kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

КВН "Золушка"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?ресне? максаты: укучыларны? француз язучысы Шарль Перро и?аты турындагы белемн?рен ныгыту; т?ркемн?рд? эшл?? к?некм?л?рен булдыру; б?йр?м атмосферасы тудыру; т?г?р?кк? й?р? барышында алган белемн?рен ныгыту.

Д?ресне? бурычлары:

Белем бир? бурычы:

- теоретик материалны практикада кулланырга ?йр?т?;

- эстетик з?вык т?рбиял??;

- хезм?тк? х?рм?т ??м м?х?бб?т уяту.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«КВН "Золушка"»

КВН “Золушка”



Дәреснең максаты: укучыларның француз язучысы Шарль Перро иҗаты турындагы белемнәрен ныгыту; төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру; бәйрәм атмосферасы тудыру; түгәрәккә йөрү барышында алган белемнәрен ныгыту.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү бурычы:

- теоретик материалны практикада кулланырга өйрәтү;

- эстетик зәвык тәрбияләү;

- хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт уяту.


Үстерү бурычы:

- командаларда эшләү мөмкинлекләрен, дустанә мөнәсәбәтләрен үстерү;

- логик фикерләүләрен үстерү;

- хәтерләрен, игътибарларын үстерү.


Тәрбияви бурыч:

- коллективта эшләү күнекмәләре булдыру;

- чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү.


Кулланылган методлар:

- күргәзмә метод: әкият иллюстрацияләре күрсәтү;

- сөйләм методы: биремнәрне сөйләп аңлату;

- практик метод: прическалар ясап күрсәтү, бию, җырлау;

- анализ методы: эш барышында чагыштырулар куллану һәм башкарылган эшкә бәя бирү.

Кулланылган материаллар:

- иллюстрацияләр, бәрәңге, савыт – саба, курчаклар, курчак киемнәре.













Чараның барышы

1.1. Өстәмә белем бирү педагогының чарада катнашучыларны сәламләве, чараның темасын һәм барышын тасвирлаувы.

- Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле дуслар. Сезнең белән очрашуыбызга бик шатмын. Мин сезне бүген яхшылык, матурлык дөньясына чакырам. Бүгенге чарабыз ярыш формасында узар. Чара барышында төрле конкурслар уздырыбыз, ә җиңүчене бик игътибарлы, гадел жюри билгеләр.

- Чарабызның темасы – “Золушка”. Монда утыручыларның һәммәсе дә әлеге әкияне укыгандыр, яисә мультфильмын, кинофильмын карагандыр.

1.2. Өстәмә мәгълүмат:

- Ару гына бай хәлле бер ир кешенең хатыны үлеп китә. Ир кешенең нәни кызы була. Бераздан соң ул кабат өйләнә. Яңа хатынның ике кызы була. Кызлар әниләренә охшап ялкау, дорфа булалар. Ирнең бердән – бер үз кызы исә бик уңган, эш сөючән, мөлаем, яхшы күңелле була.

- Шарль Перро иҗат иткән әкият менә шулай башланып китә.Әкиятне дәвамы белән без КВН барышында тагын да танышырбыз. Ә хәзер мин сезне бүгенге чарабызның Золушкалары белән таныштырам. Алкышлар белән каршы алыгыз! Менә алар киң күңелле, эш сөючән, тапкыр, матур һәм гүзәл кызлар.

Кызлар ике командага бүленеп басалар, капитаннар сайлыйлар һәм һәр команда үзенә исем, девиз сайлап уенга әзерләнәләр.

- Хөрмәтле Золушкалар, сезне бүгенге конкурсның җиңүсен табарга ярдәм итүче гадел һәм ышанычлы жюри белән таныштырам. Алар гимназиядә укучы һәм “Айсылу” түгәрәгенә теләп йөрүче оста куллы, уңган – булган егетләр. Рәхим итегез! Алар кызларның җавапларып “+” яисә “-“

тамгалары белән билгеләп барырлар.


2. Чараның биремнәре.


2.1. “Сорау-җавап” конкурсы

- Безнең беренче конкурсыбыз әкияткә багышлана һәм “сорау-җавап” формасында була. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез дөрес, тулы җаваплар бирерсез. Сорауга җавапны бары бер генә кеше бирә. Уйлау өчен вакыт бирелә. Диккать белән беренче сорауны тыңлагыз.

1. Золушкага нинди пычрак һәм авыр эшләрне башкарырга мәҗбүр иткәннәр? (Кастрюль һәм чүлмәкләр чистарткан, табак-савыт һәм кер юган, үги әнисе һәм аның ике кызының йокы бүлмәләрен җыештырган.)

2.Золушка кайда йоклаган? (Гади салам түшәк түшәлгән чоланда.)

3.Ни өчен кызга Золушка исеме биргәннәр? (Чөнки ул бөтен эшен бетергәч, морҗа янында көл тутырган ящик өстендә утыра торган булган.)

4. Сез Шарль Перроның тагын нинди әкиятләрен беләсез? (“Красная шапочка”, “Кот в сапогах”, “Мальчик с пальчик”, “Спящая красавица”, “Синяя борода”.)

5. Әкияттәге балны кем оештыра? (Корольнең улы.)

6. Золушканың өлкән апасы балга ниниди күлмәк киеп барган? (Кружеволы кызыл бәрхет күлмәк.)

7.Апаларына балга чакыру килгәч, Золушкага тагын нинди эш өстәлә? (Апаларының күлмәкләрен чистартып, үтүкләп кую.)

- Шуның белән “сорау-җавап” конкурсы тәмам. Хәзер безгә жюри кайсы команданың ничә дөрес җавап биргәнен санап әйтер.

Жюриның чыгышы.


2.2. “Модельлар” конкурсы.

- Икенче конкурсыбызның темасы – “Модельерлар”. Һәрбер кыз бала киң күңелле, эш сөючән, тапкыр, матур һәм гүзәл булырга хыяллана. Элекке заманнарда 9 яше тулган кыз бала сөлгеләр чигеп, күлмәкләр тегеп, үзенә бирнә хәзерли торган булган. Эшли белмәгән, ялкау кызларны кияүгә алмаганнар. Киң күңелле, эш сөючән, тапкыр, матур һәм гүзәл кызлар игътибар үзәгендә булган.

- “Золушка” әкиятендәге вакыйгалар Франциядә бара. Безнең героебыз принтурында хыяллана. Ул да балга барырга дип матур итеп төрле модадагы күлмәкләр тегәр иде бәлки. Ләкин аның вакыты үги апаларына күлмәк тегеп, йө җыештырып, ашарга пешереп үтә шул. Әйдәгез әле, кызлар, без Золушкага ярдәм итеп, курчакларга бик матур күлмәкләр кигертсеннәр. Кайсы командабыз бик тиз һәм бик матур итеп киендерер икән курчакларны? Әйдәгез, сынап карыйк әле! Башладык! Конкурсның нәтиҗәсен жюри чыгарыр.


2.3. “Кем күбрәк белә?” конкурсы .

- Ә хәзер, кайсы команда Шарль Перро әкиятләрен игътибар белән һәм күбрәк укыды икән, шуны тикшереп карыйк әле. Бу өченче конкурс алдагысыннан шунысы белән аерыла – монда азаккы сүзне кем әйтә - шул җиңә! Мин сезгә берничә сорау бирәм, ә сез җаваплар әзерләгез, ләкин көндәш команда әйткән җавапны кабатламаска. Сорау-җавапны кайсы команданың очкосы ким шулардан башлыйбыз.

1. Яхшы күңелле әкият геройларын атагыз (Золушка, Дюймовочка, Элли, Мальвина, Кот в сапогах).

2. Нинди тылсымлы кораллар белән әкият геройлары могъҗиза ясый (чакма таш, алтын ачкыч, зонтик, тылсымлы таяк, тылсымлы лампа, тере су, тылсымлы курай).

- Сорауларымны дәвам итеп, “Золушка” әкиятенә әйләнеп кайтам.

1. Золушкага балга барырга кем ярдәм итә? (Фея.)

2. Золушка балга нинди күлмәк киеп бара? (Алтын җепләр белән чигелгән, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән кызыл бәрхет күлмәк.)

3. Фея Золушкага нинди әмер бирә? (Төн уртасына кайтып җитәргә.)

4. Каретага ничә ат җигелгән була? (Алты.)

5. Атлар нинди төстә була? (Соры тычкан төсендә.)

6. Кучер ниндирәк кеше була? (Бик таза, калын мыеклы ир –ат.)

7. Атларны Золушка нинди җимешләр белән сыйлый? (Апельсин һәм алмалар белән.)

- Әлеге конкурсыбыз да тәмам. Ә хәзер иң дөрес нәтиҗәләрне чыгару өчен, сүзне жюрига бирәбез.

Жюриның чыгышы.


2.4. “Иң матур чәч” конкурсы.

- Дүртенче конкурсыбыз - иң матур чәч конкурсы. Хәзер кызларыбыз кул астында булган җайланмаларны кулланып, балга бару өчен прическа ясарлар. Алар үзләренең прическаларын ясаган арада, без тамашачылар табышмакларга җавап бирү рәвешендә уйнап алырбыз.

Тамашачыларга төрле темадагы табышмаклар әйтелә.

- Безнең кызларыбызның прическалары әзер. Прическаларга бәяне жюри куяр.

Жюриның чыгышы.


2.5. “Кем җитезрәк” конкурсы.

- Алда безне бишенче конкурс көтә. Хәзер безнең уңган һәм булган Золушкаларыбыз бәрәңге әрчү буенча җитезлектә сынашырлар.Һәр командадан алты кеше чакырыла. Бәрәңгеләрне әрчеп турап куярга кирәк. Башладык, кызлар!

Музыка астында конкурсның биреме үтәлә.

- Молодцы, кызлар! Сез бик җитез һәм уңганннар икән.




2.6. “Моң чишмәсе”конкурсы.

- Киләсе алтынчы конкурста без кызларның ни дәрәҗәдә талантлы икәнннәрен сынап карыйк әле. Һәрбербезнең дә иң яраткан, күңел түрендә көйләп йөри торган җыры була бит. Хәзер шул җырларыгызны безгә дә җырлап алыгыз әле. Һәрбер кызыбыз да бер генә куплет җырын безгә дә бүләк итсен әле.

Һәр бер кыз бер куплет җыр башкара. Жюри командаларның чыгышын бәяли.


2.7. “Бер биеп алыйк әле!” конкурсы.

- Кызлар, ә сез бии дә беләсезме? Алдагы җиденче конкурсыбыз - бию конкурсы. Һәр команда бер күмәк бию биеп күрсәтсен әле безгә! Көчле алкышлар белән каршы алыгыз, “...” командасы бии.


3. Нәтиҗәләр чыгару.

- Ә хәзер мин жюри әгъзаларының гадел һәм ышанычлы нәтиҗәсен тыңлыйк әле. Хәзер без конкурсыбызның җиңүчеләрен ачыкларбыз!

Жюриның чыгышы.

- Безнең кызларыбыз барысы да бик уңганнар, булганнар икән. Ләкин “...” командасының кызлары аз гына җитезрәк һәм кыюрак икән. Алар безнең бүгенге җиңүчеләребез!

Җиңүчеләрне истәлеклә бүләкләр белән тәбрикләү.

- Шуның белән бәзнең бүгенге конкурсыбыз тәмам. Барыгызга да исәнлек саулык теләп хушлашыйк. Сау булыгыз!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
КВН "Золушка"

Автор: Амирзанова Рима Зуфаровна

Дата: 29.12.2015

Номер свидетельства: 271164

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(27) ""Сказочный" КВН"
    ["seo_title"] => string(13) "skazochnyikvn"
    ["file_id"] => string(6) "305489"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1457953863"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(172) "Конспект  интеллектуального КВН с участием родителей и детей подготовительной к школе группы"
    ["seo_title"] => string(93) "konspiektintielliektualnoghokvnsuchastiiemroditielieiidietieipodghotovitielnoikshkolieghruppy"
    ["file_id"] => string(6) "285630"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1454227710"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(31) "КВН "Дело в шляпе""
    ["seo_title"] => string(20) "kvn_dielo_v_shliapie"
    ["file_id"] => string(6) "347318"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1475520900"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(22) "Овощной КВН "
    ["seo_title"] => string(14) "ovoshchnoi-kvn"
    ["file_id"] => string(6) "128551"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415534794"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(70) "литературная викторина КВН по сказкам"
    ["seo_title"] => string(35) "litieraturnaiaviktorinakvnposkazkam"
    ["file_id"] => string(6) "290509"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1454956768"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства