kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Что такое коррупция?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная работа участвовала в конкурсе на тему "Что такое коррупция?" И я  хотела бы поделиться этой работой и с другими учителями.  Коррупция - термин, обозначающий обычно использование должностным лицом своих властных полномочий и доверенных ему прав, а также связанных с этим официальным статусом авторитета, возможностей, связей в целях личной выгоды, противоречащее законодательству и моральным установкам. Коррупцией называют также подкуп должностных лиц, их продажность, что типично для мафиозных государств. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Что такое коррупция? »

Ришвәтчелек... Коррупция... Сorruption… Нәрсә соң ул? Бу төшенчә хәзерге заманда барыбызга да таныштыр, чөнки бу хакта газета битләрендә еш язалар, радиоэфир, телеэкраннарда да даими сөйләп торалар, киноларда да күрсәтәләр. Җәмгыять белеме дәресендә без ришвәткә төрле билгеләмәләр биреп карадык. Бу сүзне мин түбәндәгечә аңлыйм: законсыз эшне эшләү өчен җитәкчегә, я булмаса бу эшкә бәйле кешегә акча түләү. Шушы иншаны язарга утыргач, мин янә уйга калдым һәм әтиемә мөрәҗәгать иттем . Әтием бер сүз белән генә : “Улым, бу зур җинаять, законсыз рәвештә акча үзләштерү ”,-диде, ә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә бу сүзгә менә мондый билгеләмә бирелгән : “Коррупция - югары хезмәт урынында эшләүче кешеләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең акчага сатылучанлыгы; хезмәт урыны хокукларын шәхси байлык туплау максатлары өчен файдаланудан гыйбарәт җинаять”. Димәк, чыннан да, ришвәтчелек – җинаять. Ә ни өчен алайса кешеләр аны эшлиләр? Ришвәт илдә гадәти күренешкә әйләнеп бара түгелме соң? Аңа каршы көрәшәләр, чаралар күрәләр, законнар чыгаралар, әмма әлегечә, уңай якка үзгәрешләр күзәтелми. Баласын яхшы мәктәпкә урнаштырасымы, хастаханәгә чиратсыз гына үтеп дәваланасымы, газиз баласын югары уку йортына кертәсеме, юл йөрү таныклыгы аласымы, гади итеп, халык телендә әйткәнчә, кемгә дә булса “акча төртергә” кирәк. Ришвәтнең баш тыкмаган урыны калмаган да диярлек. Әнием әйтә: “Хәзер бөтен нәрсәне акча хәл итә, акчаң булмаса бер нәрсә дә эшли алмыйсың бит, көчленеке замана”,-ди.Аны да аңлап була. Кешеләргә хезмәт күрсәтүчеләрне акча алырга шулкадәр ияләндереп бетердек ки, алар хәтта бушлай хезмәт тә күрсәтми. Кирәк булса да, кирәк булмаса да бирәләр хәзер ришвәтне, эш кенә җайлансын.

Коррупция җәмгыять тормышының барлык тармакларына да: икътисадка да, социаль тармакка да, сәясәткә дә коточкыч куркыныч йогынты ясый. Икътисад өлкәсендә көндәшлеккә сәләтле отмый, ә киресенчә, ришвәт биреп өстенлек алучы җиңеп чыга. Дәүләт бюджеты акчалары тиешле урынга барып җитми, шуңа күрә төзелә башлаган мәктәпләр, юллар, балалар бакчалары “сакаллы төзелеш”ләргә әверелә.

Әйе, ришвәтчелек чәчәк ата. Ришвәтчелек, беренче чиратта , кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ришвәтчелек- кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын юкка чыгаручы гомуми бәла. Минемчә,ришвәтчелекнең киң тамыр җәюе,киңәюе Әхлак һәм Намус төшенчәләренең юкка чыгуындадыр. Намусны сатып та, алмаштырып та булмый . Ул бары тик кеше күңеленең бер почмагында яши. Минемчә, безнең намусыбыз кечкенә, хәлсез кеше рәвешендәдер. Намуссыз кешеләр генә акчага сатыла. Кешенең әхлакый сыйфатлары да югала бара. Безнең әби-бабайларыбызның ришвәтчелек турында үз фикерләре бар. “Нинди заманда яшибез бит. Югыйсә, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк , өстәлләребез мул, өсләребез бөтен,матур тыныч тормышта яшибез. Ләкин,булган саен күбрәк кирәк, һаман да нидер җитми”,-ди әбием. Бүген төп корал ул-акча. Кемнең акчасы күп, ул кешенең акчасы барын да хәл итә.Уйлап карасаң, акча булса,проблема булмый кебек. Тик акча күбрәк булган саен кешелеклелек тоныклана бара. Акчага барысын да сатып алып була, дип яшибез шул.Яшүсмер генә булсам да, мин моны яхшы аңлыйм.

Уйлап карасаң, җәмгыятебез ни өчен тирән упкынга тәгәри соң? Минем уйлавымча, әхлак нормалары юкка чыкканга, рухи кыйммәтләр югала барганга. Хәзерге вакытта кеше Алладан да курыкмый бит. Ә бит кеше Аллага ышанса,гөнаһ эшләүдән курыкса, ришвәтчелек булмас иде, бәлки.

Комсызлык, ришвәтчелек, җавпсызлык... “Булгария” пароходының Иделдә батуына менә шулар сәбәпче булды. Дөнья байлыгына табынган, рухи хәерче адәмнәр менә шушы һәлакәтне китереп чыгарды. Фәрештә күк җаннар – балалар, Идел матурлыгын күрергә, борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар җирен олыларга дип сәяхәткә чыккан өлкәннәр һәлак булды.

Адәм балалары Аллаһ Тәгалә, Аның кушканнарын, Аның ризалыгына ирешү мөһимлеге турында ешрак уйлансалар, дингә-иманга тартылсалар мондый аяныч хәлләр булмас иде дә бит...

Ришвәтчелеккә каршы илебез җитәкчелеге,хокук, прокуратура органнары туктаусыз көрәшә,аны кисәтүгә каршы зур эшләр башкара: Декларация кабул ителде, Халыкара кодекс һәм 9 декабрь-Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне дип игълан ителде. Журналистлар матбугат чараларында яктырта; язучылар үзләренең иҗатларында бик ачык чагылдыра. Тик моңа карап кына илдә ришвәт алучыларның да, ришвәт бирүчеләрнең дә саны кимемәде, чөнки ришвәтчелелек безнең җәмгыятьнең яшәү рәвеше, язылмаган канунына әйләнеп бара һәм аңа каршы көрәшү ил җитәкчеләреннән башлап безнең кебек укучыларга да кагыла. Без- һәрберебез үз илебезнең гражданины. Ничек кенә булмасын , илебезнең киләчәге безнең кулларда. Шуңа күрә без илебезнең,дәүләтебезнең законнарын яхшы белергә,барлык яңалыклардан да хәбәрдар булырга тиешбез. Ришвәтчелек белән көрәшү һәрберебезнең намус эше. Нинди генә җәмгыятьтә яшәсәк тә, гомумкешелек сыйфатлары : намус,әдәплелек,гаделлек мәңгелек; намуслы,әхлаклы, иманлы, игелекле кешеләрнең дәрәҗәсе һәрвакыт югары булып калыр. Иншамны Кадыйр Сибгатуллинның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

Дөньялыкның кырыс кануннары:

канатларны безнең каермакчы.

Иң заруры-

илгә Иман кирәк!

Изге иманыңнан аермачы!

Какшамасын өмет!

Кодрәт кирәк.

Вакыт җитте безгә уянырга.

ярдәм ит син безгә инаныр























































Татарста Республикасы

Теләче муниципаль районы

Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе



Республика Татарстан

Тюлячинский муниципальный район

Большемешинская средняя общеобразовательная школа





“Коррупциягә “Юк!” дип әйтәбез республика күләмендәге сочинение конкурсына язылган хезмәт

Намусыңны яшьтән җуйма...



Республиканский конкурс сочинений “Скажем коррупции “Нет!”

Люди хотят для себя богатства и славы; если то и другое нельзя обрести честно, следует их избегать. Люди страшатся бедности и безветности; если того и другого нельзя избежать, не теряя чести,следует их принять” (Конфуций)



Кириллов Константин Анатольевич ученик 9 класса

Кириллов Константин Анатолий улы

9 сыйныф укучысы

Учитель: Габдрахманова ГузельГабдулхаевна

Укытучы : Габдрахманова Гүзәл

Габделхәй кызы



Анкета-заявка

на участие в республиканском конкурсе сочинений “скажем коррупции “Нет!”



Территория: Республика Татарстан

ФИО участника: Кириллов Константин Анатольевич

Дата рождения участника: 14.09.1998

Класс: 9

Наименование образовательного учреждения: МБОУ – Большемешинская средняя общеобразовательная школа

Адрес образователного учреждения: РТ Тюлячинский район д. Большая Меша ул. Школьная,1 телефон 8(843)55 1 55

Электронная почта: roo_mesha@mail.ru

Адрес участника: РТ Тюлячинский район Д. Большие Савруши ул. Школьная,13

Название сочинения: “Люди хотят для себя богатства и славы; если то и другое нельзя обрести честно, следует их избегать. Люди страшатся бедности и безветности; если того и другого нельзя избежать, не теряя чести,следует их принять”

ФИО преподователя: Габдрахманова Гузель Габдулхаевна




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Что такое коррупция?

Автор: Маннапова Фидая Замиловна

Дата: 19.01.2015

Номер свидетельства: 157829

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(110) "Классный час на тему: "Что такое Коррупция и как ее победить" "
    ["seo_title"] => string(66) "klassnyi-chas-na-tiemu-chto-takoie-korruptsiia-i-kak-ieie-pobiedit"
    ["file_id"] => string(6) "167853"
    ["category_seo"] => string(16) "obschestvoznanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1423146050"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(105) "презентация для  мероприятия "Молодежь против коррупции" "
    ["seo_title"] => string(63) "priezientatsiia-dlia-mieropriiatiia-molodiezh-protiv-korruptsii"
    ["file_id"] => string(6) "150904"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1420570124"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(77) "Введение. Цели и задачи курса "О коррупции""
    ["seo_title"] => string(47) "vviedieniie_tsieli_i_zadachi_kursa_o_korruptsii"
    ["file_id"] => string(6) "355996"
    ["category_seo"] => string(16) "obschestvoznanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1478451662"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(113) "Разработка урока по теме: "Коррупция в России и в мире". 8 класс "
    ["seo_title"] => string(65) "razrabotka-uroka-po-tiemie-korruptsiia-v-rossii-i-v-mirie-8-klass"
    ["file_id"] => string(6) "183719"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1425918026"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(149) "План проведения воспитательного часа в форме дискуссии "Вместе против коррупции""
    ["seo_title"] => string(80) "plan_provedeniia_vospitatelnogo_chasa_v_forme_diskussii_vmeste_protiv_korruptsii"
    ["file_id"] => string(6) "504992"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1553737070"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства