kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

У?ыш б?йр?ме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие Д. Родарины? "Чиполлино ма?аралары" ?киятен? нигезл?неп т?зелде. Зал б?йр?мч? биз?лг?н (шарлар, к?зге яфраклар, башак яфракларына хезм?т турында м?кальл?р язылган). С?хн?д? бакча к?ренеше: агачлар, Кабак ?е, коелган яфраклар.

Б?йр?мне? максаты: балаларда м?ст?кыйльлек, к?з?т?ч?нлек, игътибарлылык, туган як табигатен? сак караш, м?х?бб?т т?рбиял??. Б?йр?мд? башлангыч м?кт?пне? барлык сыйныфлары да катнаша. Алдан к?рг?зм?л?р оештырыла, конкурслар игълан ител?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«У?ыш б?йр?ме »

Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге

1 нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы

Рамилә Зарипова төзеде.

Д. Родариның “Чиполлино маҗаралары” әкиятенә нигезләнеп эшләнде.

Зал бәйрәмчә бизәлгән (шарлар, көзге яфраклар, башак рәсеменә көз һәм хезмәт турында мәкальләр язылган). Сәхнәдә бакча күренеше: агачлар, Кабак өе, коелган яфраклар.

Бәйрәмнең максаты: балаларда мөстәкыйльлек, күзәтүчәнлек, игътибар-

лылык, туган як табигатенә сак караш, мәхәббәт

тәрбияләү.

Бәйрәмдә башлангыч мәктәпнең барлык сыйныфлары да катнаша.

Алдан күргәзмәләр оештырыла, конкурслар әйтелә ( яшелчәләрдән ясалган әйберләр һәм көз турында рәсемнәр, стенгазеталар күргәзмәсе).

I алып баручы: Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!

Уңган-булган , олы-кечегез.

Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

Сәлам итеп кабул итегез.

II алып баручы: Хәерле көн, безнең дусларыбыз!

Котлы булсын уңыш бәйрәме!

Сәхнәбезгә олы ямьнәр биреп,

Бизәп торсын көлтә бәйләме.

I алып баручы: Җиргә төшкән сары яфрак

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

II алып баручы: Алтын-сары яфраклар

Җиргә түшәлгән...

Алтын сары яфракларга

Нурлар өстәлгән.

  • (I алып баручы): Ришат, син ишеттеңме? Ниндидер тавышлар...

  • (II алып баручы): Әйе. Әллә бәйрәм башка җирдә микән?

  • Тавыш безнең бакча ягыннан килә кебек. Бәлкем барып карарбыз?

  • Ә бәйрәм, балалар, килгән кунаклар?!

  • Аларны да үзебез белән ияртербез. Балалар, сез ризамы?

  • Ярый алайса, киттек.

Бакча күренеше. Яшелчәләр синьор Помидорны җиңүләренә бик шатланалар.

Кишер: Ур-ра! Без җиңдек!

Кабак: Молодец Чиполлино! Синнән башка без җиңә алмас идек.

Суган: Ярар. Зыянлы түгел. Тик без әле болай гына котыла алмабыз.

Кыяр: Әйе. Синьор Помидор бик усал. Кабакның өе артыннан ул әле киләчәк.

Кабак бик сөенгән. Үз-үзенә сөйләнеп йөри.

Кабак:Ай рәхмәт төшкерләре. Бик әйбәт булды бит әле бу, өем дә үземә калды. Сыйлыйм әле үзләрен.

Өенә кереп, кәнфитләр алып чыга һәм яшелчәләрне сыйлап йөри.

Кабак: Мәгез, алыгыз, сыйланыгыз. Бик зур рәхмәт үзегезгә. Ярый әле сез дусларым бар.Нишләр идем икән сездән башка?

Калган яшелчәләр рәхмәт әйтеп алалар.

Суган: Кабак дус, тик өй белән ни дә булса эшләргә кирәк.

Кабак: Сүтәргә генә димәгез. Мин бит аны үз кулларым белән төзедем.

Кишер: Әгәр без аны яшерсәк?

Суган: Яшерсәк? Ә бу бит яхшы фикер!

Беркемне дә күрмәгән һәм ишетмәгән кыяфәт чыгарып, Борчак үтеп бара.

Кыяр: Тс-сс. Шымчы бар.

Борчак: Исәнмесез, яшелчә дуслар!

Аңа теләр- теләмәс кенә җавап бирәләр.

Борчак: Ярар инде. Мин бит сатлыкҗан түгел. Мин бит намуслы адвокат!

Үзегез белән ияртегез инде. Бәлкем кирәгем дә чыгар? Беркемгә дә, берни дә әйтмәячәкмен! Ант итәм!

Кишер: Ярар инде, әйдәгез, үзебез белән ияртик.

Кыяр: Мин ни, каршы түгел.

Суган: Күп сөйләшеп тормыйк, эшкә керешергә кирәк!

Шунда бакчага алып баручылар килеп керәләр.

  • Менә кемнәр икән ул! Исәнмесез!

  • Ә без аларны бәйрәмгә көтәбез тагы.

Кишер: Без бәйрәмне оныттык та инде.

  • Ни булды?Нишлисез соң сез монда?

Суган: Кабак дусның өен яшерергә җыенабыз.

Борчак: Тик бу гына ярдәм итәр микән. Минемчә яшеренгән әйберне һәрвакыт табып була.

Кишер: Хәзер гел кирегә генә сукалап торачак инде бу.

Борчак: Юк, мин ни әйттем генә...

  • Я, ярый. Ә нигә яшерәбез соң?

Суган: Синьор Помидор Кабакның өе Чия галиҗәнапларының җиренә салынган, шуңа күрә графиняларныкы булырга тиеш ди.

  • Аңлашылды. Димәк, яшерергә кирәк....Һм...

  • Әгәр менә бу агач төбенә яшерсәк?

Синьор Помидор белән графиня Чияләр һәм аларның сакчылары – кече- лимончыклар керәләр.

Помидор: Әһә! Менә алар кайда икән! Эштән качып, забастовка оештырганнар! Фетнәче Кабак та монда икән әле!

Чияләр: Суган исе килә... (борыннарын җыерып).

  • Исәнмесез, Чия галиҗәнапләре! Без нәкъ менә сезне көтәбез. Бәйрәмгә чакырмакчы идек үзләрегезне..

  • Әйе, бездә - гимназиядә бүген бәйрәм, Уңыш бәйрәме.

  • Көз сылуы Сөмбелә үзе дә киләчәк.

Чияләр: Бәйрәм! Без бәйрәм яратабыз.

Помидор: Кабакның өен алмыйча торып бернинди бәйрәм юк!

Яшелчәләр: Без кабакның өен бирмибез!

Помидор: Молчать!!!

  • Туктагыз! Туктагыз! Тынычланыгыз! Карт кабакның өе сезгә нигә инде?

  • Ә бәлкем, Чия галиҗәнапләре, бәйрәм хөрмәтенә бу - бик кечкенә генә өйне Кабакка бүләк итәрләр?

Чияләр: Һм... (үзара сөйләшәләр) Без Кабакның өен үзенә бүләк итәргә дигән боерык бирәбез!

Борчак: Моны рәсмиләштерергә кирәк!

Боерык языла һәм кул куела. Яшелчәләр шатланышалар. Помидор ачулы.

  • Хәзер барыбыз да бәйрәмгә! Әйдәгез!

Җыр җырлап, атлаган кыяфәт чыгаралар. ( “ Бакчада” җыры җырлана.)

  • Менә без килеп тә җиттек. Рәхим итеп утырыгыз. Бәйрәмне башлыйбыз.

I алып баручы: Яратам мин сары төсне

Бөтен дөнья сары төсле

Арыш, бодай бөртекләре,

Үләннәр сары төстә.

Сары белән йөгертелми

Калмагандыр бер төш тә.

Саргайган яфраклар җиргә

Сарыладыр сак кына.

Сары була белә шулай

Безнең туган як кына.

II алып баручы: Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

Сөмбелә керә.

I алып баручы: Көз килде

Уныш булды.

Табын сый белән тулды.

Рәхим ит, Сөмбелә,

Көз бәйрәменә!

Сөмбелә: Мин, Сөмбелә, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Амбар тулы арыш-бодайларым,

Тау-тау булып өелгән,

Алмалы авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.

Милли киемнән киенгән кыз һәм малай керә. Кулларында ипи-тоз. Сөмбеләгә бирәләр.

Кыз: Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк.

Һәр табынның тора түрендә.

Икмәк игенченең җан җылысы.

Җир-анага кадер-хөрмәте,

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Малай: Өстәлдә икмәк,

Ашъяулык япкан,

Тәмле хуш исен

Өйгә тараткан.

Икмәк кадерен

Мин яхшы беләм.

Үскәч үзем дә

Игенче булам.

Сөмбелә: Рәхмәт кызлар һәм егетләр. Бигрәк уңгансыз икән.

Киләчәктә дә шулай иренмәсәгез, мин һәрчак сезгә юлдаш булырмын.

II алып баручы: Киң кырларда иген булса,

Табыныбыз мул булыр.

Ә табында икмәк булса,

Күңелебез көр булыр.

Сөмбелә: Мин сезнең бәйрәмегезгә буш кул белән килмәдем. Кәрзинемдә минем табышмаклар, ә инде табышмакның җавабын табучыларга бүләкләрем дә бар.

Табышмаклар: Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. ( Шалкан.)

Түтәлдә сары бозау,

Бәйләгәннәр сары бау.

Ята һавага карап –

Нәрсә булыр бу? (Кабак.)

Җир астында үсә ул,

Кышын базга төшә ул.

Күрмәсә дә үзләре,

Үсеп чыга күзләре. (Бәрәңге.)

Сап-сары кыр буенча

Дулкынны ярып барам.

Сандыгыма алтындай

Бодайны салып барам. (Комбайн.)

Сыңар аяк, чукмар баш –

Балаларга баллы аш.

Чуп-чуп авыз тутырып,

Бетерәләр суырып. (Чупа-чупс.)

Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Бзхетле һәм матур булсын,

Сезнең һәрбер көнегез.

Хөрмәтле Сөмбелә, рәхим итеп утырыгыз.

I алып баручы: Ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Бәйрәмдә төрле конкурслар булачак. Чыгышларны бәяләп бару өчен безгә жюри кирәк. Хөрмәтле укытучыларыбыз – ... Сезне бирегә чакырабыз.

II алып баручы: Бәйрәмебезгә килгән Чия галиҗәнапләренең дә сезгә, балалар, бүләкләре бар. Конкурсларда җиңүчеләр махсус дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Суган: Әллә сез безне бүләксез килделәр дип уйлыйсызмы? Әйдәгез әле, яшелчә туганнар, бер җырлап-биеп алыйк!

Минем исемем Суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар...

Кабак: Карагыз әле бер генә

Менә миңа, Кабакка,

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кыяр: Минем исемем – Кыяр.

Кемнәрдер тозлап куяр.

Һәркемгә дә кирәк мин.

Исемне кат-кат әйтмим.

Борчак: Үзем вак-вак йомры,

Мул итеп уңыш бирәм.

Вакытында җыймасагыз,

Өйдән чыгып йөгерәм.



Кишер: Минем исемем – Кишер,

Теләсәң, болай пешер.

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була...

Яшелчәләр бии.

I алып баручы: Рәхмәт сезгә, яшелчәләр.

II алып баручы: Җыр-биюсез бер бәйрәм дә

Узмый шуны белегез.

Укучылар бик уңганнар,

Концерт карап китегез.

I сыйныфларның концерт номерлары башлана, конкурслар үткәрелә.


Телефон шалтырый.

Помидор: Әйе, тыңлыйм. Әйе. Кайчан. Ярар. Тиздән кайтып җитәрбез, көтегез.

Кызганыч, безгә кайтырга кирәк.

Чияләр: Бер дә кайтасы килми иде шул.

Помидор: Принц-Лимон үзе чакыра бит.

Яшелчәләр: Без дә сездән калмыйбыз инде.

Чияләр: Хөрмәтле жюри! Сезгә бер үтенечебез бар.“Көзге мода” коллекциясенең иң уңышлы модельләрен безгә җибәрә алмассыз микән? Гардеробыбызда гел җәйге күлмәкләр генә.

Барысы да хушлашып чыгып китәләр. Сөмбелә бәйрәм түрендә утырып кала.

I алып баручы: Сау булыгыз, яшелчә дуслар. ( Алкышлар белән озатып калалар.)

II алып баручы: Эшләребез уң булганнар

Җыелдык бүген бергә.

Күңел ачып сәйранда,

Уйнап-җырлап биергә.

II сыйныфларның концерт номерлары, конкурслар.

I алып баручы: Арыгансыздыр тик торып,

Бер урында утырып,

Алыйкчы бераз уйнап,

Матур җырларны җырлап.

II алып баручы: Рәтләр буенча туп җибәреләчәк. Көй туктаганда туп кайсы рәттә кала, шул рәт берәр үсемлек турында җыр җырлый.

I алып баручы: Молодцы! Бигрәк күп җыр беләсез икән.

II алып баручы: Сөмбелә ул шундый бәйрәм –

Җәйне көздән аера.

Иген-икмәк уңган булса,

Шатландыра-көлдерә.

I алып баручы: Сары, кызыл төсләр белән,

Карлы яңгыры белән,

Безнең бакчага көз килде,

Мул уңышлары белән.

Каршыгызда “Яшелчәләр парады”. (Конкурс - 3 – 4 нче сыйныфлар.)


II алып баручы: Ә хәзер сезнең игътибарыгызга “Көзге мода” тәкъдим итәбез.


I алып баручы: Конкурслар тәмам. Жюри фикер алыша торсын, ә без җыр һәм биюләрне дәвам итәбез.



Сөмбелә: Көзем бик моңсу булса да,

Сезнең белән күңелле.

Башка балалар да көтә,

Китми булмый, билгеле.

Менә сезгә күчтәнәчем –

Сыйланырсыз утырып.

Алмаларны алып килдем

Кәрзинемне тутырып.

II алып баручы: Зур рәхмәт, Сөмбелә.

Сөмбелә: Ә хәзергә хушыгыз!

Киләсе елга килүгә

Сау-сәламәт булыгыз!

I алып баручы: Сау бул, Сөмбелә!

Ә инде нәтиҗә өчен сүз хөрмәтле жюрига бирелә.


Бәйрәмне оештырган сыйныф укучылары сәхнәгә чыга. 3 укучы чиратлап:

I укучы: Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

II укучы: Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

III укучы: Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.


Алып баручылар: Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Бәйрәмне әзерләүдә ярдәм итүче укытучыларыбыз, катнашучы укучыларыбызга һәм әлбәттә инде хөрмәтле тамашачылар сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сау булыгыз!


















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
У?ыш б?йр?ме

Автор: Зарипова Рамиля Фаисовна

Дата: 11.10.2014

Номер свидетельства: 118067


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства