kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку на тему "Боерык фигыль".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок соответствует требованиям ФГОС.Урок провела в 5 классе.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку на тему "Боерык фигыль".»

Татар теле 5 сыйныф

Тема.  Боерык фигыльләрне куллану.

Максат.   Боерык фигыльләрне җөмләдә урынлы куллана белү күнекмәләрен булдыру; боерык фигыльне тексттан табу, башка сүз төркемнәреннән ясый белү, аны сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү.

Дәрес тибы. Кабатлау, ныгыту дәресе.

Дәрес барышы.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Барчабызга да  хәерле көн, күтәренке кәеф теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.

-         Әйдәгез, без дә бер – беребезгә карашып,елмаейк әле.

II.               Белемнәрне актуальләштерү.

1.     Сораулар.

III.           Төп өлеш.

Укытучы. Нәрсә соң ул фигыль? (мөстәкыйль сүз төркеме) 

Укытучы. Ул нәрсәне белдерә? (эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә)

Укытучы. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? (нишли, нишләде, нишләр, нишлә?..)  

 

2.        Фигыль сорауларына теоретик разминка     

 

Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.

Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә? (заман, зат-сан белән төрләнә, барлык – юклык формаларда  килә)

Укытучы. Зат-сан белән төрләнешеннән чыгып, фигыльләр нинди 2 зур төркемчәгә бүленә? (затланышлы һәм затланышсыз) 

Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы.  Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

Укытучы.  Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә? Санап чыгыгыз әле.

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы. Бик дөрес, укучылар. Без бүген сезнең белән боерык фигыльләрне гомумиләштереп кабатлыйбыз һәм дәрес ахырында тест сорауларына җавап бирербез.

-Ә хәзер, әйдәгез бергәләшеп тактада боерык фигыльнең моделен төзик.

Укытучы. Нәрсәдән башлыйбыз?

3.        3 нче слайд.                        Модель  төзү

                                                       Боерык фигыль 

мәгънәсе                          соравы                  төрләнеше            җөмләдә

эш кушуны                      нишлә?                 зат-сан белән          хәбәр

боеруны, өндәүне            нишләмә?            

үтенү, ялвару

 

Укытучы. Димәк, модельга карап, кем кагыйдәне әйтеп бирер?

   Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне, киңәш итүне, үтенү, ялваруны белдерә. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

      Мәсәлән:  Алсу, әнигә булыш! Укы! Китапны алып бир әле!

 Укытучы. Димәк, боерык фигыль  нинди мәгънәләр белдерә икән? (боеруны, өндәүне, эшкә чакыруны, үтенүне, ялваруны, таләп итүне, киңәш итүне.)

Әйдәгез әле, шушы урында өй эшен тикшереп алыйк. Өй эшенә нәрсә бирелгән иде, Яна?     (боерык фигыльнең төрле мәгънәләрен  белдергән 3  җөмлә төзергә яки 3мәкаль язып килергә)

 5.               Өй эшен тикшерү.      Укытучы. Бик әйбәт, укучылар.

– Димәк, боерык фигыль нәрсәләр белән төрләнә?  Нинди формаларда килергә мөмкин? (Зат-сан белән төрләнә, барлыкта һәм юклыкта булырга мөмкин.)

 

 

1. Карточкалар белән эш.  Төркемнәрдә эшләү. Ә хәзер,  укучылар, төркемнәргә бүленеп, эшләп алыйк.  (3рәт – 3 төркем)  Биремнәр таратыла.                          

1.     Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне табарга, зат -санын билгеләргә.

 1. Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне табарга, зат -санын билгеләргә.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

2. Бер фигыльне зат –сан  белән төрләндерергә.

3. Бер фигыльне үрнәктәгечә тикшерергә.

Үрнәк: укы- боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлек санда, барлык формада, җөмләдә хәбәр булып килә.










1.     Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне табарга, зат -санын билгеләргә. 

1.      “Дәвам ит” уены.         

 Тасма телгә ышанма.

Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.

Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.

2. Бер фигыльне зат –сан  белән төрләндерергә.

3. Бер фигыльне үрнәктәгечә тикшерергә.

Үрнәк: укы- боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлек санда, барлык формада, җөмләдә хәбәр булып килә.

Укытучы.  Мәкаль һәм әйтемнәр аша   халык ни әйтергә теләгән?

Укучы. Әдәпле, тәүфыйклы, тәртипле, кешелекле  булырга кирәклекне.

 

2. Дәфтәрләрдә  эшләү.                     

-Ә хәзер, укучылар, дәфтәрләрдә эшләп алабыз.

 Бирелгән мәкаль һәм әйтемнәрдән 3сен  сайлап алып, дәфтәрләргә язарга, 2 фигыльне барлык һәм юклык формада зат – сан белән төрләндерергә.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Намусыңны яшьтән сакла.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.

Тасма телгә ышанма.

Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.

Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.

     Боерык  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

                                       

Берлек санда

Күплек санда

I -

I -

II бар, кил

II бар-ыгыз, кил-егез

III бар-сын, кил-сен

III бар-сын-нар, кил-сен-нәр

    Боерык фигыльләрнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше

Берлек санда

Күплек санда

I        -

I         -

II      бар-ма, кил-мә

II       бар-ма-гыз, кил-мә-гез

III     бар-ма-сын, кил-мә-сен

III      бар-ма-сын-нар, кил-мә-сен-нәр

 3.     Физкультминут.   

 IV. Күнекмәләрне ныгыту.

Әйткән фигыль формаларыннан боерык фигыль ясау, барлык һәм юклык формаларга кую.

Булу – бул , булма                        Елмаю- Аерылу- Карый – кара

Ташларга –

Чыгам – Баргач- Тыңлый-

2.     

 Башка сүз төркемнәреннән боерык фигыль формасын    ясау һәм нәтиҗә чыгару    (укучылар урыннардан кул күтәреп җавап бирә).

исем               боерык ф.           сыйфат       боерык ф.

җыр -                җырла          тыныч -          тынычлан

тоз -                 тозла              матур -           матурла

рәвеш             боерык ф.      ис.ф.           боерык ф.

тиз -                тизләт           тыңлау -        тыңла

күп -                күбәйт           сөйләү -        сөйлә

         – Димәк, укучылар, исемнән, сыйфаттан, рәвештән, фигыльдән боерык фигыль ясарга мөмкин икән.

3.             Ситуатив биремнәр эшләү.  

Укучылар ситуацияләргә карап, җөмләләр төзиләр, сөйләшәләр.

 Посоветуйте сестрёнке:

-вставать рано, убирать постель и делать зарядку;

-старательно учиться по всем предметам и аккуратно заполнять дневник;

-внимательно слушать учителя и вовремя выполнять домашнее задание.       

 4.   Тест эшләү.

                                                         ТЕСТ

1.     Боерык фигыль

а)  затланышлы                     б) затланышсыз.

2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

 Дустың  үзеңнән яхшы булсын.

а)  хикәя фигыль                  б)    боерык фигыль  

           

3.Кайсы раслау дөрес?

а)  Боерык фигыль заман белән төрләнә.

б)  Боерык фигыль заман белән төрләнми.

4. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

  а) предметның билгесен                 б) боеру, үтенүне

   5.  Җөмләдән  фигыльне тап,  зат -санын билгелә.  Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.


      а)  2 зат берлек санда                               б) 3 зат күплек санда

 

6. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

а) эш кушу, боеруны                                б) киңәш бирүне       

  

Экрандагы   дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куя.

 

Дөрес җаваплар:
1. А
2. Б 3. Б 4. Б 5. А 6. б

 

V. Өй эше бирү.

I вариант. Боерык фигыльләр кергән 5 мәкаль яки әйтем табарга.

II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 2 строфа язып килергә.

VI . Йомгаклау. ·        Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

·        Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

 Белемнәрне бәяләү.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект урока по татарскому языку на тему "Боерык фигыль".

Автор: Хусаинова Гульшат Мансуровна.

Дата: 23.09.2016

Номер свидетельства: 345489

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(212) "Конспект урока по татарскому языку на тему: Затланышлы ??м затланышсыз фигыль т?ркемч?л?рен гомумил?штереп кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(126) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-zatlanyshly-h-m-zatlanyshsyz-fighyl-torkiemch-l-rien-ghomumil-shtieriep-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "194246"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427738354"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Конспект урока по татарскому языку по теме "Сыйфат фигыль""
    ["seo_title"] => string(52) "konspiekturokapotatarskomuiazykupotiemiesyifatfighyl"
    ["file_id"] => string(6) "261376"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1449127611"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства