kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

У?ыш б?йр?ме!

Нажмите, чтобы узнать подробности

    Х?ерле к?н, кадерле дуслар, х?рм?тле укытучылар, ?ти-?нил?р ??м килг?н кунаклар!

 Без б?ген к?з б?йр?мен? – У?ыш б?йр?мен? ?ыелдык.

 К?з.   Кемдер аны? кил?ен? чын к??елд?н шатлана, ? кемдер к?ен?. Ч?нки к?з ул мо?су, к?з ул сагышлы.

 Л?кин ничек кен? булмасын, ??р ел фасылыны? да ?з матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы ?лгерг?н яшелч?, ?ил?к-?имеш бары к?зд? ген?!

Без б?генге б?йр?мебезд? к?зг? багышланган ?ырлар ?ырларбыз, шигырьл?р с?йл?рбез, уеннар уйнарбыз, р?х?тл?неп ял ит?рбез.

         К??елл?рг? якты нур ?л?шеп,
         Шатлык ?ст?п ??рбер й?р?кк?,
         ?з муллыгы бел?н к?зл?р кил?,
         Йомгак ясап  ??йге хезм?тк?.

 

       Табындагы икм?к, сый-нигъм?тне

       К?реп, ил картлары шатлана.

       Муллык бел?н ?ирг? кил? к?зл?р,

       К?зге муллык кыла тантана.

 

        ?ирг? т?ш? сары,  ал яфраклар,
          К?з ?итк?нен алар белдер?.
          Алтын к?зе? сине?, туган ягым,
          К??елем? якын, бер ген?.

 

        ??ркайда да муллык, туклык,
        ??рбер ?ирд? к?зге шатлыклар.
        “Кара к?з” дип си?а беркем ?йтм?с,
         Кочагы?да муллык,  байлыклар.

 

        Х?ерле к?н, якын дуслар,
        Котлы булсын у?ыш б?йр?ме!
        Кич?безг? олы ямьн?р биреп,
        Биз?п торсын к?лт? б?йл?ме!

 

?ыр – “

  Кадерле дуслар! У?ыш б?йр?мебезне К?зд?н башка б?йр?м итс?к, к??елле булмас.

-   Илебезг?, ?иребезг? муллык алып кил?че Алтын к?з, б?йр?мебезг? р?хим ит!

К?з:

Ис?нмесез, балалар!

Сез мине бел?сезме?

?йе, мин – сентябрь д?,

Мин – октябрь д?,

Мин – ноябрь д?.

Мин К?з ген? булсам да, ??й буена сезне? ничек эшл?г?негезне, хезм?тне яратуыгызны белеп торам. Б?генге б?йр?м – сезне?  тырышлыгыгыз, у?ганлыгыгыз н?ти??се ул. Мин ?земне? у?ыш тулы к?рзинемне сезг? б?л?к ит?м.

Алып баручы:

Урам буйлап кил?

С?мбел? к?л?-к?л?,

Яфракларын сиб?-сиб?

Шаяра, уйный, к?л?.

 

 

С?мбел?:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезг? аяз к?нн?р д?,

Байлык та китердем мин.

Мин – к?з кызы – С?мбел?,

К?зге байлык кулымда.

Чакырам мин ??мм?гезне

Шушы б?йр?м т?рен?.

Укучылар, мин сезг? бик к?п яфраклар алып килдем. ? х?зер, ?йд?гез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин к?рс?тк?н яфракларны? кайсы агачтан  коелганын ?йтерсез.

“Яфрак тану” уены.

С?мбел?:  Бик булдырасыз ик?н, барыгызга да зур р?хм?т! ??рвакыт шундый белемле, зир?к, тырыш, у?ган булыгыз. У?ыш б?йр?ме бел?н котлыйм сезне!

Алып баручы:  ?йд?, С?мбел?, кал безне? янда. Б?йр?мебез сине? бел?н тагын да ямьлер?к булыр.

 

 

?ыр – “Алтын к?з”

1.     ??ен к?лг? б?бк? тула,

Б?бк? т?се сап-сары.

? к?з ?итк?ч, сары була

Эре ч?к?н, вак тары.

2.     Сары т?с ул була к?пл?п,

Алтын б?ртек т?се ул.

Б?ртек – безне? т?мле икм?к,

Икм?к ?ирне? к?че ул.

 

     Г?р?б?д?й булып ?сте иген,

Т?гелг?н тир бушка китм?де.

Игенчене? батыр хезм?те бу –

К?переп пешк?н арыш икм?ге.

 

Яш?? чыганагы – кояш нурын,

?ир ?ылысын саклап ?зенд?

К?кр?кл?рг? тер?п кис?р икм?к

К?р табынны? тора т?ренд?.

 

Икм?к – игенчене? ?ан ?ылысы,

?ир-анага кадер-х?рм?те.

Яш?? тамыры ул ??р й?р?кне?,

Шу?а кадерлибез икм?кне.

 

?ти-?ни, Ватан ??м д? икм?к!

Бу с?зл?рд? тормыш м?гън?се.

Б?хет, хезм?т, ирек, яш?? яме

Шул с?зл?рг? б?йле ??мм?се.

Жыр:

 Гади сорау: н?рс? со? ул икм?к?

Кир?к, дуслар, уйлап карарга.

Л?кин ?ле икм?к ашау гына

Ярд?м итм?с ?авап табарга.

 

Ишетерг? кир?к яз тавышын

Кар сулары ?ле акканчы.

Уянырга кир?к солдат кебек,

Т?б?л?рд?н тамса бер тамчы.

 

К?решерг? кир?к кояш бел?н,

Кыр ?стенд? й?зг?-й?з килеп.

Та? нурлары бел?н битне юып,

“С?лам си?а, туган ?ир!” – диеп.

 

Я?гыр гына ?ирг? ?ит?ме со??!

Тир тамчысы кир?к ?ирл?рг?.

Буразнадан алып, ?ылы ?ирне

“?аным!” –  диеп кир?к ?б?рг?.

 

Икм?к н?рс??

Язын тургай ?ыры,

Кышкы буран, к?зге ?ил д? ул.

Кайгы да ул, л?кин шатлык та ул,

Б?хет т? ул, изге с?з д? ул.

Жыр:

   ?ир ул безне? газиз ?нк?без,
         А?а ме?-ме? р?хм?т ?йт?без.
         Онытмыйк без ?ирне? ?мерен,
         Ул чакыра безне: “Белегез,– дип, -
         ?ир кадерен, икм?к кадерен!”

 

М?кт?п бакчасында, дуслар,

Тырыш хезм?т куйдык без.

У?ышлар да куандырды,

Сау-с?лам?т булыйк без.

 

Хушыгыз, еллар имин,

Илне? к?ге аяз булсын!

Сабыйларны? шат авазы                        

Гел я?гырап торсын.

 

Б?йр?м м?бар?к булсын,

Табыннар т?г?р?к булсын!

Барыбызга да с?лам?тлек,

Тыныч к?нн?р насыйп булсын!

 

 

 

 

        

      У?ыш б?йр?ме.

 

 

 

 

 

 

 

               Т?зеде:Солтанова Г.Д

                 2014-2015

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«У?ыш б?йр?ме! »

 Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!

 Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.

 Көз.   Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

 Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп ял итәрбез.

 Күңелләргә якты нур өләшеп,
         Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
         Үз муллыгы белән көзләр килә,
         Йомгак ясап  җәйге хезмәткә.

 

Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп, ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

 

  Җиргә төшә сары,  ал яфраклар,
          Көз җиткәнен алар белдерә.
          Алтын көзең синең, туган ягым,
          Күңелемә якын, бер генә.

 

Һәркайда да муллык, туклык,
        Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
        “Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
         Кочагыңда муллык,  байлыклар.

 

Хәерле көн, якын дуслар,
        Котлы булсын уңыш бәйрәме!
        Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
        Бизәп торсын көлтә бәйләме!

 

Җыр – “

  Кадерле дуслар! Уңыш бәйрәмебезне Көздән башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.

-   Илебезгә, җиребезгә муллык алып килүче Алтын көз, бәйрәмебезгә рәхим ит!

Көз:

Исәнмесез, балалар!

Сез мине беләсезме?

Әйе, мин – сентябрь дә,

Мин – октябрь дә,

Мин – ноябрь дә.

Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең  тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм.

Алып баручы:

Урам буйлап килә

Сөмбелә көлә-көлә,

Яфракларын сибә-сибә

Шаяра, уйный, көлә.

 

 

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак тану” уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан  коелганын әйтерсез.

Яфрак тану” уены.

Сөмбелә:  Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!

Алып баручы:  Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.

 

 

Җыр – “Алтын көз”

1.     Җәен күлгә бәбкә тула,

Бәбкә төсе сап-сары.

Ә көз җиткәч, сары була

Эре чәкән, вак тары.

2.     Сары төс ул була күпләп,

Алтын бөртек төсе ул.

Бөртек – безнең тәмле икмәк,

Икмәк җирнең көче ул.


Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу –

Күпереп пешкән арыш икмәге.

 

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

 

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

 

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

Жыр:

 Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк, дуслар, уйлап карарга.

Ләкин әле икмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга.

 

Ишетергә кирәк яз тавышын

Кар сулары әле акканчы.

Уянырга кирәк солдат кебек,

Түбәләрдән тамса бер тамчы.

 

Күрешергә кирәк кояш белән,

Кыр өстендә йөзгә-йөз килеп.

Таң нурлары белән битне юып,

“Сәлам сиңа, туган җир!” – диеп.

 

Яңгыр гына җиргә җитәме соң?!

Тир тамчысы кирәк җирләргә.

Буразнадан алып, җылы җирне

“Җаным!” –  диеп кирәк үбәргә.

 

Икмәк нәрсә?

Язын тургай җыры,

Кышкы буран, көзге җил дә ул.

Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.

Жыр:

  Җир ул безнең газиз әнкәбез,
         Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.
         Онытмыйк без җирнең әмерен,
         Ул чакыра безне: “Белегез,– дип, -
         Җир кадерен, икмәк кадерен!”


Мәктәп бакчасында, дуслар,

Тырыш хезмәт куйдык без.

Уңышлар да куандырды,

Сау-сәламәт булыйк без.



Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы                        

Гел яңгырап торсын.



Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!




Уңыш бәйрәме.








Төзеде:Солтанова Г.Д

2014-2015





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
У?ыш б?йр?ме!

Автор: Солтанова Гульназ Дильшатовна

Дата: 12.12.2014

Номер свидетельства: 142778


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства