kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Иярченле кушма ??мл?л?рне гомумил?штереп кабатлау

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Иярченле кушма ??мл?л?рне гомумил?штереп кабатлау 

Максат: 1) иярченле кушма ??мл?л?рне аера бел?, аларны м?гън? ??м т?зелеше ягыннан т?ркемн?рг? б?л? бел?; тикшер? т?ртибен ?зл?штер?;  анализлау, н?ти?? ясый бел? ??м ?авапларны д?лилл?п к?рс?т? бел? к?некм?сен ?стер?;  критик фикерл?? с?л?тен ?стер?.

Д?рес тибы: белемн?рне гомумил?штер? ??м системалаштыру д?ресе.

?и?азлау:  компьютер, мультимедия  проекторы, таратма материал (маркер, кал?м, карточкалар),  д?реслек (М.З.З?киев“Татар теле” 8нче сыйныф, Казан, 2007 нче ел), индивидуаль биремле карточкалар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Иярченле кушма ??мл?л?рне гомумил?штереп кабатлау »







Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

(8нче сыйныфта сингапурча укыту алымнарын кулланып үткәрелгән татар теле дәресе)









МБББУ “Сарман гимназиясе”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Г.М Арсланованың дәрес эшкәртмәсе

















































Тема: Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау



Максат: 1) иярченле кушма җөмләләрне аера белү, аларны мәгънә һәм төзелеше ягыннан төркемнәргә бүлә белү; тикшерү тәртибен үзләштерү; анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү; критик фикерләү сәләтен үстерү.


Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.


Җиһазлау: компьютер, мультимедия проекторы, таратма материал (маркер, каләм, карточкалар), дәреслек (М.З.Зәкиев“Татар теле” 8нче сыйныф, Казан, 2007 нче ел), индивидуаль биремле карточкалар.


Дәрес барышы


 

Эш этаплары

Этапның эчтәлеге


Кулланылган структуралар, критик фикерләүнең этәргечләре, типлары

1.

Оештыру моменты:

− дәреснең бу этабына төп максатны кую;

− дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә настрой ясау (классның реаль мөмкинлекләрен искә алып)

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә:

Хәерле иртә, балалар! ?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне сәламлик!

Укучылар:

  • Хәерле көн, туган телем!

  • Хәерле көн, дусларым!

  • Хәерле көн, укытучым!

  • Хәерле көн, кунаклар!

ДК4: язык сообщества

ДК5: взаимодействия и отношения



2.

Актуальләштерү.

– дәреснең бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү;

– әңгәмә вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм алымнарны билгеләү.

 

II. Белемнәрне актуальләштерү .

Бу этапта укучыларның алдагы дәресләрә алган белемнәре тикшеререлә, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып барыла . Укучыларга тема буенча генератив сорау бирелә.

- Укучылар,дәреснең бу этабында без сезнең белән иярченле кушма җөмләләр темасын ничек үзләштерүебезне тикшерербез. Аңынчы, әйдәгез, уйланып алыйк әле. Күз алдына китерегез: синтаксис бүлегендә(кулланылышта) иярченле кушма җөмләләр булмаса, нәрсә булыр иде?

Җаваплар тыңлана һәм уңай яктан бәяләнә.

- Теманы ныгыту өчен, без алга таба ТОКИН МЭТ кулланабыз. Эшне башкару өчен, сезгә кәгазь бите һәм фломастер кирәк булачак. Сезгә тәкъдим ителә торган тема – ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘ. Мин сезгә ВАКЫТ бирәм. Әйдәгез эшкә тотындык!

  Эш тәмамлангач, укучылар үз эшләре белән таныштыралар. Нәтиҗә ясала.




ТОКИН МЭТ

ДК4: язык личного участия

ДК1:ожидания

ДК2: время

ДК6:возможности

Время


Генератив сорау


ДК5: взаимодействия и отношения






ДК 3:окружающая среда

3.

Яңа теманы аңлату.

– укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укуылардан нинди нәтиҗә көтелә);


 

III. Яңа теманы аңлату. Дәреснең бу этабында укучылар иярченле кушма җөмләләр темасы буенча алган белемнәрен билгеле бер системага салалар һәм аларны тикшерү үрнәген өйрәнәләр. Бу эшне башкарыр алдыннан без ДЖОТ ТОТС алымын кулланабыз. Укучылар алдында 4 карточка, алар сайлап алынган җөмләнең төрен билгели һшм шул җөмлә турында белгәннәрен төркемдә кычкырып әйтә һәм язып өстәл уртасына куя. СОРТ КАРДС алымын кулланып, төркемнәргә бүләләр. Һәр өстәл җөмләсен аңлатып күрсәтә. Фикерләре тактага эленә.

Укучыларның фикерләре тыңлана. Укытучы тарафыннан бәяләнә. Мактау сүзләре яңгырый.


ДЖОТ ТОТС

ДК4: язык личного участия

ДК1:ожидания

ДК2: время

ДК 3:окружающая среда

ДК5: взаимодействия и отношения

ДК6:возможности

Время


СОРТ КАРДС


Конструктив сорау

4.

Ныгыту

− дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү;

−  яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү;

 

IV. Ныгыту. Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү.

Үрнәк буенча иярченле кушма җөмлә төзеп язалар. Дәреснең бу этабында укучылар иярченле кушма җөмлә темасы буенча алган белемнәрен билгеле бер системага салалар һәм аларны тикшерү үрнәген өйрәнәләр. Бу эшне башкарыр алдыннан, СИ ФИНК УАНДЭ алымын кулланабыз. Укучылар игътибарына картина тәкъдим ителә һәм сораулар бирелә.

- Сез нәрсә күрәсез?

- Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз?

-Гомумән, картина сезне нәрсә хакында уйланырга мәҗбүр итә?

Һәр сорау алдыннан укытучы ВАКЫТ бирә.Укучылар уйлыйлар, язалар, СИНГЛ РАУНД РОБИН кулланып, фикер уртаклашалар. Фикерләре тактага языла.

Укучыларның фикерләре тыңлана. Укытучы тарафыннан бәяләнә. Мактау сүзләре яңгырый.

Укучылар картина буенча иярченле кушма җөмләләр уйлап, дәфтәрләренә язалар. РЕЛЛИ РОБИН структурасы ярдәмендә тикшерәләр. Эш һәркемнең үзенә бирелә, соңыннан бер-берсенең эшен тикшерәләр.1-2 укучы эшне сөйләп аңлата Бер-ике укучы җөмләсе белән таныштыра.

СИ ФИНК УАНДЭ


ДК4: язык личного участия

ДК1:ожидания

ДК2: время

ДК 3:окружающая среда

ДК5: взаимодействия и отношения

ДК6:возможности

Время


СИНГЛ РАУНД РОБИН




Конструктив сорау




РЕЛЛИ РОБИН

5

Өй эше бирү.


V. Йомгаклау

1. Әңгәмә .

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә үзләштердек?

- Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

- Гимназиябез – критик фикерләү юнәлешендә эшләүче өстенлекле мәктәп. Дәрестә нинди кыйммәтләрне кулландык?


Дәрес ахырында укуычылар үз фикерләрен парковкага урнаштыралар

- Кояш ничек яктыртса, алган белемнәребез дә нур чәчеп, балкыр торсын.

Алдагы дәрестә иярченле кушма җөмләләр буенча грамматик биремле диктант язабыз. Барыгызның да билгеләр үзегезгә ошарлык, яхшы билгеләр булсын итеп әзерләнеп килегез.


ДЖОТ ТОТС та җөмләләр


Уйлы уйлап торганда, тәвәккәл эшен бетерер. (Мәкаль)

Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер. (Мәкаль)

Теле озын булмаганның гомере озын була. (Мәкаль)

Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел. (Мәкаль)

Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын. (М. Җәлил)

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.

Ялкауга эш куштыңмы, ул сиңа акыл өйрәтә. (Мәкаль)

Уку каты булса да, җимеше татлы. (Мәкаль)

Мәгълүм хакыйкать бар: бәхетне эзләп түгел, эшләп табалар.

Сугыш беткәч, батыр күбәер. (Мәкаль)

Алгы тәгәрмәч кая тәгәрәсә, арты да шунда тәгәри. (Мәкаль)

Ул ике яклы иде, ягъни бар иде иләк һәм күн ягы. (Г.Тукай)

Иптәшең нинди, сиңа хөрмәт тә шундый. (Мәкаль)

Оят беткән җирдә әдәп бетә. (Ф.Яруллин)

Батырлар булганда дөньяда,

Сау булыр җиребез, күгебез. (Ф.Яруллин)

Кемгә кадерле яктылык, ирек,

Шул саклар аны, күкрәк киереп. (Ф.Яруллин)

Никадәр күп укыса, матурлыгы шул дәрәҗәдә арта барыр. (Мәкаль)

Уңган кеше шул: уянгач та аякта. (Мәкаль)

Кешенең ялгышы шунда: ялгышны гел бүтәннәрдән эзли. (Ш.Галиев)

Агач никадәр биек булмасын, тамыры – җирдә. (Мәкаль)






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Иярченле кушма ??мл?л?рне гомумил?штереп кабатлау

Автор: Арсланова Гулия Мехаметлатиповна

Дата: 12.03.2015

Номер свидетельства: 185273


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства