kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку " Части тела "

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по татарскому языку для русскоязычных учащихся 2 класса. Тема урока : "Части тела" - "Тән әгъзалары". 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку " Части тела "»

Тема: Тән әгъзалары (2 сыйныф, рус төркеме)

Максат: 1.Тән әгъзалары атамаларын әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2.Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү;

3.Сәламәтлеккә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәтү дәресе.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, карточкалар, күрсәтмә материаллар.

Методлар: аңлатмалы-иллюстратив, әңгәмә, тәрҗемә, хаталарны төзәтү.

План

 I. Оештыру өлеше.

1. Укучыларны сәламләү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

3. Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.


II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек.

2. Тактада ике баганага язылган сүзләрне уку.  

3. Бу сүзләрнең аермаларын табу.


2. Яңа теманы аңлату.

  1. Яңа сүзләрне сүзлеккә язу.

  2. Калын һәм нечкә сузыкларны искә төшереп, асларына сызу.

  3. Кагыйдә формалаштыру.


III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Күнегүләр эшләү.

2. Сорауларга җавап бирү.


IV.Өй эше бирү.

1.Тән әгъзаларын өйрәнергә.


V. Йомгаклау.

1.Сүзләрне кабатлау.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә бәя бирү.


Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Исәнмесез, укытучы апа. Хәерле көн. Хәлләребез әйбәт.

- Бүген кем юк?

-Бүген барысы да бар.

-Урамда көн нинди?

- Бүген көн матур, кояшлы.

-Хәзер нинди ел фасылы?

- Хәзер көз. 

- Син нинди ел фасылын яратасың?

- Мин көзне яратам. (Әлеге сораулар төрле укучыларга бирелә)

II.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

- Укучылар, тактада 2 баганага (в 2 столбика) сүзләр язылган. Бу нинди сүзләр? Без аларны ни өчен (почему?) яздык? Кем бу сүзләрне белә? (1 баганага берлек сандагы тән әгъзалары, ә 2 баганага ике һәм аннан да артык булганнары языла)

- .......

- Әйе, укучылар, дөрес. Бу – тән әгъзалары (части тела). Без сезнең белән бүген дәрестә нишлибез?

1. сүзләрнең дөрес язылышын искә төшерәбез;

2. яңа сүзләр өйрәнәбез;

 3. тән гигиенасын саклауны өйрәнәбез.

- Укучылар, без сезнең белән нинди яңа сүз ишеттек (услышали)? Ул нинди сүз? 

- Тән әгъзалары (части тела).

- Әйе, укучылар, молодцы! Бу сүзне сүзлеккә язып куябыз:  тән әгъзалары -части тела. Укучылар, тактага карагыз әле, анда сүзләр язылган. 1нче баганада нинди сүзләр һәм икенче баганада нинди сүзләр язылган?

- калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр.

- Бик дөрес! Хәзер калын сузыкларга кызыл карандаш белән, нечкә сузыкларга сары карандаш белән сызабыз.

-.........(укучылар тактада эшли)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Укучылар, игътибар итегез әле (обратите внимание). 2 баганадагы сүзләр безнең парлы тән әгъзалары (“парные” части тела). Давайте добавим к ним окончания , чтобы их стало много!

- Күзләр, кашлар, колаклар, куллар, аяклар һ.б.

- Молодцы, укучылар! Бик әйбәт! Давайте вспомним правило. Кто сможет ответить?

- .... –лар (-ләр); -нар (-нәр) кушымчаларының кайчан һәм ничек ялгануын рус телендә сөйлиләр. (Әлеге сүзләрне дәфтәргә язабыз һәм карандаш белән күплек сан кушымчаларының астына сызабыз)

Физкультминут ясау (хәрәкәтләр белән)

“Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

 Менә идән, менә түшәм,

Менә шулай зур үсәм!”

-Укучылар, карагыз әле! Безгә хат һәм капчык килгән! Хат – письмо, капчык – мешок. Аны безгә табиб (врач) җибәргән. Башта хатны укыйбыз. Укучылар, экранга карагыз әле. Ул безгә үзенең киңәшләрен биргән (он нам дал свои советы).

Кулыңны сабын белән ю!

Кулыңны сөлге белән сөрт!

Тешеңне теш щеткасы белән чистарт!( Бергәләп укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез). Укучылар, бу җөмләләрдә командалар бирелгән. Давайте выпишем эти команды (дәфтәрләргә язабыз) и попробуем выполнить эти команды сами! Мы эти действия должны выполнять сами и каждый день! Не забываем о гигиене своего тела! (Капчыктан сабын, теш щеткасын һәм сөлгене алабыз. Шул сүзләр белән югарыда укыган җөмләләрне яңадан кабатлыйбыз). 

Мин сабын белән кул юам!

Мин сөлге белән кул сөртәм!

Мин теш щеткасы белән теш чистартам! Укучылар, бу җөмләләрне дәфтәрләргә язабыз.

   IV. Өй эше бирү.

-Укучылар, көндәлекләрне ачабыз һәм өй эшен язып куябыз. Өй эше: тән әгъзаларын (части тела) ятларга.

V. Йомгаклау.   

- Инде, укучылар, сүзләрне тагын бер тапкыр искә төшерик. (Хор белән яңа сүзләрне кабатлап чыгабыз. Укучыларга билгеләр куела). Бүгенгә дәрес тәмам. Сау булыгыз, укучылар!



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект урока по татарскому языку " Части тела "

Автор: Яруллина Эльза Равилевна

Дата: 29.12.2016

Номер свидетельства: 374532

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(115) "Конспект урока по татарскому языку "Ш?хси гигиена предметлары" "
    ["seo_title"] => string(69) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-sh-khsi-ghighiiena-priedmietlary"
    ["file_id"] => string(6) "199829"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1428661228"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(247) "Конспект  бинарного урока русского языка  в 4 классе на тему: "Роль глаголов в речи, в предложении. Правописание глаголов с частицей "не". "
    ["seo_title"] => string(148) "konspiekt-binarnogho-uroka-russkogho-iazyka-v-4-klassie-na-tiemu-rol-ghlagholov-v-riechi-v-priedlozhienii-pravopisaniie-ghlagholov-s-chastitsiei-nie"
    ["file_id"] => string(6) "214799"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1432479842"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства