kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Тамчы шоу” уены

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларны? татар теле ??м ?д?бият д?ресл?ренд? алган белемн?рне ничек ?зл?штер?л?рен тикшер?. Б?йл?нешле с?йл?м телен ?стер?. Балаларда к?рк?м ?хл?кый сыйфатларны ?стер?. Гаделлек, зир?клек ??м тапкырлык кебек сыйфатлар т?рбиял??. Татар балалар язучыларыны? тормыш юллары, и?атлары иск? т?шерел?, кабатлана, ныгытыла. Аларга карата м?х?бб?т хисл?ре т?рбиял?н?. Бер - бере?? карата х?рм?т уяту да к?зд? тотыла.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Тамчы шоу” уены »

Тема: “Тамчы шоу” уены.


Максат: 1. Укучыларның татар теле һәм әдәбият дәресләрендә алган

белемнәрне ничек үзләштерүләрен тикшерү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Балаларда күркәм әхләкый сыйфатларны үстерү. Гаделлек,

зирәклек һәм тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.


Җиһазлау: Сыйныф бүлмәсен бәйрәмчә бизәү. Ребуслар язылган

плакатлар, язучылар һәм шагыйрьләрнең портретлары,

Казанның истәлекле урыннары төшерелгән рәсемнәр,

костюмнар.


Уен барышы.


Алып баручы:

- Без бүген бик матур кичәгә җыелдык. Бу – көч сынашу уены. Кем тапкыр, кем зирәк, шул җиңәр тизрәк. Алда зур көрәш тора. Хәрәмләшмик, алдашмыйк, каршы яктан калышмыйк. Безгә монда жюри да кирәк була. Шуңа күрә әйдәгез аларны да билгеләп алыйк.(Жюри билгеләнә) Ә хәзер

сүз капитаннарга бирелә.

I капитан:

- Бездән - Тукай оныкларыннан сезгә - Алиш оныкларына кайнар сәлам.

Тукай оныклары торып баса һәм хор белән түбәндәге сүзләрне кабатлый:

Безнең девиз: “Без булдырабыз!”

Без, зирәкләр, тормышта

Иң кирәкләр.

Эһ! Дигәнче уйлыйбыз,

Шуңа инде без менә

Бер – беребезгә терәкләр.

II капитан:

- Бездән - Алиш оныкларыннан сезгә - Тукай оныкларына кайнар сәлам.

Алиш оныклары торып баса һәм хор белән түбәндәге сүзләрне кабатлый:

Безнең девиз: “Ялкындай янабыз, очкындай очабыз!”

Тапкырлар без, тапкырлар,

Юк без йөрмәгән юллар.

Юк без белмәгән эшләр,

Бездән башка дуслар нишләр.

Капитаннар бер – берсенә истәлекле бүләкләр тапшыралар.


Хәзер командалар күчтәнәчкә алып килгән табышмакларын әйтәләр.

Тукай оныклары: Алиш оныклары:

1.Мин кечкенә, миңа тимә, 1.Ишек төбендә ята,

Тисәң, авыртты димә!(бал корты) Куян күрсә, җан ата. (эт)

2.Көлтә - көлтә койрыгым 2.Борыны озын, боты озын,

Селки – селки барамын. Камышлыкта көнозын.

Кетәклекләргә кереп, мин Сазлык җирләрдә йөри,

Тавык – чеби аламын.(төлке) “Тату торыйк!” – дип сөйли.(торна)

3.Кешенең дусты, 3.Бәләкәй генә бөкере

Йортның сакчысы. (эт) Бөтен кырны бетерде. (урак уру)


Командалар бер – берсенә җыр бүләк итәләр. Җырны бер команда башлый, ә икенче команда дәвам итә.

Тукай оныклары: Алиш оныклары:

Мин яратам сине, Татарстан Чайкала иген кырлары,

Ал таңнарың өчен яратам. Уяна таң нурлары

Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган Киңлекләргә алып бара

Яңгырларың өчен яратам. Безнең басу юллары.

Игенченең уңганлыгы,

Игенченең тырышлыгы,

Игенченең хезмәт шавы

Кырларыннан күренә.


Ребус чишү. Беренче ребусны Тукай оныклары, икенчесен Алиш оныклары чишә.

1 1 10 6 5

( Абдулла Алиш)



2. 1 лән

(“Чукмар белән Тукмар” )

(Укучылар бергәләп ребусны чишәләр. Бер укучы тактага җавапны яза. Укучылар ребус чишкәндә музыкаль тәнәфес.)


- Укучылар, без үткән ел Абдулла Алишның ничә яшьлек юбилеен билгеләп үттек әле?

- 100 яшьлек.

- Ә без аның нинди әсәрләрен беләбез соң?

- “Койрыклар”, “Куян кызы”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән тукмар”.

- Әйе, укучылар, бик дөрес. Сезгә өй эше итеп Абдулла Алишның берәр әсәрен сәхнәләштерергә бирелгән иде.Шуларны карап узыйк әле.(Укучылар өй эшләрен күрсәтәләр.)


- Хәзер мин командаларга мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез дәвам итәсез.

Тукай оныкларына Алиш оныкларына

1.Күршең үзеңнән яхшы булсын. 1.Киемеңә карап каршылыйлар,

Акылыңа карап озаталар.

2.Эшләмәсәң эш көне, 2.Сөйдергәндә тел,

Ни ашарсың кыш көне. Биздергәндә тел.

3.Инсафлының теле саф. 3.Йөз сум акчаң булганчы,

Йөз дустың булсын.

4.Иле барның теле бар. 4.Тырышкан табар,ташка кадак

кагар.

5.Яшьлегең тырыш булса, 5.Агач җимеше белән, адәм эше

Картлыгың тыныч булыр. белән.


- Укучылар, алдагы биремебез сезнең туган шәһәрегезне, язучы һәм шагыйрьләребезне ни дәрәҗәдә белүегезне ачыклар.Игътибар белән карагыз әле, сез тактада кемнәрнең портретларын, Казанның нинди истәлекле урыннарын күрәсез?

(Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Ләбиб Лерон, Шәүкәт Галиев, Милли китапханә, Ана һәйкәле, Сәлих Сәйдәшев һәйкәле, Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее)

- Бу шагыйрьләрнең, язучыларның нинди әсәрләрен беләсез?

(Ш.Галиев – “Көлке бүлмәсе”, “Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр,мәзәк хәлләр”, “Кызык”, “Тәмле йорт”. Р.Миңнуллин – “Айга очтык”, “Акбай цирк карый”, “Энекәш кирәк миңа”, “Безнең авыл зоопаркы”, “Дөньядагы иң зур алма”. Ф.Яруллин – “Биюче бака”, “Аерылмас дустым”, “Зәңгәр күлдә Ай коена”, “Чәчәкләр моңы”, “Яралы язмышлар”, Минем елмаю”. Л.Лерон – “Куяннар санамышы”, “Буталмыш илендә”, “Җәйге көндә”, “Балык тотканда”, “Фагыйлә”.)

“Тамчы шоу” уеннын ике команда бергә “Дуслык турында җыр” дигән җырны җырлап тәмамлый.

- Шуның белән безнең “Тамчы шоу” уеныбыз тәмам. Сүзне жюрига бирәбез.

Жюри урыннар билгели һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшыра.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
“Тамчы шоу” уены

Автор: Сафина Гульнара Фаргатовна

Дата: 09.12.2014

Номер свидетельства: 141555

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(125) "“Шагыйрь рухы безне? к??елл?рд?” «Тамчы шоу» интеллектуаль д?рес-уен "
    ["seo_title"] => string(74) "shaghyir-rukhy-bieznien-kun-iell-rd-tamchy-shou-intielliektual-d-ries-uien"
    ["file_id"] => string(6) "158740"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421778239"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(65) "Кошлар - безнен канатлы дусларыбыз! "
    ["seo_title"] => string(35) "koshlar-bieznien-kanatly-duslarybyz"
    ["file_id"] => string(6) "191828"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1427373572"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства