Дәрес барышы. Оештыру-мотивлаштыру этабы. Кунаклар белән исәнләшү. Хәерле көн, дуслар, сезгә! Хәерле көн һәммәгезгә. Татар телен өйрәнүдә Уңышлыклар булсын безгә. Гел бишлеләр алып торыйк Өлкәннәрне сөендерик Шушы изге теләк белән Хәзер дәрескә керик! Укучылар күтәренке рухта бүгенге дәресебезне башлап җибәрик. Тартмаларда смайликлар. Дөрес эш, тулы җавапларыгыз өчен сез смайликны үзегез аласыз. Барыбызда игътибар белән тактага карыйк әле. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләргә тиеш икәненә игътибар итик (карточкаларга язылган эш планы белән таныштырыла) 2. Белемнәрне актуальләштерү. а)Без нәрсәләр беләбез?. Сез дәреснең эш планы белән таныштыгыз, ә хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточкалар тәкъдим итәм. -Укучылар карточкалардагы язылган сүзләр, нинди сүз төркеменә керәләр? (Конерс (Corners) структурасы буенча эшләү(әлеге сорауны укучылар 5 секунд уйлыйларһәм җавапларын битләргә язалар.Алдан билгеләнгән 3 почмакка исем, сыйфат һәм фигыль сүз төркемнәре язылган. Укучылар үзләре сайлаган почмакка барып басалар. Почмакларда парлашып 1 минут әлеге сорау буенча сөйләшәләр). Эш барышында укытучы кайбер укучылардан сорый. б) Модель төзү. (Модель Фрейер (Frayer Model) структурасын кулланып эшләү).Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята ., башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез.Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага исем дип язабыз. Беренче баганага исемнең билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисаллар язабыз.Һәр кәгазь битен мөстәкыйльтутырабыз. Сезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә Мисаллар белән җөмләләр төзергә. -Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез. Ә хәзер, укучылар, тыңлагыз әле.Мин сезгә бер табышмак әйтәм. Җавабын кем тизрәк табар икән. Һәр җир карланган Сулар бозланган; Уйный җил-буран, Бу кайчан, туган? (кыш) Әйе, бу кыш вакыты. 3. Яңа материалны аңлату этабы. -Балалар, тәрәзәгә карыйк әле. Тышта елның кайсы фасылы икән? - Кыш. - Кыш фасылы турында нәрсәләр әйтә аласыз? - Көннәр салкынайды, җир өсте кар белән капланды. ... Шул турыда җөмләләр төзик. (Укучылар җөмлә төзиләр , җөмләдәге исемнәрне таба баралар) - Сез төзегән җөмләләрдәге исемнәр ничә предметны белдерделәр? - Бер предметны белдерәләр. - Ә бу предметлар берәү түгел 2-3 булса , без аларны ничек дип әйтербез?(чана-чаналар)....Таблицадан укып нәтиҗә ясау. -Ә менә урман, урам, салкын, тун сүзләрен күплеккә куеп карасак ничек булыр икән? Ни өчен аларга без нар-нәр кушымчалары ялгарбыз. Нинди исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгануын уйлап карыйк әле.Бу сүзләрнең нинди үзенчәлекләре бар? (борын авазына беткән исемнәр) Кагыйдә чыгару, мисаллар китерү. - Укучылар сез кышын нинди уеннар уйныйсыз? - Бигрәк тә нинди спорт уеннары ошый? - 2013 елда безнең республикабызда нинди зур вакыйга булып узды? - Ә 2014 елда тагын нинди спорт ярышлары көтелә? -Спорт белән шөгыльләнү кирәкме? Ни өчен?(укучыларның җаваплары тыңлана) - Сез тактада нәрсә рәсеме күрәсез? - Тау рәсеме. - Бу тау гади тау түгел, серле тау. Бу тауга менү өчен табышмак җавапларын табарга кирәк. ( Табышмаклар чана, чаңгы рәсемнәре артына язылган) 1.Оча-оча юк канатлары Чаба юк аяклары. Тышта булса өелә Өйгә керсә җәелә. 2.Шома табанлы чана Атсыз да алга чаба Җитез булса аяклар Кулда була таяклар. 3. Үкерә дә котыра Бөтен җирне тутыра. 4.Ишегалдында таш була Өйгә керсә су була. 5.Агач бөгә кулы юк Йөри торган юлы юк. Ачуланса сызгыра Тузаннарны туздыра. Укучылар табышмакларны укып, җавапларны табалар, исемнәрне күплеккә куеп язалар. Башта число һәм матур язу минуты үткәрелә) ( тактада бер укучы эшли)
4. Физкультминутка . 5. Теманы ныгыту этабы. 1) Сез хәзер Куиз-Куиз-Трейд структурасы ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.. -Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак. Хәзер беренче номерлы укучылар ак битләр алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез. Битнең астын 4/1 өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә). -битнең күренә торган өлешенә сез исемнәрнең сан белән төрләнүе темасы буенча сорау уйлап язасыз., ә күренми торган өлешенә сорауга җавап язала. -Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела). -Вакыт бетте. -Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез. Якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса аңа булышасыз.Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды.” -Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне 2 тапкыр кабатларга тиеш буласыз. -Барыбыз да бастык, урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз. Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы Әйдәгез хәзер файдалы ял итеп алыйк. Бер карточка сайлап алыгыз . Әлеге сүздә ничә хәреф һәм ничә аваз икәнлекне уйлагыз. Һәм әлеге сүзне кәйтә. Эш беткәч сез урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз. -Эшли башладык. -Вакыт бетте,үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы. 2)Дәреслек белән эшләү. 1.112 нче күнегүдәге текстны уку, күплек сандагы исемнәрне берлек санга куеп күчереп язу( бакалар-бака.)Мөстәкыйль эшләүләрен тикшерү. 2. “Кыш,, шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләп күрсәтәм.(шигырь плакатта язылып куелган.) Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору. Укучылардан сәнгатьле итеп укытып карыйм. Шигырьдә булган исемнәрне табалар,санын билгелиләр. 3)Парларда эш. ,,Язып бетер,, уены. Укучыларга карточкага язылган шигырь куплетлары бирелә. Укучылар төшеп калган күплек кушымчалары өстәп,күчереп язалар. (Дәфтәрләрне алмашып мөстәкыль тикшерү) 6. Тест эшләү.(“Исем” темасына.) 1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт. А. Предметның билгесен белдерә Б. Предметны белдерә В. Эшне, хәрәкәтне белдерә 2. Исем нинди сорауларга җавап бирә? А. Нишли? Нишләде? Нишләгән? Б. Нинди? Кайсы? В. Кем? Нәрсә? 3. Очучы сүзенә сорау куй. А. Нәрсә? Б. Кем? 4. Төлке сүзенә сорау куй. А. Кем? Б. Нәрсә? 5. Сыерчык сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? А.-нар Б.-нәр В.-лар Г.-ләр 6. Күл сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? А.-нар Б.-нәр В.-лар Г.-ләр 7. Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? А.-нар Б.-нәр В.-лар Г.-ләр 8. Тиен сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга? А.-нар Б.-нәр В.-лар Г.-ләр 7. Рефлексия, бәяләү этабы. Экранга карап нәрсәләр әйтә алабыз? Исемнең күплек сан формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? -нар ,- нәр кушымчалары нинди авазларга беткән сүзләргә ялгана? Бу кушымчалар белән без икенче дәрестә дә эшне дәвам итәрбез. Дәресебез ахырына якынлаша. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды? Нинди яңалыклар белдегез? Дәрес барышында алган смайликларга карап үзегезгә үзегез билге куегыз. (билгеләрен аңлаталар) 7. Өй эше 113 нче күнегү. Шигырьне күчереп язарга һәм күплек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялганганлыгын ачыкларга. Күплек кушымчаларын билгеләргә . |