ТЕМА : Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.
МАКСАТ : 1. Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем
күнекмәләрне камилләштерү, сиитемага салу, практикада куллану.
2.Иҗади фикерләү сәләтен, язма һәм сөйләм телен үстерү.
3. укуга, белем алуга; аналарга карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау : иярченле кушма җөмләләр таблицасы, магнитофон язмасы,
индивидуаль биремнәр язылган карточкалар, рәсемнәр.
Дәреснең тибы : белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру, дәреснең максатын аңлату.
- Укучылар, бүгенге дәрестә иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп өйрәнүне дәвам итәрбез, алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне ныгытырбыз, камилләштерербез, практикада кулланырга өйрәнербез.Дәрестә Казан Дәүләт университеты белән дә танышырбыз.
II Кереш әңгәмә:
- Укучылар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз.Сәяхәтебез Казан шәһәре буенча, ә төгәлрәк әйтсәк, Казан шәһәрендәге югары уку йортларына.
Казан шәһәре, белгәнегезчә, бик зур һәм матур шәһәрләрнең берсе. Шәһәребезнең ничә еллык тарихы бар?
( Көтелгән җавап : 1000 еллык)
- Әйе, Татарстан республикасының башкаласы Казан шәһәренең мең еллык тарихы бар һәм без моның белән горурлана да алабыз.Шәһәребез төрле мәдәни үзәкләргә, завод-фабрикаларга, ял итү урыннарына, уку йортларына һ.б. бик күп кеше өчен кирәкле файдалы урыннарга бай.
- Казан шәһәрендә урнашкан нинди югары уку йортларны беләсез?
( Укучыларның җаваплары тыңлана)
- Әйе, югары уку йортлары бик күп безнең шәһәребездә. Җаның теләгәнен сайлап ал да, укы гына! Менә сез дә тиздән мәктәпне тәмамлыйсыз.Мәктәпне тәмамлаучы һәр чыгарылыш сыйныф укучысының алдына шундый бер сорау туа : “Кая укырга барырга соң?” Менә шуңа күрә дә мин сезне бүгенге дәрестә Казан шәһәренең горурлыгы булган, иң атаклы югары уку йортына сәяхәткә чакырам.Ул – Казан Дәүләт университеты.Университет ничәнче елда ачыла әле, кайсыгыз хәтерли?
(Көтелгән җавап : 1804 елда ачыла)
Әйе, Казан Дәүләт уиверситетының 200 еллык тарихы бар.2004 елда университет 200 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итте. Университетта бик күп төрле факультетлар эшли. Без сезнең белән татар филологиясе һәм тарихы факультетында тукталырбыз. Бу факультетның шулай ук унбиш елдан артык тарихы бар. Факультетның деканы – тарих фәннәре докторы, профессор – Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев. Факультетта күп еллардан бирле татар теле кафедрасы эшләп килә.Кафедар җитәкчесе – Хисамова Фәһимә Миргали кызы. Ә хәзер, әйдәгез, аудиторияләр белән дә танышып китик инде.Менә мондагы бер аудиториягә керик әле. Бу аудиториянең исеме дә бар икән : синтаксис бүлеге, иярченле кушма җөмләләр.Безгә нәкъ менә шушы аудитория кирәк тә инде, дөрес кергәнбез икән. Күргәнегезчә, аудитория бик зур һәм якты, тагын ниндидер ишекләр дә бик күп күренә. Әйдәгез, шушы зур аудиториядәге беренче ишекне дә ачып карыйк инде. Ишегебезнең тышына менә нинди сүзләр язылган бит әле :
III 1) “Сүз күп җирдә эш аз була”. Димәк, безгә күп сөйләшмичә генә, күп итеп эшләргә туры килер, ахры. Ярар, карыйк инде нәрсә эшләргә кирәк икән, нинди бирем икәнен. “Тестлар” диелгән.Сезнең һәрберегезнең алдында тест биремнәре бар, әйдәгез, иярченле кушма җөмләләр буенча булган белемнәребезне искә төшереп китик инде.
Тест эшләү. (телдән)
1.Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә:
а) тезмә кушма җөмлә;
б) иярченле кушма җөмлә;
в) гади җөмлә дип атала.
2. Мәгънә ягыннан иярченле кушма җөмләләр түбәндәге төрләргә бүленәләр:
а) иярченле хәл җөмлә, иярчен ия , иярчен хәбәр җөмләләр;
б) аналитик һәм синтетек җөмләләр;
в) иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен хәл җөмләләр.
3. Төзелеше ягыннан иярчен җөмләлрнең 2 төре була:
а) иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр;
б) аналитик һәм синтетик;
в) гади һәм кушма җөмләләр.
4. Кайсы җөмләдән чыгып сорау бирелә, ул җөмлә:
а) иярченле кушма җөмлә;
б) баш җөмлә;
в) аналитик җөмлә дип атала.
5. Аналитик җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чараларның 3 төре бар:
а) ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
б) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
в) мөнәсәбәтле сүзләр.
6. Синтетик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар 3 төрле була:
а) көттерү интонациясе;
б) кушымчалар;
в) теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр.
7. Иярченле кушма җөмләләр арасында кайсы җөмләнең синтетик төре булмый?
а) иярчен тәмамлык;
б) иярчен максат;
в) иярчен хәбәр.
8. Иярчен максат җөмләнең аналитик төре баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?
а) көттерү интонациясе;
б) өчен бәйлеге, дип бәйлек сүзе;
в) шуның өчен, моның өчен мөнәсәбәтле сүзләре.
9. Иярчен кире җөмләнең аналитик төре баш җөмләгә түбәндәге чаралар ярдәмендә бәйләнә:
а) шулай булса, югыйсә мөнәсәбәтле сүзләр;
б) алай булса, шуңа карамастан мөнәсәбәтле сүзләре;
в) шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан мөнәсәбәтле сүзләре.
10. Шатлык килсә, сагыш китә. Мәгънәсе ягыннан бу нинди җөмлә?
а) иярчен кире җөмлә;
б) иярчен шарт җөмлә;
в) иярчен рәвеш җөмлә.
11. Казан эченә ничек кычкырсаң, ул шулай җавап бирер. Мәгънәсе ягыннан бу нинди җөмлә?
а) иярчен шарт җөмлә;
б) иярчен рәвеш җөмлә;
в) иярчен вакыт җөмлә.
2) Ә хәзер 2 нче ишекне ачып карыйк әле. Ишекнең тышкы ягына мондый сүзләр язылган “Шуңа әрни бу йөрәк, миңа бер җөмлә кирәк”. Кемнең йөрәге әрни, ни өчен икән, йөрәген тынычландырыйк инде.Ә йөрәкне тынычландыру өчен мондый бирем : җөмләнең я беренче, я икенче өлеше бар, сезгә төшеп калган җөмләне уйлап язарга кирәк.Биремнәрне мин сезгә өләшәм.
Мәсәлән:
Көчле буран булу сәбәпле, ......... .
..................... , чөнки акчам җитмәде.
Биремнәрне дәфтәрдә эшлиләр, соңыннан тикшерелә.
3) Әйдәгез бергәләп, 3 нче ишекне дә ачып карыйк инде. Монда нинди хикмәтләр бар икән? Ишекнең тышына болай дип язылган : “ Син таба алмасаң әгәр мине, төшләреңә килеп керермен”
Бик куркыта торган сүзләр бит әле бу, укучылар.Әйдәгез, биремен укып карыйк та табыйк инде, алайса, я чынннан да төшкә кереп йөдәтеп бетерер. Ә бирем түбәндәге: һәрберегезнең алдында текстлар ята. Шушы тексттан иярченле кушма җөмләләрне табып, дәфтәрләргә күчереп язарга кирәк
(Укучылар үзләре эшлиләр, соңыннан тикшерелә.)
ТЕКСТ
Җир йөзендә иң матур сүз - Әни. Ул барлык телләрдә дә бердәй ягымлы яңгырый.
Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар; алар барын да эшли ала. Әни йөрәге иң турылыклы һәм сизгер йөрәк.
Сиңа күпме генә яшь булса да, әниең һәрвакыт синең өчен янып-көеп яши. Аңарда сиңа карата мәхәббәт беркайчан да сүнми.
Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр якты була.
Әниләребез һәрвакыт исән-сау яшәсеннәр, шул чакта без үзебезне бик бәхетле итеп хис итәрбез.
Текстта кемнәр турында сүз бара?
Әниләр алар нинди кешеләр?
“Бала күңеле далада, ана күңеле балада” диләр, сез моны ничек аңлыйсыз?
Әниләргә карата һәрвакыт нинди булырга кирәк?
4) - Әйдәгез, 4 нче ишекне дә ачып карыйк инде.Ишеккә болай дип язылган:
“Утыр әле, яннарыма, ял булсын җаннарыма”
Эһе, безне ял итәргә чакыралар, ахры. Студент тормышы гел укудан гына тормый икән , ял да итәләр икән бит.Ләкин аларның ялы файдалы ял.
Менә без дә файдалы итеп ял итеп алыйк әле. Хәзер 2 командага бүленеп әниләрегезгә карата матур сүзләр язасыз, 1 минут вакыт бирелә.Кайсы команда күбрәк сүз яза? (Мәсәлән: кадерлем, бәгырем, җаныем, һ.б. .......)
Тактага сүзләр язалар, алар язганда музыка яңгырый .
5) Ял итеп алдык, әйдәгез, алдагы ишекне шакып карыйк инде.Ишеккә болай диелгән: “Кем уйлый, шул таба”
- Димәк, уйларга туры киләчәк. Ә бирем түбәндәге :схемага туры китереп җөмләләр уйлап язарга.
(Биремнәр һәрберсенә индивидуаль бирелә. Мәсәлән : [..., (...дип), ...] )
6) Ниһаять, соңгы ишекне ачабыз.Ишекнең тышына мондый сүзләр язылган: Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр җөмләләргә
Синтаксик анализ ясаса.
Димәк, бирем аңлашыла, бирелгән җөмләләргә синтаксик анализ ясарга:
1) Фәхри бабай, берничә кеше арага төшәүгә карамастан, һаман Галимә апага тартыла иде.
2) Бу эш шулхәтле туйдырды: өйдән чыгып качасы килә.
- Менә, укучылар, шулай итеп синтаксис бүлегенең “ иярченле кушма җөмлә” дип аталган аудиториясе белән танышып чыктык, биремнәрне үтәдек.
Әгәр мәктәпне укып бетереп, Казан Дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керергә уйласагыз, сез әле тагын да күбрәк һәм зуррак аудиторияләр белән танышырсыз һәм шушы факультетка укырга керсәгез бер дә үкенмәссез, чөнки бу факультетны тәмамлаган кешеләр укытучы да, диктор да, тәрҗемәче дәһ.б. бик күп өлкәләрдә эшли алалар. Шуңа күрә Казан Дәүләт университеты сезен үзенә укырга чакыра һәм колач җәеп сезне каршы алачак.
- Шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам.Сәяхәттә катнашуыгыз өчен татар филологиясе факультеты деканы - Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев исеменнән рәхмәт белдерәм. Һәм сезгә, үзенә укырга килгәнче дип, өй эше бирә :
“ Яраткан һөнәрем” темасына, иярченле кушма җөмләләр кулланып, миниатюр инша язарга.
IV Йомгаклау.
1) дәрескә нәтиҗә ясау;
2) билгеләр кую.