Гарданова Хәлимә Вәзир кызы,
Алабуга шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
«Тамчы шоу» интеллектуаль уены
“Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә”
“Еллар үткән...Ләкин син һаман яшь,
Син һаман сау безнең күңелдә...”
(Хәсән Туфан)
Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәрне системага салу; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтенлеген исбатлау; фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү;
Җиһазлау: Компьютер, дәреслекләр, шагыйрьнең биографиясе, иҗаты буенча компьютер презентациясе.
Исәнмесез, диеп башлыйк әле,
Һәр очрашу шулай башлана.
Исәнмесез, диеп сүз башланса,
Күңелләрдә ныграк саклана.
- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Хәерле, имин көннәр сезгә! Без бүген сезнең белән «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына җыелдык. Без бүгенге бәйгебездә татар халкының мәшһүр шәхесе Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәребезне искә төшерербез һәм ныгытырбыз.
- Бүгенге уенда 7 класс укучыларыннан торган ике команда катнаша. Хәзер сүзне, үзләре белән якыннанрак таныштыру өчен, мин аларга бирәм. Командалар үзләре белән таныштыралар.
Командалар бер-берсен сәламлиләр, девизларын әйтәләр. (Мәсәлән, “Дуслык” командасы, девизы: “Бердәмлектә - көч”; “Тукай оныклары” командасы, девизы: “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”
Акыллы бул, бирешмә,
Көндәшеңнән калышма.
Дуслык - безнең бәйрәм бизәге,
Дуслык - безнең җиңү теләге.
Ялкындай янып яшәргә,
Җиңәргә-бирешмәскә. һ.б.ш.)
Безнең уенда өченче команда да катнаша, ул –безнең укучыларыбызның чыгышларына бәя бирүче жюри составы (жюри әгъзалары белән таныштыру).
Шулай итеп, беренче турга кереп китәбез. Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын!
- Бу турда Г. Тукайның тормышына кагылышлы 14 сорау укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.
Сораулар:
1. Г.Тукай ничәнче елда һәм кайсы числода туган? (1886 ел, 26 апрель.)
2. Г.Тукайның туган авылы. (Арча районы Кушлавыч авылы.)
3. Өчиле авылы белән шагыйрьне нинди җепләр бәйли? (Әнисе Өчиле авылыннан.)
4. Казанда Габдулла кемнәр гаиләсендә тәрбияләнә? (Мөхәммәтвәли, Газизә гаиләсендә.)
5. Габдулланы уллыкка алган Сәгъди абзый һәм Зөһрә апаның ничә кызы була? (2)
6. ”Дөньяга күзем ачылган урын “ дип, Габдулла кайсы авылны атый? (Кырлай авылын атый.)
7. Г.Тукайны Җаекка кемнәр алдыра? (Апасы Газизә һәм җизнәсе Галиасгар алдыра.)
8. Җаек мәдрәсәсе ничек атала? (“Мотыйгия”)
9. Фотосорау, экранга карагыз. Тукайның балачагы үткән урыннарның эзлеклелеген тиешле тәртиптә билгеләгез. (5, 2, 3, 1, 4)
10. Г.Тукай Казанда кайсы кунакханәдә яши? (“Болгар”)
11. Шагыйрьнең кабере кайда? (Казанда Яңа Бистә зиратында)
12. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме (“ Исемдә калганнар”)
13. Г.Тукайның иң якын дусты, “Март каһарманы” хикәясенең авторы. (Ф.Әмирхан)
14. Тукай премиясе ничәнче елда бирелә башлый? (1965 елда)
II тур а) “Сез игътибарлымы?”
Әнвәр Бакиров
Садри Ахун
Байназар Әлменов
Заһидулла Яруллин
Әлеге портретларда кемнәрне таныдыгыз һәм аларны нәрсә берләштерә?
Әнвәр Бакиров “Су анасы” балеты авторы. Аның «Су анасы» балеты 1973 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Байназар Әлменов Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясый. “Шүрәле”, “Су анасы”, “Исемдә калганнар” әсәрләренә ясалган рәсемнәре аеруча билгеле.
Садри Ахун – сынчы. Ахун тарафыннан (берничә сынчы белән берлектә) ясалган һәм 1958 нче елда Казанда куелган Г. Тукайның монументаль бронза һәйкәле аеруча уңыш казана.
Заһидулла Яруллин – композитор. Бөек шагыйрьнең үлемен бик авыр кичерә һәм шагыйрь истәлегенә тәэсирле, тирән мәгънәле көй иҗат итә. Башта бу әсәр “Тукай истәлегенә дип атала, соңрак аңа Тукайның “Өзелгән өмид” шигыре сайлап алына. Алга таба бу әсәр “Тукай маршы” дип йөртелә башлый.
Хәзер сезгә видеосюжет тәкъдим ителәчәк, игътибар белән карыйбыз һәм тыңлыйбыз.
Сөембикә биюе.
Композитор беренче татар балетын иҗат итеп, Тукайның әсәрен сәхнәләрдә һәм музыка дөньясында яшәтә. Ул татар музыкасында беренчеләрдән булып яңа өлкәгә – әкиятләрдәге фантастика дөньясына үтеп керә. Аны музыка телендә сүрәтләве белән сәнгатьчә ачыш ясый. Хәтта җен – пәриләрне тасвирлаганда да милли колоритны саклау осталыгына ирешә. Музыкасында чынбарлык белән хыял –әкият дөньясы икесе ике якта таралып ятмый, алар балетның тулаем хореографиясендә сыешып, бербөтен булып яшиләр.
Балет нигезенә сюжет итеп Г.Тукайның кайсы әкияте алынган? Беренче татар балетын тудыручы композитор кем ул?
Балет нигезенә сюжет итеп Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте алынган. Беренче татар балетын тудыручы композиторыбыз Ф.Яруллин турында сүз барды.
III турга күчәбез. Бу турыбыз “Урынын тап” дип атала.
Кәҗә, безнең, селкетә, Кәҗә белән, менә, тәрәзәдән, Гали, тату, аны, чирәм, Кәҗә, кунак итә, белән, карап тора, рәхмәт укый, сакалын, бигрәк, Гали
Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
IV тур Блиц – турнир “ Капитаннар ярышы”
Г. Тукай 1907елда Казанга кайта. (әйе)
Тукайның “Туган тел” шигыре гимн урынына кулланыла? (әйе)
2 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. (юк)
Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы. (әйе)
Шәрифә карчык Габдулланы бик яраткан. (юк)
М. Гафури – Г. Тукай премиясе лауреаты. (юк)
1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә, әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. (әйе)
Нәни Апушның бабасы Зиннәтулла карт. (әйе)
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаханәсенә салалар. (әйе)
Лейтмотив ул нинди дә булса образны, күренешне, идеяны характерлаучы музыкаль тема. (әйе)
Рус шагыйрьләреннән Пушкинны үзенең остазы дип атый? (әйе)
Шәрифә карчыкта торганда аның исендә калган иң күңелсез вакыйга – бозланып каткан ишек төбе. (әйе)
Шүрәле ул – Г.Тукай үзе уйлап тапкан образ. (юк)
“Бала белән күбәләк” шигыренең авторы Муса Җәлил. (юк)
“Шүрәле” балетының либреттосын Әхмәт Фәйзи яза. (әйе)
Габдулланың атасы Мөхәммәтгариф Кырлайда туган. (юк)
“Су анасы” балетын иҗат итүче композитор Әнвәр Бакиров Алабуга шәһәрендә яшәгән. (Әйе)
Х.Туфанга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. (әйе)
Шагыйрь 1907 елда язган “Шүрәле” поэмасын Кырлай авылына багышлап язган. (әйе)
Балет – ул театральләштерелгән, сәхнәләштерелгән музыка белән баетылган бию күренеше. (әйе)