Сценария составлена от сказки Абдулла Алиша "Куян кызы". Это сказка есть в учебники 4 го класса. Сценарию можно назвать музыкальным,так как есть стихи, песни и танец (татарский). Участвуют автор, мама зайца, зайчиха, две друзьи зайца ( можно и побольше), белка, Доктор Айболит. Сценария составлена на 15 минут
Просмотр содержимого документа
«Сценария »
А. Алишның “Куян кызы” әкиятенә сценария
Автор: Бер соры Куянның бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән.
Куян әнисе: Әлли-бәлли итәр бу
Йокыларга китәр бу
Тырышып сабак укыгач
Галим булып китәр бу
Автор: Бервакыт куян кызына яңа киез итекләр алып кайткан.
(кыз аягына итекләрне кигән)
Шигырь:
Аягымда киез итек –
Атлап киттем тигез итеп.
Тигез итеп – тиз-тиз итеп,
Тип тиз итеп, төп-төз итеп!
Йөри итек кызык итеп –
Чабып китә кызып китеп.
Үзе йөри киез итек,
Киез итек, көяз итек!
Автор: Кыз бик шатланган. Әнисенә рәхмәт әйткән. Яңа киез итекләрне кигән. Уйнарга киткән
Автор: Бик озак уйнаган.
Җыр: Сез дә безгә кушылыгыз.
Сез дә безгә кушылыгыз
Без шатлык яратабыз
Тирә-юньне яңгыратып
Җырларга яратабыз
Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән
Безнең белән, безнең белән әйлән
Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.
Без биибез тыпыр-тыпыр
Без бии без тып та тып
Без башласак бик тиз генә
Булмый безне туктатып
Автор: Ләкин куян кызы җылы итекләрдән бик тиз туңган.
Автор: Карда да, бозда да яланаяк йөгергән.
Бию: Татар халык биюе
Автор: Бер көн шулай йөгергән, икенче көн дә шулай яланаяк йөгергән. Бервакыт әнисе янына килгән.
Шигырь:
Куян ак туннан,
Ә үзе туңган.
Ул ап-ак булган
Әллә туңганга?
Әллә курыкканга.
Дерелди-дер-дер,
Дерелди дер-дер.
Әни, әни, минем аякларым авырта!
Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аякларын шешкән бит. (Тотып карый). Ай кызым, аякларын туңган бит синең.
Автор: Куян борчылган. Шулвакт Тиен килеп кергән. (Тиен керә)
Шигырь:
Урманда яшимен
Үзем бик җитез мин.
Агач башларында торам
Кышын-җәен мин.
Агачтан-агачка,
Сикереп йөрим мин
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итәм мин
Автор: Ул болай дигән:
Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай. Син Доктор Айболитка шалтырат әле. Аннан киңәш сора. (Куян телефон алы, номер җыя)
Доктор Айболит, алло! Исәнмесез.
Исәнмесез!
Мин куян. Минем кызымның аяклары авырта. Килеп китә алмассыз микән
Хәзер киләм.
Шигырь:
Агач төбендә яшәүче
Ягымлы айболит мин
Беренче ярдәм кәрсәтәм
Барлык авыруга мин
(Айболит куян өенә кирә)
-Исәнмесез! Мөмкинме?
- Исәнмесез, доктор. Мөмкин. Узыгыз.
(доктор Айболит куян кызы янына килә)
Автор: Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа әйткән:
Менә бу даруларны сөртерсез. Ә син Куян кызы, терелгәч, киез итекләреңне салкын көннәрдә салма, әниеңне тыңла!
Автор: Доктор Айболитка алар бик зур рәхмәт әйткәннәр.
Рәхмәт, Доктор Айболит.
Рәхмәт
Өч көндә Куян кызының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый.
Жыр:
Килдек сезгә якынайтып
ерак юлларны
Күнелләргә канат итеп
Якты уйларны
Рәхмәтебез чиксез безнең кадерле дуслар
Хөрмәт итүегез өчен безнең җырларны
Припев: Һаман шулай бергә-бергә
Гөрләшеп яшик
Дуслык җиңүләр китерсен
Берләшеп яшик.
Шатлык белән сугарылган
тормыш тагын да
Җыр белән дусларны бәйләп
Гөрләшеп яшик