kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку для татарских групп 4 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данный конспект урока составлен в соответствии с требораниями  Федеральных стандартов, предназначен для проведения урока по татарскому языку для учащихся татар, обучающихся в русской школе (татарская группа). По данному конспекту был проведен открытый урок на семенаре для педагогов и воспитателей детских садов.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«конспект урока по татарскому языку для татарских групп 4 класс »

Дәреснең тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Тема. Җөмләнең баш кисәкләре.Ия.

Максатлар:

1. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмәт бирү. Ия белән танышу

2.Кагыйдә чыгара белүне формалаштыру.

3.Проблеманы күмәк хәл итәргә омтылыш теләген үстерү, дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү, үз-үзеңə бəя куярга өйрəтүне дəвам итү.



Кулланылган метод һәм алымнар: өлешчә эзләнү, проблемалы сорау кую, күнегүләр эшләү

Җиһаз: компьютер, медиапроекторда ребус, җөмләләр җыяр өчен сүзләр,

тарату өчен карточкалар, “Ромашка” уены.





























Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты (мотивлаштыру этабы).

1.Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез,укытучы апа!

-Утырыгыз. Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген сыйныфта мин дежур.

-Синең исемең ничек?

-Минем исемем Гөлназ.

-Гөлназ,бүген нинди число һәм атнаның нинди көне?

-Бүген 7 нче февраль, җомга.

-Хәзер елның кайсы вакыты?

-Хәзер кыш вакыты.

-Кышның билгеләрен әйт әле.

-Кыш көне көннәр кыска, ә төннәр озын. Көннәр салкын. Кар ява. Елгалар боз белән каплана. Вакыт-вакыт карлы бураннар була.

-Рәхмәт,утыр. Балалар,ел фасылын әйтеп уздык, ә хәзер әйтегез әле: бер елда ничә ай?

-12.

-Бер айда ничә атна?

-4.

-Ә бер атнада ничә көн?

-7.

-Хәзер көн исемнәрен искә төшерү өчен “Ромашка” уенын уйнап алабыз.

II.Актуальләштерү.

-Балалар, сез төркемләп утыргансыз, шуңа күрә эшләрне үз төркемегездә бергә эшлисез һәм бер укучы җавап бирә. Бүгенге эшебезне ребус чишүдән башлыйбыз.Экранда

җиләк,

өч,

миләш сүзләреннән төзелгән ребус

-Нинди сүз чыкты?

-Җөмлә сүзе.

-Мин сезгә әзер сүзләр таратам,ә сез алардан җөмләләр җыясыз, төзисез.(төркемнәрдә эшләү).Җөмләләрне укыйсыз.

-Җөмләләрне нәрсәләрдән төзедегез?

-Сүзләрдән төзедек.

-Нәрсә ул җөмлә? (төркемнәрдә эшләү).

-Җөмлә тәмамаланган уйны белдерә.

- Әйтелү максаты буенча җөмләләр ничә төрле булалар?

-Әйтелү максаты буенча җөмләләр 3 төрле булалар: хикәя, сорау, өндәү.

Өй эшен тикшерү. 305 нче күнегүдәге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзергә иде.

III.Гомумиләштерү, проблема китереп чыгару, план төзү.

-Балалар, мин һәр төркемгә рәсемнәр таратам. Сез рәсем буенча бик матур җөмлә төзисез. (төркемнәрдә эшләү).

-Җөмләләрне нәрсәләр ярдәмендә төзедегез? (төркемнәрдә эшләү).

-Сүзләр ярдәмендә төзедек.

-Ә җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне ничек дип атыйлар? (төркемнәрдә эшләү).

-Җөмлә кисәкләре.

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә өйрәнербез?

-Җөмлә кисәкләрен өйрәнербез.

-Нинди җөмлә кисәкләрен беләсез?

-Ия.

-Ия җөмләнең нинди кисәге?

-Ия җөмләнең баш кисәге.

IV.Яңа темага чыгу.

Дәфтәрләрдә эшләү.Число язу.

Дәфтәрләргә экрандагы шигырь юлларын язу:

Күке кычкыра.

Сайрый сыерчык.

Саескан йөри

Һавада очып.

-Бу шигырь юлларында ничә җөмлә?

-3 җөмлә.

Беренче җөмләне беренче төркемнән 1 укучы кычкырып укый.

-Нәрсә турында сүз бара?

-Күке.

-Бу сүз нинди сорауга җавап бирә?

-Нәрсә? соравына җавап бирә.

-Нинди килештә?

-Баш килештә.(сүзнең астына бер сызык сызабыз).

2,3нче җөмләләрне дә шул тәртиптә тикшерү.

-Тагын бер җөмлә тикшерәбез.

Алсу өйдә әнисенә булыша.

-Бу җөмләдә сүз кем турында бара?

-Алсу турында.

-Бу сүз нинди сорауга җавап бирә?

-Кем? соравына.

-Нинди килештә?

-Баш килештә.(сүзнең астына бер сызык сызабыз).

Экран белән чагыштыру.

Күке кычкыра.

Сайрый сыерчык.

Саескан йөри

Һавада очып.

Физминут:

Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.

V.Схема төзү.

-Балалар, күке,саескан,сыерчык,Алсу сүзләре нинди сорауларга җавап бирәләр?

-Кем?Нәрсә? сорауларына җавап бирәләр.

-Нинди килештә?

-Баш килештә.

-Нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

-Исем.

-Җөмләнең ниди кисәге?

- Җөмләнең баш кисәге.

-Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (төркемнәрдә эшләү).

-Кем?нәрсә? сорауларына җавап биреп,баш килештәге исем белән белдерелгән сүзләр җөмләнең баш кисәге- ия булалар.

VI.Телдән ныгыту(фронталь эш, төркемнәрдә эш)

Укучыларга карточкалар таратыла. Анда язылган шигырь юлларындагы җөмләләрнең ияләрен табарга.



1.Яуды яңгыр,яуды яңгыр.

Күлләвекләр җыелды.

Чулт-чулт итеп агачлардан

Шук тамчылар коелды.

2.Шатлыгыннан кош сайрады.

Кояш чыкты ялтырап.

Ап-ак томан җиргә ятты

Иртә таңнан ял сорап.

3. Уянды бөтен табигать.

Гөлләр нурга коенды.

Яңгыр үзе башлап китте

Бу күңелле уенны.

-Җөмләләрнең баш кисәге-ияне табарга,килешен әйтергә,нинди сүз белән белдерелүен әйтергә.





VII.Йомгаклау, нәтиҗәләр ясау. Рефлексия ясау.

-Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

-Җөмләнең баш кисәге- ияне өйрәндек.

-Нинди кагыйдә чыгардык?

-Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булып, баш килештәге исемнәр белән белдерелгән сүзләр җөмләнең иясе була. Ия- җөмләнең баш кисәге.



Өй эше.309 нчы күнегү.















































“8 нче гомуми белем бирү бирү мәктәбе”

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе











4 нче сыйныф өчен татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема:Җөмләнең баш кисәкләре.Ия.

Төзүче: Зәйнуллина Әлфия Раиф кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы





































Яр Чаллы

2014


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
конспект урока по татарскому языку для татарских групп 4 класс

Автор: Зайнуллина Альфия Раифовна

Дата: 30.10.2014

Номер свидетельства: 124185

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Моделирование уроков татарского языка "
    ["seo_title"] => string(41) "modielirovaniie-urokov-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "150656"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420540436"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(202) "Конспект урока по русскому языку для 9 класса по теме «Сложноподчиненные предложения с придаточными причины» "
    ["seo_title"] => string(121) "konspiekt-uroka-po-russkomu-iazyku-dlia-9-klassa-po-tiemie-slozhnopodchiniennyie-priedlozhieniia-s-pridatochnymi-prichiny"
    ["file_id"] => string(6) "237501"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1444323346"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(135) "Конспект   урока  по   татарскому языку  на тему "Фигыль   ??м   аны?    м?гън?се" "
    ["seo_title"] => string(71) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-fighyl-h-m-anyn-m-ghn-sie"
    ["file_id"] => string(6) "174250"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1424102246"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(135) "План-конспект урока по татарскому языку: "Туры ??м к?черелм? м?гън?ле с?зл?р". "
    ["seo_title"] => string(79) "plan-konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-tury-h-m-kuchierielm-m-ghn-lie-suzl-r"
    ["file_id"] => string(6) "125821"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1415055839"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Конспект урока по татарскому языку  в 6 классе «Инфинитив»"
    ["seo_title"] => string(58) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-v-6-klassie-infinitiv"
    ["file_id"] => string(6) "254624"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1447781345"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства