kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассное мероприятие "Шигырь кичәсе"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие "Шигырь кичәсе" предназначена  для учащихся 10 класса.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Шигырь кичәсе"»




БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ ИЛЕШ РАЙОНЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ












Шигърият










Башкарды:

Илеш районы муниципаль район

Югары Яркәй авылының

1 нче гимназиясе муниципаль бюджет

гомум белем бирү учреждениясе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фаррахова Зөлфирә Хәләф кызы








Тема: Шигърият.




Максат: укучыларны татар әдәбияты шигърияте белән тирәннәнрәк таныштыру, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында күбрәк мәгълүмат бирү, сәнгатьле укуга өлгәшү, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтү, шагыйрьләр иҗатына хөрмәт тәрбияләү.




Җиһаз: Шагыйрьләрнең портретлары, китаплары, проектор,

компьютер.

























1.а.б.Татар поэзиясенең тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Безнең чорга килеп җиткән әкиятләр, табышмаклар һәм мәкальләрнең күбесе, язу кулланыла башлаганчы ук, телдән иҗат ителгән. Җырлар да шулай ук кешенең хезмәт эшчәнлеге белән бергә туган. Кулъязма хәлендә безнең бүгенге көнгә килеп җиткән язма әдәбият әсәрләре 13 нче йөз башларына карыйлар. Татар поэзиясе әнә шуннан бирле бу якка таба ике юл:халыкның телдән иҗат итүе һәм укымышлы кешеләрнең язма әсәрләр тудыруы белән үсеп китә. Беренче зур әсәрләрдән Кол Галинең “Йосыф вә Зөләйхә” поэмасын күрсәтергә мөмкин. Бу әсәр 1203-1212 елларда язылган. Элекке поэтик әсәрләрдә герой үз максатына ирешүне күбрәк алма ярдәменә бәйләп күз алдына китерә. 17 йөздә язма поэзия мәйданына яңа исемнәр чыга. Мәүлә Колый, Габдрахман Утыз-Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Гали Чокрый, Акмулла, Әхмәт Уразаев Кормаши.

2.а.б. 1905-1907 еллардагы революция татар халкы арасыннан да демократик Россия өчен көрәшүче яңа кешеләрне күтәреп чыгарды. Аларның берсе-бөек шагыйребез Габдулла Тукай иде. Тукай әдәбиятка азатлык идеяләре белән рухланган халык җырчысы булып килде. Ул үзенең шигырьләрендә татар халкын, рус халкы белән бергәләп, эксплуататор сыйныфларга каршы көрәшкә чакырды. Тукайның шигырьләре тирән мәгънә һәм ялкынлы хис белән сугарылганнар. Ул үзенең иҗаты белән татар поэзиясе үсешендә яңа эпоха тудырды. Г.Тукай иҗатының прогрессив традицияләре бүгенге көндә дә совет шагыйрьләре тарафыннан дәвам иттерелә.


( Габдулла Тукай “Шагыйрь”)


1. Революция сыйнфый каршылыкны кискенәйтте, һәр сыйныф үз дигәнен даулады. Бу хәл әдәбиятта ачык чагылып барды, әдәбият сыйнфый көрәш коралы булды. Һәр аерым язучы иҗатында теге яки бу сыйныф гәүдәләнде. Дәрдемәнд алтын прииска хуҗасы иде. Халык идеаллары, әлбәттә, аңар чит була. Ләкин аның иҗатында художество осталыгы күренде. Шигырендәге образларның тегеләйме-болаймы дөреслеккә туры килгән чакларында Дәрдемәнд үзен шигырь остасы итеп танытты.

“Кораб” шигырендә ул революцион чор образын давылланган диңгез, илне исә шул давыллы диңгез аша юл ярып барган кораб итеп символлаштырды.

(Дәрдемәнд “Кораб” шигыре.)


2. Сәгыйть Рәмиев иҗатына да вак буржуаз бунтарьлык идеяләре хас булды. Ул революция вакыйгаларыннан билгеле күләмдә дәрт алган чакларында “Таң вакыты” кебек әсәрләрен язып, феодолизм калдыкларына каршы чыкты. Ләкин ул искелекне халык көче белән түгел, шәхес көче белән җиңү турында хыялланды. Иҗатының баштагы чорында С.Рәмиев татар шигырен үстерүгә уңай өлеш кертте.

Аның шигырьләре үзләренең кыска һәм шул ук вакытта лирик кичерешләргә бай булулары белән аерылып торалар.

С.Рәмиев кечкенәдән авыл табигатенә гашыйк кеше. Шуңа күрә авылны яратуы турында ул нәкъ халык җырларындагыча арттырылган, көчәйтелгән образлар кулланып “Авыл” исемле шигырен яза.


(Сәгыйть Рәмиев “Авыл”).


1. Бөек Октябрь социалистик революциясе бөтен кешелек тарихында яңа эра ачып җибәрде. М.Гафури социалистик революцияне “Хисап көне” дип атады, эшче һәм крестьяннарның гадел хөкеме алдында бөтен эксплуататорларның үз явызлыкларыннан тулы хисап бирүләрен сүрәтләде. Г.Камал революциянең халыкка алып биргән җимешләрен тасвирлап:

Байлыкларның ни барын

Урман, кыр һәм суларын

Йорт җирләрнең зурларын

Халык милке кылды-

дип җырлады. Сугыш барышында әдәбиятка кызыл гаскәриләр арасыннан Мәхмүд Максуд, Барый Рәхмәт, Заһирә Байчурина, Әбрар Сәгыйди, Кәрим Әмири кебекләр килделәр.

Дошман тар-мар ителеп, илдә тынычлык урнашты. Гражданнар сугышын җиңү белән кичкән яшьләр арасыннан әдәбиятка Һади Такташ, Афзал Шамов, Кави Нәҗми, Муса Җәлил кебекләр килделәр.

Бу шагыйрьләрнең әсәрләрендә революцион дәрт, яулап алынган азатлык өчен куану, сөенү хисе балкыды.

“Эш кенә тик дөнъяларның шаһлыгы,

Эш кенә тик хөрриятнең шатлыгы.

Безнең идеал-эш белән көч берлеге”-

дип язды Нәкый Исәнбәт “Коммуна тимерлегендә” дигән әсәрендә.

2. Бөек Ватан сугышы башлану белән татар язучыларның бик күбесе Совет Армиясе сафына басты. Алар арасында танылган шагыйрьләрдән: Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян кебекләр бар иде. Сугыш вакытында татар поэзиясе тагын да үсте. Шагыйрьләр дошманга нәфрәтне, кешелекнең җиңеп чыгуына чиксез ышанычны-сугыш китергән канлы хәсрәт, тиңсез кайгы аша үткәреп җырладылар. Советлар Союзы Герое М.Җәлил, Ф.Кәрим шигырьләре әнә шундый булдылар. Сибгать Хәким, Шәйхи Маннур, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак, Нури Арсланов кебек шагыйрьләрнең иҗаты да шул ук сыйфатлар белән төсмерләнде.


( Нури Арсланов “Минем шатлыгым” шигыре.)


1.Сугыштан соңгы чорда татар совет поэзиясендә ике төп тема бик әһәмиятле төс алды: 1) әле генә күкрәп үткән сугышта халык геройлыгын сүрәтләүне дәвам иттерү; 2) сугышта җимерелгән илне торгызуда һәм коммунизм төзүдә халыкның бетмәс-төкәнмәс иҗат сәләтлекләрен җырлау. Жанр ягыннан поэзия элекке казанышларын баета барды: Әхмәт Исхакның “Намус”, Салих Батталның “Олы юл буйлап”, Сибгать Хәкимнең “Дала җыры”, “Бакчачылар” кебек зур күләмле поэмалары мәйданга чыкты.

2. Сибгать Хәкимнең “Фазыл чишмәсе”, Нури Арслановның “Баулылар”, Әхмәт Исхакның “Шауласыннар яшел урманнар” кебек җырлары бик тиз арада, халыкның үз әсәрләре кебек булып киттелләр.

1. Сибгать Хәким соңгы елларында җырлар тудыру өстендә уңышлы эшләде.


( Сибгать Хәким “Ага чишмә” җыр.)


2. Поэзиядә юмор һәм сатира да зур урын алып тора. Г.Тукайның “Сорыкортларга”, “Государственная думага”, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”, Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” әсәрләре сатирик юмористик рухта язылган.

1. Шагыйрь Гамил Афзал да юмористик шигырьләр язган. Аның беренче әсәрләре төрле газета-журналларда 1940 елларда күренә башлый. Аннан соң “Совет әдәбияты” журналы битләрендә юмористик шигырьләре белән актив катнаша.


( Гамил Афзалның “Әсмабикә җаным, ахирәт” дигән фельетонын сәхнәләштереп күрсәтү.)


2. Балалар шигъриятендә зур исеме булган язучыларыбыз да бар. Аларның берсе якташыбыз Роберт Миңнуллин. Ул 1994 елда халыкара Андерсен бүләгенә лаек була.

Р.Миңнуллиның шигырьләрендә “балалары” да, “өлкәннәре” дә тормышны, төсләр белән генә түгел, сүзләр белән генә түгел, күп вакытта хәрәкәтләр белән кабул итәләр. Ә балалар дөньясын хәрәкәтләр аша, ягъни чын, ихлас балалар тормышы аша күз алдына китерә алучы зур шагыйрьләр олы халыкларда берәү, икәү генә була.


(Роберт Миңнуллинның “Авыл малае белән шәһәр малае сөйләшкәннәре” дигән шигырен сәхнәләштереп күрсәтү).


1. “Дөньядагы иң зур алма” китабы Андерсен дипломы белән бүләкләнгәч:

“Балалар әдәбиятында дөньякүләм югары дәрәҗә бу. Халыкның яратуы халыкара бәягә туры килгәч, икеләтә куаныч,”-дип яза Шәүкәт Галиев.

Шагыйрь Шәүкәт Галиев үзе дә балалар өчен бик күп шигырьләр яза.

( Шәүкәт Галиев “Светофорның өч сүзе” дигән шигыре)




БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ ИЛЕШ РАЙОНЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ












Ия белән хәбәр арасында сызык











Башкарды:

Илеш районы муниципаль район

Югары Яркәй авылының

1 нче гимназиясе муниципаль бюджет

гомум белем бирү учреждениясе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фаррахова Зөлфирә Хәләф кызы








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 10 класс

Скачать
Внеклассное мероприятие "Шигырь кичәсе"

Автор: Фаррахова Зульфира Халяфовна

Дата: 07.04.2017

Номер свидетельства: 407446

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(77) "Внеклассное мероприятие на тему:"Аулак ?й" "
    ["seo_title"] => string(46) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-na-tiemu-aulak-oi"
    ["file_id"] => string(6) "191336"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1427295621"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(191) "Разработка внеклассного мероприятия по родному (татарскому) языку и литературе на тему: "Рэхмэт, тормыш!""
    ["seo_title"] => string(97) "razrabotkavnieklassnoghomieropriiatiiaporodnomutatarskomuiazykuilitieraturienatiemurekhmettormysh"
    ["file_id"] => string(6) "302848"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1457332828"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства