kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект занятия в ДОУ

Нажмите, чтобы узнать подробности

?лм?т ш???ре муниципаль автономияле м?кт?пк?ч? белем бир? оешмасы 58 нче “Шаян н?нил?р” гомум?стерешле балалар бакчасы

“Урман аланына с?ях?т”

Зурлар т?ркеменд? турыдан туры белем бир? эшч?нлеге

Т?зедел?р:    В?лиева В. А.             

 Тема: Урманга с?ях?т (?лк?нн?р т?ркеме).

Белем бир? ?лк?л?рене? интеграциясе: “Танып бел?”, Социаль-коммуникатив ?сеш”, “Физик ?сеш”.

Бурычлар:

  1. Балаларда игътибарлык, ?йл?н?-тир? табигатьк?, урманга карата сакчыллык, ми?ербанлык сыйфатлары, экологик культура т?рбиял??.
  2. Балаларны? фикерл?рен бер юн?лешт? туплый бел?, алган белемн?рен к?нк?решт? куллана бел? с?л?тен ?стер?.
  3. Балаларны? сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп ?авап бир? сыйфатын, логик фикерл?? с?л?тен ?стер?.
  4. Балаларны? ?хлакый, эстетик ?сешен? у?ай йогынты ясау.

Т?п белем бир? ?лк?се: “Танып бел?”.

Эшч?нлек максаты:

  1. Балаларда тир?-юнь табигатен?, андагы тереклекк?, ?семлекл?рг? сакчыл караш, кайгыртучанлык, м?х?бб?т хисе т?рбиял?п, аларны? социаль ?сеш юн?лешен ныгыту;
  2. Гомум?стерелешле уеннар аша интеллектуаль ??м и?ади ?сешл?рен камилл?штер?;
  3. Танып-бел? эшч?нлеген камилл?штер?;
  4. Туган як табигатен? соклану, аны саклаучы булу тел?ге уяту;
  5. Балаларда хезм?т яратучанлык т?рбиял??.

Методик ысуллар: ??г?м?, шигырьл?р с?йл??, проблемалы м?сь?л?не с?хн?л?штер?, с?зле ??м х?р?к?тле уеннар уйнау.

Индивидуаль эш: шигырьл?р, м?кальл?р, табышмаклар ?йр?н?, р?семн?р ярд?менд? урман ??м аны? тереклекл?ре турында к?заллауларын ныгыту.

?и?азлау: экран-проектор, урман аланы к?ренеше, битлекл?р.

Алдан эшл?нг?н эш: шигырьл?р ятлау, урман аланы к?ренеше, битлекл?р ?зерл??, ?ир-су, табигать турында ??г?м?л?р алып бару, дару ?л?нн?ре бел?н танышу, физминут уены с?зл?рен  ?йр?н?.

С?злек ?стенд? эш: мог?иза, ?ги ана яфрагы, бака яфрагы.

Балаларны? интегратив сыйфатларын ?стер?д? планлаштырылган н?ти??л?р: Балалар эшч?нлегене? к?пт?рле т?рл?рен тормышка ашыру ?чен кир?кле к?некм?л?ре бар, табигать д?ньясына хис-тойгы м?н?с?б?т к?рс?т? бел?, матур ?д?бият ?с?рл?рен ты?лый бел?, белем бир? процессында зур кызыксыну бел?н актив катнаша.

Эшч?нлек барышы:

Т: - Балалар, б?ген ирт? бел?н балалар бакчасы адресына телеграмма килде. Аны? кемн?н килг?нен бел? ?чен мин сезг? табышмак ?йт?м, ты?лагыз ??м ?авабын табыгыз:

1)Эн?сене? к?зе юк,                                                2) Ул ?стен? ??й д?, кыш та 

Тег?р ?чен ?ебе юк.                                                    Эн?ле к?лм?к кия.

Яшерс? башын, аягын,                                               Шулай да аны ?нк?се

Ул н?ни ген? бер тун. Н?рс? ул?                              “Йомшагым” диеп с?я. Н?рс? ул?

          (?авап: керпе).

Т: - ?йе, ул керпе. Керпе ?зене? телеграммасында мен? н?рс? язган: “Минем якын дусларым! Ми?а сезд?н ярд?м кир?к! Зин?ар ?чен, урман эченд? урнашкан кечкен? аланыма ашыгыгыз. Мин сезне к?теп калам. Керпе”. Балалар, ни булды ик?н? Сез керпег? ярд?м ит?рг? юлга чыгарга ?зерме?  (Балалар ?авабы). ? бит урман  аланы безне? балалар бакчасыннан шактый ерак, анда барыр ?чен нинди т?р транспорты кулланырга була? (Балалар ?авабы). ? кайсы т?р транспорты бел?н тизр?к барып ?ит?рбез ик?н? Башта бераз гына керпе турында с?йл?шеп алыйк ?ле. Ни ?чен керпе баласына йомшагым, аппагым дия? (Балалар ?авабы, слайдта керпе р?семн?ре карыйлар).

Т: - ? керпе хайваннарны? кайсы т?ркемен? кер?? (Балалар ?авабы). Ул ни ?чен кыргый хайван? Балалар, ? керпе турында сез н?рс? ?йт? аласыз? (Балалар керпене? тышкы кыяф?те турында проекторга карап ?з фикерл?рен ?йт?л?р). Ул ?зене? тырнаклары бел?н ?ирне тырмап, ашарына азык эзли. ?стенд?ге туны аны? нинди? (Балалар ?авабы).

Т: - Керпе ?ирд?ге б?тен чокырларны эзли ??м шунда ?зен? ботактан, ?л?нн?н, яфраклардан оя ясый. ? сез бел?сезме, керпе кара?гы ?итк?ч, азык эзл?п чыга. Шуны? ?чен аларны “т?нге аучылар” дип й?рт?л?р. ? н?рс? бел?н тукланалар ик?н керпел?р? (Балалар ?авабы). Ашарына азыкны ничек алып кайталар? (Балалар ?авабы).  Эн?л?ре аларга азык ташыр ?чен ген? кир?кме? (Балалар ?авабы). Кемн?рд?н сакланалар ик?н алар? Кешел?рд?нме? (балалар ?авабы). Ничек сакланалар со? алар? (Балалар ?авабы). ?йд?гез ?ле, керпе кебек йомарланып к?рс?тегез. ? мен? кыш ?ит?г? керпел?р шулай йомарланып йоклыйлар, шуны? ?чен к?зд?н яхшы гына ашап май туплыйлар.  Балалар, керпе янына кунакка буш кул барып булмас бит инде, ?йд?гез к?чт?н?чк? печенье  алып барыйк. Балалар, бу нинди геометрик фигура? (квадрат). Ягез ?ле, шушы квадраттан малайлар – кызыл ?чпочмак, ? кызлар яшел турыпочмаклы к?рзинн?р ясагыз. Малайларны? ??м кызларны? к?рзинн?ре н?рс? бел?н аерыла? (Балалар ?авабы). ? х?зер н?къ мен? шундый фигурада булган печеньеларны сайлап к?рзинн?регезг? тутырыгыз. Мен? к?чт?н?чл?ребез ?зер. Ягез ?ле, зур к?рзинг? бушатыйк. ? аланда яки урманда ?зе?не ничек тоталар ик?н, ?йтеп ?тегез ?ле. Балалар, ?йд?гез ?ле “тылсымлы квадратлар”дан самолетлар ясыйк. Сез ?зерме, саныйбыз ??м очабыз. Моторны кабыздык д-т, д-т, д-т.

  (1д?н 10 га кад?р саныйлар ??м урман аланына килеп ?ит?л?р. Тир?-юньд? ч?п-чар ята, керпене? к?ефе юк, нидер с?йл?н?, т?чкер?).

Т:- Балалар, ни булган монда? Сезг? монда ошыймы? Ни ?чен? (Балалар ?авабы). ? сез ничек уйлыйсыз, ни булды ик?н монда? (Балалар ?авабы). Ч?, н?рс? ул анда пошкыра, ачулана? ?. керпе ик?н бит ул (й?зе кан?гатьсезлек белдерг?н, л?кин балаларны к?рг?ч куанып куйгандай ит?). Ис?нме, Керпек?й,  ни булды? Сине кем шулай кыерсытты?

Керпе: - Ис?нмесез, минем дусларым! Килеп ?иттегезме? (Балалар Керпе бел?н ис?нл?ш?л?р). Ярый ?ле килеп ?иттегез. Мен? к?р?сезме, урманга ял ит?рг? балалар килде. Ял иттел?р, уйнадылар, ч?ч?кл?р ?ыйдылар, тир?-якны туздырып, аланны ч?пл?п киттел?р. Алай гына да т?гел, кош ояларын туздырып, агачларны сындырдылар. Мине уенчык урынына уйнап ?йл?рен? алып киттел?р. Кире урманыма юлны к?чк? эзл?п таптым. Мен? минем ?ем – минем аланым х?зер нинди аяныч х?лд?.

Т:- Ай-яй, т?рбиясез балалар килг?н ик?н. Керпек?й, безне? балалар мондый т?рбиясез т?гелл?р. Без сине? аланы?ны х?зер ?ыештырып т?ртипк? китерербез, шулаймы, балалар? Без ничек итеп Керпег? ярд?м ит? алырбыз ик?н?

(Балалар ?авабы. Балалар аланны ?ыештыралар).

Бер бала: - Керпе, Керпе, к?р инде,                             Керпе:   - ?й, бала, бала, бала,

                   Эн?л?ре? никад?р!                                    Со? ?зе? уйлап кара:

                   Уйнар идем сине? бел?н,                         Мин бит яшим урманда,

                  Шундый булмаса? ?г?р.                             Кемн?р ген? юк анда!

Т: - ?й, Керпек?й, безне? балалар сине ?ич т? кыерсытмаслар.

Керпе: - Сез ми?а бик ярд?м иттегез, аланымны ?ыештырдыгыз. Минем сезне? бел?н бер уен уйнап аласым кил?. ?йд?гез ?ле т?г?р?кк? басыйк, уйнап алыйк.

 (Музыка я?гырый, уенчык г?мб?не т?г?р?к буенча ?иб?р?л?р, музыка туктый ??м г?мб? кемд? кала, шу?а сынау бирел?).

Керпе: - Балалар, бел?сезме – урман ?авасында тузан бик аз. Урман ?авасы с?лам?тлек ?чен бик т? файдалы. Безне? аланыбызда да сезне? шикелле хезм?т с?юч?н б???кл?р яши. (Слайдта бал кортлары, кырмыскалар р?семн?ре карыйлар). Сез экранда н?рс? к?р?сез? (Балалар ?авабы). ? бал кортлары кешел?рг? ниниди файда китер?л?р? (Балалар ?авабы). ? тырыш кырмыскаларны гына к?регез ?ле, алар да гел х?р?к?тт?: ?зл?рен? оя ясыйлар, гаил?л?рен кайгыртып торалар. ? к?зд?н ?леге б???кл?р йокыга талдылар. Безне? урман аланында бик к?п файдалы ?л?нн?р, ?ил?к-?имешл?р ?с?. Аландагы кайбер ??нлекл?р авырса, мин аларны шул ?л?нн?р ярд?менд? д?валыйм. Ул ?л?нн?рне мин ??йд?н ?к ?ыеп куям, кыш к?не авырган вакытта кулланам.  (Аксап тычкан бел?н бака кер?л?р).

Тычкан:   Ис?нмесез, дусларым,

                 Ярд?м кир?к ми?а сезд?н.

                 ?ир астын казыганда 

                 Аягымны авырттырдым тезд?н.

Керпе: - Зыян юк, аягы?ны х?зер мен? шушы бака яфрагы бел?н б?йл?п куябыз да, тизд?н т?з?лер. Бака яфрагы авырткан урыннарга шифа булып тора.

Тычкан: - Р?хм?т ки??ше??.

Керпе: - ? си?а, Бака-бакылдык, ни булды?

Бака: - Ми?а салкын тиг?н ахры, ми?а

            Тамагым бик авырта.

            Бакылдыйм да ют?ллим.

            Нинди д?ва бирерсез ми?а?

Керпе: - Мен? си?а ?ги ана яфрагы. Дару гына т?гел – мог?иза, салкын тиюе? тизд?н ?т?р.

Бака: -  Р?хм?т.

Керпе: - К?р?м, балалар, сез бик т? акыллы, бик т? т?рбияле булгансыз.

Т: - Керепек?й, безг? кайтырг? вакыт. Без сине? ки??шл?ре?не ист? тотарбыз. Урманны? безне? зур байлыгыбыз ??м аны сакларга кир?клеген ист?н чыгармабыз.

Керпе: - Сез дусларым, ышанычымны аклагыз. Гадел булыгыз. Сау булыгыз, безне? аланыбызга тагын кунакка килегез.

(Балалар саубуллашалар).

Т:- Балалар, самолетларны? т?зеклеген тикшерик ??м юлга кузгалыйк, моторны кабыздык: д-т, д-т (7 д?н 1г? кад?р саныйлар). Мен? бакчабызга кайтып ?иттек. Юлда бик арытты, ял итеп алыйк.

Физминутка:

Без урман аланына бардык, (й?р? х?р?к?тл?ре ясау)

Матур урыннар к?рдек. (куллар ??еп к?рс?т?)

Сары тун киг?н каен – у?да, (у?га таба к?рс?т?)

Ямь- яшел чыршы – сулда. (сулга таба к?рс?т?)

Матур кошлар очалар,  (кошлар булып канат ?илп?)

?йл?неп, ?ирне кочалар. (иелеп ч?г?л?? ??м ?з-?зен кочаклау)

Т: - Балалар, сезг? б?генге с?ях?тебезд?н нил?р ист? калды? (Балалар ?авабы). Сез б?ген кайткач, б?генге с?ях?тебезне ?ти-?нил?регезг?, ?би-бабайларыгызга, апа-абыйларыгызга с?йл?гез. Табигатьне сакларга кир?клеген а?латыгыз.  ?йд?гез ?ле, шул ист? калган мизгелл?рне геоконт тактасында ясап к?рс?тик.

Т: - Бик к??елле безне? урманда, табигать кочагында,

      Мен? шуны ист? тоту кир?ктер шул чагында.

      Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз,

      Суларны да пычратмагыз, пыяла, ч?п атмагыз.

      Табигать – ул зур байлык, табигатьне саклагыз.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект занятия в ДОУ »

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 58 нче “Шаян нәниләр” гомумүстерешле балалар бакчасы

“Урман аланына сәяхәт”

Зурлар төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге

Төзеделәр: Вәлиева В. А.

Тема: Урманга сәяхәт (өлкәннәр төркеме).

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: “Танып белү”, Социаль-коммуникатив үсеш”, “Физик үсеш”.

Бурычлар:

  1. Балаларда игътибарлык, әйләнә-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү.

  2. Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү.

  3. Балаларның сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап бирү сыйфатын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

  4. Балаларның әхлакый, эстетик үсешенә уңай йогынты ясау.

Төп белем бирү өлкәсе: “Танып белү”.

Эшчәнлек максаты:

  1. Балаларда тирә-юнь табигатенә, андагы тереклеккә, үсемлекләргә сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәхәббәт хисе тәрбияләп, аларның социаль үсеш юнәлешен ныгыту;

  2. Гомумүстерелешле уеннар аша интеллектуаль һәм иҗади үсешләрен камилләштерү;

  3. Танып-белү эшчәнлеген камилләштерү;

  4. Туган як табигатенә соклану, аны саклаучы булу теләге уяту;

  5. Балаларда хезмәт яратучанлык тәрбияләү.

Методик ысуллар: әңгәмә, шигырьләр сөйләү, проблемалы мәсьәләне сәхнәләштерү, сүзле һәм хәрәкәтле уеннар уйнау.

Индивидуаль эш: шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар өйрәнү, рәсемнәр ярдәмендә урман һәм аның тереклекләре турында күзаллауларын ныгыту.

Җиһазлау: экран-проектор, урман аланы күренеше, битлекләр.

Алдан эшләнгән эш: шигырьләр ятлау, урман аланы күренеше, битлекләр әзерләү, җир-су, табигать турында әңгәмәләр алып бару, дару үләннәре белән танышу, физминут уены сүзләрен өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш: могҗиза, үги ана яфрагы, бака яфрагы.

Балаларның интегратив сыйфатларын үстерүдә планлаштырылган нәтиҗәләр: Балалар эшчәнлегенең күптөрле төрләрен тормышка ашыру өчен кирәкле күнекмәләре бар, табигать дөньясына хис-тойгы мөнәсәбәт күрсәтә белә, матур әдәбият әсәрләрен тыңлый белә, белем бирү процессында зур кызыксыну белән актив катнаша.

Эшчәнлек барышы:

Т: - Балалар, бүген иртә белән балалар бакчасы адресына телеграмма килде. Аның кемнән килгәнен белү өчен мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлагыз һәм җавабын табыгыз:

1)Энәсенең күзе юк, 2) Ул өстенә җәй дә, кыш та

Тегәр өчен җебе юк. Энәле күлмәк кия.

Яшерсә башын, аягын, Шулай да аны әнкәсе

Ул нәни генә бер тун. Нәрсә ул? “Йомшагым” диеп сөя. Нәрсә ул?

(Җавап: керпе).

Т: - Әйе, ул керпе. Керпе үзенең телеграммасында менә нәрсә язган: “Минем якын дусларым! Миңа сездән ярдәм кирәк! Зинһар өчен, урман эчендә урнашкан кечкенә аланыма ашыгыгыз. Мин сезне көтеп калам. Керпе”. Балалар, ни булды икән? Сез керпегә ярдәм итәргә юлга чыгарга әзерме? (Балалар җавабы). Ә бит урман аланы безнең балалар бакчасыннан шактый ерак, анда барыр өчен нинди төр транспорты кулланырга була? (Балалар җавабы). ә кайсы төр транспорты белән тизрәк барып җитәрбез икән? Башта бераз гына керпе турында сөйләшеп алыйк әле. Ни өчен керпе баласына йомшагым, аппагым дия? (Балалар җавабы, слайдта керпе рәсемнәре карыйлар).

Т: - Ә керпе хайваннарның кайсы төркеменә керә? (Балалар җавабы). Ул ни өчен кыргый хайван? Балалар, ә керпе турында сез нәрсә әйтә аласыз? (Балалар керпенең тышкы кыяфәте турында проекторга карап үз фикерләрен әйтәләр). Ул үзенең тырнаклары белән җирне тырмап, ашарына азык эзли. Өстендәге туны аның нинди? (Балалар җавабы).

Т: - Керпе җирдәге бөтен чокырларны эзли һәм шунда үзенә ботактан, үләннән, яфраклардан оя ясый. Ә сез беләсезме, керпе караңгы җиткәч, азык эзләп чыга. Шуның өчен аларны “төнге аучылар” дип йөртәләр. Ә нәрсә белән тукланалар икән керпеләр? (Балалар җавабы). Ашарына азыкны ничек алып кайталар? (Балалар җавабы). Энәләре аларга азык ташыр өчен генә кирәкме? (Балалар җавабы). Кемнәрдән сакланалар икән алар? Кешеләрдәнме? (балалар җавабы). Ничек сакланалар соң алар? (Балалар җавабы). Әйдәгез әле, керпе кебек йомарланып күрсәтегез. Ә менә кыш җитүгә керпеләр шулай йомарланып йоклыйлар, шуның өчен көздән яхшы гына ашап май туплыйлар. Балалар, керпе янына кунакка буш кул барып булмас бит инде, әйдәгез күчтәнәчкә печенье алып барыйк. Балалар, бу нинди геометрик фигура? (квадрат). Ягез әле, шушы квадраттан малайлар – кызыл өчпочмак, ә кызлар яшел турыпочмаклы кәрзиннәр ясагыз. Малайларның һәм кызларның кәрзиннәре нәрсә белән аерыла? (Балалар җавабы). Ә хәзер нәкъ менә шундый фигурада булган печеньеларны сайлап кәрзиннәрегезгә тутырыгыз. Менә күчтәнәчләребез әзер. Ягез әле, зур кәрзингә бушатыйк. Ә аланда яки урманда үзеңне ничек тоталар икән, әйтеп үтегез әле. Балалар, әйдәгез әле “тылсымлы квадратлар”дан самолетлар ясыйк. Сез әзерме, саныйбыз һәм очабыз. Моторны кабыздык д-т, д-т, д-т.

(1дән 10 га кадәр саныйлар һәм урман аланына килеп җитәләр. Тирә-юньдә чүп-чар ята, керпенең кәефе юк, нидер сөйләнә, төчкерә).

Т:- Балалар, ни булган монда? Сезгә монда ошыймы? Ни өчен? (Балалар җавабы). Ә сез ничек уйлыйсыз, ни булды икән монда? (Балалар җавабы). Чү, нәрсә ул анда пошкыра, ачулана? Ә... керпе икән бит ул (йөзе канәгатьсезлек белдергән, ләкин балаларны күргәч куанып куйгандай итә). Исәнме, Керпекәй, ни булды? Сине кем шулай кыерсытты?

Керпе: - Исәнмесез, минем дусларым! Килеп җиттегезме? (Балалар Керпе белән исәнләшәләр). Ярый әле килеп җиттегез. Менә күрәсезме, урманга ял итәргә балалар килде. Ял иттеләр, уйнадылар, чәчәкләр җыйдылар, тирә-якны туздырып, аланны чүпләп киттеләр. Алай гына да түгел, кош ояларын туздырып, агачларны сындырдылар. Мине уенчык урынына уйнап өйләренә алып киттеләр. Кире урманыма юлны көчкә эзләп таптым. Менә минем өем – минем аланым хәзер нинди аяныч хәлдә.

Т:- Ай-яй, тәрбиясез балалар килгән икән. Керпекәй, безнең балалар мондый тәрбиясез түгелләр. Без синең аланыңны хәзер җыештырып тәртипкә китерербез, шулаймы, балалар? Без ничек итеп Керпегә ярдәм итә алырбыз икән?

(Балалар җавабы. Балалар аланны җыештыралар).

Бер бала: - Керпе, Керпе, күр инде, Керпе: - Әй, бала, бала, бала,

Энәләрең никадәр! Соң үзең уйлап кара:

Уйнар идем синең белән, Мин бит яшим урманда,

Шундый булмасаң әгәр. Кемнәр генә юк анда!

Т: - Әй, Керпекәй, безнең балалар сине һич тә кыерсытмаслар.

Керпе: - Сез миңа бик ярдәм иттегез, аланымны җыештырдыгыз. Минем сезнең белән бер уен уйнап аласым килә. Әйдәгез әле түгәрәккә басыйк, уйнап алыйк.

(Музыка яңгырый, уенчык гөмбәне түгәрәк буенча җибәрәләр, музыка туктый һәм гөмбә кемдә кала, шуңа сынау бирелә).

Керпе: - Балалар, беләсезме – урман һавасында тузан бик аз. Урман һавасы сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Безнең аланыбызда да сезнең шикелле хезмәт сөючән бөҗәкләр яши. (Слайдта бал кортлары, кырмыскалар рәсемнәре карыйлар). Сез экранда нәрсә күрәсез? (Балалар җавабы). Ә бал кортлары кешеләргә ниниди файда китерәләр? (Балалар җавабы). Ә тырыш кырмыскаларны гына күрегез әле, алар да гел хәрәкәттә: үзләренә оя ясыйлар, гаиләләрен кайгыртып торалар. Ә көздән әлеге бөҗәкләр йокыга талдылар. Безнең урман аланында бик күп файдалы үләннәр, җиләк-җимешләр үсә. Аландагы кайбер җәнлекләр авырса, мин аларны шул үләннәр ярдәмендә дәвалыйм. Ул үләннәрне мин җәйдән үк җыеп куям, кыш көне авырган вакытта кулланам. (Аксап тычкан белән бака керәләр).

Тычкан: Исәнмесез, дусларым,

Ярдәм кирәк миңа сездән.

Җир астын казыганда

Аягымны авырттырдым тездән.

Керпе: - Зыян юк, аягыңны хәзер менә шушы бака яфрагы белән бәйләп куябыз да, тиздән төзәлер. Бака яфрагы авырткан урыннарга шифа булып тора.

Тычкан: - Рәхмәт киңәшеңә.

Керпе: - Ә сиңа, Бака-бакылдык, ни булды?

Бака: - Миңа салкын тигән ахры, миңа

Тамагым бик авырта.

Бакылдыйм да ютәллим.

Нинди дәва бирерсез миңа?

Керпе: - Менә сиңа үги ана яфрагы. Дару гына түгел – могҗиза, салкын тиюең тиздән үтәр.

Бака: - Рәхмәт.

Керпе: - Күрәм, балалар, сез бик тә акыллы, бик тә тәрбияле булгансыз.

Т: - Керепекәй, безгә кайтыргә вакыт. Без синең киңәшләреңне истә тотарбыз. Урманның безнең зур байлыгыбыз һәм аны сакларга кирәклеген истән чыгармабыз.

Керпе: - Сез дусларым, ышанычымны аклагыз. Гадел булыгыз. Сау булыгыз, безнең аланыбызга тагын кунакка килегез.

(Балалар саубуллашалар).

Т:- Балалар, самолетларның төзеклеген тикшерик һәм юлга кузгалыйк, моторны кабыздык: д-т, д-т (7 дән 1гә кадәр саныйлар). Менә бакчабызга кайтып җиттек. Юлда бик арытты, ял итеп алыйк.

Физминутка:

Без урман аланына бардык, (йөрү хәрәкәтләре ясау)

Матур урыннар күрдек. (куллар җәеп күрсәтү)

Сары тун кигән каен – уңда, (уңга таба күрсәтү)

Ямь- яшел чыршы – сулда. (сулга таба күрсәтү)

Матур кошлар очалар, (кошлар булып канат җилпү)

Әйләнеп, җирне кочалар. (иелеп чүгәләү һәм үз-үзен кочаклау)

Т: - Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебездән ниләр истә калды? (Балалар җавабы). Сез бүген кайткач, бүгенге сәяхәтебезне әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга, апа-абыйларыгызга сөйләгез. Табигатьне сакларга кирәклеген аңлатыгыз. Әйдәгез әле, шул истә калган мизгелләрне геоконт тактасында ясап күрсәтик.

Т: - Бик күңелле безнең урманда, табигать кочагында,

Менә шуны истә тоту кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз, пыяла, чүп атмагыз.

Табигать – ул зур байлык, табигатьне саклагыз.













































Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 58 нче “Шаян нәниләр” гомумүстерешле балалар бакчасы













Тема: Урман аланына сәяхәт.

(58 нче балалар бакчасы җирлегендә методик куст берләшмәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу)









Төзеделәр:

Вәлиева В.А.







Әлмәт - 2014


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Биология

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект занятия в ДОУ

Автор: Валиева Венера Асгатовна

Дата: 08.05.2015

Номер свидетельства: 209254

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(62) "Конспект занятия "Выбери маршрут" "
    ["seo_title"] => string(36) "konspiekt-zaniatiia-vybieri-marshrut"
    ["file_id"] => string(6) "149545"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1420218526"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(175) "Конспект занятия по математике для детей 5-6 лет "Волшебные тропинки лесного человечка Циферки". "
    ["seo_title"] => string(113) "konspiekt-zaniatiia-po-matiematikie-dlia-dietiei-5-6-liet-volshiebnyie-tropinki-liesnogho-chieloviechka-tsifierki"
    ["file_id"] => string(6) "232326"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442819134"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(93) "Конспект занятия по теме «Дыхательная гимнастика»"
    ["seo_title"] => string(56) "konspiekt_zaniatiia_po_tiemie_dykhatiel_naia_ghimnastika"
    ["file_id"] => string(6) "434228"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1508837446"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(211) "Конспект занятия по развитию речи на тему "Домашние птицы" Занятие со слабослышащими дошкольниками старшей группы."
    ["seo_title"] => string(80) "konspekt_zaniatiia_po_razvitiiu_rechi_na_temu_domashnie_ptitsy_zaniatie_so_slabo"
    ["file_id"] => string(6) "479434"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1538466403"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(148) "конспект занятия по физкультуре в подготовительной группе "Мы - юные спортсмены" "
    ["seo_title"] => string(87) "konspiekt-zaniatiia-po-fizkul-turie-v-podghotovitiel-noi-ghruppie-my-iunyie-sportsmieny"
    ["file_id"] => string(6) "234158"
    ["category_seo"] => string(10) "fizkultura"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1443360657"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства