“Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр” дигән темага дәрес эшкәртмәсе.
( 5 нче сыйныф)
Дәреснең максатлары:
фәнни максат: сүзнең лексик мәгънәсе турында белемнәрне тирәнәйтү, туры һәм күчерелмә мәгънә турында мәгълүмат бирү;
коммуникатив максат: укучыларның сөйләм байлыгын үстерү, образлы фикерләргә өйрәтү;
тәрбияви максат: игенче хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү.
11. Бурычлары:
1) сүзнең лексик мәгънәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында үтелгәннәрне кабатлау;
2) сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү күнекмәләрен формалаштыру;
3) монологик сөйләм күнекмәләре үстерү;
4) телебезнең матурлыгын, байлыгын тоярга өйрәтү;
5) укучыларны әлеге тема буенча БДИ биремнәре үтәүгә әзерләү.
111. Принциплары:
1) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, тормыш белән бәйләнеш;
2) лингвистик: функциональ;
3) гомумметодик: коммуникатив, татар һәм рус телләренә хас үзенчәлекләрне чагыштырып өйрәнү;
4) хосусый методик: сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аеру.
1V. Укыту алымнары: карточкалар белән эш, тестлар белән эш, терәк схема төзү, фронталь әңгәмә, индивидуаль эш.
V1. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү.
V11. Җиһазлау: башак рәсеме, карточкалар, тестлар, рус телендә терәк схема.
Дәрес планы.
1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. 1 мин.
11. Актуальләштерү этабы. 5 мин.
1) сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлату; 2 мин.
2) өйгә эшне тикшерү. 3 мин.
111. Яңа материалны аңлату: 7 мин.
1) рус телендәге белемнәрне искә төшерү; 2 мин.
2) сүзтезмәләрне чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау; 3 мин.
3) схема төзү, кагыйдәне әйтү. 2 мин.
1V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 20 мин.
1) дәреслектәге 181нче күнегүне үтәү; 4 мин.
2) 181нче күнегү буенча әңгәмә; 2 мин.
3) карточкалар белән эш; 5 мин.
4) Р.Шәмсетдинова китабыннан 18 нче күнегү; 4 мин.
5) җөмләләр төзү. 5 мин.
V. Өйгә эш. 2 мин.
1) теманы уку, кагыйдәләрне өйрәнү;
2) 179 нчы күнегү.
V1. Дәрескә йомгак: 10 мин.
1) тест ; 8 мин.
2) үзбәя; 1 мин.
3) саубуллашу. 1 мин.
Дәрес барышы.
Оештыру.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Тәрәзәгә күз салыгыз әле, бүген көн нинди матур. Үзгәрешләр сизәсезме?
Укучылар. Кояш җылыта.
Укытучы. Әйе, укучылар, көн җылыта, яз якынлаша. Тиздән карлар эрер, басуларда язгы эшләр гөрләр. Гәрәбә бөртекләр җиргә күмелер... дәвам итегез...
Укучылар. Уҗымнар шытар, зураеп үсәрләр, игеннәр өлгерер. Басулар, ындыр табаклары тагын гөрләп торыр.
Укытучы. Әйе, балалар. Нәкъ шул бөртекләр кояшка үрелгән кебек, сез дә белемгә омтыласыз. Әйдәгез, бүген дә бик тырышып эшләп алыйк. Карагыз әле, безнең дәрескә кунак булып нәрсә килгән?
Тактага башак рәсеме эленә.
Укучылар. Башак.
Укытучы. Әйе, тик бу гади башак кына түгел. Ул сезне уңган- булганнармы, белемле, тырышмы дип, сынап карарга биремнәр алып килгән. Үтибезме аның биремнәрен?
Укучылар. Үтибез!
Укытучы. Әйдәгез, алайса, башладык.
11. Актуальләштерү.
1 Беренче бирем. “Эшчеләр кулларына көрәкләрен алдылар җөмләсендә көрәкләрен сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз”. Көтелгән җавап: җир казу, кар көрәү һ.б. шундый эшләр өчен хезмәт итә торган яссы очлы, озын саплы корал.
Икенче бирем. Чуп-чуар тукран агачка кунган җөмләсендәге тукран сүзенең лексик мәгънәсен аңлатыгыз.
Укытучы. Яхшы, укучылар. Бу сүзләрнең ничә мәгънәсе булды?
Укучылар.Бер.
Укытучы. Тагын ничә мәгънәле сүзләр була?
Укучылар. Күпмәгънәле.
Укытучы. Дөрес. Андый сүзләр турында сезгә өйгә эш бирелгән иде. (Дәреслек, 175 нче күнегү). Шуны тикшереп карыйк әле.
Тел: 1) тәм тою, тәм сизү, чәйнәү-күшәүгә булышу органы; 2) кешеләргә үзара аңлашу өчен хезмәт итүче сүзләр һәм грамматик чаралар системасы; 3) уксыман очлы деталь (сәгать теле) һ.б. Татар теле- безнең туган телебез. Сәгать теле 9 га якынлаша. Әни пешергән кош теле тәмле була. Янгын теле һаман өскә үрмәли.Монда тел- күпмәгънәле сүз.
111. Яңа материалны аңлату.
Укытучы. Яхшы, укучылар. Без бүген дә сүзләрнең мәгънәләре турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр турында өйрәнербез, аларны кулланып карарбыз, белемнәребезне дә тикшерербез. Хәзер дәфтәрләрегезне ачып, теманы язып куегыз.
Укучылар тема яза.
Балалар, рус теленнән сез бу теманы үткән идегез инде. Искә төшереп карагыз әле, прямое и преносное значение слова турында хәтерлисезме?
Укучылар кыенсынып торса, слайд ачыла.
Значение слова
прямое переносное
золотое кольцо золотые руки.
Рус теленнән өйрәнгән кагыйдә искә төшерелә.
Укытучы. Ә хәзер, укучылар татар телендәге туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне карыйк.
Дәреслектәге сүзтезмәләрне карыйбыз.
Ай калка Унике ай
Көмеш кашык Көмеш тамчы
Бала елый Җил елый
Кайнар су Кайнар сәлам
Корыч каләм Корыч беләк
Укытучы. Укучылар, кайсы баганадагы сүзтезмәләр туры, кайсылары күчерелмә мәгънәне аңлата?
Укучылар. Ай калка дигән җөмләдәге ай сүзе күктәге җисем мәгънәсендә булып, туры, икенче төркемдәге унике ай сүзтезмәсендә ай сүзе вакыт берәмлегенә атама булып, күчерелмә мәгънәдә килгән.
Шул рәвешле, башка сүзтезмәләр анализлана.
Укучы нәтиҗә ясый. Туры мәгънә- предмет, күренеш, билгенең турыдан- туры атамасы. Күчерелмә мәгънә- бер предмет яки күренешкә аңа охшаган икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчереп куллану.
Схема төзелә.
Сүзнең мәгънәсе.
туры күчерелмә
алтын балдак алтын кул.
Укытучы. Булдырдыгыз, укучылар.
1V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Ә хәзер, әйдәгез, дәреслектәге 181 нче күнегүне ачыйк. Башак безгә бу күнегү буенча нинди эш тәкъдим итә икән?
Укучы биремне укый. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Алтын сүзенең күчерелмә мәгънәләренә игътибар итегез. Күчерелмә мәгънәнең нинди җирлектә барлыкка килүенә игътибар итегез.
Шигырь сәнгатьле итеп укыла.
Мактау җырлыйм дөньядагы барлык
Кара, ак һәм яшел алтыннарга.
Әнкәй кебек алтын алкаларсыз
Күп балалы алтын хатыннарга.
Алтын йөзек киеп карамаган
Хатыннарның алтын кулларына.
Мактау җырлыйм алтын кояшыма,
Туган җирнең алтын кырларына,
Алтын кырларымда алтын икмәк
Үстерүче алтын кешеләргә.
Мактау җырлыйм ындыр табагында
Шыбырдашкан алтын көшелләргә.
Мактау җырлыйм туган илебезнең
Бәрәкәтле алтын көзләренә,
Акыл иясенең безгә диеп,
Иҗат иткән алтын сүзләренә.
Мактау җырлыйм алтын хәреф белән
Язып куйган алтын исемнәргә,
Бөек яуда hәлак булганнарга,
Яу кырыннан кайткан исәннәргә.
Укытучы. Балалар, Роберт абыегыз Миңнуллин менә нинди матур әсәр язган. Түбәндәне юлларга игътибар итегез әле:
Мактау җырлыйм алтын кояшыма
Туган җирнең алтын кырларына,
Алтын кырларымда алтын икмәк
Үстерүче алтын кешеләргә.
Мактау җырлыйм ындыр табагында
Шыбырдашкан алтын көшелләргә.
Ни өчен шагыйрь икмәкне, көшелләрне алтын ди?
Укучы Икмәк- иң кадерле нәрсә. Ул безгә һәр көн кирәк. Икмәксез- дөнья бәрәкәтсез.
Укытучы. Бик дөрес. Ә игенчеләрне алтын кешеләр диюе белән автор хаклымы?
Укучы. Әйе, чөнки игенче- иң дәрәҗәле, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.
Укытучы. Дөрес.Бәлки сезнең арагызда да бу һөнәрне сайлаучылар булыр әле. Ә хәзер карыйк әле, алтын сүзенең мәгънәсе нинди җирлектә күчте?
Укучы. Алтын икмәк, алтын көшел- иң кирәкле, кадерле.
2. Укытучы. Калган күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып, шул рәвешле языгыз.
Укучылар җавабы. Алтын кул- уңган, булган. Алтын кыр, алтын көз- сары (төс). Кара алтын- нефть. Ак алтын- мамык. Яшел алтын- урманнар.
Нәтиҗә. Алтын сары төстәге кадерле металл. Аның бу билгеләре күчерелмә мәгънә булып, башка предметларга күчкән.
3.Укытучы. Укучылар, карагыз әле, без башагыбызның нинди билгесен әйтә алабыз хәзер?
Укучы. Алтын башак, чөнки ул бик кадерле.
Укытучы. Әйе, балалар. Ул сезгә карточкалар әзерләгән.
Укучы биремне укый. Ш.Галиев шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга, астына сызылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга.
1 нче карточка
Менә нинди чебиләр
Ай чебиләр, чебиләр, Ай чебиләр, чебиләр,
Минем белән йөриләр. Бер дә чип-чип димиләр, Йөгерсәм – йөгерәләр, Үзләре тик яталар,
Сикерсәм – сикерәләр, Мине чыелдаталар,
Су керсәм - су керәләр - Кичкырын кычкырталар.
Менә нинди чебиләр! Менә нинди чебиләр
Аяктагы чебиләр.
2 иче карточка
Песине. .. тычкан aшый
Бу песиләр йөгермиләр, Песине тычкан aшый, дип,
Йөрмиләр мияулашып. Шаяртмыйм ла мин сине,
Агач башларына менеп Болар бит чын песи түгел,
Посканнар җыйнаулашып. Болар бит тал песие! .
3 иче карточка
Алмалар
Яфрак арасында Өөреп кергәч чангыда;
Бар бит үз алмаларың Янып торалар, әнә!
Иң кирәкле алмалар Әгәр кызып эшләсәң,
Алар - куз алмаларын! Китмәс ул төс битеңнән.
Әле ике битеңдә Тик аңарга бутәнчә
Ике алмаң бар янә. Син кызыллык китермә
4 иче карточка
Яфраклар
Яшел түгел үзләре, Кайда дисәң аларны
Кайберәүләрнең кара; Сул як та да уң якта.
Оялганда - кызара, Җаваптан колак какма
Юдың исә - агара! Ул яфраклар... колакта!
5 нче карточка
Кабаклар
Күзеңнең алмаларын Гаделсезлек, хаксызлык
Кабаклар саклап тора: Очрый калган чакларда,
Уяу чак - ачык була, Күзең йомып калма син,
Йокласаң - кaплaп тора. «Күрмәдем» дип акланма!
6 нчы карточка
Комлы комсыз
Кадыйрларның комы бик күп
Капка төбе тау кебек.
Килде күрше малайлары
Көтү төсле, шау килеп.
- Комы да комы,- диләр,
Кем өйде моны? – диләр.
3ур өемгә ятып, Кадыйр
Ауный, уйный, таптана:
- Әтием тагын бер машина
Кайтара!- дип мактана.
Шатланышалар малайлар:
- Йомшак икән, кайнар да,
Рәхәтләнеп кызынырбыз,
Кызык булыр уйнарга!
Кадыйр аларга ни әйтә?
Ул аларга шуны әйтә:
- Уйнамый торыгыз,- ди,
Бу безнең комыбыз!- ди.
Шулай ди дә уйный бирә
Берүзе, тавыш-тынсыз.
Малайлар китә борылып:
- Берүзең уйна, комсыз!
Ком тавында уйный Кадыйр,
Ясый ул әллә нилер.
.Комым күп бит, нигә миңа
Малайлар «комсыз!» диләр?!
Карточкадагы биремнәр үтәлә.
Укучылар җавабы.
1 нче карточка: чебиләр- аяктагы авыру, үзең белән бергә йөри, тавык чебие түгел;
2 нче карточка: песи җәнелек түгел, талда була торганы;
3 нче карточка: күз алмасы, бит алмасына җимешнең түгәрәк формасыннан чыгып әйтелә;
4 нче карточка: агач яфрагы түгел, колак яфрагы;
5 нче карточка: күз кабагы турында сүз бара;
6 нчы карточка: комсыз комы булмаган түгел, туймас мәгънәсендә.
Укытучы. Укучылар, карагыз әле. Шәүкәт абыеыгыз Галиев күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне кулланып, нинди кызыклы шигырьләр иҗат иткән. Алар безнең сөйләмебезне матурлыйлар, баеталар икән.
4.Укытучы. Алтын башак әдәби әсәрләрдән күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кергән өзекләр алып килгән. Шуларны укып карыйк әле.
1. Кояш ятып йоклагач,
Күзен ача йолдызлар.
Кояш тора башлагач,
Күзен йома йолдызлар.
(М. Рэфыйков)
Зөбәрҗәт төсле яшькелт нур белән түбәләмә тулып утырган түгәрәк алан моңсуланып ялгыз калды, мәҗлестәгеләр, вак көмеш тәңкәләр сибелгән урман сукмакларыннан, шау-шу килеп, үз станнарына кайтырга чыктылар. (Г. Бәширов)
Чәчәк башларын селкетеп, җил исә, тауга менгән саен, җил усаллана барып, тау башындагы тегермәннәрнең авыр канатларын шыгырдатып әйләндерә.
(И. Гази)
Укучылар күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табалар. Кояш ятып йоклый, тора. Йолдызлар күзен ача, йома. Алан моңсуланып ялгыз кала. Җил усаллана.
Кояш, йолдызлар, җилгә кешеләргә хас сыйфатлар күчкән, без аларны җанлы итеп кабул итәбез.
Укытучы. Дөрес, укучылар. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләр әнә шулай сөйләмебезне баета. Алтын башак сезгә шундый сүзләр әзерләгән, сез дә җөмләләр төзеп карагыз әле.
5. Укучылар Түбәндәге сүзтезмәләрне кертеп, җөмләләр төзиләр:
Сәхнә йолдызы. Урман йокысы. Кара йөз. Ак бәхет. Кара кайгы. Кара исәп. Ак сүз. Ак тормыш.
V. Укытучы. Яхшы, балалар. Башак сезгә өйгә әле генә эшләгән эшкә охшаш бирем әзерләгән. Дәреслектәге 168 нче күнегүне карагыз әле. Биремне укыгыз. Аңлашыламы? Өйгә эшне көндәлеккә язып куябыз:
1) теманы укырга, кагыйдәләрне хәтердә калдырырга;
2) 168 нче күнегүне дәфтәргә язарга.
V1. Укытучы. Укучылар, хәзер дәрестә өйрәнгән теманы ничек үзләштердегез икән, тикшереп карыйк. Биремнәрне мин 11 нче сыйныф өчен БРИ эшләренән алдым, сез аларны үти алырсыз, дип уйлыйм.
Укучыларга тестлар таратыла.
А1.Бабамның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә саклана җөмләсендәге бабамның сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез.
исем сүз төркеменә карый. Берлек санда
өлкән яшьтәге ир кеше
тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан торган сүз
җөмләдә тәмамлык булып килә.
А2.Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә?
Урманнардан, кыр һәм басулардан
Күзләремә тула яшел балкыш.
балкыш
тула
күзләремә
дөрес җавап юк
А3. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә? Кышытр-кыштыр, кыштыр-кыштыр итеп Кәгазь белән каләм сөйләшә.
кәгазь
каләм
сөйләшә
кышытыр-кыштыр
А4. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә? Мин киткәндә ай сөрмәле иде.
сөрмәле
ай
киткәндә
дөрес җавап юк
А5. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә?. Сиңа кайтыр юлым- диңгез.
андый сүз юк
диңгез
кайтыр
юлым
А6. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә? Йодрык-төен. Ул язылса Аерылыр бармаклары...
йодрык
төен
бармаклары
дөрес җавап юк
А7. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә?Көтүчеләр тапкан диңгез кебек, Җырым минем, син дә улаксыз...
көтүчеләр
җырым
улаксыз
диңгез
А8. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә?Адымнарың җиңел... син киләсең...
адымнарың
җиңел
син киләсең
дөрес җавап юк.
А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә?Мамык карга басып, Алсу килә.
басып
килә
мамык
карга
А10. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә?Бичара хатын үзен аклап нидер әйтте.
үзен
хатын
әйтте
аклап
А11. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә?Җәйге көн әкренләп кенә сүнде, ниһаять, төн булды.
җәйге
сүнде
көн
булды
А12. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә? Сыртны менүгә, Түреш буе ачылды һәм ерак түгел Абзаң да күренде.
менүгә
ерак
күренде
сыртны
А13. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә? Нурҗиһан карчыкның сүнеп барган күзләренә җан кергән кебек булды.
сүнеп барган
карчыкның
булды
Нурҗиһан
А14. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә? Туган якта һәр тал җырлый...
һәр
тал
җырлый
туган як
А15. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә? Күңелегезне җәрәхәтли торган авыр сүз ишетсәгез, үткәреп җибәрегез.
күңелегезне
сүз
авыр
ишетсәгез.
Укучылар эшләп бетергәч, тактага дөрес җаваплар һәм бәяләү критерийлары эленә:.
А1-2
А2-2
А3-3
А4-1
А5-2
А6-2
А7-3
А8-2
А9-3
А10-4
А11-2
А12-4
А13-1
А14-3
А15-3.
Дөрес җаваплар саны: Билге:
14-15 балл 5
12-13 балл 4
10-11 балл 3
Кимрәк 2.
Укытучы. Укучылар, эшләрегезне тикшереп, билгеләр куегыз.
Укучылар үзләренә билге куя.
Укытучы. Бу алтын башакның соңгы биреме булды. Ул да, сез дә бүген бик тырыштыгыз, күп эшләдек. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәдә булуларын белдек, имтихан биремнәрен үти алдык. Булдырдыгыз, балалар! Сау булыгыз!.
Укучылар. Сау булыгыз!