ГБС(К)ОУ “Русско-Акташская специальная( коррекционная)
школа – интернат VIII вида”
Альметьевского муниципального района Республики Татарстан.
Открытый урок
татарской литературы в 5 классе
на тему:
“Повторение по теме “Весна”
Учитель татарского языка
и литературы Мукумова Г.Г.
2014
Тема: “Яз” темасы буенча кабатлау.
Максат: 1. “Яз” темасы буенча өйрәнгән лексиканы, фразаларны гомумиләштерү.
2.Укучыларның диалог һәм монолог аша сөйләмнәрен
үстерү;
3.Табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында күзаллауларын
ныгыту.
Җиһазлау:
Мультимедиа презентациясе, дидактик материал, предметлы рәсемнәр.
Дәрес барышы:
Оештыру:
Исәнмесез, балалар! Исәнмесез кадерле кунаклар!(Слайд №1)
(Балалар хор белән исәнләшү шигырен укыйлар. Слайд №2)
Укучыларның белемнәрен актуальләштерү:
* Һава торышы турында сорауларга җавап бирү (Слайд №3)
- Б үген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?
- Елның кайсы фасылы?
- Атнаның көннәрен әйтегез.
- Бүген көн нинди? (Салкын, җил исә, кар ява)
- Балалар, бүген урамда бик күңелсез. Әйдәгез әле, кунакларны күңелләндереп алу өчен язгы җыр җырлап алыйк
(Хор белән “Яз җитә” җырын җырлау. (Слайд №4. Язгы табигать)
Я /ЙА/, /ЙӘ/ авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтү: Слайд №5
Яз, кояш, ямьле, якшәмбе, якты, ята, яшел.
Тәрҗемә итегез! Слайд № 6.
Яз, кояш, җылыта, кар эри, боз эри, тамчы тама, кошлар кайта.
5. Өйгә эшне тикшерү.
-Өйгә нәрсә дигән хикәяне укыдыгыз? (“Яз” тексты)
Укучылар чылбыр тәртибендә текстны укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.
6.“Кошларны беләсезме?” уены.
–Балалар, сез кошларны беләсезме? Әйдәгез уен уйнап алабыз.
(Укучыларга кошлар рәсемнәре таратыла. Слайдта №8 кошлар исемнәре:
Карга, кызыл түш, сыерчык, аккош, торна, сандугач, күгәрчен, саескан, тукран, күке.
Укучылар туры килгән кош исемен сайлап ала һәм карандаш белән исемен рәсемгә яза.)
7. Физкультминут “Очты, очты, ... очты” уены. Слайд № 10
(Балалар куллары белән хәрәкәт ясыйлар).
8. Дөрес тәрҗемәне тап! (Найди правильный перевод) Слайд №11 -12.
ПРЕКРАСНЫЙ – 1)яхшы, 2)матур, 3)ямьле.
ПРИРОДА ПРОСЫПАЕТСЯ - 1)табигать уяна, 2) табигать уянды,
3)табигать уянмый.
СОЛНЦЕ СВЕТИТ – 1)кояш көлә, 2) кояш балкый, 3) кояш җылыта.
РАДУЮТСЯ – 1)сайрыйлар, 2)кайталар, 3) шатланалар.
Индивидуальное задание - Бородин Максим
Текст “Яз җитә”. Текстта рәсемнәр урынына сүз язып тулыландыру.
Тавыш белән уку.
9. Ситуатив күнегүләр. Слайд № 13.
Спроси друга:
--Ты любишь весну?
--Ты весной играешь на улице?
--На улице снег растаял?
--Ты видел грача?
--Ты сделал скворечник?
/Балалар парлап эшлиләр./
10. Знаете ли вы приметы весны? Слайды № 14-34.
Презентация. По теме “Весна” по схеме
Картина--- название на русском языке, --- название на татарском языке
11. Игра “Самый лучший вопрос”. Учащиеся придумывают вопрос и задают соседу по парте. Голосованием определяем самый лучший вопрос.
12. Йомгаклау. Слайд № 35-36.
-Нинди теманы кабатладык?
– Дәрестә нишләдегез?
Комментарий белән билгеләр кую.
Кошлар безгә нәрсәләр китерә? ( , , ,)
-Ул сезгә балалар тәмле бүләк китергән бүген. Рәхим итегез!.
Игътибарыгызга рәхмәт, кадерле кунаклар. Дәрес тәмам.