Тема. “Бәхетле очрак” уены. Әдәбияттан класстан тыш чара.
7нче сыйныф
Максат :
1.Өзлексез белем бирү барышында, укучыларны милли мәдәният кыйммәтләре, халык традицияләре белән таныштыру, белемнәрен барлау, тулыландыру.
2. Танып белүчәнлеген, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү.
3.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурыч :
Туган илне, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү, милли үзаң, формалаштыру.
Үткәрү формасы : “Бәхетле очрак” уены аркылы .
Җиһазлау : LCD - проектор, аудиоязмалар, “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән кул эшләреннән төзелгән күргәзмә, этнокультурага кагылышлы музей экспонатлары, “йолдызлар”.
Уен барышы .
Уен дүрт турда үтә. Анда алты бала, аларның әтисе яки әнисе катнаша. Башкалар тамашачы була. Уенда катнашучы балалар бер - бер артлы утыралар, өстәл - парталары күчереп йөртерлек була. Сорауларга җавап биргәндә баланың да, өлкәннәрнең дә җавабы дөрес булса, укучы күкрәгенә йолдызчык беркетелә һәм ул өстәле белән бер адым алга күчә. Бала үзе генә дөрес җавап бирсә, бер адым алга күчә, ләкин йолдыз кадалмый. Әгәр инде өлкәннәрнең генә җавабы дөрес булса, йолдыз да кадалмый, бала да күчми. Һәр сорау видеотактада күрсәтелә . Уен башында укучылар үзләре белән таныштыралар.
1 тур. Без Тукайны беләбезме?
Видеотактада (1) Г.Әпсәләмов, (2) Г.Тукай, (3) И.Гази, (4) Л.Фәттәхов портретлары.
1нче сорау. Билгеле бер эшчәнлекләренә карап, алар бер төркемгә берләштерелгән. Алар кемнәр?
Җавап.(1) Г.Әпсәләмов, (3) И.Гази - язучылар(прозаиклар).
2 нче сорау. Пушкин вә Лермонтов белән янәшә торучы өченче йолдыз кем ул?
Җавап.(2) Г.Тукай.
3 нче сорау. Бөек шагыйребез Г.Тукайны үзенең рәсемнәрендә сурәтләгән рәссамны табыгыз?
Җавап. (4) Л.Фәттәхов.
4 нче сорау.
(1) Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай. (Рәссамы Л.Фәттәхов);
(2) Исемдә калганнар. (Рәссамы Б.Әлменов);
(3) Бәләкәй Апуш һәм Сәгъди абзый. (Рәссамы Л.Фәттәхов );
(4) Г.Тукай Санкт - Петербургта (Рәссамы Л.Фәттәхов) – бу картиналарның кайсысын Л.Фәттәхов иҗат итмәгән?
Җавап.(2) Исемдә калганнар. (Рәссамы Б.Әлменов)
5 нче сорау. Бу шигырь юллары Г.Тукайның кайсы әсәреннән?
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай, диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай”, диләр.
Гәрчә анда тугмасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз – мәз тырмалап чәчкән идем, урган идем.
(1) “Эш беткәч ,уйнарга ярый” шигыреннән;
(2) “Туган авыл” шигыреннән;
(3) “Шүрәле” поэмасыннан;
(4) “Кичке азан” шигыреннән;
Җавап. (3) “Шүрәле” поэмасыннан.
6 нчы сорау. “Су анасы” әкиятендә Г.Тукай безгә нәрсә әйтергә теләгән, нинди киңәш биргән?
Эш беткәч, уйнарга ярый;
Эше юкның ашы юк;
Аз сөйлә, күп эшлә;
Карак ялганчы булыр, алдаса да, тотылыр.
Җавап. (4) Карак ялганчы булыр, алдаса да, тотылыр.
7 нче сорау. Шәһәребездә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты иҗат итә һәм яши. Ул кем?
Рәссам Б.Урманче;
Рәссам Л.Фәттәхов;
Рәссам Ә.Фәтхетдинов;
Рәссам Б.Әлменов.
Җавап.(3) Рәссам Ә.Фәтхетдинов.
8 нче сорау.Түбән Кама шәһәрендә Тукай исеме белән бәйле урыннар:
Г.Тукай исемендәге урта мәктәп;
Г.Тукай исемендәге шәһәр китапханәсе;
Г.Тукай исемендәге урам;
Г.Тукай бюсты.
Җавап. (2) Г.Тукай исемендәге шәһәр китапханәсе;
(3) Г.Тукай исемендәге урам;
(4) Г.Тукай бюсты.Финишка килеп җиткән иң күп йолдыз җыючы дүрт укучы әти - әниләре белән 2 нче турга чыга.Уеннан чыгучыларга бүләкләр бирелә.
2 нче тур.
Уенда катнашучылар һәм тамашачылар өчен “серле” торбадан алты хәреф (м, и, л, л, ә, т) - шакмак төшә. Шул шакмаклардан 1 минутта иң озын сүз төзергә кушыла.Тамашачылардан иң озын сүз төзүчеләр алга чыга. Алар приз алу сораулар бирә. Укытучы “әйе” , ”юк”дип кенә җавап бирә. ”Серле”тартма эчендәге бүләкнең исемен тапканчы, уен шулай дәвам итә. Дөрес әйтүче тамашачы тартмадагы бүләкне ала.
Уенда катнашкан иң озын сүз уйлаучы - биш тартманың өчесен ачу хокукына ия. Өч тартманың берсеннән үзе теләгән призны ала.(Тартманы ачканда бер йолдызын куя.)
Иң кыска сүз төзүчеләр 3нче турга үтми. Әнисенә һәм балага бүләкләр тапшырыла.Уенны 3 укучы дәвам итә.
3 нче тур.Тел күрке –сүз.
1 нче сорау.Соңгы елларда без туган тел көнен билгеләп үтәбез.Ул көн кайсы айда ?
21 нче гыйнвар;
21нче февраль;
21 нче март;
21 нче апрель.
Җавап. (2) 21нче февраль
2 нче сорау. “Туган тел” шигыренең авторы - Г.Тукай, ә кем көйгә салган?
Г. Тукай;
Татар халкы;
Р. Яхин;
Ф. Яруллин.
Җавап. (2) Татар халык көе.
3 нче сорау.
Үзенең туган телен белмәгән, оныткан кешеләрне ничек атыйлар?
(1) полиглот;
(2) тылмач;
(3) маңкорт;
(4) тел бистәсе.
Җавап. (3) маңкорт.
4 нче сорау.
Г.Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туган.2016 нчы елның яз аенда аның ничә еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез?
(1)130еллык;
(2)115 еллык;
(3)120 еллык;
(4)125 еллык.
Җавап. 130 еллык.
5 нче сорау. Халык иҗатында туган телгә багышланган мәкальләр күп. Бирелгән мәкальләрдәге ялгышларны табыгыз.
(1) Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел, колагың шуны ишетер.
(2) Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
(3) Телең ни әйтсә, иң ачы нәрсә дә тел.
(4) Тел ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге.
Җавап.(1) Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел, иң ачы нәрсә дә тел. (3) Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
6 нчы сорау.
Түбәндәге фразеологизмнар бер сүз белән язылган. Фикерләр дөресме?
(1) Белем эчү - уку;
(2) Таң калу - соклану;
(3) Телне йотарлык - телне ашап бетерү;
(4) Тәмле телле - матур сөйләшү.
Җавап. (3) Телне йотарлык - тәмле.
7 нче сорау. Татарстанда нинди дәүләт телләрендә сөйләшәләр?
Татар телендә;
Рус телендә;
Татар һәм рус телләрендә;
Татар, рус һәм инглиз телләрендә.
Җавап. (3) Татар һәм рус телләрендә .
4 нче тур. Җиңүчене билгеләү өчен бирем. “Серле” тартмадагы хәрефләрдән 1 минутта кем күпме сүз төзи ала? (Хәрефләр : р, а, с, а, т, т, а н ) Артык йолдыз бер сүз урынына файдаланыла.
Җавап. Татарстан.
Иң күп сүз уйлаучы җиңүче була. Ул “Йолдызлы сәгать” ала. Бер минут вакыт эчендә теләкләрен тели.
Җиңүчегә һәм җиңелүчегә бүләкләр бирелә.