kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Юлда да акыл кирәк"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 С каждым годом интенсивность транспорта на дорогах России возрастает, а вместе с этим увеличивается и количество дорожно-транспортных происшествий. Особую тревогу вызывает рост числа пострадавших детей.Поэтому важную роль в предупреждении травматизма на дорогах играет ознакомление дошкольников с правилами травматизма на дорогах играет ознакомление дошкольников с правилами дорожного движения. Педагогами нашего детского сада ведется в этом направлении большая работа. Предлагаю вниманию выступление на ММО.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Юлда да акыл кирәк"»















Выступление на тему:“Использование современных технологий по обучению детей правилам безопасного поведения на дорогах в условиях реализации ФГОС ДО”



Из опыта работы воспитателя по обучению татарскому языку Л.М.Мубаракшиной “Юлда да акыл кирәк!”































Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Татар халкында бик матур бер гадәт бар: бездә юлга чыгучыларны: “Хәерле юл!” – диеп озатып калалар һәм: “Исән-сау кайттыңмы?” – диеп каршы алалар.

Соңгы елларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса. Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять  яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора..

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Безнең балалар бакчасында балаларга юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенчат әрбиячеләр күпкырлы эш алып баралар. Бу эшчәнлек аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.

Балалар бакчасында өйрәтү процессы оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлекләрендә алып барыла. Көнкүрештә, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балаларны күп нәрсәләргә өйрәтергә мөмкин.Әмма өйрәтү максатыннан, тәрбияче тарафыннан махсус оештырыла торган мавыктыргыч чаралар иң позитив форма.

Белемнең төпле, нигезле булуы чараның ничек уздыруга бәйле. Коры сөйләм яисә һәрдаим кисәтеп торулар белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның өчен мин һәр чарага җентекләп әзерләнәм, чара вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланам. Балалар белән "Шәһәр урамы", "Светофор", "Җәяүлеләр һәм пасажирлар өчен кагыйдәләр" ,"Юлда да акыл кирәк", темасына күңел ачу чаралары уздырдым.Монда әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары "килү" дә нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә. Бертөрле эш белән генә шөгыльләнү баланы арыта, ә икенче төр эшкә күчү игътибарын арттыра, анда кызыксыну уята. Уен формасында үткән чаралар уңай нәтиҗәләр бирә. Балаларны урамда, җәмәгать транспортында башкалар белән аралашу культурасын үстерү өстендә дә эшлим. Юлда хәвеф-хәтәр булган очракта тирә-яктагыларга таяныч, киңәшче булу теләге уятам, ярдәмгә килергә өйрәтәм.

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә матур әдәбият белән таныштыру бик мөһим.Балалар Ш. Галиевның"Без бакча балалары”, "Дүрткүз ник койрыксыз?", "Юл кемнеке?", Р.Миңнуллинның "Минем таныш автобусым", З.Туфайлованың "Шофер булам" әсәрләрен яратып тыңлыйлар.Шулай ук "Салават күпере", " Сабыйга", "Көмеш кыңгырау" газета - журналларындагы юл кагыйдәләренә багышланган материалларны, "Адымнар нык, юллар имин булсын" методик ярдәмлектәге тәрбиячеләр иҗат иткән шигырь- әкиятләрне дә үз эшемдә киң кулланам.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, оешкан белем бирүвакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. ФГОС шартларында андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга ярдәм кулын сузарга кирәк . Шул чакта гына бала үзен кабатланмас шәхес итеп тоя, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңлый һәм бәяләргә өйрәнә. Тырышып, үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк .

Хезмәтегез нәтиҗәле булсын, куаныч китерсен, хөрмәтле коллегалар! Уңышлар телим!

Ә хәзер мин сезгә “Юлда да акыл кирәк”дип аталган видеороликны карарга тәкъдим итәм.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


































Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад № 19 г. Лениногорска»

муниципального образования «Лениногорский муниципальный район»

Республики Татарстан













«Юлда да акыл кирәк!”

(юлда йөрү кагыйдәләре буенча режим вакытларында уздырылган чараның методик эшкәртмәсе)






Подготовила и провела

воспитатель по обучению татарскому языку

Л.М.Мубаракшина

















22.11.17

Максат: балаларның велосипедта йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Белем бирү бурычлары: балаларны «Велосипед юлы», «Велосипедта йөрү тыела» юл билгеләре белән таныштыру.

Үстерү бурычлары: макет белән эшләү, велосипедта йөрү урыннарын ачыклау күнекмәләрен үстерү,яктылык кайтаргыч элементларның әһәмиятен эксперимент ясап дәлилләү.

Тәрбияләү бурычлары: юлларда үзенне тоту культурасын тәрбияләү

Җиһазлау: кечкенә велосипед, «Велосипед юлы», «Велосипедта йөрү тыела»билгеләре, фонарь,ике кояш рәсеме (беренчесе-гади төсле кәгазьдән,икенчесе-фликерлардан ясалган) ,светофор, CD диск,музыкалль үзәк,презентация.



Безнең татар халкында бик матур бер гадәт бар:бездә юлга чыгучыларны “Хәерле юл”-дип озатып калалар һәм “Исән-сау кайттыңмы?”-дип каршы алалар.Әйе,хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик зур зиһен һәм тапкырлык сорый.Шуңа күрә кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп үсәргә тиешбез.

Балалар,карагыз әле. Бу нәрсә? Әйе,бу ниндидер эзләр.Бу эзләр кая барганын беләсегез киләме? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  • Эз буенча алга барырга.

Әйдәгез,эзләр буенча барып карыйк әле. Ой,бу нәрсә?

(Слайд)

  • Бу урам.

Әйе, бу урам.Урамга чыккач без кая да булса барабыз. Без кем булабыз инде?

  • Җәяүле.

Балалар, ә җәяүлеләр өчен юл кагыйдәләре бармы соң? Әллә ничек теләсәң,шулай йөрсәң дә ярыймы?

  • Җәяүлеләрнең дә үз кагыйдәләре бар.

Нинди кагыйдәләр инде алар?

Динара:

Юл аша чыкканда,

Кирәк бик сак булырга.

Башта сулга карарга,

Аннан карарга уңга.

Айнур:

Урамда йөрү

Күңелле бигрәк.

Урамда йөри

Белергә кирәк.

Лиана:

Бер алдыңа, биш артыңа кара!



( Залга велосипедка утырган бала керә.Ул урамнар аша үтә,юл билгәләренә игътибар итми.Зур тизлек белән сәхнәгә уза)

Ранэль,син минем алда гына да әллә ничә юл йөрү кагыйдәсен боздың. Я үзең бәла-казага юлыгасың инде,я башкаларга зыян саласың.

-Лилия Ахметовна,туйдырдың инде, шул юл йөрү кагыйдәләрең белән.Әй, исем китми,әле бернәрсә дә булганы юк,моннан соң да булмас.Мин бик оста җилдерәм.Менә карагыз.

(Йөреп китә)

Тукта,Ранэль,тукта.Без бүген тормышта бик кирәкле булган юл кагыйдәләрен искә төшерербез.Һәр кеше юлда үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен белергә тиеш.Менә син хәзер велосипед йөртүче. Димәк, син кем?

  • Велосипедчы.

Әйе,син велосипедчы.Велосипед нинди өлешләрдән тора соң?

-Рама, руль, педальләр, утырыгыч, тәгәрмәч, чылбыр, канат, багажник.



Ә велосипедта йөрүченең үз кагыйдәләре бар.Шуларны искә төшерик әле.

Иң беренче кагыйдә ул- велосипедның төзеклеген тикшерү.Моның өчен:

-руль һәм фараларның төзеклеген;

-тормазның һәм сигнал бирү җайланмаларының эшли-эшләмәвен;

-яктылык кайтаргыч элементларының булу-булмавы,аларның чисталыгын;

-көпчәкләрдәге басымның җитәрлек дәрәҗәдә булуын;

-көпчәкләрдәге энәләрнең һәм чылбырның дөрес тартылу дәрәҗәсе;

-утыргычның дөрес урнаштырылуын тикшерү мөһим.

Икенчедән,велосипедчының киеме дөрес сайлаган булырга тиеш.Бу гадәттә,спорт киеме.Әгәр караңгы вакытта хәрәкәт итәргә туры килсә,спорт киеме ачык төстә булырга һәм яктылык кайтаргыч элементлар белән тәэмин ителергә тиеш.Башта- ныклы шлем,терсәкләр һәм тезләргә саксагыч әйберләр кую сәламәтлекне саклый гына.

Ә киемдә һәм велосипедта яктылык кайтаргыч элемент кирәклеген төшенү өчен мин сезгә эксперимент ясарга тәкъдим итәм.

Өстәл артына үтик әле.Анда 2 кояш рәсеме,фонарь бар.Карыйк әде,фликерлар чыннан да шоферларга безне яхшырак күрергә ярдәм итә микән?Машина фары урынына без фонарь кулланырбыз.

Я,әйтегез инде.Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

-Әйе,фликерлар шоферларга безне яхшырак күрергә булыша.

Димәк,фликерлар безнең ярдәмчеләребез һәм дусларыбыз.

Балалар, ә кайларда велосипедта йөрергә ярый соң?

-Балалар мәйданчыгында йөрергә рөхсәт ителә.

Әйе,14 яшькә кадәрге балаларга бары тик балалар мәйданчыгында зурлар күзәтүе астында гына велосипедта йөрергә рөхсәт ителә.Менә бу юл билгеләренә карагыз әле.Алар нәрсәне аңлата?

-Велосипедта йөрергә ярый,велосипедта йөрергә ярамый дигәнне аңлата.



Лиана

Бер-беребезне хөрмәт итеп
Урамда йөрик әле.
Кагыйдәне бер дә бозмыйк
Син-велосипедчы, мин-җәяүле.
Урамда, урамда
Шау-гөр килеп уйныйбыз,
Юлларда, юлларда
Бер дә тәртип бозмыйбыз.



Балалар, безне светофор биергә чакыра.Ләкин, бу гади бию генә түгел.Әгәр яшел төс янса,сез күңеллерәк,дәртлерәк итеп биегез.Сары янса- урында гына биергә кирәк.Яшел янса- бер-берегезгә бармак белән янагыз.

( Бию)


Кулланылган әдәбият:

1.Мәктәпкәчә яшьтәгебалаларныюлларда үзләрен хәвефсезтоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләрециклы. (Методик күрсәтмәләр) Казан, 2010

2. Познавательный детский журнал «Детская энциклопедия» № 1,2014

3. Правила дорожного движения с комментариями и изменениями.


























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Юлда да акыл кирәк"

Автор: Мубаракшина Лилия Миннахметовна

Дата: 05.02.2020

Номер свидетельства: 538565

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) "Зурлар т?ркеменд? к??ел ачу."
    ["seo_title"] => string(31) "zurlar-torkiemiend-kun-iel-achu"
    ["file_id"] => string(6) "291039"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1455046382"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(122) "Конспект урока по татарскому языку на тему: "Сыйфатлар илен? с?ях?т" "
    ["seo_title"] => string(70) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-syifatlar-ilien-s-iakh-t"
    ["file_id"] => string(6) "231236"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442422563"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Мин яратам сине, Татарстан! "
    ["seo_title"] => string(29) "min-iaratam-sinie-tatarstan-1"
    ["file_id"] => string(6) "132896"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416419530"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства