kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

С?мбел? б?йр?ме

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                                                         “С?мбел?” б?йр?ме.

Максат:1. Уеннар, ?ырлар, шигырьл?р аша балаларны б?ртекле культуралар, яшелч?л?р 

                  бел?н таныштыру.

               2. Укучыларны? к?з?т?ч?нлеген, игътибарлыгын, и?ади с?л?тен ?стер?.

               3. Табигатьк?, кешел?р хезм?тен?, халкыбызны? гореф-гад?тл?рен? х?рм?т ??м

                   м?х?бб?т т?рбиял??.

Алып баручы. Ис?нмесез, укучылар,  кадерле кунаклар. Без б?ген С?мбел? б?йр?мен? ?ыелдык. С?мбел? б?йр?ме к?н бел?н т?н тигезл?шк?нд? б?йр?м ителг?н. Бу вакытта инде у?ыш ?ыю эшл?ре т?мамлана, к?зге ч?ч? эшл?ре бет?. Б?йр?м кил?.  Кешел?р ?йд?н-?йг? й?реп к??ел ачалар. “С?мбел?”- гар?п с?зе, ул башак, ашлык диг?н с?зл?рне а?лата. Б?йр?м ?тк?рг?нд? сары толымлы, зифа буйлы, с?зг? тапкыр, эшк? у?ган кызларны С?мбел? итеп сайлаганнар.

1 нче бала.         Урман-кырларга

                             Килде матур к?з.

                             ??й ?тте диеп

                             ?кенмибез без.

2 нче бала.

                             К?з килде. ?л?нн?р

                             Саргайды, ши?де.

                             Сап-сары яфраклар

                             ?ирг? сибелде.

3нче бала.

                            У?ыш ?ыелды,

                            Аккошлар китте.

                            Матур к?з ае -

                            Октябрь  ?итте.

4нче бала.

                            Октябрьд?, октябрьд?

                            Я?гырлар бик еш ява

                            Бар ?л?нн?р д? саргая

                            Чикертк? тынып кала.

5 нче бала.

                           Сандугачлар, карлыгачлар

                           Очып китте еракка

                           Торналар да ялга китте-

                           ?ылы якка к?ньякка.

6 нчы бала.         Алтын яфрактан,

                            Алсу яфрактан

                            Б?йр?мч? итеп

                            К?з ник киенг?н?

                            К?з ник с?енг?н?

К?з. Ис?нмесез, минем н?ни дусларым! Мен? мин д? сезг? кунакка килдем. Б?ген бар ?ирд? б?йр?м, ч?нки игенн?р, яшелч?л?р ?ыелып алынган, шу?а б?тен кеше шатлана.

Алып баручы.   К?з, к?з, ?йт ?ле к?рзине?д? нил?р бар?

К?з.                      К?рзинемд? кыярлар, помидор ??м алмалар.

Алып баручы.   К?з, к?з, ?йт ?ле к?рзине?д? нил?р бар?

К?з.                      К?рзинемд? сары, кызыл, алтын, матур т?сл?р бар.

Алып баручы.   К?з, к?з, ?йт ?ле к?рзине?д? нил?р бар?

К?з.                     К?рзинемд? я?гырлар, ?ылы, салкын к?нн?р бар.

(Ишек шакыган тавыш ишетел?)

Алып баручы.  Керегез, кер! Кем бар анда?

( У?ыш бабай кер?. Киемн?рен? т?рле яшелч? р?семн?ре тегелг?н)

У?ыш бабай.  Ис?нмесез, балалар! Мине таныйсызмы со??

Балалар. Юк.

У?ыш бабай. ? сез ?йб?тл?бр?к карагыз, мен? минем киемн?рем нинди.

1 нче бала. Белдем, белдем, дуслар, бу бит У?ыш бабай.

Алып баручы. Карале, У?ыш бабай, без д? бит яшелч?л?р ?стердек.

У?ыш бабай.

                    Дуслар, б?йр?мг? килг?нсез,

                    Г?лд?й матур киенг?нсез.

                    Нил?р китердегез к?зг?

                    С?йл?п бирегезче безг?.

(Яшелч?л?р булып киенг?н балалар чыга)

Кабак.

Карагыз ?ле бер ген?

Мен? ми?а кабакка,

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Х?тта тугыз табакка.

К?бест?.

Мин булам- К?бест?

?зем яшькелт т?ст?,

К?лм?гем к?п катлы,

Ашларга да т?ш?м мин,

Б?лешт? д? пеш?м мин,

Ч?нки мине балалр

К?н д? к?теп алалар.

Кишер.

Минем исемем-Кишер.

Тел?с??, болай пешер

Тел?с??, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Б?р??ге.

? б?р??ге, б?р??ге,

Б?р??гене к?р ?ле!

Сап-сары б?р??ге бел?н

Тир?н базыбыз тулды.

Суган.

Минем исемем Суган,

Мин ?индстанда туган.

Мине бик т? мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар

Салатка да турыйлар

Тураганда елыйлар.

К?з.  Абау, нинди ген? яшелч?л?р юк ик?н монда! К?р инде син боларны! К?бест?се д?, кишере д?, кабагы да, суганы да нинди матур булып ?ск?нн?р!

( К??? булып киенг?н бала кер?)

К???.

 Мин-К???, м?к?р??,

Арыды тоякларым

Бакча эчл?рен гиз?рг?

Яралган аякларым.

Яратам кишерен д?,

Яратам суганын да,

К?бест?сен, борчагын

Яратам мин барын да

Барыгыз да ?зем?-??.

(К??? яшелч? булып киенг?н балаларны куып й?ри башлый. К?з к???не куып ?иб?р?.)

К?з.

С?т бир?ен бир?се?,

Ник бакчага кер?се??

Урлашу-б?тен уе?,

Бар ?л?н ашап туен!

Юкса, мен? к?рерсе?,

Чыбык т?мен белерсе?.

(“Кем тизр?к ?ыя?” уены уйнала.)

Алып баручы.

Безне? ?ирл?рд? мул ?сте

Игенн?рне? ??р т?ре

Саламнары камыш кебек

Алтын кебек б?ртеге.

(Арыш, бодай, солы, тары ?.б. булып киенг?н балалар чыга)

Бодай.

Эшк?ртс?л?р б?ртегемне

Б?тен шартын китереп

Минем оннан к?м?ч пеш?

К?бек кебек к?переп.

Арыш.

? арыш со?, арыш,

??р башагы бер карыш

Ег?рлеге? булса гына

Син арыш бел?н ярыш.

Карабодай.

Мен? мин-карабодай.

Ничек ?стем со? болай?

Ми?а игътибар итте

??рбер кыз, ??рбер малай

Мин бит т?мле ботка да

??м бик татлы ш?п бал да.

Солы.

Солы со? солы- басу сылуы.

Борчак.

?зем ап-ак, вак-вак йомры,

Мул итеп у?ыш бир?м.

Вакытында ?ыймасагыз

?йд?н чыгып й?гер?м.

К?нбагыш.

Сары эшл?п? киг?нн?р,

?ем-?ем ит? к?зл?ре.

Гел кояшка караганга

Кояш т?сле й?зл?ре.

У?ыш бабай.

Р?хм?т сезг?, балалар,

Бик тырыш ??м бик у?ган сез

Эш с?я ??рберегез,

Шу?а балкый й?зегез.

(Бер ягы яшел, бер ягы кызыл помидор кер?)

Помидор

У?ыш бабай, тукта ?ле

Мен? мине ты?ла ?ле

Ниг? яшел бер битем?

Ниг? кызыл бер битем?

У?ыш бабай.

Белмим.

Помидор.

Мине караучы малай

Аны? исеме-Рамай.

Бакчага ?ич килм?де,

Минем х?лне белм?де.

Минем бер ягым пеште,

Икенчесе пешм?де.

Алып баручы.

Ай-яй-яй

Рамай у?маган малай

Сезне? арада андыйлар

Юктыр дип уйлыйм алай.

(С?мбел? кер?.)

С?мбел?. Ис?нмесез, н?ни дусларым! Ис?нмесез, кадерле кунаклар! Минем исемем С?мбел?.

С?мбел? мин, С?мбел?,

Мине ??ркем д? бел?,

Илг? байлык китер?м,

?ирг? муллык китер?м.

Алып баручы. Ис?нме, С?мбел?. Без сине сагынып к?ттек. Сине? кил?се?не белеп, б?йр?мг? ?зерл?ндек.

Алып баручы.

Зифа буйлы, ?итен ч?чле,

З??г?р к?зле шушы кызны?

Исемн?ре ничек ик?н,

?йтегезче, кем бел??

Балалар. С?мбел?!

Алып баручы. ?йе, сез чынлап та бик г?з?л. Сез муллык китер?сез. Табынга ямь ?стисез.

С?мбел?. Р?хм?т.

1нче бала.

Ашлык булып ?ирд? ?с?

У?ыш бит ул С?мбел?!

Б?тен ?ирне нурга к?м?

Кояш кебек С?мбел?.

2 нче бала.

Шатлык булып б?лм?безне

Г?лг? к?м? С?мбел?,

Безне? б?йр?мебезг?

Син д? кушыл, С?мбел?.

Алып баручы. Балалар, без бик к?п яшелч?л?р ?стер?без, т?мле – т?мле ризыклар пешер?без. ? и? кир?кле, и? т?мле ризык н?рс? ул?

Балалар. Икм?к.

С?мбел?. Д?рес, балалар. И? т?мле, и? кир?кле ризык ул – икм?к.

3 нче бала.

Икм?к-игенчене? ?ан ?ылысы,

?ир анага кадер-х?рм?те

Яш?? тамыры ул ??р й?р?кне?,

Шу?а кадерлибез икм?кне.

4 нче бала.

Ипи басуда ?с?,

Аннан амбарга к?ч?.

Аннары мичт? пеш?,

Кызарып мичт?н т?ш?.

5 нче бала.

Шуннан кил? ?ст?лг?

Безг? ку?т ?ст?рг?.

Ипи булса табында

Булдырам мин барында.

6 нче бала.

??ркемг? ипи кир?к

??рк?нне ипи кир?к.

Шу?а к?р? игенчене

Х?рм?т ит?рг? кир?к.

Берг?. Игенчене х?рм?т ит?рг? кир?к.

(Уен. К?зне б?йл?г?н килеш яшелч?л?рне тотып карап, исемн?рен ?йтерг?.)

Алып баручы. Балаларыбыз бик к?п м?кальл?р д? бел?л?р.

  • Эш кешене т?з?т?,ялкаулык боза.
  • Эшл?п ?лм?ссе?, чирл?п ?л?рсе?.
  • Хезм?тне? тире ачы була, ?имеше татлы була.
  • Хезм?т иясе-х?рм?т иясе.
  • ??й эшл?с??, кыш ашарсы?.

Алып баручы. Балалар, С?мбел? безг? табышмаклар да алып килг?н. Ул безне тапкырлыкта, зир?клект? сынап карарга тели.

( Балалар табышмакларны? ?авапларын табалар)

С?мбел?. Булдырдыгыз, балалар! Бик зир?к ик?нсез барыгыз да. Ярый, без китик. Сау булыгыз!

 

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«С?мбел? б?йр?ме »



Чирмешән лицее»

















«Сөмбелә бәйрәме”













Әзерләде:

Татарстан Республикасы Чирмешән районы

Чирмешән авылы “Чирмешән лицее” укытучысы

Зөфәрова Фәндилә Таһир кызы









2014 нче ел



Сөмбелә” бәйрәме

Максат:1. Уеннар, җырлар, шигырьләр аша балаларны бөртекле культуралар, яшелчәләр

белән таныштыру.

2. Укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлыгын, иҗади сәләтен үстерү.

3. Табигатькә, кешеләр хезмәтенә, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм

мәхәббәт тәрбияләү.


Алып баручы. Исәнмесез, укучылар, кадерле кунаклар. Без бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Бәйрәм килә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. “Сөмбелә”- гарәп сүзе, ул башак, ашлык дигән сүзләрне аңлата. Бәйрәм үткәргәндә сары толымлы, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызларны Сөмбелә итеп сайлаганнар.

1 нче бала. Урман-кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

2 нче бала.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

3нче бала.

Уңыш җыелды,

Аккошлар китте.

Матур көз ае -

Октябрь җитте.

4нче бала.

Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява

Бар үләннәр дә саргая

Чикерткә тынып кала.

5 нче бала.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка

Торналар да ялга китте-

Җылы якка көньякка.


6 нчы бала. Алтын яфрактан,

Алсу яфрактан

Бәйрәмчә итеп

Көз ник киенгән?

Көз ник сөенгән?

Көз. Исәнмесез, минем нәни дусларым! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм, чөнки игеннәр, яшелчәләр җыелып алынган, шуңа бөтен кеше шатлана.


Алып баручы. Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз. Кәрзинемдә кыярлар, помидор һәм алмалар.

Алып баручы. Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз. Кәрзинемдә сары, кызыл, алтын, матур төсләр бар.

Алып баручы. Көз, көз, әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз. Кәрзинемдә яңгырлар, җылы, салкын көннәр бар.


(Ишек шакыган тавыш ишетелә)


Алып баручы. Керегез, кер! Кем бар анда?

( Уңыш бабай керә. Киемнәренә төрле яшелчә рәсемнәре тегелгән)

Уңыш бабай. Исәнмесез, балалар! Мине таныйсызмы соң?

Балалар. Юк.

Уңыш бабай. Ә сез әйбәтләбрәк карагыз, менә минем киемнәрем нинди.

1 нче бала. Белдем, белдем, дуслар, бу бит Уңыш бабай.

Алып баручы. Карале, Уңыш бабай, без дә бит яшелчәләр үстердек.

Уңыш бабай.

Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә

Сөйләп бирегезче безгә.

(Яшелчәләр булып киенгән балалар чыга)

Кабак.

Карагыз әле бер генә

Менә миңа кабакка,

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.


Кәбестә.

Мин булам- Кәбестә

Үзем яшькелт төстә,

Күлмәгем күп катлы,

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин,

Чөнки мине балалр

Көн дә көтеп алалар.


Кишер.

Минем исемем-Кишер.

Теләсәң, болай пешер

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.


Бәрәңге.

Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.


Суган.

Минем исемем Суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар

Салатка да турыйлар

Тураганда елыйлар.


Көз. Абау, нинди генә яшелчәләр юк икән монда! Күр инде син боларны! Кәбестәсе дә, кишере дә, кабагы да, суганы да нинди матур булып үскәннәр!


( Кәҗә булып киенгән бала керә)

Кәҗә.

Мин-Кәҗә, мәкәрҗә,

Арыды тоякларым

Бакча эчләрен гизәргә

Яралган аякларым.

Яратам кишерен дә,

Яратам суганын да,

Кәбестәсен, борчагын

Яратам мин барын да

Барыгыз да үземә-әә.

(Кәҗә яшелчә булып киенгән балаларны куып йөри башлый. Көз кәҗәне куып җибәрә.)


Көз.

Сөт бирүен бирәсең,

Ник бакчага керәсең?

Урлашу-бөтен уең,

Бар үлән ашап туен!

Юкса, менә күрерсең,

Чыбык тәмен белерсең.

(“Кем тизрәк җыя?” уены уйнала.)

Алып баручы.

Безнең җирләрдә мул үсте

Игеннәрнең һәр төре

Саламнары камыш кебек

Алтын кебек бөртеге.


(Арыш, бодай, солы, тары һ.б. булып киенгән балалар чыга)

Бодай.

Эшкәртсәләр бөртегемне

Бөтен шартын китереп

Минем оннан күмәч пешә

Күбек кебек күпереп.


Арыш.

Ә арыш соң, арыш,

Һәр башагы бер карыш

Егәрлегең булса гына

Син арыш белән ярыш.


Карабодай.

Менә мин-карабодай.

Ничек үстем соң болай?

Миңа игътибар итте

Һәрбер кыз, һәрбер малай

Мин бит тәмле ботка да

Һәм бик татлы шәп бал да.


Солы.

Солы соң солы- басу сылуы.


Борчак.

Үзем ап-ак, вак-вак йомры,

Мул итеп уңыш бирәм.

Вакытында җыймасагыз

Өйдән чыгып йөгерәм.


Көнбагыш.

Сары эшләпә кигәннәр,

Җем-җем итә күзләре.

Гел кояшка караганга

Кояш төсле йөзләре.


Уңыш бабай.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Бик тырыш һәм бик уңган сез

Эш сөя һәрберегез,

Шуңа балкый йөзегез.

(Бер ягы яшел, бер ягы кызыл помидор керә)

Помидор

Уңыш бабай, тукта әле

Менә мине тыңла әле

Нигә яшел бер битем?

Нигә кызыл бер битем?


Уңыш бабай.

Белмим.


Помидор.

Мине караучы малай

Аның исеме-Рамай.

Бакчага һич килмәде,

Минем хәлне белмәде.

Минем бер ягым пеште,

Икенчесе пешмәде.


Алып баручы.

Ай-яй-яй

Рамай уңмаган малай

Сезнең арада андыйлар

Юктыр дип уйлыйм алай.

(Сөмбелә керә.)

Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Минем исемем Сөмбелә.

Сөмбелә мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә,

Илгә байлык китерәм,

Җиргә муллык китерәм.


Алып баручы. Исәнме, Сөмбелә. Без сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.


Алып баручы.

Зифа буйлы, җитен чәчле,

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче, кем белә?

Балалар. Сөмбелә!

Алып баручы. Әйе, сез чынлап та бик гүзәл. Сез муллык китерәсез. Табынга ямь өстисез.

Сөмбелә. Рәхмәт.


1нче бала.

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.


2 нче бала.

Шатлык булып бүлмәбезне

Гөлгә күмә Сөмбелә,

Безнең бәйрәмебезгә

Син дә кушыл, Сөмбелә.


Алып баручы. Балалар, без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле – тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул?

Балалар. Икмәк.

Сөмбелә. Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул – икмәк.


3 нче бала.

Икмәк-игенченең җан җылысы,

Җир анага кадер-хөрмәте

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.


4 нче бала.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.


5 нче бала.

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барында.





6 нче бала.

Һәркемгә ипи кирәк

Һәркөнне ипи кирәк.

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.


Бергә. Игенчене хөрмәт итәргә кирәк.


(Уен. Күзне бәйләгән килеш яшелчәләрне тотып карап, исемнәрен әйтергә.)


Алып баручы. Балаларыбыз бик күп мәкальләр дә беләләр.

  • Эш кешене төзәтә,ялкаулык боза.

  • Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.

  • Хезмәтнең тире ачы була, җимеше татлы була.

  • Хезмәт иясе-хөрмәт иясе.

  • Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.


Алып баручы. Балалар, Сөмбелә безгә табышмаклар да алып килгән. Ул безне тапкырлыкта, зирәклектә сынап карарга тели.

( Балалар табышмакларның җавапларын табалар)

Сөмбелә. Булдырдыгыз, балалар! Бик зирәк икәнсез барыгыз да. Ярый, без китик. Сау булыгыз!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
С?мбел? б?йр?ме

Автор: Зуфарова Фандиля Тагировна

Дата: 27.11.2014

Номер свидетельства: 136499


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства