яфраклар белән бию
Тәрбияче: Хәйләбай, без синең теләгеңне үтәдек. Әйт, кайда Көзбикә? Хәйләләмә .
Төлке: Хәйләләмә дисез. Ничек инде хәйләләмә... Мин бит дөньяда иң бәхетсез төлке!
Тәрбияче : Нәрсә булды? Нигә бәхетсез соң син?
Төлке: Минем бер дустым да юк. Берәүнең дә минем белән дус буласы килми. Сезнең балалар әнә нинди дус. Аларны бәйрәмгә чакырганнар, ә мине юк! (елый)
Тәрбияче : Төлке, син хәйләләүдән туктасаң, дусларың күбәер иде. Әйт әле менә, кайда Көзбикә?
Төлке: Әйтсәм, минем белән дуслашасызмы?
Балалар: Әлбәттә дуслашабыз.
Төлке: Ярар, алайса әйтәм инде. Сезнең Көзбикәгезнең эше бик күп. Ул агачтагы яфракларны төрле төсләргә буяп, кошларны җылы якка озатып йөри. Мин сезгә бер кулчатыр бүләк итәм. Ул гади түгел, тылсымлы кулчатыр! Кулчатырны әйләндерә башлауга, теләгегез кабул булыр. ( Кулчатырны бүләк итә).
Төлке: Хәзер без дуслармы инде?
Тәрбияче : Әлбәттә, Төлке, без хәзер дуслар. Без сиңа бәйрәмдә калырга рөхсәт итәбез.
Әйдәгез балалар, кулчатырны әйләндерик.
Балалар: Әйлән, әйлән кулчатыр, күрен безгә, Көзбикә!
Музыка. Көзбикә керә.
Көзбикә : Исәнмесез, балалар! Мин Көзбикә булам. Без сезнең белән бер ел күрешмәдек! Мин сезне бик сагынып килдем. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне алтын төскә төрдем.
Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә,
Сөйләп бирегезче безгә!
Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен. (Зилә)
Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без. (Ранил)
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә. (Римма)
Көзге табын – бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән
Өем-өем өелгән. (Әсхәт)
Алмалары ал төсле
Балкып туган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле. (Ралинә)
Көзбикә: Бик тырыш балалар икәнсез.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Көзбикәгә көз турындагы җырыбызны да бүләк итик.
Көз турында җыр.
Тәрбияче : Хәзер, “Винегрет” дигән скетч карап алырбыз.
Скетч : “Винегрет”
Бакчада өстәл. Комлык, уенчыклар. Бер кыз уйнап утыра. Әби тавышы ишетелә:
- Балакаем, карының ачкандыр бит инде, ашап алырга кирәк.
Кыз: И, шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла инде, минем өчен.
Әби керә. Кулында винегре т .
Әби: Менә, кызым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыкта, ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең, сәламәт булырсың.
Кыз: Хәзер, әбием. Кулымны гына юам да, ашап карыйм. Витамины булмаса, ашамыйм...(болгатып карый, борчак таба) Ә-ә, менә нинди зур витамин (каба). Тфү, тфү, борчак бит бу, витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.
Әби: Ну, шушы киребеткән кызны. Витамины күренеп тормый инде аның. Һәр ризыкның үз витамины бар. А, В, С, Д, Р, К витаминнары. Ашамлыкны, кызым, рәнҗетергә ярамый, ризыктан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша, аның чөгендере, суганы, кишере, барсы да витамин инде. (китә)
Кыз: Аңламассың шушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган - фу исе, ашамыйм.(Сикергәләп йөри )
Әби-әби винегретта
Бик күп, дидең, витамин.
Ашап карадым, эчендә
Витамин юк бит аның.
Әби керә: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр, тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?
Кыз: Аңладым, әбием, (шигырьне кабатлый-кабатлый йоклап китә. Төш күрә.
Музыка. Бии - бии яшелчәләр керә.
Чөгендер:
Чөгендер булам мин менә,
Мине бар халык белә.
Төсем матур, үзем тәмле,
Ашым була бик ямьле.
Кишер:
Минем исемем – Кишер
Теләсәң, болай пешер
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан баланың
Күзләре яхшы күрә.
Кәбестә:
Мин булам – Кәбестә
Үзем яшькелт төстә.
Күлмәгем күп катлы.
Үзем бик тә – татлы…
Кыяр
Кыярны һәркем таный,
Кыяр салатка ярый.
Помидор
Ә мин помидор булам,
Кызарып пешеп торам.
Бәрәңге:
Бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгене күр, әле.
Апельсинныкыннан да күп
Витаминнар күләме.
Суган:
Исем тәмсез булса да
Сугандай дару сирәк
Салкын тисә, тизерәк,
Суган ашарга кирәк.
Сарымсак:
Минем күлмәгем бик ак,
Мин буламын сарымсак.
Грипптан котылырга
Ярдәм итәм мин һәрчак.
Кабак:
Ә мин булам – Кабак,
Әйтмим кабат-кабат.
Бик файдалы зат мин
Тик мин җәяү кайтмым.
Перец:
Да, я – перец, но не тот,
Что язык так сильно жжет.
Я мясистый, витаминный,
Запаси меня на зиму.
Репка:
Желтый мячик в землю врос,
Сверху лишь зеленый хвост.
Держится за грядку крепко
Круглый овощ. Это репка!
Баклажан:
Из далёких, тёплых стран
К нам приехал баклажан.
Гость наш холода боится —
Значит, будет жить в теплице!
Редиска:
Я – румяная редиска.
Поклонюсь вам низко-низко.
А хвалить себя зачем?
Я и так известна всем!
Бергә:
Балаларга үсү өчен
Сәламәт булу кирәк
Безнең белән дус булсагыз.
Үсәрсез сез тизрәк.
Бию: “Яшелчәләр”
Кыз уяна: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чыннан да, витамин бар микән бу яшелчәләрдә. Ашап карыйм әле. Кара, кара чыннан да тәмле икән.
Әби керә.
- Менә кызым булдыргансың. Ашап та бетердеңме? Әллә берәрсе булыштымы?
Кыз: Әйе, әбием, фәрештәләр булышты..
Әби: Менә, могҗиза. Хәзер үсәсең дә, үсәсең инде. Сәламәт булырсың, алла боерса.
Тәрбияче : Балалар, яшелчәләрдә бик күп витаминнар бар, шуңа күрә аларны ашарга кирәк.
Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер бергәләп уйнап алыйк.
1. “Кайсы сүз артык?” уены.
Бәрәңге,алма ,чөгендер,кишер.
Усак гөмбәсе,гөреҗдә,миләш , ак гөмбә
Кара карга,карлыгач,сыерчык,чыпчык .
Сентябрь,октябрь,ноябрь,март .
2. “Бер сүз белән әйт” уены.
Каен, тополь, миләш. (агач)
Кура җиләге, балан, кара җимеш. (җиләк-җимеш)
Кыяр кәбестә, помидор, бәрәңге. (яшелчә)
Чәйнек, чокыр, тәлинкә.(савыт-саба)
3. Күз бәйләп “Кашык белән бәрәңге җыю ” уены. (Идәнгә бәрәңгеләр таратыла. Шул бәрәңгеләрне чиләккә җыялар. Кем күбрәк җыя, ул җиңүче була.)
Көзбикә: Балалар, бүген сез үзегезнең җитезлегегезне, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Рәхмәт сезгә. Сезгә үземнең алып килгән күчтәнәчләремне калдырам. Бәйрәм беткәч, апайларыгыз өләшер. Балалар, миңа китәргә вакыт.
Алдагы көннәрегездә
Телимен мин уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
Тәрбияче : Бәйрәм мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Барыбызга да сәламәтлек,
Тыныч көннәр насыйп булсын!