kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Дөнья тирәли сәяхәт.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сәяхәт-уен "Дөнья тирәли сәяхәт" 5-9 класс укучылары өчен үткәрелә.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Дөнья тирәли сәяхәт.»

УЕН – СӘЯХӘТ.(география 5-9 сыйныф)

Дөнья тирәли сәяхәт.


Максат :Укучыларның география фәне буенча белемнәрен тикшерү, фәнгә карата кызыксыну уяту, iукучыларда көндәшлек, ярышу хислэрен үстерү, образлары хәтерләрен яхшырту, актив уйларга өйрәтү.

Алып баручылар : капитан, юнга, юлбасарлар.

Җиһазлар: дөнья картасы, кәгазьдән ясалган форма (тельняшка), кәгазьдән ясалган көймәләр, судан табылган шешә, хайваннар сүрәте төшерелгән рәсемнәр (баш урыны кисеп алынган ), зурайткыч торба, балык сүрәтле жетоннар.


Капитан:

-Хөрмәтле тамашачылар,таныш булыйк , сезне сәламли, озак еллар Тын океан флотында хезмәт итүче капитан һәм минем ярдәмчем юнга (исеме). Без сезнең белән бүген дөнья тирәли сәяхәткә чыгабыз.

Юнга :

- Капитан ,ә без беренчеләрдән булып шундый сәяхәткә чыгабыз?

Капитан:

-Юк,чөнки андый сәяхәтне ясаучылар бар инде. Укучылар бәлки сез әйтерсез , кайчан , кем тарафыннан Дөнья тирәли беренче сәяхәт ясала? (Фернан Магеллан, 1519-1522).

-Юнга , корабыбыз сәяхәткә әзерме?

Юнга:

  • Әйе , тик безгә мотрослар җитми?

Капитан:

-Ә бүген без аны хәзер тамашачылар арасыннан сайлап алабыз , сез ризамы? Тик башта мин сезне сәяхәтебезнең спонсорлары белән таныштырам .(жюри белән таныштыру ). Алар безнең сәяхәтнең иң оста күзәтчеләре булыр дип ышанабыз.

I. Сайлап алу туры: (барлык тамашачылар арасында да үткәрелә ).

1. Җир шарындагы нинди океанны барлык мериданнар да кисеп үтә (Төньяк Боз океаны)

2. Бетеп баручы хайван һәм үсемлек төрләре язылган китап ? (Кызыл китап).

3.Җиңел күчерелеп йөртелә торган дәүләт симвалы.(флаг.)

4.Җир шарының кайсы җирендә гөмбәләр агачтан биегрәк үсә?(Тундра)

5. Җир шарында бары тик төньякка таба гына хәрәеәт итә торган урын бармы? Һәм ул кайда? (Көняяк полюста ).

6. Зурлыгы ягыннан өченче материк ? (Төньяк Америка материгы).

7. Нинди хайван аркасы белән алма җыя? (Керпе)

8. 0 нче яки 100 нче меридиан буенча хәрәкәт иткәндә юл озынрак буламы? (Тигез).

9. Балыкчылар кич диңгезгә чыгып китә. Иртән яки көндез кайта .Ни өчен ? (Бриз җиле шулай исә)

10.Билгеле булганча елгалар диңгезгә кушыла, ә диңгездән океанга кушыла. Ни өчен океан суы артмый һәм кимеми? (Бөтендөнья су әйләнеше.)

11.Ак аю пингвиннарга куркыныч тудырамы? (Юк, ак аюлар Арктикада, пингвиннар Антрактида материгында).

12.”Весёлый Роджер”-нәрсә ул? (Пиратлар флагында сүрәт.)

13. Ни өчен болытлар Җиргә төшми?( Өскә күтәрелүче һава агымы комачаулый)

14. Ярсыз диңгез ничек атала? Кайсы океанда? (Саргасс диңгезе Атлантик океанда.)

15.Бөтендөнья табигатьне саклау көне? (5 июнь).

16. Бөтендөнья су көне ? (22 март)

17. Барлык меридианнарны да кисүче материк? (Антрактида).

18. Диңгез өсте зәп-зәңгәр. Ни өчен? (Күк йөзе төшә һәм бары тик зәңгәр төс кенә үтә).

19.Австралия тирәсендә бер утрау анда яшәгән җәнлек исеме белән аталган. Бу нинди утрау? (Көнгерә).

20.Җир шарының кайсы материгында елгалар юк? (Антрактида).

Дөрес җаваплар өчен жетоннар биреп барыла. 4-5 укучы алга чыга.

II. Форма бирү

Капитан:

-Котлыйм, сезне үзебезнең экипаж составыны алырга уйлыйбыз, ләкин тагын бер сынау үтәсе була.Юнга, морякларга формалар бирергә!

Юнга укучыларга тельняшкаларны бирә.Тельняшкаларның артына сорау-биремнәр язылган.

  1. ........түбәнлеге Россиянең иң түбән җире. (Каспий буе).

  2. .........тауларда Россиянең иң биек түбәсе урнашкан.(Кавказ).

  3. .........таулары Россиядә меридианаль юнәлештә урнашкан.(Урал)

  4. .........ярымутравы Россиянең иң зурысы. (Камчатка)

Сорауларга дөрес җавап биргән укучылар форамаларны кияргә лаеклы дип табыла.(3укучы)

III. Танышу

Капитан:

-Хәзер барысы да әзер. Алга,юлга,безне зур ачышлар, кызыклы сәяхәт көтә.. Җыр белән юлга чыксак сәяхәтебез тагы да уңышлы булыр.

Җыр башкарыла.”Ал җилкәннәр”.”(Бәхетле ил”көенә).

Җилкәннәр җилдә сынала,сынала

Сынатмыйк әле дуслар,әй дуслар,

Авырлыклар килгән чакта

Дусларда булсын куллар/2 тапкыр

Корабыбыз юлга чыкты,

Киереп ал җилкәннәрен, җилкәннәрен,

Сизмичә дә калырбыз без

Балачакның үткәнен./ 2 тапкыр.

Капитан:

-Ә хәзер мин сезне корабыбызның исеме белән таныгштырам. Шундый ук исемле көрабта Фернан Магеллан да йозгән бит әле. Кем әйтә? (Виктория)

Безнең корабта хезмәт итүчеләр белән дә таныштырырга вакыт та җитте.

Киенгән укучылар чыга.

Cораулар

-Ашарга пешерүче? (Кок)

-Хуҗалык эшләре өчен җаваплы? (Боцман)

-Юнәлешләрне билгеләүче? (Лоцман)

-Сезнең булмәләрегез (?) (Каюта) сезне көтә.

-Алгы почмакта руль урнашкан , ничек атала әле ул? (Штурвал)

Корабта йөргәндә сак була күрегез,баскычтан егылып төшә күрмәгез. Әллә дөрес тә әйтмим инде, ничек атала соң әле корабтагы баскычлар?(Трап)

-Әгәр инде тәртип бозсагыз,сезгә идәннәрне юарга туры киләчәк.(Палуба.)

IV. “ Иң-иңнәр” утравы

Капитан:

- Без “ иң-иңнәр” утравына якынлашабыз бугай. Ишеткәнем бар иде , бу утрауда юлбасарлар да бар. Аларның сорауларына жавап бирмәсәк безне үткәрмәсәләр.

Юлбасарлар чыга.

1.Россия территориясен юучы иң кечкенә диңгез?(Азов.)

2.Дөньяда иң зур утрау? (Гренландия.)

3.Иң коры матирик? (Австралия.)

4.Иң мул сулы елга? (Амазонка.)

5.Җир шарында иң биек урын? (Джомолунгма)

6.Иң тозлы күл? (Үле диңгез)

7.Иң эре кош ? (Тәвә)

8. Иң тирән күл ? (Байкал)

9. Россиянең иң озын елгасы? (Обь)

10. Океанда иң тирән җир? (Мариана иңкүлеге)

11.Иң дымлы материк? (Көньяк Америка)

12. Иң озын муенлы коры җир хайваны? (Җираф)

13. Иделнең иң зур сул кушылдыгы? (Кама )

14. Иң зур имезүче хайван? (Кит)

15. Коры җирдә иң эре хайван?

16.Планетабызның иң зур һәм көчле еланы? (Анаконда)

17.Кайсы материкта иң кечкенә буйлы кешеләр яши? Кемнәр? (Африкада пигмейлар.)

18.Дөньяда иң күп су эчүче хайван? (Дөя.)

19. Иң зур ярымутрау? (Гарәбстан.)

(Дөрес җавапларга жетоннар бирелә.)

V. Хайваннар белән очрашу.

Юнга зурайткыч торбадан карый:

-Капитан, капитан җир күренә. Тик бу нинди материк икән соң? Әллә нинди җәнлекләр дә күренә.

Капитан:

-Хәзер ачыклыйбыз аны.

Хайваннар сүрәте төшерелгән рәсемнәр артына “моряклар” баса, алар сорау алып кына нинди хайван икәнен ачыклыйлар.

VI. Табылдык шешәләр.

Юнга шешәләр алып килә:

-Капитан,судан шешәләр табылды,кемдер безне ярдәмгә чакыра, кемдер бәлагә юлыккан бугай.

Шешә эченнән сораулар алына, сорауларның кайбер өлешләре су белән юылган.

1 ..... без Евразия материгын юучы диңгезләрнең берсендә хәлакәткә юлыктык....(диңгезләрне санап чыгарга.)

2...... таулар булып күтәрелеп торган җирләрдән ......(таулар санап чыгарга.)

3......бу язу сезгә Дөнья океаннары агымнары......буйлап килеп җитәр дип уйлыйбыз.....(агымнарны санап чыгарга.)

VII. Көймәләр.

Юнга зурайткыч торба аркылы карап әйтә:

-Капитан, мин көймәләр күрәм! Кайсы ил кешеләре булыр икән болар?

Юнга көймәләрне алып килә.Укучылар кәгазьдән ясалган көймәләрне сүтеп сорауларны укыйлар:

1 көймә: Безнең ил утрауларда урнашкан, күпләп роботлар җитештерәбез, самурайлар бездә генә. Нинди ил?

2 көймә: Безнең илдәге хатын –кызлар сари кия. Сыер безнең өчен изге хайван.

3 көймә: Безнең илдә төп дин-конфуцианлык. Дөньяда иң күп халыклы ил без?

VIII. “Чын материк”

Капитан:

-Алдагы сәяхәтебез кызыклырак үтсен өчен сезгә сораулар да бирәсебез килә.

3 карточка бирелә.

Сораулар:

  1. ‘’Чын америкалыны” табарга.

Апельсин, шалкан, кукуруз, карбыз, кыяр, помидор, суган, бәрәңге, чыршы, тәмәке, гевея агачы, көнбагыш, кура җиләге, кофе агачы.

  1. ‘’Чын австралиялене”табарга.

Шайтан, фил, көңгерә, акация, хөормә,чәй, аю коала,панда аюы, кофе, каен, виноград,тәвис кошы, динго эте, сарык, лама.

  1. “Чын африкалыны” табарга.

Тигр, хөрмә, көңгерә, фил, иренчәк, мөгезборын, тәвә кошы, оҗмах кошы, горилла, поши, панда аюы, анаконда, кайман, жираф, мүк җиләге.

IX. Кайту юлы

Капитан:

-Фернан Магеллан Индонезия утрауларының берсендә җирле кенәзләр сугышында үлеп кала, аның иптәшләре, 18 диңгезче,бер корабта Африка материгын урап узып кайтып җитәләр. Без сезнең белән шушы утрауларга җиттек һәм сезнең ярдәм белән кыскарак юл сайлап кайтырга чыгабыз.

Кайту юлын 3 укучы яза:

Һинд океаны, Кызыл диңгез, Сүәеш каналы, Урта диңгез, Дарданелла бугазы, Мәрмәр диңгезе, Босфор бугазы, Кара диңгез, Дон елагысы, Идел-Дон каналы, Идел елгасы, Кама елгасы, Шушма елгасы, Вятка елгасы, Урмышлы авылы.

3 укучының җыйган жетоннарын санап җиңүче билгеләнелә.

















































i


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Дөнья тирәли сәяхәт.

Автор: Газизова Римма Масгутовна

Дата: 11.09.2017

Номер свидетельства: 427874

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(28) "Кушу таблицасы "
    ["seo_title"] => string(16) "kushu-tablitsasy"
    ["file_id"] => string(6) "166802"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422988536"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(86) "доклад на тему "Дин тарихын укыту ?зенч?лекл?ре" "
    ["seo_title"] => string(52) "doklad-na-tiemu-din-tarikhyn-ukytu-uziench-liekl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "239515"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1444812465"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства