kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татарстан - минем Республикам

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарстан - минем Республикам.Нәрсә ул -Туган  ил?

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татарстан - минем Республикам»



Шагыйрь Фәннур Сафинга 70 яшь тулу уңаеннан оештырылган


“Җырымда юатырмын” әдәби –музыкаль кичә кысаларында узучы


“Туган ягы –кешенең рухият чишмәсе”әдәби иҗат бәйгесендә катнашу өчен


Гариза



Иҗади эшнең темасы Татарстан- минем республикам

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Насыйбуллина Ралина Ришатовна

Җитәкченең тулы исем-фамилиясе Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы

Оешманың тулы исеме- Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе

Адрес Бәтке авылы,Үзәк урамы-43

Телефон 79-40-34 , 8 9372920210

Е-mail 3901000104@edu.tatar.ru





Бәйгене уздыру тәртибе белән таныштым һәм риза:


имза: Насыйбуллина

дата 11.10.2018









ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

«ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»













Татарстан-

минем республикам






Тукай районы Бәтке урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

VI сыйныф укучысы

Насыйбуллина Ралинаның

иҗат эше

Җитәкчесе: Шарапова Р.М.








2018 нче ел.


Татарстан - минем республикам

Насыйбуллина Ралина, Тукай районы Бәтке урта мәктәбе, VI сыйныф укучысы

Җитәкчесе - Шарапова Р.М.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем –Татарстан.

(Гөлшат Зәйнашева)

Нәрсә ул Туган ил? Ул-синең, әтиең, әниең, абыең, апаң, энең, сеңелең, әбиең, бабаң. Ул- синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез- Татарстан Республикасы.

Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда әле аннан да кечкенә дистәләгән илләр киткән дистәләгән илләр бар. Кечкенә, чөнки зурлыгы белән аны да узып киткән илләр күп. Хәер, безнең халыкның байлыгы анда яшәгән җирнең зурлыгы белән генә чагыштырылмый. Татарстан уңдырышлы кара туфракка, урман-суга бай. Анда тигезлекләр дә, сөзәк таулар да бар. Татарстан буйлап ага торган иә зур елгалар- Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Зур-зур корабларда, алар буйлап йөзеп, күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күренеп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны юк.

Безнең Татарстаныбызның яз дисәң- чын язы, җәй дисәң-чын җәе, көз дисәң-чын көзе, кыш дисәң чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә - кышны. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, һавабыз шундый:

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Татарстан-шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек шәһәрләре бар. Ә нурлы Казан- республикабыз башкаласы.

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Тукайның бу сүзләрен куәтләп: шанлы Казан! Фаҗигый Казан! Серле Казан!-дип дәвам итсәк, шагыйрь әйткәннәргә бер дә хилафлык итмәбездер.

Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне, аның Ауропа белән Азия арасында бер үк вакыта калкан да, ике континентны тоташтыручы үзәк тә булып торган чоры күз алдына килә. Шәһәрнең фаҗигасе анда хакимлек иткән ханнарның тәхет өчен көрәшләре белән бәйле. Серле диябез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган. Шәһәргә кайчан нигез салынган, аның исеме каян килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез Вакыт, Тарих илбасарлар кулы белән бәһаләп бетергесез байлыгыбызны, милли кулъязмаларыбызны, язма әдәбиятыбызны, шулар белән бергә үзебезнең Тарихыбызны юкка чыгарткан.

Казан шәһәренә инде 1000 елдан артык. Ул Г.Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗәни, М. Җәлил, С.Сәйдәшев, Б.Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А.Бутлеров һәм дөньяга даннары таралган башка бик күп язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйле. Алар Казанда яшәгән булганнар, укыганнар, иҗат иткәннәр.

Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы- Татарстан халкы. Татарстан җире- татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле булган. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамда рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлар өчен хезмәт иткәннәр. Г.Тукай сүзләре белән әйткәндә, “Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яшәгәннәр.

Халкыбызның тагын бер зур байлыгы- ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Бүгенге көндә иң изге бурыч- үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.

Борынгы бабаларыбыз-болгарлар, кыпчаклар үз илләрен “Гөлстан” дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да иде.

Татарстан Республикасы - зыялылар, талантлар иле. Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина, К.Тинчурин, Н.Җиһанов, Х.Туфан, Н.Исәнбәт, Г.Бәширов, Ф. Яруллин, Р.Яхин, С.Садыйкова, И.Шакиров... Болар татар һәм рус дөньясына, бөтендөнья мәдәниятенә Татарстан Республикасы биргән олуг шәхесләр, халкыбызның сөекле уллары һәм кызлары.

Бүгенге гаҗәеп зур промышленносте, алга киткән фәне, борынгы вә яңа корылмалары, мәһабәт театрлары, концерт һәм башка төр тамаша заллары да - Татарстан күрке.

Туган җирен, туган илен кем генә яратмый да, кем генә аңа табынмый икән?! Алда әйтелгәнчә, Татарстаныбызның табигате бик матур һәм шифалы бит.

Өлкән яшьтәге бер агай: “Күп еллар читтә яшәдем, туган ягыма, аның табигате кочагына кайткач, чиста һавасын иснәгәч, салкын чишмә суларын эчкәч, авыруымнан терелдем”,- дип сөйләде. Ышанам, табигать авыру тәнгә андый шифа бирергә сәләтле.

Кайларда соң шушы

Әкияттәге

Иң дә ямьле, асыл ил?-дисәм,

Йөри торгач белдек:

Бу дөньяда

Иң матур ил- безнең җир икән!- дип язды Хәсән ага Туфан да.

Күңелгә үзеннән-үзе җыр килә: “Аерма син безне, язмыш, туган илләрдән!”



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татарстан - минем Республикам

Автор: Шарапова Рамиля Мударисовна

Дата: 28.08.2023

Номер свидетельства: 636052

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(52) "Татарстан - минем туган ягым "
    ["seo_title"] => string(30) "tatarstan-miniem-tughan-iaghym"
    ["file_id"] => string(6) "233795"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1443212815"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Мин яратам сине, Татарстан. "
    ["seo_title"] => string(27) "min-iaratam-sinie-tatarstan"
    ["file_id"] => string(6) "121171"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1413901197"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(36) "Татарстан  ш???рл?ре. "
    ["seo_title"] => string(21) "tatarstan-sh-h-rl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "148200"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1419609608"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Мин яратам сине, Татарстан! "
    ["seo_title"] => string(29) "min-iaratam-sinie-tatarstan-1"
    ["file_id"] => string(6) "132896"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416419530"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(88) "Конспект открытого урока на тему: "Гербы и тамги""
    ["seo_title"] => string(46) "konspekt_otkrytogo_uroka_na_temu_gerby_i_tamgi"
    ["file_id"] => string(6) "477009"
    ["category_seo"] => string(3) "mhk"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1535962029"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства