kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок татарской литературы в 7 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарской литературы в 7 классе, посвященный творчеству А. Еники.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок татарской литературы в 7 классе»

7нче сыныфта әдәбият дәресе


Тема: Ана күңеле-балада,бала күңеле-далада


Ә.Еникинең «Әйтелмән васыять» әсәре буенча йомгаклау дәресе


Максат: әсәрдәге Акъәби образына бәйләп ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу;укучыларның сөйләм телен,фикерләү телен үстерү,олыларга,туган туфракка,халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисе тәрбияләү

Жиһазлау:дәреслек,язучының әдәби әсәрләреннән күргәзмә,компьютер,презентация,интерактив такта



Дәрес барышы

І.Оештыру


Укытучының кереш сүзе.


Исәнмесез,кадерле дусларым! Хәерле көн!


Без Ә.Еникинең«Әйтелмәгән васыять» әсәрен укып чыктык,бүген шушы әсәр буенча йомгаклау дәресе,әңгәмә дәресе оештырабыз

Мин сезне ана хакы, ана васыяте,балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында чын куңелдән сөйләшүгә чакырам.

Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши,ләкин соңгы елларда тискәре вакыйгалар кешеләрнең куңелләрен тупасландырды

Жирдә шәфкатьсезлек ,кешелексезлек чәчкә атты.

Бу проблемаларны бүген Ә.Еникинең әсәренә бәйләп алып барабыз


ІІ.Белемнәрне актуальләштерү


1. Музыка уйный

Бер укучы С.Хәкимнең «Әйтелмәгән васыять» шигырен укый.

Кылганнар йөгерә далада,

Тын башкорт даласында,

Йөгерә карт тарих Акъбикә

Шул ташкын арасында.

Кылганнар йөгерә далада,

Кылганнар белән күреш,

Заманнар чәче агарган,

Заманнар чәче көмеш.

Кылганнар йөгерә далада,

Чуклары-чулпылары,

Ишетелеп калган төсле

Акъбикә сулкылдавы.

Кылганнар йөгерә далада,

Сөям шул хасиятләрен,

Сөйлиләр әйтелми калган

Мәңгелек васыятьләрен.

2.Ике укучы Акъәби белән Миңлебай карт очрашуын сурәтләгән өзекне уйнап күрсәтәләр.


3. Әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә

Укытучы:

Ошадымы сезгә бу әсәр? Аеруча кем ошады? Ни өчен?

- Акъәби белән Миңлебай бабай нинди авылда гомер итәләр? Авылның исеме ничек?


Юлкотлы… Нинди матур исем. Автор бу турыда нәрсә ди?




-Кемнәре бар соң Акъәбинең? Аның гаилә шәҗәрәсен ничек курсәтер идегез?


4.Тактада бер укучы аңлатып Акъәбинең шәҗәрәсен төзи


Укытучы:

-Әйе, Акъәби ире Сәлимҗан белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, укыталар, кеше итәләр. Кайларда эшлиләр алар, нинди һөнәр ияләре?


Көтелгән җавап:

Олы улы Суфиян отставкадагы полковник кызы Гөлбикә - фәнни хезмәткәр.

Перьмдәге Сылубикәсе – врач. Казахстанда тагын бер улы яши, кайда эшләве әйтелми, институт беткән, ди автор.


4. Укытучы:

Кайталармы, хәлен беләләрме Акъәбинең балалары?


Укучыларның җаваплары.

(Суфиян турында)

Укытучы:

Әйе, Суфиянның кайтмавында бәлки сәбәп тә бардыр, ваемсызлыгы тагын нәрсәгә бәйләнгән?


-Җаваплар.


Укытучы: Әйе, буыннар арасындагы бәйләнеше әнә шулай өзелә.



-Әби ни өчен туган авылын, гомер иткән нигезен ташларга мәҗбүр була соң?

-Җаваплар

Укытучы:

-Әйе, Акъәбинең гомер иткән нигезе, картының кабере ялгыз кала. Казларын, кәҗәләрен, тавык-чебешләрен барысын да Акъәби сагына, юксына, кызгана.

Акъәби аерым бүлмәдә ята. Шәһәр табиблары, профессорлар килеп карыйлар аны. Тик берсе дә инде ярдәм итә алмый. Акъәбинең көннәре санаулы гына калуы турында балаларына әйтәләр. Баштарак Акъәбигә игътибар да зур була, балалары да оныклары да янына киләләр, хәлен беләләр. Тик хәле көннән-көн начарая. Балаларына да ул рәхмәтле, аларны борчымаска тырыша. Тик аның аларга әйтер сүзләре, васыятләре бар бит. Тик… Тик таба алмый ул уртак тел.

Автор нәрсә ди?

(Укучылар әсәрдән табып укып күрсәтәләр)


Укытучы:

-Ә нәрсә әйтәсе килә соң Акъәбинең, аны бик тә борчыган васыяте нинди?

Аның сүзләрен укып күрсәтегез әле.

(әсәрдән табып укып күрсәтәләр)



Укытучы: -Әйе, Акъәбинең васыятьләрен тыңлаучы кеше табылмый. Алар һаман каядыр ашыгалар, чабалар, кунаклар чакыралар, телевизор карыйлар. Ә өйдә әби белән аралашучы кеше бармы?

Җаваплар.


Укытучы:

-Шулай да әсәрдә бар бит Акъәбине аңлаучы бер кеше. Кем ул?Алар нәрсә турында сөйләшәләр?

Җаваплар


Укытучы:

-Әйе, соң көннәре якынлаша Акъәбинең. Барысы белән дә хушлашыр көннәре җитә. Шушы вакытта Акъәбинең балалары, аның бер сүзенә дә карап тормыйча ни хәл итәләр?

Җаваплар.


Укытучы:

-Ә Суфиянга игътибар иттегезме? Әнисен соңгы юлга ничек озата?

Җаваплар.


Укытучы:

-Әйтегез әле, укучылар, Акъәбине соңгы юлга ничек озатырга кирәк иде?

Җаваплар.

-Ә әтиләре турында ни әйтә алабыз. Алар әтиләре алдындагы бурычларын үтиләрме соң?

Җаваплар.


-Бик дөрес, укучылар, Ә.Еники безгә үзенең әсәре белән кешеләрнең күңелләре тупаслана баруын, җир йөзендә мәрһәмәтсезлекнең тамыр җибәрүен 1965нче елда ук күрсәткән.

“ Әйтелмәгән васыять”- ул безнең бүгенге көнебез турындагы әсәр. Язучы аны күпкә алдан күргән, кешелек җәмгыятенә миһербансызлык, таш күңеллелек янавын кисәткән.


-Әйе, шагыйрь хаклы, Аерылдык җирдән, йолалардан. Акъәбинең дә балалары җирдән аерылалар. Шуңа әрни ул. Васыять итеп әйтәсе килә аларга: “Туган җиргә, туган нигезгә юл өзелмәсен иде, ата-бабаларыгыз җирен ,телен онытмагыз” диясе килә.



-Ә Акъәбинне җирләп көндәлек әшләренә чумган бер көнне «Мин сезнеке, мине нишләтәсез? – дигәндәй нәрсә килеп керә?

-Әйе, сандык. Ниләр була анда?


-Әйе, һәр баласына исемләп биреп калдырырга теләгән әтиләренең һәм Акъәбинең милли киемнәре.


-Әйе, Акъәби белә, балалары боларны киеп йөрмәсен белә, тик истәлек итеп саклар өчен биреп калдырасы килгән.


-Ә балалары моны ничек хәл итәләр?

Җаваплар.


(Суфиян үзенең улына әтисенең чуклы камчысын, ә Гөлбикә әнисенең чулпыларын ала да, сандыктагы барча истәлекне театр гардеробына тапшыралар).


Укытучы:


- Ата-бабаларыбыз истәлеге менә шунда өзелеп калгандай була.

Рухи байлык, әлбәттә, үлгәннәр өчен кирәкми, исәннәр өчен кирәк, киләчәк өчен кирәк.


-Укучылар, әйтегез әле, әсәрнең башында Акъәби кайда йөри?

Әсәрнең ахырында да автор шуңа әйләнеп кайта.


-Әйе, кылганнар.


Бу кылган образы нәрсәне аңлата әсәрдә?

(Әйе, җил уңаеннан әле бер, әле икенче якка бөгелеп утырган кылганнар кебек үз кыйбласы булмыйча тормыш уңаена егылучылар күп.


-Тагын бер символик образ бар әсәрдә. Нәрсә?

Әйе, учак образы.

Шушы урынны укып күрсәтегез әле.


-Нәрсә әйтергә тели йөзъяшәр карт?

-Әйе,тормыш дәвам итсен , буыннар арасында бәйләнеш өзелмәсен, туган нигезләр сүнмәсен.


ІІІ.Рефлексия


-Ә хәзер нәтиҗә ясыйк барсына да, нинди васыятьләр әйтергә тели Акъәби, без боларга колак салыйк, без үтәргә тиешле бурычлар бит, автор әсәрне безгә сабак булсын өчен иҗат иткән бит:

(укучылар белән бергә нәтиҗә ясау)


1) ата-анага хөрмәт ,

алар алдындагы бурычларны үтәү;


2) гореф-гадәтләребезне, телне саклау;


3) туган җиреңне ярату, авылдашларны хөрмәт итү.


-Әйе, һичшиксез дөрес, без әти-әниләребез алдындагы, милләт каршындагы бурычларыбызны онытмыйк!

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп , картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез!


Ә хәзер, укучылар, без үз әниләребез , нәнәйләребез турында инша язып килергә тиеш идек, ниләр яздык, өзекләр укып үтик әле.(укучыларның иншаларыннан өзекләр тыңлау)

Рәхмәт, укучылар! Әниләргә мәрхәмәтле булыгыз!

ІV.Өй эше. Ә. Еники «Ана һәм кыз» хикәясен укырга.


V. Билгеләр кую.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Урок татарской литературы в 7 классе

Автор: Муслимова Фиалка Хамзиновна

Дата: 19.06.2019

Номер свидетельства: 515285

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(94) "Урок татарской литературы в 5 классе на тему "Весна" "
    ["seo_title"] => string(54) "urok-tatarskoi-litieratury-v-5-klassie-na-tiemu-viesna"
    ["file_id"] => string(6) "138645"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1417587477"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(158) "Урок татарской литературы в 6 классе на тему "Республика Татарстан. Города Татарстана" "
    ["seo_title"] => string(87) "urok-tatarskoi-litieratury-v-6-klassie-na-tiemu-riespublika-tatarstan-goroda-tatarstana"
    ["file_id"] => string(6) "139207"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1417681425"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(169) "Технологическая карта урока татарской литературы по теме " Дәрдемәнд “Ике туган” хикәясе“"
    ["seo_title"] => string(80) "tiekhnologhichieskaia_karta_uroka_tatarskoi_litieratury_po_tiemie_d_rdiem_nd_iki"
    ["file_id"] => string(6) "434753"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1509027113"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(203) "Разработка урока татарской литературы "Автобиографическая повесть Г.Баширова "Родной край - зеленая колыбель" "
    ["seo_title"] => string(113) "razrabotka-uroka-tatarskoi-litieratury-avtobioghrafichieskaia-poviest-g-bashirova-rodnoi-krai-zielienaia-kolybiel"
    ["file_id"] => string(6) "218065"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1433608000"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Моделирование уроков татарского языка "
    ["seo_title"] => string(41) "modielirovaniie-urokov-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "150656"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420540436"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства