kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Планирование внеклассного мероприятия

Нажмите, чтобы узнать подробности

План конспект внеклассного мероприятия на тему "Бессмертный героизм" составлен  по требованиям ФГОС. Ученики заранее подготовились к классному часу.Составили генеологическую таблицу. На уроке также применялись  структуры сингапурского обучения. Мероприятие рассчитано для учащихся 5-6 классов. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«планирование внеклассного мероприятия »

Акбүре төп гомуми белем мәктәбе















Район класс җитәкчеләре семинарында үткәрелгән ачык тәрбия сәгате:



“Батырларның даны мәңгелек”











Төзеде: Халиуллина В.М.















Максат:

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән тәрбия сәгате Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын кичергән, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота.





Җиһазлау:

Мультимидия проекторы, нәсел шәҗәрәләре; “Хәтер” китабы, музей экспонатлары.





































Хәерле көн укучылар. Күптән түгел генә без яңа 2015нче елны каршы алдык. Бу ел нинди тарихи вакыйга белән бәйле әле? Әйе бик дөрес укучылар,быел бик зур әһәмияткә ия вакыйга Бөек Җиңүгә 70 ел була. Бу нинди җиңү соң? Бу сугышта кемнәр катнаша? Сугыш сүзенә кагылышлы аңлатмаларны алдыгыздагы кәгазьләргә язып куегыз.(үлем,ятим балалар, әсирлек, атышу, шартлаулар, шомлы, каһәрле, авыр, җәзалау, яралану, танклар,елау , куркыныч,герой, кан кою һ.б. )(Священная война кое)

Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу.

Сугыш... Кара болыттай ябырылып, өермәдәй өерелеп ир-егетләрне авылдан, кыр болыннардан, сөенечле көннән, якыннары кочагыннан йолкып-кубарып, чыклы иртәдә ут эченә алып китте.

Исән- сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!- диеп озаткан якыннарын авыл халкы. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлары парларын, балалар аталарын изге яуга, көрәшкә озатканнар.Аларның исән кайтуына өмет тә, ышаныч та аз булуга карамастан Ватан өчен сугышка бөтен ил күтәрелә.

Сугыш ул – җимерүче, күз яшьләре түктерүче, миллионлаган кешенең гомерен өзүче. Сугыш күпме балаларның бәхетле балачагына явызларча кул сузды.

Бөек Ватан сугышы еллары. Сугыш сүзен ишетүгә күз алдыбызга җимерелгән шәһәрләр, янып көлгә әйләнгән авыллар, кара күмергә әверелгән бакчалар килеп баса. Тол аналар, “әти”диеп әйтергә тилмергән ятим балалар.

Кызганычка каршы, еллар уза барган саен әлеге зур тарихи вакыйгаларда катнашкан Ватан сакчыларының сафлары сирәгәя бара, ләкин минемчә аннан да аянычлысы – сугышта һәлак булган яугирләрне, исән кайткан ветераннарны хәтерләүче, аларны белүче кешеләр дә безнең арадан китә тора. Шуңа күрә, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш ятимнәренең истәлекләрен туплау бик мөһим.

Әйдәгез әле без дә сугыш, сугышта катнашкан кешеләр , геройлар турында бераз белемнәребезне тикшереп алыйк.

Сораулар:

1.Сугышка безнең авылдан ничә кеше китә? (179)

2. Ничә кеше сугыштан кайта алмыйлар? (67)

3. Сугыш башланган көн. (1941елның 22июнендә)

4. Сугыш беткән көн. (1945ел 9май)

5. Сугыштан ничә кеше әйләнеп кайта? (112)

6. Сугыш ничә көнгә сузыла? (1418 көн)

7.Безнең районда ничә Бөек Ватан сугышы геройы бар? Аларның исемнәрен әйтегез. (2 – Б.С.Чекин, Ф.П.Савельев)

Шушы ике Советлар Союзы Герое турында хәзер безгә Исламбек укып китәр.(Б.С.Чекин,Ф.П.Савельев турында )

Бу дәхшәтле сугышта үз-үзләрен аямыйча, геройларга тиңләшерлек батырлыклар күрсәткән авылдашларыбыз да бар. Алар турында безгә кызлар сөйләп китәрләр.

Энҗе- Мусин Харас Хоснулла улы

Камилә- Валиуллин Салих Вәлиулла улы

Зөлфия- Юсупов Хасәнҗан Галиәскәр улы турында.

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган. (Нәсел шәҗәрәләре буенча сөйләшү: сугышта кем катнашкан, аның турында кыскача информация).

Бөек Ватан сугышында 27 млн. Совет кешесенең гомере өзелде. Акбүре авылыннан сугышка 179 кеше китә,шуларның 67 есе туган якларына әйләнеп кайта алмый.

АЛАР КАЙТМАДЫЛАР стендын күрсәтү, аннан үзегезнең туганыгызны табыгыз әле. Таптыгызмы? Әйе. Энҗенең карт бабасы яу кырында ятып кала .Аның турында “Хәтер” китабында менә шундый язу гына бар:

Закиров Шакир Закир улы,1904, Татар Волчья ав., Яңа Чишмә РХК. Моб., к-арм.





Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?


Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!



Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.



Шушы сугыш тамырларын табу эшләрен “Эзләнү отрядлары” (Поисковый отряд) алып баралар. Түбән Кама шәһәрендә дә эзләнү отрядлары төзелгән , анда безнең авылдашыбыз, Камиләнең абыйсы Таһир абыегыз да катнашты. Аларның эше турында фильм карап алыйк.( Фильм карау)

Таһир абыегыз казу эшләрендә табылган каска, миномет төбе, ПТР гильзасы, Мосин винтовкасының гильзасы, патроны,немец хлоркасы (немецлар кием чистарту өчен кулланганнар), ат дагасын үзебезнең мәктәп музеена тапшырды.

Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

Бөек җиңүгә 70 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

"Җиңү" көе яңгырый.

Рәсәй бүген бәйрәм итә,

Карап булмый тыныч кына,

Чал ветеран ләгънәт укый!

"Тик булмасын сугыш кына!"

Сугыш кичкән карт солдатның

Бер сүз каба сулышына

Кабатлый ул дога итеп

"Тик булмасын сугыш кына!"

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
планирование внеклассного мероприятия

Автор: Халиуллина Венера Мавлютовна

Дата: 10.09.2015

Номер свидетельства: 229771

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(116) "Сценарий внеклассного мероприятия на английском языке "Mother's Day""
    ["seo_title"] => string(69) "stsenarii_vneklassnogo_meropriiatiia_na_angliiskom_iazyke_mothers_day"
    ["file_id"] => string(6) "538544"
    ["category_seo"] => string(15) "angliiskiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1580918521"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(100) "Планирование внеклассных мероприятий 2 класс 1 четверь"
    ["seo_title"] => string(56) "planirovanie_vneklassnykh_meropriiatii_2_klass_1_chetver"
    ["file_id"] => string(6) "568655"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1609064793"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(105) "Разработка внеклассного мероприятия для начальной школы"
    ["seo_title"] => string(63) "razrabotka-vnieklassnogho-mieropriiatiia-dlia-nachal-noi-shkoly"
    ["file_id"] => string(6) "309654"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1458835162"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(157) "Конспект внеклассного мероприятия для 5 кл. Профориентационная игра "День Профессий". "
    ["seo_title"] => string(93) "konspiekt-vnieklassnogho-mieropriiatiia-dlia-5-kl-proforiientatsionnaia-ighra-dien-profiessii"
    ["file_id"] => string(6) "231551"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442520204"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(91) ""Прощай начальная школа" внеклассное мероприятие "
    ["seo_title"] => string(57) "proshchai-nachal-naia-shkola-vnieklassnoie-mieropriiatiie"
    ["file_id"] => string(6) "164638"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1422682017"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства