kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тесты по татарскому языку и литературе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тестирование выступает одной из форм оценки достигнутых знаний, навыков, умений, опыта деятельности, компетенций и представляет собой процедуру, позволяющую объективно установить уровень индивидуальных учебных достижений обучающихся.Тесты включают в себя задания, отражающие содержание учебного предмета, которые выносятся на контроль.Тест - система заданий, возрастающей трудности, специфической формы, позволяющая качественно и эффективно определить уровень и оценить структуру подготовленности тестируемого.Тестирование выступает одной из форм оценки достигнутых знаний, навыков, умений, опыта деятельности, компетенций и представляет собой процедуру, позволяющую объективно установить уровень индивидуальных учебных достижений обучающихся.Тесты включают в себя задания, отражающие содержание учебного предмета, которые выносятся на контроль.Тест - система заданий, возрастающей трудности, специфической формы, позволяющая качественно и эффективно определить уровень и оценить структуру подготовленности тестируемого.Тестирование выступает одной из форм оценки достигнутых знаний, навыков, умений, опыта деятельности, компетенций и представляет собой процедуру, позволяющую объективно установить уровень индивидуальных учебных достижений обучающихся.Тесты включают в себя задания, отражающие содержание учебного предмета, которые выносятся на контроль.Тест - система заданий, возрастающей трудности, специфической формы, позволяющая качественно и эффективно определить уровень и оценить структуру подготовленности тестируемого.Тестирование выступает одной из форм оценки достигнутых знаний, навыков, умений, опыта деятельности, компетенций и представляет собой процедуру, позволяющую объективно установить уровень индивидуальных учебных достижений обучающихся.Тесты включают в себя задания, отражающие содержание учебного предмета, которые выносятся на контроль.Тест - система заданий, возрастающей трудности, специфической формы, позволяющая качественно и эффективно определить уровень и оценить структуру подготовленности тестируемого.Тестирование выступает одной из форм оценки достигнутых знаний, навыков, умений, опыта деятельности, компетенций и представляет собой процедуру, позволяющую объективно установить уровень индивидуальных учебных достижений обучающихся.Тесты включают в себя задания, отражающие содержание учебного предмета, которые выносятся на контроль.Тест - система заданий, возрастающей трудности, специфической формы, позволяющая качественно и эффективно определить уровень и оценить структуру подготовленности тестируемого.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тесты по татарскому языку и литературе»

10 нчы сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

  1. рун-гарәп-латин-уйгыр-Кирилл;

  2. гарәп-латин-Кирилл;

  3. рун-уйгыр- гарәп-латин-Кирилл;

  4. уйгыр-гарәп-рус-латин

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?

  1. ут, ямь, көрт, урман, кое;

  2. сары, өстәл, бару, тавык;

  3. куян, кәгазь, оя, тәмам;

  4. буяу, мәче, машина, авыр

А3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

  1. колын, төлке, көнендә;

  2. сабый, урман, китү;

  3. җиһан, риза, машина;

  4. болынлык, утын

А4. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

  1. аръ-як, адъ – ю-тант, и-ше-гал-ды;

  2. аръ –як, адъю-тант, и-ше-гал-ды;

  3. аръ-як, адъю-тант, ише-гал-ды;

  4. аръяк, адъю-тант, ише-гал-ды.

А5. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган?

Туган якта һәр тал җырлый.( С. Хәким)

1) һәр; 2) тал; 3) җырлый; 4) туган як

А6. Түбәндәге мисалларда синоним сүзләр булган рәтне күрсәтегез.

  1. көн, төн, иртә, кич;

  2. бал, карт аю, картаю;

  3. ирекле, бәйсез, азат, хөр;

  4. бара-бара, тора-бара, алыш-биреш

А7. Көньяк, һәрвакыт, өчпочмак сүзләре сүз ясалышының кайсы төре буенча ясалган?

  1. сүзгә кушымчалар өстәү юлы белән;

  2. сүзләрне кушу юлы белән;

  3. сүзләрне кыскарту юлы белән;

  4. сүзгә яңа мәгънә өстәлү юлы белән

А8. Редукция

  1. сузык авазларның кыскаруы;

  2. тартык авазларның яңгыраулыкта, саңгыраулыкта ярашулары

А9. Тартык авазлар саны

1) 28; 2) 13; 3) 24

А10. Орфография нәрсәне өйрәнә?

  1. дөрес язу кагыйдәләрен;

  2. дөрес сөйләү кагыйдәләрен;

  3. дөрес язу һәм сөйләү кагыйдәләрен;

  4. диалектларны өйрәнә

В1. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Бер ялганласаң,...

  2. Бәхетне юлдан эзләмә,...

В2. Фонетик анализ ясарга.

Ямьле

В3. Фразеологизмнарның синонимнарын язарга.

  1. Күз – колак булу –

  2. Салкын карау –

С1. “Уйламыйча әйткән сүз- төзәмичә аткан ук” мәкаленә карата үз фикереңне язарга. ( 4 җөмлә)





















10 нчы сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Фонетика нәрсә өйрәнә?

  1. авазларны өйрәнә;

  2. сөйләм төзелешен өйрәнә;

  3. сүз төркемнәрен өйрәнә

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?

  1. тарлавык, чәчәк, эз, бөтен;

  2. хезмәт, сөекле, абый, ягымлы;

  3. сабыр, ябалак, тәэсир, тиен;

  4. нур, тамчы, елан, җиләк

А3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

  1. караңгы, әнкәй, алдынгы;

  2. әлеге, тигез, җан;

  3. фанилык, календарь, зәңгәрсу;

  4. бураннар, урманнан, көннәр

А4. Сингармонизм законы

  1. тартык авазларның яңгыраулыкта, саңгыраулыкта ярашуы;

  2. сузык авазларның калынлыкта, нечкәлектә ярашуы

А5. Түбәндәге мисаллардан антонимнар бирелгән рәтне күрсәтегез.

  1. алгарыш, прогресс;

  2. азатлык, бәйлелек;

  3. көч, җегәр;

  4. авызга су кабу, дәшмәү

А6. Тартыклар ассимиляциясе

  1. регрессив, пргрессив охшашлану;

  2. ирен гармониясе, рәт гармониясе

А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

  1. шә-һәр-неке, ел-ма-ю, аю-дай, әрә-мә;

  2. шә-һәр-не-ке, ел-маю, аю-дай, әрә-мә;

  3. шә-һәр-не-ке, ел-маю, аю-дай, ә-рә-мә;

  4. шәһәр-не-ке, е-лма-ю, аю-дай, әрә-мә.

А8. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?

Кояш, нәкъ аңа карап, алтын нурларын коя.

1) кояш; 2) нурларын; 3) алтын; 4) коя.

А9. Сузык авазлар саны

1) 12; 2) 10; 3) 13;

А10. Орфоэпия нәрсәне өйрәнә?

  1. дөрес язу кагыйдәләрен;

  2. дөрес сөйләү кагыйдәләрен;

  3. дөрес сөйләү һәм дөрес язу кагыйдәләрен;

  4. диалектларны өйрәнә.

В1. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Сабыр төбе...

  2. Үзе егылган...

В2. Фонетик анализ ясарга.

Кулъяулык

В3. Фразеологизмнарның синонимнарын язарга.

  1. Кулыңда ут уйнату –

  2. Юлга аркылы төшү –

С1. “Уңган кеше кулына туфрак тотса да алтын итә” мәкаленә карата үз фикереңне язарга

(4 җөмлә).























10 нчы сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1.Лексика нәрсәне өйрәнә?

  1. сүз төзелешен;

  2. сүз төркемнәрен;

  3. сүзлек составын.

А2. Телнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге (берәмлеге)

1) тамыр; 2) сүз; 3) морфема; 4) морф;

А3. Кайсы сүздә -ен кушымчасы фигыль ясый?

1) төшенде; 2) эшенә; 3) киенә; 4) игенче;

А4. Нинди сүзләр кушымчалау ысулы белән ясала алмый?

1) сан; 2) исем; 3) рәвеш; 4) фигыль;

А5. Кайсы сүз төркеме ясалма була алмый?

1) ымлык; 2) сан; 3) хәбәрлек сүз; 4) модаль сүз;

А6. Сүз ясалышы ягыннан кайсы сүз артык?

1) аучы; 2) утынчы; 3) җырлачы; 4) ташчы;

А7. Кайсы фразеологик әйтелмәнең татарча варианты туры килми?

  1. руки не доходят – кул җитми;

  2. как две капли воды – ике тамчы су кебек;

  3. прийти с пустыми руками – буш кул белән килү;

  4. сбиться с ног – бар көченә.

А8. Түбәндәге язылган җөмләнең аныклагычы янына нинди тыныш билгеләре куела?

Эшкә керештеләр () агач аудардылар, төпләрен казып чыгардылар, чокырларны тигезләделәр. ( Ш. Рәкыйпов)

1) өтер; 2) сызык; 3) җәя; 4) ике нокта;

А9. Исем сүзтезмәләр кергән рәтне билгеләргә.

  1. әнине сөю, мәктәпне ярату; 3) кырыйдан икенче, сөйләгәнчә эшләү;

  2. җылы яңгыр, кызыклы китап; 4) акылга килү, бәйрәмчә матур;

А10. Түбәндә нинди җөмлә бирелгән?

Кинәт караңгыланып китте.

!) исем җөмлә; 3) дөрес җавап юк;

2) сүз җөмлә; 4) фигыль җөмлә;

А11. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә сүз түгел?

  1. йорт куяны, хис итү; 3) сатлык мал, эчне бушату;

  2. җир җиләге, сабыр итү; 4) үги ана яфрагы, тәэсир итү;

В1. Эш кәгазьләре кагыйдәләрен истә тотып, гариза язарга.

В2. Сүзләрне кушымчаларының функцияләре ягыннан төркемләргә.

1) сүз ясагыч; 2) сүз бәйләгеч; 3) форма ясагыч;

1. Моңсу. 2. Килеп. 3. Якынлаш. 4. Чыга. 5. Туган. 6. Күреп. 7. Ярык. 8. Баткак.

9. Кешенең. 10. Ваграк.

С1. “Казан- Татарстанның башкаласы” темасына хикәя төзергә ( 15 җөмлә).

































10 нчы сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант



А1.Татар телендә сүз төркемнәренең саны

1) 10; 2) 12; 3) 13; 4) 14;

А2. Сүз ясалышы турындагы фән икенче төрле ничек атала?

  1. дериватология; 2) криминология; 3) ономасиология; 4) семасиология;

А3. Бер сүз төркеменең икенче сүз төркеменә күчүе белән яңа сүз ясалу ничек атала?

  1. инверсия; 2) конверсия; 3) конвульсия; 4) аффиксация;

А4. Кайсы төркемдәге сүзләрнең берсе дә мөстәкыйль сүз төркемнәренә керми?

  1. мөмкин, кеше, ат;

  2. рөхсәт, ризалык, рәхмәт;

  3. кышкы, әлбәттә, тирә-юнь;

  4. ихтимал, нихәл, имеш;

А5. Грамматик категорияләре иң күп булган сүз төркеме

  1. исем; 2) фигыль; 3) сыйфат; 4) рәвеш;

А6. Кайсы җөмләдә соң сүзе рәвеш?

  1. Ул миннән соң кайтты.

  2. Ул бик соң кайтты.

  3. Ул кайчан кайтты соң?

А7. Алгы рәт сузыкларын күрсәтегез.

  1. ә, э, ө, ү, и;

  2. а, ы, о, у;

А8. Тамырга ялганып, аңардан яңа сүз ясый торган кушымчалар

  1. төрләндергеч; 2) төр кушымчалары; 3) сүз ясагыч кушымчалар; 4) килеш кушымчалары;

А9. Түбәндәге җөмләнең иясе нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны туңдырмый.

  1. исем; 2) фигыль; 3) алмашлык; 4) сыйфат;

А10. Бу нинди җөмлә?

Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

  1. аналитик иярченле кушма җөмлә; 3) синтетик иярченле кушма җөмлә;

  2. гади җөмлә; 4) тезмә кушма җөмлә;

А11. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмләне билгеләргә.

  1. Шулай итеп, басуга чыгар көн дә җитте.

  2. Йөгерә торгач, кинәт түбәнгә очтым. (Т.Б.)

  3. Борын-борын заманда бик төзек, бик матур бер шәһәр булган. (Әкият)

  4. Күңеле турының теле туры. (М.)

В1. Эш кәгазьләре кагыйдәләрен истә тотып, ышанычнамә язарга.

В2. Сүзләрне кушымчаларының функцияләре ягыннан төркемләргә.

1) сүз ясагыч; 2) сүз бәйләгеч; 3) форма ясагыч;

1. Ямансу. 2. Кайтып. 3. Ераклаш. 4. Керә. 5. Кардәш. 6. Уйлап. 7. Кырык. 8. Баткак.

9. Халыкның. 10. Эрерәк.

С1. “Бөек Казан каласы” темасына хикәя төзеп язарга. (15 җөмлә)































10 нчы сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Морфология нәрсәне өйрәнә?

  1. сүз төркемнәрен;

  2. аваз һәм хәрефләрне;

  3. сөйләм төзелешен.

А2. Кайсы сыйфатта артыклык дәрәҗәсе кисәкчә ярдәмендә ясалган?

1) кып-кызыл; 2) җете кызыл; 3) ямь –яшел; 4) алдагы өч вариантта да.

А3. Нисби сыйфатларның төп билгесе нидән гыйбарәт?

  1. гарәп һәм фарсы теленнән кабул ителүләре;

  2. рус теленнән кыскартылып кабул ителүләре;

  3. ясалышы белән тезмә һәм кушма булулары;

  4. предметның башка предметлар белән төрле мөнәсәбәтләрдән килеп чыккан билгене белдерүләре.

А4. Фигыльнең лексик-грамматик төркемчәләре

1) 6; 2) 7; 3) 8; 4) 9;

А5. Саннарның ничә төркемчәсе бар?

1) 4; 2) 5; 3) 6; 4) җаваплар дөрес түгел.

А6. Кайсы төркемгә бер сан ялгыш кергән?

  1. беренчесе, унынчыдан, өченче;

  2. бишәү, дүртебез, өчәүләп;

  3. өчәрләп, алтышар, утызар;

  4. унлап, ике-өч, мең ярым.

А7. Ике икең дүрт була. Бу җөмләдә саннар7

  1. исем функциясен башкаралар;

  2. абстракт төшенчә белдерәләр;

  3. ия һәм хәбәрнең санын белдерәләр;

  4. бер функция дә башкармыйлар.

А8. Ясалышы ягыннан саннарның түбәндәге төрләре була

  1. тамыр, кушма, тезмә;

  2. гади, кушма, тамыр, парлы;

  3. гади, кушма, тезмә, өлеш;

  4. тамыр, кушма, парлы, чама.

А9. Хәлләр күбрәк нәрсә белән белдерелгән кисәкне ачыклый?

  1. фигыль белән; 3) рәвеш белән;

  2. исем белән; 4) сан белән.

А10. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләргә.

Суга кермичә йөзәргә өйрәнеп буламыни инде ул?!

  1. сорау җөмлә; 3) хикәя;

  2. боеру; 4) тойгылы.

Текстны укырга һәм В1,В2,В3 биремнәрен үтәргә.

(1) Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. (2)Ипи салу - хатыннарның бер тәүлеккә сузылган эше. (3) Бу тәүлектә йортта – зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана.(4) Ипи салган түәлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. (5) Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. (6) Беләләр: әни ипи сала. (7) Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә төсмерләре бертигез... (М. Мәһдиев)

В1. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмләне билгеләгез.

1) 1, 2; 2) 1,3; 3) 5,6; 4) 6,7;

В2. Ясалышлары буенча парлы сүзләр кергән җөмләне күрсәтегез.

1) 1,3; 2) 4,5; 3) 6.7; 4) 3.7;

В3. 6 нчы җөмләдә ике нокта ни өчен куелген?

  1. тиңдәш кисәкләр алдыннан килүче гомумиләштерүче сүздән соң;

  2. баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында;

  3. аныкланмыш фигыль белән белдерелгән;

  4. туры сөйләм белән автор сөйләме арасында.

С1. Бирелгән фикерне дәвам итеп, 10 җөмләдән торган хикәя языгыз.

Дөньяда дусларсыз яшәү мөмкин түгел...

10 нчы сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Татар телендә сүз төркемнәренең саны

1) 10; 2) 12; 3) 13; 4) 14;

А2. Ак хыяллар белән яшим. һәм Хыяллары аның ак иде. – җөмләләрендә ак сыйфаты:

  1. икесендә дә бер үк җөмлә кисәге;

  2. беренчесе- аергыч, икенчесе- хәбәр составында;

  3. беренчесе- аергыч, икенчесе- хәл;

  4. беренчесе- ия, икенчесе хәбәр составында килә.

А3. Кайсы төркемдәге сүзләрнең барысы да асыл сыйфатлар гына түгел?

  1. тигез, җылы, юаш; 3) төче, яссы, кыска;

  2. гүзәл, кичке, усал; 4) майлы, ямьле, тар.

А4. Саннар

  1. һәрвакыт тартым белән төрләнәләр;

  2. һәрвакыт килеш белән төрләнәләр;

  3. һәрвакыт исемнәр шикелле төрләнәләр;

  4. башка сүзләргә бәйләнеп, аергыч булып килсәләр, бер категория белән дә төрләнмиләр.

А5. Ундыр җаный бармагы, уникедер балдагы (җыр) җөмләсендә саннар

  1. аергыч; 2) ия; 3) хәбәр; 4) хәл булып киләләр.

А6. Мөстәкыйль сүз төркемнәренә керәләр

  1. ымлык, модоль сүзләр; 3) аваз ияртемнәре, теркәгеч сүзләр;

  2. хәбәрлек сүзләр, аваз ияртемнәре; 4) алмашлыклар, модаль сүзләр.

А7. 0,1,2,3,4,5,6...Бу саннар?

  1. гарәп цифрлары; 2) рим цифрлары.

А8. Сыйфат белән ачыкланып килгән исем

  1. сыйфатланмыш дип атала;

  2. сыйфатланучы дип атала.

А9. Кайсы төркемгә фигыль ялгыш кергән?

  1. табыл, уйлан, суын;

  2. уят, кактыр, китер;

  3. сизел, юыл, алдан;

  4. терел, кара, йокла.

А10. –ырга, -ергә, - арга. - әргә, - рга. – ргә кушымчалары кайсы фигыль төркемчәсен ясый?

  1. исем фигыль; 2) боерык фигыль; 3) инфинитив; 4) хәл фигыль.

Текстны укырга һәм В1,В2,В3 биремнәрен үтәргә.

(1) Хәрби хезмәттә вакытта күргән хикмәтле шәһәрләр, портлар, затлы кафелар, бильярд заллары, шәм кырып сибелгән паркетлар, алтын погоннар, көмеш трубалар чыңы астындагы тигез атлап баручы колонналар, самолетлар – берсе дә торналар төшкән әнә шул басуны оныттыра алмады. (2) Авылда мин кайткан чак көздән кышка авышкан көннәр иде. (3) Нәрсә җитми? (4) Син бит инде ерак җирләрдә намус белән хезмәт срогыңны үтәп кайттың, син бит инде туган нигезеңне карт әниең янында чәй эчеп, киләчәккә матур планнар корып утырасың! (5) Тагын ни җитми?

В1. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмләләрне билгеләргә. ( М. Мәһдиев)

1) 1,2; 2) 1, 4; 3) 3,5; 4) 2,5;

В2. 1 нче җөмләдә сызык ни өчен куелген?

  1. тиңдәш кисәкләр алдыннан килүче гомумиләштерүче сүздән соң;

  2. баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында;

  3. аныкланмыш фигыль белән белдерелгән;

  4. туры сөйләм белән автор сөйләме арасында.

В3. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрен билгеләгез.

С1. Бирелгән фикерне дәвам итеп, 10 җөмләдән торган хикәя языгыз.

Дөньяда куркак булу – иң зур яман.



































10нчы сыйныфларда татар теленнән йомгаклау тесты

(татар төркеме) I-вариант

А1. Гади җөмлә ул...

  1. бер генә баш кисәктән тора;

  2. бер генә оештыручы үзәге булган җөмлә;

  3. оештыручы үзәге берничә булган җөмлә;

  4. ия белән хәбәр.

А2. Гади хәбәр...

  1. фигыль белән белдерелә;

  2. барлык мөстәкыйль сүз төркеме белән белдерелә;

  3. баш килештәге исем белән белдерелә;

  4. баш килештәге исем ролендә килгән сүз белән белдерелә.

А3. Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

  1. баш килештәге исем, сан, алмашлык;

  2. баш килештәге исем, сыйфат, сан;

  3. баш килештәге исем, зат алмашлыгы яки исем ролендә килгән сүзләр;

  4. теләсә нинди мөстәкыйль сүз.

А4. Нинди сүз җөмлә кисәге була?

  1. нинди дә булса сорауга җавап биргән сүз;

  2. җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап биргән сүз;

  3. җөмләдә ия турында хәбәр итә торган сүз;

  4. теләсә нинди мөстәкыйль сүз.

А5. Охшату-чагыштыру рәвешләрен билгеләргә.

  1. чәчәктәй, картларча, кояштай, китапча; 3) югары, түбән, ары, бире;

  2. әкрен, тиз, кинәт, озак; 4) кичен, иртән, язын, тиздән.

А6. Кыек тәмамлыкны билгеләргә.

Наил солдат тирәсендә бөтерелде: аның йолдызлы бүреген киеп карады. Солдат аның белән шашка уйнаган булды.

  1. аның белән; 3) солдат, шашка;

  2. бүреген; 4) аның, йолдызлы.

А7. Бәйлекләрнең кайсы килешне таләп итүен күрсәтергә.

Турында, буенча, саен, сәбәпле

  1. баш килешне; 3) чыгыш килешне;

  2. юнәлеш килешне; 4) барлык килешне.

А8. Ияртүле бәйләнеш...

  1. үзе генә дә сөйләм барлыкка китерә;

2) бер сүз икенчесенә буйсынмый;

  1. үзе генә сөйләм барлыкка китерә алмый;

4) бары тик тиңдәш кисәкләр арасында гына була.

А9. Урын хәле...

  1. үтәлү урынын һәм вакытын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

  2. үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче иярчен кисәк;

  3. үтәлү урынын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

  4. үтәлү урынын һәм вакытын белдереп исемне ачыклап килүче кисәк.

А10. Эндәш сүз алдыннан килгән “и” ымлыгы...

  1. өтер белән аерыла; 3) сызык белән аерыла;

  2. өтер белән аерылмый; 4) өндәү билгесе белән аерыла.

В1. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатырга.

  1. Ике ут арасында – 2) Мөгез чыгару –

В2. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Теле яманның... 2) Сөйләүче чәчә, ...

В3. Аныкланмышлар янына тиешле аныклагычларны куеп язарга.

  1. Иң башта гарәпләрнең дине - ... эләкте.

  2. Мин бу шигыремне фронтташ дустыма - ... багышлыйм.

С1. “Ана – бөек исем!” (Һ. Такташ) темасына үз фикереңне язарга ( 10 җөмлә)















10нчы сыйныфларда татар теленнән йомгаклау тесты

(татар төркеме) II-вариант



А1.Җөмлә ул...

  1. төшенчәләрне атый; 3) иярчен кисәкләр;

  2. синтаксисның иң әһәмиятле берәмлеге; 4) оештыручы үзәге булмаган берәмлек.

А2. Тезмә ия...

  1. бер генә сүз белән белдерелә; 3) бер яки берничә сүз белән белдерелә;

  2. тезмә сүз белән белдерелә; 4) кушма сүз белән белдерелә.

А3. Җөмләнең оештыручы үзәге дип нәрсә атала?

  1. тиңдәш кисәкләр; 3) ия белән хәбәр;

  2. иярчен кисәкләр; 4) аерымланган хәлләр.

А4. Кушма хәбәр...

  1. исемгә фигыль өстәлеп ясала; 3) җөмләдә аергыч турында хәбәр итә;

  2. гади хәбәргә ярдәмче фигыль өстәлеп ясала; 4) баш килештәге исем белән белдерелә.

А5. Сүзтезмә ул...

  1. ике сүзнең аныклаулы мөнәсәбәткә керүе;

  2. ике яки берничә сүзнең тезүле мөнәсәбәткә керүе;

  3. кимендә ике мөстәкыль сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе;

  4. тәмамланган уй-фикерне хәбәр итүе.

А6. Вакыт хәлен билгеләргә.

Бүген сәгать унда клубта кичә була.

  1. бүген, кичә; 3) кичә;

  2. сәгать унда, кичә; 4) бүген, сәгать унда.

А7. Кыек тәмамлыкны билгеләргә.

Әтиеңне беләсең инде. Ул кешегә революция турында сөйләргә ярата.

  1. әтиеңне, кешегә, турында; 3) әтиеңне, кешегә сөйләргә;

  2. кешегә, революция турында; 4) әтиеңне, кешегә, революция турында сөйләргә.

А8. Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык куела?

  1. Тәҗрибә иң яхшы укытучы.

  2. Сүз белән тел ачыла китап белән күз.

  3. Июнь аеның иң җылы иң ягымлы һәм матур чагы.

  4. Син генә апа түгел мин дә апа.

А9. Җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны табыгыз.

  1. Һәрхәлдә монда искесе, яңасы бергә иде.

  2. Яхшының сүзе татлы.

  3. Бәхетсезне ат өстендә эт талар.

  4. Кыюның бәхете алда.

А10.Тезүле бәйләнеш..

  1. бертигез хокуктагы сүзләр бәйләнеше;

  2. берсе икенчесенә буйсынган сүзләр бәйләнеше;

  3. берсе икенчесен ачыклый торган сүзләр бәйләнеше;

  4. ия белән хәбәр арасындагы бәйләнеш.

В1. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатырга.

1) җилгә очыру- 2) инә күзеннән үткәрү –

В2. Мәкальләрне дәвам итәргә.

1) Ике уйла, ... 2) Туры сүз ...

В3. Аныкланмышлар янына тиешле аныклагычларны куеп язарга.

1) Аста, ..., авыл җәелеп ята.

2) Табигатьнең иң тырыш хезмәтчеләре - ... эшкә керештеләр.

С1.”Китап – белем чишмәсе” темасына үз фикереңне язарга. ( 10 җөмлә)



















Тестларны бәяләү нормалары (татар төркеме) 10 нчы сыйныф



I - чирек



А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9- 6 балл

“2” – 5 тән түбән



II – чирек

А1- А11 – 1 балл

В1-В2 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 18 балл



“5” – 18-16балл

“4” – 15- 10балл

“3” – 9-6балл

“2” – 5 тән түбән



III – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16балл

“4” – 15-10балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән

Йомгаклау тесты



А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16балл

“4” – 15- 10балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән

 









 

 

Название документа 11кл к тест.doc

11нче сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Синтаксис:

  1. тел төзелешен өйрәнә;

  2. җөмлә төзелешен өйрәнә;

  3. телнең сөйләм төзелешен өйрәнә;

  4. сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне өйрәнә

А2. Татар телендә җөмлә кисәкләренең саны:

  1. 6; 2) 7; 3) 8; 4) 10

А3. Рөхсәтсез кергәннәрнең кире чыгарылганын күргәч, халык берәм-берәм өйгә тулды.

Бу җөмләдә нинди хәл аерымлана?

  1. рәвеш; 2) сәбәп; 3) вакыт; 4) шарт

А4. Урын хәленең күрсәткечләре

  1. кыек килештәге исемнәр;

  2. рәвеш һәм кыек килештәге исемнәр;

  3. урын рәвеше һәм юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр;

  4. төшем килешендәге исемнәр

А5. Җөмлә кисәкләре арасында төгәлләүле һәм аныклаулы мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең ияртүчесе ничек атала?

  1. аныкланмыш;

  2. аерылмыш;

  3. иярчен кисәк;

  4. тиңдәш кисәк

А6. Аныклагыч:

  1. баш килештәге исемне яки (затны ) зат алмашлыгын ачыклап килүче сүз;

  2. үзен ияртүче сүздән соң килеп, аңа аныклык, төгәллек, ачыклык бирүче кисәк

А7. Аныклагычны ияртеп килгән сүз:

  1. сыйфатланмыш;

  2. аныкланмыш;

  3. аерылмыш

  4. саналмыш дип атала

А8. Сүзтезмәләрнең төрен билгеләргә: акыллы эт

  1. исем сүзтезмә;

  2. фигыль сүзтезмә;

  3. сыйфат сүзтезмә;

  4. алмашлык сүзтезмә

А9. Сәбәп хәлен билгеләргә:

Хәдичә түти куанычыннан әйтәсе сүзләрен дә онытып җибәрде.

  1. әйтәсе;

  2. онытып;

  3. сүзләрен;

  4. куанычыннан

А10. Пунктуация ул...

  1. тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре җыелмасы;

  2. тыныш билгеләре;

  3. җөмләләрнең бәйләнеше;

  4. өтер, нокта, куштырнаклар...

В1. Аныкланмышлар янына тиешле аныклагычларны куеп языгыз.

Җәйнең иң күңелле вакыты - ... килеп җитте.

Ә әнә тегендә, ..., бик сакланып кына аккош йөзә.

В2. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Бүгенге эшне ...

  2. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ...

В3. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатыгыз.

  1. тәлинкә тоту –

  2. авыр аяклы –

С1. “Иртәгә үкенерлек эшне бүген эшләмә” әйтеменә карата үз фикереңне яз. ( 9 җөмлә)















11нче сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Татар телендә сүз төркемнәренең саны:

  1. 10; 2) 12; 3) 13; 4) 14

А2. Кайсы җөмлә кисәге бары тик ияртүче кисәктән соң гына килә?

  1. аергыч; 2) тәмамлык; 3) хәл; 4) аныклагыч

А3. Нинди аныклагычлар һәрвакыт аерымланып киләләр?

  1. аныкланмышка ярашкан аныклагычлар;

  2. аныкланмышка ярашмаган аныклагычлар;

  3. мәгънә күләме аныкланмыш мәгънәсе белән бер үк булган аныклагыч;

  4. барлык аныклагычлар да

А4. 15 чакрым үткән саен, алар утырып ял иттеләр. Бу җөмләдә нинди хәл аерымлана?

  1. рәвеш; 2) күләм; 3) вакыт; 4) шарт

А5. Аныклагыч нинди сүзләр белән килә ала?

  1. ягъни, өчен, аша, мәсәлән, димәк;

  2. ягъни, бәхеткә каршы, атап әйткәндә;

  3. ягъни, мәсәлән, дөресрәге, атап әйткәндә

А6. Кереш сүз җөмлә уртасында килсә, ...

  1. артыннан гына өтер куела;

  2. алдыннан гына өтер куела;

  3. ике яктан да өтер куела;

  4. өтер куелмый

А7. Кыек тәмамлыкны билгеләргә.

Наил солдат тирәсендә бөтерелде: аның йолдызлы бүреген киеп карады. Солдат аның белән шашка уйнаган булды.

  1. аның белән;

  2. бүреген;

  3. солдат, шашка;

  4. аның, йолдызлы

А8. Сүзтезмәләрнең төрен билгеләгез: кызыл алма

  1. исем сүзтезмә;

  2. сыйфат сүзтезмә;

  3. фигыль сүзтезмә;

  4. рәвеш сүзтезмә

А9. Ия белән хәбәр арасына сызык дөрес куелмаган җөмләне билгеләргә.

  1. Казан – бик борынгы шәһәр.

  2. Яшьлек – матур вакыт.

  3. Синең атаң – зирәкләрнең зирәге.

  4. Тимер ишек – ясарга җитәрлек әле.

А10. Аерым бер сүз җөмлә була...

  1. җөмлә составына кергәндә;

  2. мөстәкыйль сүз булганда;

  3. ярдәмлек сүз булганда;

  4. бәйләнешле сөйләм составында

В1. Аныкланмышлар янына тиешле аныклагычларны куеп языгыз.

Без, ..., язгы ташу карарга дип, Ык буена төштек.

Елның иң мул вакыты - ... үтеп бара.

В2. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Белмәү гаеп түгел, ...

  2. Карама беләккә, ...

В3. Фразеологизмның мәгънәсен аңлатырга.

  1. кесәсе калын –

  2. эчкә җылы керү –

С1. “Кешегә чокыр казыма – үзең төшәрсең” әйтеменә карата үз фикереңне яз. ( 9 җөмлә)





















11нче сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант



А1. Түбәндәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен күрсәтергә.

Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.

  1. иярчен хәбәр җөмлә;

  2. иярчен аергыч җөмлә;

  3. иярчен ия җөмлә

А2. Сорауны кайсы җөмләдән чыгып куеп булса, шул җөмлә...

  1. баш җөмлә була;

  2. иярчен җөмлә була;

  3. баш һәм иярчен җөмлә дә булырга мөмкин

А3. Татар теленә иярчен җөмләләрне төркемнәргә...

  1. мәгънәсенә һәм төзелешенә карап бүләләр;

  2. теркәгечле яки теркәгечсез булуына карап бүләләр;

  3. тезүле һәм ияртүле булуына карап бүләләр

А4. Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

  1. бәйлек, бәйлек сүзләр, кушымчалар;

  2. мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү паузасы;

  3. җыючы, бүлүче, каршы куючы теркәгечләр

А5. Иярчен хәл җөмләләрне мәгънә ягыннан төрләре

  1. 6; 2) 8; 3) 7;

А6. Иярчен җөмләләрнең төзелешләре ягыннан төрләре

  1. 2; 2) 3; 3) 6;

А7. Синтетик иярчен җөмләнең хәбәре бәйләүче чараны үзенә алганга, ул...

  1. гади җөмләнең хәбәренә охшый;

  2. гади җөмлә хәбәренә охшамый, тулы була алмый

А8. Күрсәтү алмашлыгыннан торган мөнәсәбәтле сүз...

  1. баш җөмләдә килә;

  2. иярчен җөмләдә килә;

  3. баш җөмләдә дә, иярчен җөмләдә дә килә ала.

А9. Җөмләләр арасында кискен каршы куюны белдергәндә ...

  1. өтер; 2) сызык; 3) сызык белән өтер куела

А10. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

  1. 13; 2) 11; 3) 12;

Текстны укырга һәм В1, В2, В3 биремнәрен үтәргә

  1. Күп тә үтмәде, шомырт чәчәк атты. (2) Күл һәм елга буенда хуш исле чәчәкләр күбекләнеп агарды. (3) Мәһабәт имәннәр озак вакыт бөре ачмады. (4) Хәзер, ниһаять, батырлыгын күрсәтте. (5) Озын һәм юан ботакларын яшәртеп, карурмандагы бүтән агачларга охшады. ( Г. Хәсәнов)

В1. Аерымланган хәлләр кергән җөмләләрне билгеләргә.

а) 1,2; б) 2,3; в) 1,5; г) 1,4;

В2. Кереш сүзле җөмләне күрсәтергә.

а) 1; б) 2; в) 4; г) 5;

В3. Кушма сүз кергән җөмләне билгеләргә.

а) 1; б) 3; в) 4; г) 5;

С1. “Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс” темасына хикәя язарга. ( 7-8 җөмлә)

























11нче сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант



А1. Түбәндәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен күрсәтергә.

Кемнең итәгенә ут капса, шул яна.

  1. иярчен аергыч җөмлә;

  2. иярчен ия җөмлә;

  3. иярчен хәбәр җөмлә

А2. Сүзләр, бер-берсе белән бәйләнешкә кереп,...

  1. сүзләр бәйләнешен барлыкка китерә;

  2. җөмлә барлыкка китерә;

  3. сөйләм барлыкка китерә

А3. Кушма җөмлә

  1. ике яки икедән күбрәк хәбәрлеге булган җөмлә ул;

  2. аерымланган хәлләр яки аерымланган аныклагычлар белән катлауландырылган гади җөмлә ул.

А4. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

  1. теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнәләр;

  2. тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнәләр

А5. Аналитик аергыч җөмлә баш җөмләгә

  1. сыйфат фигыль формасы яки янәшәлек чарасы белән бәйләнә;

  2. мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы яки ки теркәгече ярдәмендә бәйләнә;

  3. иярә алмый

А6. Иярчен җөмлә

  1. ияртеп килә; 2) ияреп, буйсынып килә

А7. Иярчен җөмләнең төре

  1. җөмләдәге тыныш билгеләренә карап билгеләнә;

  2. мөнәсәбәтле сүздән чыгып билгеләнә

А8. Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик җөмлә баш җөмләдән

  1. өтер белән аерыла;

  2. бернинди билге белән дә аерылмый

А9. Иярчен җөмләләр

  1. ике төрле була: гади җөмлә, аерымланган хәлле гади җөмлә;

  2. ике төрле була: аналитик, синтетик

А10. Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны билгеләргә.

Ни хәтле тиз булса, шул хәтле яхшы.

  1. парлы мөнәсәбәтле сүзләр;

  2. ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;

  3. кушымчалар;

  4. бәйлек сүз ярдәмендә

Текстны укырга һәм В1, В2, В3 биремнәрен үтәргә.

(1)Еракта, дулкын-дулкын булып яткан караңгы калкулыклар артында, күптән көткән кояш күренде. (2) Таусыз, урмансыз шәрә җир астыннан югары таба, бөркелеп, иң элек аксыл-тонык яктылык таралды. (3) Аксыл яктылык бераздан ялкынланып янган ут төсенә керә башлады.

(4) Кояшның чыгып килүе турында бөек каганга хәбәр килде: тышкы ишек сакчысы эчке ишек сакчысына пышылдады, эчке ишек сакчысы төн куна торган карчыкка пышылдады. ( Н. Фәттах)

В1. Аныклагычлар кергән җөмләләрне билгеләргә.

а) 1,2; б) 2,3; в) 1,3; г) 1,4;

В2. Аерымланган рәвеш хәле кергән җөмләне күрсәтергә.

а) 1; б) 2; в) 3; г) 4;

В3. 4 нче җөмләдә ике нокта ни өчен куелган?

  1. тиңдәш кисәкләр алдыннан килүче гомумиләштерүче сүздән соң;

  2. баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында;

3) аныкланмыш фигыль белән белдерелгән;

4) туры сөйләм белән автор сөйләме арасында

С1. “Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы” темасына хикәя язарга. (6-7 җөмлә)

11нче сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Кайсы сүздә О хәрефе язылмый?

  1. директ...р; 3) скульп...р;

  2. тракт...р; 4) элект...р

А2. Һ хәрефе язылган сүзне билгеләргә.

  1. ...үмәт; 3) мә...әббәт;

  2. мә...абәт; 4) ...әерле

А3. Аваз саны белән хәреф саны туры килә торган рәтне билгеләргә.

  1. мәкаль, сәгать;

  2. кулъяулык, яшьлек;

  3. ерак, якын;

  4. мәгънә, җәмгыять

А4. Кайсы сүздә е хәрефе авазлар кушылмасын белдерә?

1) өмет; 2) боек; 3) элгеч; 4) репетиция;

А5. Һәр, һич сүзләре кушылып языла торган рәтне билгеләргә.

  1. һәр(бер), һич(кайчан);

  2. һич(уйламаганда), һәр(кеше);

  3. һәр(җирдә), һич(онытмам);

  4. һич(белмим), һәр(урында)

А6. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне күрсәтергә.

  1. бодай, гөлҗимеш;

  2. әни, Мәрьям;

  3. дөнья, китап;

  4. унлап, сигезенче

А7. Баскыч, торак, ышаныч сүзләре ясалышы ягыннан нинди сүзләр?

1) кушма; 2) ясалма;

3) тамыр; 4) кыскартылма

А8. Сызыкча аша язылучы сүзне билгәләргә.

1) кара(бодай); 2) баш(кала);

3) йорт(җир); 4) кыңгырау(чәчәк)

А9. Тартым белән төрләнгән исемнәрне билгеләргә.

  1. малайга, апаны, әнидә;

  2. юлларда, мәктәптән, апаларга;

  3. әнисенә, әбиемне, эшемә;

  4. учак, укучының, спектакльдә.

А10. Уртаклык юнәлешендәге фигыльләрне билгеләргә.

  1. юышкан, бизәшкән, сөртешкән;

  2. юган, бизәгән, сөртте;

  3. юылган, бизәлгән, сөртелгән;

  4. юа, бизи, сөртә.

В1. Сүзтезмә һәм тезмә сүзләрне аерып язарга.

Тырай тибү, Ватанны саклау, әти белән шәһәргә бару, ике чиләк су, җил куу, үги ана яфрагы, киләсе атнага кайту, биш капчык он, хәтергә алу, искә төшерү, эт шомырты..

В2. Эш кәгазьләре кагыйдәләрен истә тотып, тәрҗемаи хәл үрнәге язарга (автобиография).

В3. Син беләсең Алсу минем якын дустым.

Җөмләдә нинди тыныш билгеләре куелмаган?

  1. бер урында өтер;

  2. ике нокта, сызык;

  3. ике урында өтер.



С1. Җөмләгә ситаксик, билгеләнгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз.

Әгәр сездән аерылып, еракларга

Алып китә калса юлларым,

Каен шаулавында ишетермен

Туган җирнең үлмәс җырларын. (Ә. Ерикәй)



11нче сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант



А1. Кайсы транскрипция дөрес түгел?

1) гаҗәп – [гъаҗәп]; 3) мәкаль - [ мәкъәл];

2) бөрлегән - [бөрлэгән]; 4) бәхет - [ бәхэт];

А2. Х хәрефе язылган сүзне билгәләргә.

1) мө...им; 2) ...әрби;

3) ...өнәр; 4) ә...әмият

А3. Аваз саны белән хәреф саны туры килми торган рәтне билгеләргә.

  1. ашъяулык, алъяпкыч;

  2. елан, сирень;

  3. истәлек, игенче;

  4. дөнья, тальян.

А4. Кайсы сүзләрдә е хәрефе бер авазны белдерә?

1) уен, куен; 2) чөгендер, игенче;

3) сөенеч, кием; 4) ерак, каен

А5. Һәр, һич сүзләре аерым языла торган рәтне билгеләргә.

  1. һич(кем), һәр(кайда);

  2. һәр(кем), һич(кайчан);

  3. һәр(кеше), һич(белмим);

  4. һич(нәрсә), һәр(нәрсә)

А6. Сигармонизм законына буйсынган сүзләрне күрсәтергә.

  1. бервакыт, сиңа;

  2. Миңниса, сигезьеллык;

  3. китап, дөнья;

4) көмеш, сөеклк

А7. Юлдаш, печәнлек, оялчан сүзләре ясалышы ягыннан нинди сүзләр?

1) кушма; 2) ясалма;

3) тамыр; 4) тезмә

А8. Аерым язылучы сүзне билгеләргә.

1) иң(баш); 2) таш(күмер);

3) исле(май); 4) калак(сөяге)

А9. Тартым белән төрләнмәгән исемнәрне билгеләргә.

  1. башкалада, авылның, җирне;

  2. апасын, әнисенә, авылын;

  3. җиренә, сеңлесен, иптәшләрен;

  4. суын, болынына, урманына

А10. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне билгеләргә.

  1. сөйләгән, эшләде, кайтачак;

  2. бизәнә, киенгән, юынган;

  3. юдырткан, ашаттырган, бирдергән;

  4. юылган, бизәшкән, сөртелгән

В1. Сүзтезмә һәм тезмә сүзләрне аерып язарга.

Урманга бару, ял итү, чиләкне юу, җир җиләге, әти белән йөрү, кыр казы, чаңгыда шуу, бал корты, сукыр кычыткан, сигезенче сыйныф, кызлар кебек елмая, сүз бирү, тимер юл.

В2. Эш кәгазьләре кагыйдәләрен истә тотып, гариза үрнәге язарга.

В3. Яз җиткәч, кояш нурлары карый башлау белән, тәрәзә төбендә гөлләр шау чәчәккә күмеләләр.(Р. Ишморатова)

Җөмлә төрен билгеләгез.

  1. катнаш кушма җөмлә;

  2. тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә;

  3. тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

С1. Җөмләгә синтаксик, билгеләнгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз.

Төне матур булса, төн үтүгә,

Таңнар алып килер бураннар. (Һ. Такташ)

11нче сыйныфларда татар теленнән йомгаклау тесты

(татар төркеме) I-вариант

А1. Кайсы җөмләдә иярчен ия җөмлә юк?

  1. Халык әйткәннәр безгә закон иде.

  2. Павелның китүе хәл ителде.

  3. Бу китапны укып чыкканда әйбәт булыр иде.

  4. Гаиләсе юклар барыр.

А2. Катлаулы кушма җөмләләрнең ничә төре бар?

1) 3; 2) 4; 3) 5; 4) 6;

А3. Бу сүздә нинди хәреф төшеп калган?

Җәмг...ять

1) –и; 2) –ый; 3) – ы; 4) й;

А4. Кайсы сүзнең мәгънәсе туры килми?

  1. ассимиляция- тартыкларның бер-берсенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә;

  2. аккомодация – сузык һәм тартыклар әйтелешенең бер-берсенә җайлашуы;

  3. эпентеза - өстәмә авазның сүз уртасында килүе;

  4. протеза – сузык авазларның кыскаруы.

А5. Күп мәгънәле сүзләрне билгеләгез.

  1. өстәл; 1) яшел;

  2. урындык; 2) зәңгәр;

  3. дәфтәр; 3) кызыл;

  4. борын; 4) тирән;

А6. Кайсы сүз борын ассимиляциясенә туры килә?

1) түшәмнән; 2) бүлмәдә; 3) мине; 4) шәһәрләр;

А7. Тәмле, күркәм, батыр, сүзчән, сизгер сүзләре нинди сүз төркеменә керә?

  1. асыл сыйфат;

  2. нисби сыйфат;

  3. исемнәр;

  4. рәвеш.

А8. Синтетик иярченле кушма җөмләне билгеләргә.

  1. Туган якның матурлыгына сокланып, ул җырлап җибәрде.

  2. Кышкы урманга керү белән, Алсу чаңгысын киде һәм эзләр буйлап китте.

  3. Яз җитүгә, кошлар кайтыр.

  4. Кем эшләми, шул ашамый.

А9. Түбәндә язылган сүзләр кайсы сүз төркеменә карыйлар?

өс, ян, як, арт

  1. бәйлек; 2) бәйлек сүзләр; 3) исем; 4) рәвеш

А10. Сәгыйтькә шәһәр күренеше ошады,- җөмләсендә шәһәр сүзе нинди җөмлә кисәге була?

1) ия; 2) тәмамлык; 3) хәл; 4) аергыч

В1. Җөмләдән күчерелмә мәгънәле сүзләрне күчереп языгыз.

Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилфердәшәләр...

В2. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Үзе беләме-юкмы, язучы кешенең күзәнәкләрендә, кан тамырларында югары бер халәт, энергия посып ята.

В3. Фразеологик әйтелмә белән җөмлә төзеп языгыз. (3 җөмлә)

С1. Бирелгән фикерне дәвам итеп, 9 җөмләдән торган хикәя языгыз.

Зур гамьнәр, борчулар белән яшәү, әйтер сүзең булу шулай ук мөһим. Юкса буш сүз очырудан, чыпчыктай туктаусыз чыркылдаудан файда юк. Бака кычкыра башласа, сандугач сакаулана, дип әйтәләр бит халыкта...















11нче сыйныфларда татар теленнән йомгаклау тесты

(татар төркеме) II-вариант

А1. Бу сүздә нинди хәреф төшеп калган?

К...ммәтле

1) –и; 2) – ый; 3) – ы; 4) – й;

А2. Кайсы җөмләдә иярчен аергыч җөмлә юк?

  1. Качып кайтканны кире җибәрегез.

  2. Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр.

  3. Син килергә тиеш юлны күзәтәм.

  4. Эше юкның ашы да юк.

А3. Күп иярченле кушма җөмләләрнең ничә төре бар?

1) 3; 2) 4; 3) 5; 4) җаваплар дөрес түгел;

А4. Кайсы сүзнең мәгънәсе туры килми?

  1. редукция – басымнан еракта торган сузык авазларның кыскаруы, хәтта төшеп калуы;

  2. дифтонг – һәр иҗек саен сузык аваз килү;

  3. ассимиляция – тартыкларның бер-берсенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә охшашлануы;

  4. сингармонизм – сүзнең беренче иҗегендә тамырда нинди калынлыктагы сузык аваз булса, калган иҗекләрдәге, кушымчалардагы сузыклар да шул сузыкка ярашалар.

А5. Күчерелмә мәгънәле сүзләрне табыгыз.

  1. кайнар аш; 1) учак яну;

  2. кайнар чәй; 2) агач яну;

  3. кайнар су; 3) утын яну;

  4. кайнар хис; 4) йөрәк яну.

А6. Аларның түбәсе яшелгә буялган,- җөмләсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?

  1. сыйфат фигыль; 3) исемләшкән сыйфат;

  2. исем; 4) сыйфат.

А7. Кайсы сүзләр сингармонизм законына буйсынмый?

  1. миңа, имтихан;

  2. дәрес, кечкенә;

  3. алмагач, акыллы

А8.Аналитик иярченле кушма җөмләне билгеләргә.

  1. Минем, берәүдән дә курыкмыйча, аның белән сөйләшеп торасым килә.

  2. Кызарып кояш чыкканга, уйсу җирдә су кибә.

  3. Авылны яшелләндерүдә һәммәсе, бигрәк тә яшьләр, актив катнашты.

  4. Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен.

А9. Түбәндә язылган сүзләр кайсы сүз төркеменә карыйлар?

Кебек, саен, кадәр, аша.

1) бәйлекләр; 2) бәйлек сүзләр;

3) хәл фигыль; 4) рәвеш

А10. Газинурның кулы бил каешына сузылды,- җөмләсендә Газинурның сүзе нинди җөмлә кисәге була?

  1. ия; 2) хәл; 3) тәмамлык; 4) аергыч

В1. Җөмләдән күчерелмә мәгънәле сүзләрне күчереп алыгыз.

Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга һәм эзләр, яшькелт кара тасмадай, артта сузылып кала.

В2. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Ул озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тәне ниндидер җиңеллек, күңеле исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя...

В3. Фразеологик әйтелмәләр белән җөмлә төзеп языгыз. (3 җөмлә)

С1. Бирелгән фикерне дәвам итеп, 9 җөмләдән торган хикәя языгыз.

Зур гамьнәр, борчулар белән яшәү, әйтер сүзең булу шулай ук мөһим. Юкса буш сүз очырудан, чыпчыктай туктаусыз чыркылдаудан файда юк. Бака кычкыра башласа, сандугач сакаулана, дип әйтәләр бит халыкта...







Тестларны бәяләү нормалары (татар төркеме) 11 нче сыйныф



I – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9- 6 балл

“2” – 5 тән түбән



II – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән



III – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15-10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән

Йомгаклау тесты



А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән



 

 

 

Название документа 5 кл тест.doc

5 нче сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Җөмләнең баш кисәкләре...

  1. ия, хәбәр; 2) аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.

А2. Аергыч...

  1. предметны, затны белдерә;

  2. предметның билгесен белдерә;

  3. эшнең үтәлү урынын, вакытын, максатын, сәбәбен белдерә.

А3. Аергыч сораулары...

1) кайда, кайчан, ни өчен;

2) нинди, кайсы, кемнең, нәрсәнең;

3) кемгә, нәрсәгә, кемне, нәрсәне, кемнән, нәрсәдән.

А4. Җөмлә дип...

  1. төрле интонация белән укыла;

  2. һәрвакыт билгеле бер интонация белән әйтелә һәм укыла.

А5. Ия...

  1. теләсә кайсы килештә килгән исем сүз төркеме белән белдерелә;

  2. баш килештә килә, җөмләдәге башка сүзгә буйсынмый.

А6. Аныклагыч...

1) баш кисәк; 2) иярчен кисәк.

А7. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр...

  1. ике төрле була: гади һәм кушма;

  2. хикәя, сорау, боерык, тойгылы.

А8. Сорау җөмлә...

  1. сөйләүченең эшкә кушуын, боеруын, өндәвен белдерә;

  2. сорау интонациясе белән әйтелә, сорау алмашлыклары яки сорау кисәкчәләре ярдәмендә ясала;

  3. тыныч, салмак тавыш белән әйтелә һәм хәбәр белән тәмамлана.

А9. Зәңгәр чәчәк сүзтезмәсе нинди сүзтезмә?

  1. исем; 2) сыйфат; 3) фигыль; 4) алмашлык сүзтезмә.

А10. “Табигать” темасына караган сүзне табарга.

  1. тәкәббер; 2) ихтирамлы; 3) ямьле; 4) оялчан.

В1. Җөмләдән тәмамлыкларны табарга.

Әтиеңне беләсең инде: ул кешегә революция турында сөйләргә ярата.

  1. әтиеңне, кешегә, турында;

  2. кешегә, революция турында;

  3. әтиеңне, кешегә, сөйләргә;

  4. әтиеңне, кешегә, революция турында.

В2. Гади җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

Җирне ап-ак кар каплаган.

В3. Кайсы җөмләләрдә нокталар урынына Х хәрефе языла.

  1. ...езмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан.

  2. Укучылар ветеранның чыгышын зур и...ътибар белән тыңладылар.

  3. Алтын тутыкмас, я...шылык онытылмас.

  4. Шә...әребез шундый матурланды: клгән кешеләр ада сокланалар.

С1. “Уку алдынгылары” темасына мәкалә язарга.















5 нче сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1.Иярчен кисәкләр...

  1. аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч;

  2. ия, хәбәр.

А2. Тәмамлык сораулары...

1) кайда, кайчан, ни өчен;

2) нинди, кайсы, кемнең, нәрсәнең;

3) кемгә, нәрсәгә, кемне, нәрсәне, кемнән, нәрсәдән.

А3. Тәмамлык ...

1)предметны, затны белдерә;

2)предметның билгесен белдерә;

  1. эшнең үтәлү урынын, вакытын, максатын, сәбәбен белдерә.

А4. Аергыч...

1) баш кисәк; 2) иярчен кисәк.

А5. Синтаксис нәрсәне өйрәнә?

  1. сөйләм төзелешен; 2) җөмлә төзелешен өйрәнә.

А6. Гади җөмлә дип...

  1. бер генә хәбәрлеге булган җөмлә атала;

  2. ике яки берничә хәбәрлеге булган җөмлә атала.

А7. Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә...

  1. җәенке җөмлә; 2) җыйнак җөмлә.

А8. Юнәлеш килештәге исем...

  1. –га /-гә, -ка/-кә кушымчалары ярдәмендә ясала;

  2. – та/-тә, -ла/-лә, -тыр/-тер кушымчалары ярдәмендә ясала.

А9. Җөмлә дип...

  1. тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе;

  2. билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе;

  3. бер төшенчәне шуңа охшаш икенче төшенчәдән аера торган төзелмә;

  4. теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе.

А10. Кайсы рәттәге сүз нечкә әйтелешле?

1) китап; 2) дөнья; 3) сәнгать; 4) тәмамлык; 5) куәт.

В1. Җөмләдән аергычны табарга.

Зәңгәр томан эчендә зур рус авылы күренде.

  1. зур, рус, авылы;

  2. зәңгәр, зур, рус;

  3. томан эчендә, зур, рус.

В2. Гади җөмләгә синтаксис анализ ясарга.

Көн буе коеп яңгыр яуды.

В3. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла.

  1. т...рки, т...гәрәк, ...мет;

  2. т...зи, т...рна, м...ң;

  3. ...лкән, к...меш, б...тен;

  4. төнл..., җөнд...з, б...ген.

С1. “Хезмәт дәресе күңелле үтте” темасына мәкалә язарга.











5 нче сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары (татар төркеме) I-вариант

А1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?

  1. сөйләм авазларын өйрәнә;

  2. сүзләрнең дөрес әйтелешен өйрәнә.

А2. Сузык авазлар...

  1. а,ы, у.ү, о,ө, е,ё, ю,э,я.

  2. й, к, н, г, ш, з, х, ф, в, р, п, л, д, ң, ч, с, м, т, б, ц, щ, җ,һ.

А3. Дифтонг дип...

  1. бер иҗектә янәшә килгән ике сузык кушылмасы;

  2. бер иҗектә янәшә килгән ике тартык кушылмасы.

А4. Яңгырау тартыклар...

  1. б,в, г, д,җ, ң, з, й, н,р,ж гъ;

  2. п, ф, к,т, къ, с, ш, щ, ч, ц, х.

А5. Һ тартыгы...

1) кече тел тартыгы; 2) йоткылык тартыгы.

А6. Сингармонизм законы...

  1. сузыкларның охшашлануы;

  2. тартыкларның охшашлануы.

А7. Логик басым...

  1. сөйләм барышында вакытлыча тукталыш ясау;

  2. мәгънәсе ягыннан иң әһәмиятле сүзгә төшә торган басым.

А8. Интонация…

  1. сөйләгәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүе;

  2. көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдәге аерым сүзләргә төшә торган басым.

А9. Кайсы сүздә 2 аваз бар?

  1. юл; 2) ел; 3) юк; 4) уй.

А10. Хаталы сүзне табарга.

  1. рөһсәт; 2) хәбәрләр; 3) үзөйрәткеч; шагыйрь.

В1. Җөмләнең башын табарга.

....шунда ук коеп яңгыр ява башлады.

  1. Гәрчә кояш чыкса да; 3) Күк күкрәде, яшен яшьнәде;

  2. Көннәр җылытып җибәрде; 4) Җылы яктан кошлар кайтты.

В2. Фонетик анализ ясарга

Авылдаш.

В3. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табарга.

Хочу передать книгу другу.

  1. Дусларыма китап тапшырырга кирәк.

  2. Мин дустыма китап бирәм.

  3. Минем дустым миннән китап алырга тели.

  4. Китапны дустыма тапшырырга телим.

С1. “Китап – белем чишмәсе” темасына хикәя язарга (8 җөмлә).





5 нче сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары (татар төркеме) II-вариант

А1.Иҗек ...

  1. әйтелешнең иң кечкенә кисәге;

  2. сүзләрнең дөрес язылышы.

А2. Иренләшкән сузыклар...

  1. у,ү,ө,о; 2) а,ә, ы,е, и.

А3. Сузыкларның кыскаруы...

  1. редукция; 2) авазларның әйтелеше ягыннан үзара җайлашулары.

А4. Тойгы басымы ...

  1. көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдәге аерым сүзләргә төшә торган басым;

  2. мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзне бер басым астына алып әйтү.

А5. К,г тартыклары...

  1. тел арты тартыклары; 2) кече тел тартыклары.

А6. Алфавит...

  1. билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр;

  2. тартыкларның охшашсызлануы.

А7. Ачык иҗекле сүзләр...

1) кү-рә, ка-ра, ки-лә; 2) тал, пас-порт, төр-лән-дер.

А8. Графика...

  1. сөйләм авазларының язуда бирелү ысуллары;

  2. сүзләрне дөрес язу.

А9. Калын сузыклар...

1) а,у,ы,о; 2) ә,ү,е,и,ө.

А10. Сүзнең антонимын табарга.

Тар –

  1. киң; 2) озын; 3) кыска; 4) биек.

В1. Фразеологизмның эквивалентын табарга.

Куян йөрәк -...

  1. судан коры чыгу; 2) үтәли күрү; 3) сквозь землю; 4) заячья душа.

В2. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табарга.

Укучыларга Г. Тукайның иҗатына багышланган фильм күрсәтелде.

  1. Ученики смотрели фильм, посвященный творчеству Г. Тукая.

  2. Учащимся показали фильм, посвященный творчеству Г. Тукая.

  3. Учащимся был показан фильм, посвященный творчеству Г. Тукая.

  4. Ученики смотрят фильм, посвященный творчеству Г. Тукая.

В3. Фонетик анализ ясарга.

Каенлык

С1. “Син дусыңны сынасаң, дусың да сине сыный” темасына хикәя язарга.

( 8 җөмлә)







5 нче сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Лексика нәрсәне өйрәнә?

  1. телдәге сүзләр, әйтелмәләр җыелмасын;

  2. аваз һәм хәрефләрне.

А2. Лексикология нәрсә ул?

  1. сүзләрне юлдан- юлга күчерү; 2) телнең лексикасы.

А3. Күчерелмә мәгънәле сүзләрне күрсәтергә.

  1. кояш елый, җил ашый, диңгез үкерә;

  2. каты җил, кайнар су, бала елый.

А4. Омоним дип...

  1. әйтелешләре, язылышлары бер үк, мәгънәләре төрле булган сүзләр;

  2. капма-каршы мәгънәле сүзләр.

А5. Синоним сүзләрне күрсәтергә.

  1. кыю-куркак, юмарт-саран, иртә-кич;

  2. әдәпле, инсафлы, тәртипле, тәрбияле.

А6. Антоним дип...

  1. мәгънәдәш сүзләр; 2) капма-каршы мәгънәле сүзләр.

А7. Фразеологик әйтелмәләрне табарга.

  1. агач атка атландыру, энә күзеннән үткәрү, колак кагу;

  2. ашыгу, җентекләп эшләү, ялганлау.

А8. Архаизмнар дип...

1) искергән сүзләр; 2) яңа сүзләр атала.

А9. Полисимия дип...

  1. сүзләрнең күпмәгънәлелеге; 2) бер мәгънәле сүзләр.

А10. Кайсы сүздә бер төрле ике аваз әйтелә?

  1. сурәт; 2) киң; 3) куак; 4) көзләрен.

В1. Сүзгә лексик анализ ясарга. Кагу

В2. Җөмләнең ахырын табарга.

Шәһәребездә төрле спорт мәктәпләре эшли, һәм...

  1. дүртле-бишле билгеләренә генә укыйбыз;

  2. дустым бик ярдәмчел һәм юмарт;

  3. аларда меңләгән укучылар шөгыльләнә;

  4. тиздән музей ачылачак.

В3. Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына Ң хәрефе языла.

  1. Кү...елле җәй көннәре якынлаша.

  2. Татар халык көйләре бик мо...лы.

  3. Ял көн...әрендә урманга бару күңелгә рәхәтлек бирә.

  4. Кремль алды...дагы мәйданда – Муса Җәлил һәйкәле.

    1. 2,3; 2) 1,3; 3) 1,2; 4) 3,4;

С1. “ Татарстандагы милли бәйрәмнәр”темасына хикәя язарга.( 8 җөмлә)







5 нче сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант



А1. Нәрсә ул аваз?

1) әйтелү; 2) язылу.

А2. Бер мәгънәле сүзләрне күрсәтергә.

  1. сүзлек, китап, өстәл;

  2. төш, яра, тамыр.

А3. Туры мәгънәле сүзләрне күрсәтергә.

  1. бала елый, көмеш кашык, дуслар елмая;

  2. таш елый, көмеш тамчы, кояш елмая.

А4. Антоним дип...

  1. бертөрле әйтелешле исемнәр;

  2. капма-каршы мәгънәле сүзләр атала.

А5. Омонимнарны табарга.

  1. йөз, басма, төш;

  2. кара-ак, кыю-куркак, яман-яхшы.

А6. Кайсы рәттәге сүз уку әсбабы исемен белдерә?

  1. арыш, борчак; 2) каен, имән; 3) карандаш, пенал;

4) өстәл, урындык; 5) баскыч, миләш.

А7. Диалекталь сүзләр...

  1. аерым һөнәр ияләре куллана торган атамалар;

  2. билгеле бер территориядә яшәүче халыклар сүзләре.

А8. Алынма сүзләрне күрсәтергә.

  1. пилмән, әкият, диван; 2) яз, өй, баш.

А9. Неологизмнар дип...

1) яңа сүзләр; 2) иске сүзләр атала.

А10. Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

  1. тегеләй ( 3 нче иҗек); 3) кызганыч ( 3 нче иҗек);

  2. бара ( 2 нче иҗек); 4) кинәт ( 1 нче иҗек).

В1. Түбәндәге иҗек калыплары буенча 3 сүз язарга.

Т+С+Т+Т; С+Т+Т; Т+С+Т

В2. Көзен, балаларны, җылы, китәләр, укытучы, укыта, якка, кошлар – бирелгән сүзләрдән җыйнак һәм җәенке сүзләр төзеп язарга.

В3. Нәрсә белән нишлиләр?

Мәсәлән: Кашык белән ашыйлар.

Пычак белән...; Көрәк белән...; Чүкеч белән... .

С1 “Минем яраткан укытучым” темасына инша язарга. (8 җөмлә)











Йомгаклау тесты

I - вариант



А1. Фразеологик әйтелмәләр...

а) үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелеп, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә;

б) бер әйберне башка шуңа охшаш әйберләрдән аерып, төгәлрәк итеп атый.

А2. Ясалышлары ягыннан сүзләр ничә төрле була?

а) 6; б) 8;

А3. Парлы сүзләр ...

а) кушылып языла;

б) сызыкча аша языла.

А4. Кушымчаларның ялгану тәртибе

а) тамыр, сүз ясагыч кушымча, модальлек кушымчасы, бәйләгеч кушымча;

б) тамыр, модальлек кушымчасы, сүз ясагыч кушымча, бәйләгеч кушымча.

А5. Сүз ясагыч кушымчалар

а) -чы/ -че, -лык/ -лек, - даш/ -дәш, -чыл/ -чел, -лы/ - ле, -сыз/ -сез, -лай/ -ләй һ.б.

б) –ның/ -нең, -ны/ -не, -да/ -дә, -дан/ -дән, -сың/ -сең, -учы/ -үче, -ым/ -ем, -ы/-е һ.б.

А6. Нәрсә ул тамыр?

а) сүзнең төп мәгънәле кисәге;

б) башка телләрдән кергән сүзләр.

А7. Сүзнең нигезе нидән гыйбарәт?

а) сүзнең бәйләгеч кушымчаларын алып ташлагач калган өлеше;

б) сүзнең бәйләгеч һәм модальлек кушымчаларын алып ташлагач калган өлеше.

А8. Сүз ясалышы турындагы фән икенче төрле ничек атала?

а) дериватология; б) криминология; в) ономасиология;

г) семасиология.

В1. Сүзләрне ясалу ысуллары буенча төркемләгез:

Йорт-ил, агротүгәрәк, умартачылык, бәләкәй, игәү, автохуҗалык, кулъязма, КДУ, бүлек, кура җиләге, чынбарлык, рөхсәт итү, савыт – саба, сылтау, ай, күзлек, эзтабар.

В2. Сүз төзелеше ягыннан тикшерергә:

Милләттәшләребез, килештергәләделәр, татарчалаштырылганы.

В3. Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә итәргә.

Авыз еру, койрыкка ут кабу, колак кагу, сул ягы белән торган, көймәсе комга терәлгән, чебен тимәс чер итә, күз ачып йомганчы.

С1. “Сабыр төбе – сары алтын” мәкаленә карата үз фикереңне язарга.

(8 җөмлә)



Йомгаклау тесты

II – вариант

А1. Кайсы тигезләмә дөрес?

а) нигез- тамыр – сүз ясагыч кушымча – модальлек ;

б) нигез- тамыр – сүз ясагыч кушымча- модальлек- бәйләгеч;

в) нигез-тамыр-сүз ясагыч кушымча;

г) нигез-тамыр-модальлек.

А2. Кайсы сүз төркеме барлык ысуллар белән дә ясала?

а) фигыль, б) исем, в) сыйфат, г) барлык сүз төркемнәре дә.

А3. Нинди сүз төркеме кушымчалау ысулы белән ясала алмый?

а) сан, б) исем, в) рәвеш, г) фигыль.

А4. Кайсы сүз төркеме ясалма була алмый?

а) ымлык; б) сан; в) хәбәрлек сүз; г) модаль сүз.

А5. Бер сүз төркеменең икенче сүз төркеменә күчүе белән яңа сүз ясалу ничек атала?

а) инверсия, б) конверсия, в) конвульсия, г) аффиксация.

А6. Сүз ясалышы ягыннан кайсы сүз “артык”?

а) аучы, б) утынчы, в) җырлачы, г) ташчы.

А7. Ясалма сүзләр кайсы төркемдә?

а) кабырга, калыгач; б) бавырга, карагач; в) тапкыр, кыйгач; г) яткыр, агач.

А8. Тезмә сүзләр

а) ике яки берничә сүздән төзелеп ясалалар;

б) үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелеп, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә.

В1. Бирелгән сүзләр арасыннан кушма сүзләрне табып, күчереп алыгыз.

Былбыл, юлбашчы, сөенеч, аермачык, белемле, атказанган, берара, икмәк, уракчы, сигезьеллык, иңбаш, былтыргы, радиотапшыру, ярымутрау, халыкчан, халыкара, эзтабар, үзйөрешле, берөзлексез.

В2. Сүз төзелеше ягыннан тикшерергә.

Үзебезнекеләрен, бертуганым, төзәтелгәннәр.

В3. Фразеологик әйтелмәләрнең дәвамын язып бетерергә.

Салпы якка...; аю хезмәте...; тел белән...; утлы табага...; тезгенне каты...;

дуга белән...; дүрт аяклы...; җан тартмаса...; кабыргасы белән... .

С1. “Киңәшле эш кимемәс” мәкаленә карата үз фикереңне язарга.

( 8 җөмлә)



















Тестларны бәяләү нормалары (татар төркеме) 5 нче сыйныф



I - чирек



А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9- 6 балл

“2” – 5 тән түбән



II – чирек

А1- А11 – 1 балл

В1-В2 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 18 балл



“5” – 18-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән



III – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15-10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән

Йомгаклау тесты



А1- А8 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 17 балл



“5” – 17-15 балл

“4” – 14- 11 балл

“3” – 10-5 балл

“2” – 4 тән түбән

 

 

 

Название документа 6 кл тест.doc

6 нчы сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Җөмлә...

  1. төрле интонация белән укылырга мөмкин;

  2. һәрвакыт билгеле бер интонация белән әйтелә һәм укыла.

А2. Ия...

  1. теләсә кайсы килештә килгән исем сүз төркеме белән белдерелә;

  2. баш килештә килә, җөмләдәге башка сүзгә буйсынмый.

А3. Кайсы сүздә я хәрефе [ й ] һәм [ а ] авазларын белдерә?

  1. ялкау; 2) яшен; 3) ямьле; 4) яшәү; 5) чүлмәк.

А4. Кайсы раслау дөрес түгел?

  1. Теләк фигыльнең бары тик беренче заты гына бар.

  2. Инфинитивның юклык формасы юк.

  3. –лык/-лек кушымчасы ярдәмендә исемнәр дә, сыйфатлар да ясала.

  4. Беркем һәм һичкем – юклык алмашлыклары.

  5. Бу, менә- күрсәтү алмашлыклары.

А5. Синонимнардан торган рәтне табарга.

  1. тырыш, ялкау, эшчән;

  2. тәвәккәл, оялчан, юмарт;

  3. атаклы, мәшһүр, күренекле;

  4. саран, усал, кырыс.

А6. Гали, кадерле сүзләренең а хәрефен...

  1. [а] дип укырга кирәк; 3) [о ] дип укырга кирәк;

  2. [ә] дип укырга кирәк; 4)[ ы ] дип укырга кирәк; 5) [э ] дип укырга кирәк.

А7. Кайсы сыйфатта артыклык дәрәҗәсе кисәкчә ярдәмендә ясалган?

  1. кып-кызыл; 2) җете кызыл; 3) ямь-яшел; 4) өч вариантта да.

А8. Кайсы төркемчәгә бер алмашлык ялгыш кергән?

  1. күрсәтү: менә, анда, бире;

  2. зат: мин, шул, алар;

  3. билгесезлек: кемдер, берәү, нидер;

  4. юклык: һичкем, беркая, һичкая.

А9 Саннар...

  1. һәрвакыт тартым белән төрләнәләр;

  2. һәрвакыт килеш белән төрләнәләр;

  3. һәрвакыт исемнәр шикелле төрләнәләр;

  4. башка сүзләргә бәйләнеп, аергыч булып килсәләр, бер категория белән дә төрләнмиләр.

А10. Кыек тәмамлыкны билгеләргә.

Наил солдат тирәсендә бөтерелде: аның йолдызлы бүреген киеп карады. Солдат аның белән шашка уйнаган булды.

  1. аның белән; 3) солдат, шашка;

  2. бүреген; 4) аның, йолдызлы.

В1. Җөмләне җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә.

Хыял, хыял! Нинди ләззәтле син,

Ташламыйсың мине һичкайчан.

Бу тарлыкта ялгыз нишләр идем

Ярый әле син бар ичмасам! (М. Җәлил)

В2. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Кемнең сүзе хак, ...

  2. Оясында ни булса, ...

В3. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатыгыз.

  1. Таяк ашау –

  2. Чебен тимәс чер итәр –

С1. “Туган ягым –Татарстаным” темасына хикәя язарга (9 җөмлә).





6 нчы сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Кушма җөмлә...

  1. ике яки берничә хәбәрлеге булган җөмлә;

  2. бер генә хәбәрлеге булган җөмлә.

А2. Табарга сүзенең антонимын табарга.

  1. эзләргә; 2) тикшерергә; 3) шатланырга; 4) югалтырга; 5) күрергә.

А3. Тезмә сүзне күрсәтергә.

  1. Алыш-биреш; 2) кулъяулык; 3) уракчы; 4) хөрмәт итү.

А4. Сыйфат ...

  1. предметның билгесен белдерә;

  2. предметны белдереп килүче мөстәкыйль сүз төркеме.

А5. Җөмләнең баш кисәкләре...

  1. ия, хәбәр; 2) аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.

А6. Бер мәгънәле сүзләрне күрсәтергә.

  1. сүзлек, китап, өстәл;

  2. төш, яра, тамыр.

А7. Кайсы төркемгә бер сан ялгыш кергән?

  1. тәртип: беренче, унынчыдан, өченче;

  2. җыю: бишәү, дүртебез, өчәүләп;

  3. бүлем: өчәрләп, алтышар, утызар;

  4. чама: унлап, ике-өч, мең ярым.

А8. Ясалышы ягыннан саннар...

  1. тамыр, кушма, тезмә;

  2. гади, тамыр, кушма, парлы;

  3. гади, кушма, тезмә, өлеш;

  4. тамыр, кушма, парлы, чама.

А9.Кайсы төркемдәге сүзләрнең барысы да асыл сыйфатлар гына түгел?

  1. тигез, җылы, юаш; 3) төче, яссы, кыска;

  2. гүзәл, кичке, усал; 4) майлы, ямьле, тар.

А10. Сүзтезмә ул...

  1. ике сүзнең аныклаулы мөнәсәбәткә керүе;

  2. ике яки берничә сүзнең тезүле мөнәсәбәткә керүе;

  3. кимендә ике мөстәкыль сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе;

  4. тәмамланган уй-фикерне хәбәр итүе.

В1. Саннарны морфологик- синтаксик яктан тикшерергә.

Сигез сигезең – атлмыш дүрт.

В2. Фразеологизмнарны күрсәтергә.

1) телен йоту; 1) борчак пешмәү;

2) ризыгын йоту; 2) аш пешмәү;

3) су йоту; 3) бәрәңге пешмәү;

4) чәйнәп йоту. 4) ботка пешмәү.

В3. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Авыз күрке- тел, ...

  2. Акыллы кеше сүзе белән ышандыра, ...

С1. “Туган як табигате” темасына хикәя язарга. ( 9 җөмлә)















6 нчы сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1Исем сүзтезмәләр кергән рәтне билгеләргә.

  1. әнине сөю, мәктәпне ярату; 3) кырыйдан икенче, сөйләгәнчә эшләү;

  2. җылы яңгыр, кызыклы китап; 4) акылга килү, бәйрәмчә матур;

А2. Сүз төркемнәренең саны...

  1. 10; 2) 12; 3) 13; 4) 14;

А3. Сүзтезмәләрнең төрен билгеләргә.

  1. исемле исем сүзтезмә; 3) рәвешле исем сүзтезмә;

  2. сыйфатлы исем сүзтезмә; 4) фигыльле исем сүзтезмә.

  1. Курыккан төс. 2. Чуалчык уйлар. 3. Уйнарга исәп. 4. Тимерче Мостафа. 5. Туктаусыз хезмәт. 6. Ышанычлы кеше. 7. Белем алырга теләк. 8. Утын кискән пычкы. 9. Бурычның кайтарылуы. 10. Тешсез Ибрай.

А4. Мәгънәләре буенча алмашлыклар ничә төрле?

  1. 4; 2) 5; 3) 6; 4) 7;

А5. Кайсы төркемчәгә бер алмашлык ялгыш кергән?

  1. күрсәтү: менә, анда, бире;

  2. зат: мин, шул, алар;

  3. билгесезлек: кемдер, берәү, нидер;

  4. юклык: һичкем, беркая, һичкая.

А6. Зат алмашлыгы...

  1. сан белән генә; 3) килеш белән генә;

  2. тартым белән генә; 4) килеш, татым, сан белән төрләнә.

А7. Затланышлы фигыльләр ...

  1. хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

  2. хәл фигыль, сыйфат фигыль, инфинитив ;

  3. барлык фигыльләр дә.

А8. Кайсы сүз борын ассимиляциясенә туры килә?

    1. түшәмнән; 2) бүлмәдә; 3) мине; 4) шәһәрләр.

А9. Савыт сүзе ничек әйтелә?

  1. [ савыт]; 2) [сауыт]; 3) [саувыт]; 4) [саwыт]; 5)[ совыт].

А10. Аннары без өебезгә кайтып киттек, әби безне озатып калды. – җөмләсендәге аннары сүзе кайсы сүз төркеменә карый?

  1. рәвеш; 2) алмашлык; 3) исем; 4) фигыль; 5) сыйфат.

В1. Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аерып языгыз.

Чагу, чирек, тугрылык, туры, туң, сабак, пәрдә, моң, кешнәү, кайнар, йомшару.

В2. Фразеологизмнарны татарчага тәрҗемә итәргә.

  1. зарубить на носу; 2) быть на седьмом небе; 3) бить баклуши; 4) держать язык за зубами.

В3. Алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга.

Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.

С1. “”Икмәк – ил байлыгы” темасына хикәя язарга ( 9 җөмлә).























6 нчы сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә сүз түгел?

  1. йорт куяны, хис итү; 3) сатлык мал, эчне бушату;

  2. җир җиләге, сабыр итү; 4) үги ана яфрагы, тәэсир итү;

А2. Саннарның ничә төркемчәсе бар?

1) 4; 2) 5; 3) 6; 4) җаваплар дөрес түгел.

А3. Җөмләнең иярчен кисәкләре.

  1. аергыч, тәмамлык, хәл; 3) тәмамлык, хәл, аныклагыч;

  2. аергыч, хәл, аныклагыч; 4) җавапларның берсе дә тулы түгел.

А4. Хәл сорауларын күрсәтергә.

  1. кайда, кайчан, ни өчен; 2) нинди, кайсы, кемнең; 3) кемгә, кемне, кемнән, кемдә.

А5. Кемдер, нихәл итү, һичкем, һәркем алмашлыклары нинди тәртиптә урнашканнар?

  1. юклык, сорау, билгесезлек, билгеләү;

  2. билгесезлек, билгеләү, юклык, күрсәтү;

  3. сорау, күрсәтү, юклык, билгеләү;

  4. билгесезлек, сорау, юклык, билгеләү.

А6. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык төре боерык фигыльгә...

  1. –ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары ялганып ясала;

  2. –ды/-де, -ты/-те кушымчалары ялганып ясала;

  3. –ма+ды, -мә +де кушымчалары ялганып ясала;

  4. –ма+ган, мә +гән кушымчалары ялганып ясала.

А7. Көн кояшлы - ...

    1. исемле сыйфат сүзтезмә;

    2. сыйфатлы исем сүзтезмә;

    3. сүзтезмә түгел.

А8. Җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны табарга.

  1. Һәрхәлдә монда искесе, яңасы бергә иде.

  2. Яхшының сүзе татлы.

  3. Бәхетсезне ат өстендә эт талар.

  4. Кыюның бәхете алда.

А9. Сыйфатлардан торган рәтне табарга.

  1. мөстәкыйль, иҗади, еллык;

  2. сәнгать, сәнәгать, мәдәният;

  3. йөгереп, фәнни, бәйле;

  4. күңел, айлык, бәйрәм.

А10. Күп мәгънәле сүзләрне билгеләргә.

1) өстәл; 1) яшел;

2) урындык; 2) зәңгәр;

3) дәфтәр; 3) кызыл;

4) борын. 4) тирән.

В1. Фразеологизмнарны татарчага тәрҗемә итәргә.

  1. во все лопатки; 2) задать стрекоча; 3) за семью замками; 4) вымотать душу.

В2. Сорау алмашлыкларын билгесезлек алмашлыклары ясап язарга.

1) Кем, нәрсә, ни; 2) нинди, кайсы; 3) кайда, кая, кайдан, кайчан; 4) ник, ничек;

5) никадәр, нихәтле, ничаклы; 6) ничә, ничәнче, ничәләп.

В3. Төзелеше ягыннан саннарны төркемчәләргә аерып язарга.

Ике егет, биш-алты йорт, егерме тугыз бала, кырык-кырык биш сум, унике батыр, биш былтыр, мең шатлык, бер мең сигез йөз җитмешенче ел, унҗиде ел, унтугыз пар, ике дус, бишәрләп-бишәрләп, мең дә бер кичә.

С1. “ Ипи - өстәл күрке” темасына хикәя язарга ( 9 җөмлә).



6 нчы сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Баскыч, тарак, ышаныч сүзләре ясалышы ягыннан нинди сүзләр?

  1. кушма; 2) ясалма; 3) тамыр; 4) кыскартылма;

А2.Фигыль юнәлешләре...

  1. 8; 2) 5; 3) 4;

А3. Кайсы җөмләдә сызык куела?

  1. Җиденче сыйныф укучылары ( ) Булат һәм Марат ( ) фәнни конференциядә чыгыш ясадылар.

  2. Без ( ) алтынчы сыйныф укучылары ( ) төрле югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәбез.

  3. Дусты бүләк иткән китап аңа ( ) ягъни Маратка ( ) бик ошады.

  4. Югарыда ( ) агач башларында ( ) салават күпере күренә.

  5. Без ( ) шау-гөр килеп ( ) алма коябыз.

А4. Урын рәвешләрен билгеләргә.

  1. чәчәктәй, картларча, кояштай, китапча;

  2. әкрен, тиз, кинәт, озак;

  3. югары, түбән, ары, бире;

  4. кичен, иртән, язын, тиздән.

А5. Минем алмашлыгында –ем кушымчасы нәрсә күрсәткече?

  1. яңа сүз ясый;

  2. 1 нче зат тартым кушымчасы;

  3. иялек килеше кушымчасы;

  4. алдагы җаваплар тулы түгел.

А6. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне язарга.

  1. укыганнар, барырбызмы, көлгәнсеңдер;

  2. казылыр, күмеләчәк, сызылган, сөйрәлә;

  3. салынасың, карана, җыен, әйтен;

  4. сайрашмасаң, сорашасың, алышынмаска, салыштыр.

А7. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы...

  1. –мас, -мәс кушымчасы ялганып ясала;

  2. –ма + ячак, -мә + ячәк кушымчасы ялганып ясала.

А78Шарт фигыль боерык фигыльгә ...

  1. –ша, -шә, -са, -сә кушымчалары ялганып ясала;

  2. -са, -сә кушымчалары ялганып ясала;

А9. Беренче һәм икенче төр хәл фигыльнең юклык формасы боерык фигыльгә...

  1. –мыйча, –мичә, -мый, -ми кушымчалары ялганып ясала;

  2. –мыйчы, –миче кушымчалары ялганып ясала;

  3. –ма+ гач, –мә+ гәч кушымчалары ярдәмендә ясала.

А10. Исем фигыль боерык фигыльгә ...

  1. –ау, -әү кушымчалары ялганып ясала;

  2. –у, -ү кушымчалары ярдәмендә ясала.

В1. Мәкальләрне төгәлләргә.

  1. Туган телем- иркә гөлем...

  2. Сөйдергән дә тел, ....

В2. Фразеологизмнарны русчага тәрҗемә итәргә.

  1. чәчләре үрә тора; 2) ана сөте белән кермәгән; 3) аяз көнне яшен суккандай; 4) теле кычыта.

В3. Рәвешләргә морфологик- синтаксик анализ ясарга.

Бүген иртәнге чык бөртекләре энҗедәй ялтырыйлар. Бу- сирәк була торган бик гүзәл күренеш. ( Г. Галиев)

С1. “ Көзге урман” темасына хикәя язарга. ( 9 җөмлә)





6 нчы сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Сүз дип нәрсәгә әйтәләр?

  1. тәмамланган интонация белән уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе;

  2. җөмлә оештыруда катнаша торган мөстәкыйль сүзләр;

  3. билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе.

А2. Күләм-чама рәвешләре...

  1. олыларча, кешечә, үзенчә, алтындай, яшьләрчә, көзгедәй, җырдай;

салмак, тиз, тын, кинәт, ачыктан-ачык, кызу.

А3. Сыйфатларны дәрәҗәләре буенча төркемләргә.

  1. төп; 2) чагыштыру; 3) артыклык; 4) кимлек;

  1. Иң биек. 2. Кызгылт. 3. Алсу. 4. Күгелҗем. 5. Аклы-каралы. 6. Тегесеннән зур. 7. Чуп-чуар. 8. Яхшырак. 9. Яшькелт. 10. Шыр тиле. 11. Әчкелтем. 12. Озын-озын. 13. Сары-яшел. 14. Балдан татлы. 15. Күксел.

А4. Рәвешләрдән генә торган рәтне күрсәтергә.

    1. бер, икенче, алтау; 3) кеше, бала, чәчәк;

    2. бүген, озак, әкрен; 4) яшел, сары, кызыл.

А5. Җирдә су күп, ләкин эчәргә яраклы су аз. – җөмләсендә күп һәм аз сүзләре җөмләнең кайсы кисәге?

  1. антонимнар; 2) синонимнар; 3) рәвешләр; 4) хәбәрләр; 5) хәлләр.

А6. Без аларга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтәбез.- җөмләсендә ничә алмашлык бар?

  1. 1; 2) 2) 3) 3; 4) 4; 5) 5;

А7. Муса җәлилне бөтен дөнья белә, хөрмәт итә.- җөмләсендәге бөтен сүзенең лексик мәгънәсе...

  1. башланмаган, вакланмаган, тулы булган;

  2. предметны белдерә;

  3. тулаем, барча, барлык мәгънәсендә; 4) хәл; 5) аергыч.

А8. Әллә ничек, әллә кем, нәрсәдер алмашлыклары кайсы төркемчәгә карый?

  1. юклык; 2) билгеләү; 3) сорау; 4) бигесезлек.

А9. –гач, -гәч, -кач, -кәч кушымчалары кайсы фигыль төркемчәсен ясый?

  1. инфинитив; 2) хәл фигыль; 3) исем фигыль; 4) боерык фигыль.

А10. Бу саннар нинди төркемгә карый?

Өч-дүрт, биш-алты, меңнәрчә, утыз-кырыклап, унбишләп.

  1. тәртип саны; 2) бүлем саны; 3) чама саны; 4) җыю саны.

В1. Мәкальләрне төгәлләргә.

  1. Күп сүзнең азы яхшы...

  2. Тән ярасы төзәлер...

В2. Фразеологизмнарны русчага тәрҗемә итәргә.

  1. корыны бушка аудару; 2) урманга утын төяп бару; 3) авыз ачып тору; 4) озын телле.

В3. Рәвешләргә морфологик- синтаксик анализ ясарга.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем... ( Г. Тукай)

С1. “ Көзге табигать” темасына хикәя язарга. ( 9 җөмлә)















Йомгаклау тесты

(татар төркеме) I-вариант

А1. Бертуктаусыз йөри ул

Көндезен дә, төнлә дә (Җ. Тәрҗеманов)- җөмләсендә көндезен, төнлә сүзләре җөмләнең кайсы кисәге?

  1. ясалма сүзләр; 3) тәүлекнең билгеле бер вакытын белдерүче сүзләр;

  2. вакыт хәлләре; 4) тәмамлыклар.

А2. Солы дигәндә кайсы сузык авазларны әйтәбез?

  1. [а], [а]; 2) [а], [м]; 3) [л], [а]; 4) [о],[ о]; 5) [о], [а].

А3. Дуслар белән күрешкәндә, башта...

1) саубуллашабыз; 2) сәлам әйтәбез; 3) исәнләшәбез;

4) елмаябыз; 5) кунакка чакырабыз.

А4. Сүзнең синонимын табарга.

Тәбрик итү

  1. соклану; 2) котлау; 3) булышу; 4) булу.

А5. Предметның урынын белдерүче сорауны күрсәтергә.

  1. кая? 2) кайда? 3) кайчан? 4) ничек? 5) кемгә?

А6. [З ]авазы...

  1. шаулы, өрелмәле, яңгырау, тел-теш авазы, [с ]тартыгының яңгырау пары;

  2. сонор, өрелмәле, яңгырау, ирен-ирен авазы, саңгырау пары юк;

  3. сонор, ярымйомык, яңгырау, увуляр аваз, саңгырау пары юк, борын авазы;

4)шаулы, йомык, аффрикат, саңгырау, тел алды, тел-теш тартыгы, яңгырау пары юк;

5) шаулы, өрелмәле, тел-теш тартыгы, саңгырау пары юк.

А7. Кайсы рәттәге барлык сүзләрнең әйтелеше белән язылышы туры кил?

  1. мәхәллә, бичара, ишек, муллык, тизләнеш;

  2. аһәң, галим, болын, дулкыннар; 4) ахирәт, билбау, миләш, чиләк;

  3. куалау, чәчүлек, имән, күгәрчен; 5) вакыт, тормыш, китап, дәүләт.

А8. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр җөмләнең кайсы кисәге икәнен күрсәтергә?.

Музыка яратучыларның меңнән бере дә музыкант була алмый. ( М. Юныс)

  1. ия; 2) аергыч; 3) рәвеш хәле; 4) тәмамлык; 5) күләм хәле.

А9. Күп мәгънәле сүзне билгеләргә.

1) тар; 2) тал; 3) төш;

А10. Хаталы сүзне табарга.

1) сәгать; 2) сәнгәть; 3) солы;

А11. Атасы үлгәч, улы, бер кешегә дә сәлам бирмичә, борынын чөеп йөри башлаган.- җөмләсендәге фразеологизмны күрсәтергә.

  1. атасы үлгәч; 2) бер кешегә; 3) кешегә сәлам; 4) сәлам бирмичә; 5) йөри башлаган.

Текстны укырга һәм В1, В2, В3 биремнәрен үтәргә

  1. Күп тә үтмәде, шомырт чәчәк атты. (2) Күл һәм елга буенда хуш исле чәчәкләр күбекләнеп агарды. (3) Мәһабәт имәннәр озак вакыт бөре ачмады. (4) Хәзер, ниһаять, батырлыгын күрсәтте. (5) Озын һәм юан ботакларын яшәртеп, карурмандагы бүтән агачларга охшады. ( Г. Хәсәнов)

В1. Аерымланган хәлләр кергән җөмләләрне билгеләргә.

а) 1,2; б) 2,3; в) 1,5; г) 1,4;

В2. Кереш сүзле җөмләне күрсәтергә.

а) 1; б) 2; в) 4; г) 5;

В3. Кушма сүз кергән җөмләне билгеләргә.

а) 1; б) 3; в) 4; г) 5;

С1. Ун елдан соң Яр Чаллы шәһәрен ничек күз алдына китерәсең? Хикәя төзеп язарга.





Йомгаклау тесты

(татар төркеме) II-вариант

А1. Кайсы рәттәге сүзләрдә предметның төсе турында хәбәр ителә?

  1. кызыл алма; 2) алма кызыл; 3) зур алма; 4) авыр алма; 5) түгәрәк алма.

А2. Предметның берничә икәнлеген белдергән сүзне күрсәтергә.

  1. бер, ике, өч; 2) карандашлар, дәфтәрләр; 3) күп, күбрәк; 4) аз, азрак;

А3. Грамматик хата булган җөмләне табарга.

  1. Укучылар әти-әниләренә өчен концерт әзерләделәр.

  2. Татарларның яраткан ташы фирүзә.

  3. Балалар өчен яңа шифаханә ачтылар.

  4. Казан урамнары, бигрәк тә Бауман урамы матурланды.

А4. Кайсы рәттәге җөмләдә фигыльгә ияреп, процессның билгесен белдереп килгән иярчен сыйфат белән белдерелгән?

  1. Тәмле җимешле агачлар матуррак чәчәк атты. ( Ә. Фәйзи)

  2. Авылда вакыт әкрен агачак. (М. Галиев)

  3. Кулларны, күрештереп, баш очына күтәрдем. (М. Галиев)

  4. Елга өстендәге ак томан кебек шуып кына килә. (Г. Сабитов)

  5. Язгы каникуллар үтеп тә киткән.

А5. [У] авазы...

  1. югары күтәрелешле, иренләшкән, алгы рәт сузыгы;

  2. югары күтәрелешле, иренләшкән, арткы рәт сузыгы;

  3. югары күтәрелешле, алгы рәт сузыгы;

  4. урта күтәрелешле, иренләшкән, арткы рәт сузыгы;

  5. түбән күтәрелешле, алгы рәт сузыгы.

А6. Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы әйтелешенә туры килми?

  1. көрәк, суалчан, балчык, яшелчә; 3) янәшә, дуслык, әрәмә, бау;

  2. ашау, гадәтенчә, койрык, суыткыч; 4) эремчек, тузганак, гөрләвек, карга;

  3. бара, кайта, эшли, утыра.

А7. Аның баш түбәсендәге Киек Каз Юлында йолдызлар, аны күрер өчен, үзара кысылышып, бер-берсенә урын бирә. ( Г. Бәширов)- җөмләсендә баш түбәсендәге сүзтезмәсе җөмләнең кайсы кисәге?

  1. аергыч; 2) исем; 3) урын хәле; 4) сыйфат; 5) аныклагыч.

А8. Күчерелмә мәгънәле сүзне табарга. 1) җылы караш; 2) җылы бүлмә; 3) җылы көн;

А9. Фразеологизмны күрсәтергә. 1) су йоту; 2) телен йоту; 3) ризыгын йоту.

А10. Китапның берничә мең еллык тарихы бар.- җөмләсендә китапның сүзе кайсы сүзне ачыклый? 1) берничә; 2) мең; 3) еллык; 4) тарихы; 5) бар.

А11. Ясалма сүзне күрсәтергә. 1) халыклар; 2) хәзер; 3) белем; 4) тормыш; 5) дусларыма.

В1. Текстны укырга һәм В1, В2, В3 биремнәрен үтәргә.

(1)Еракта, дулкын-дулкын булып яткан караңгы калкулыклар артында, күптән көткән кояш күренде. (2) Таусыз, урмансыз шәрә җир астыннан югары таба, бөркелеп, иң элек аксыл-тонык яктылык таралды. (3) Аксыл яктылык бераздан ялкынланып янган ут төсенә керә башлады.

(4) Кояшның чыгып килүе турында бөек каганга хәбәр килде: тышкы ишек сакчысы эчке ишек сакчысына пышылдады, эчке ишек сакчысы төн куна торган карчыкка пышылдады. ( Н. Фәттах)

В1. Аныклагычлар кергән җөмләләрне билгеләргә.

а) 1,2; б) 2,3; в) 1,3; г) 1,4;

В2. Аерымланган рәвеш хәле кергән җөмләне күрсәтергә.

а) 1; б) 2; в) 3; г) 4;

В3. 4 нче җөмләдә ике нокта ни өчен куелган?

  1. тиңдәш кисәкләр алдыннан килүче гомумиләштерүче сүздән соң;

  2. баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында;

3) аныкланмыш фигыль белән белдерелгән;

4) туры сөйләм белән автор сөйләме арасында.

С1. Шәһәребездә татар милли рухының чагылышы. Хикәя төзеп язарга.

Тестларны бәяләү нормалары (татар төркеме) 6 нчы сыйныф



I – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1- В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9- 6 балл

“2” – 5 тән түбән



II – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1- В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән



III – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1- В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15-10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән

Йомгаклау тесты



А1- А11 – 1 балл

В1- В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 20 балл



“5” – 20-17 балл

“4” – 16- 11 балл

“3” – 10-6 балл

“2” – 5 тән түбән















































 

 

 

Название документа 7 кл тест.doc

7 нче сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары (татар төркеме) I-вариант

А1. Морфология нәрсәне өйрәнә?

  1. сүз төзелешен;

  2. сүз төркемнәрен;

3)аваз һәм хәрефләрне.

А2. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә варианты бар?

  1. 2; 2) 3; 3) 4; 4) 6;

А3. Ике кушымча алган килеш?

  1. иялек; 2) төшем; 3) юнәлеш; 4) җаваплар дөрес түгел.

А4. Икедән артык соравы булган килеш?

  1. юнәлеш; 2) чыгыш; 3) урын-вакыт; 4) өчесе дә.

А5. Кайсы сыйфатта артыклык дәрәҗәсе кисәкчә ярдәмендә ясалган?

  1. кып-кызыл; 2) җете кызыл; 3) ямь-яшел; 4) өч вариантта да.

А6. Фигыльнең лексик-грамматик төркемчәләре...

  1. 6; 2) 7; 3) 8; 4) 9;

А7. Татар телендә фигыльләрнең ничә үткән заман формасы бар?

  1. 2; 2) 3; 3) 4; 4) 5;

А8. Саннарның ничә төркемчәсе бар?

  1. 4; 2) 5; 3) 6; 4) җаваплар дөрес түгел.

А9. Кайсы төркемгә бер сан ялгыш кергән?

  1. тәртип: беренче, унынчыдан, өченче;

  2. җыю: бишәү, дүртебез, өчәүләп;

  3. бүлем: өчәрләп, алтышар, утызар;

  4. чама: унлап, ике-өч, мең ярым.

А10. Сизенәм: егетләрнең урнашырга исәпләре юк түге. ( Ф. Хөсни) –җөмләсендә аергыч...

1) егетләрнең; 2) урнашырга; 3) икесе дә; 4) берсе дә түгел.

В1. Сыйфатларны дәрәҗәләре буенча төркемләргә.

  1. төп; 2) чагыштыру; 3) артыклык; 4) кимлек;

  1. Иң биек. 2. Кызгылт. 3. Алсу. 4. Күгелҗем. 5. Аклы-каралы. 6. Тегесеннән зур. 7. Чуп-чуар. 8. Яхшырак. 9. Яшькелт. 10. Шыр тиле. 11. Әчкелтем. 12. Озын-озын. 13. Сары-яшел. 14. Балдан татлы. 15. Күксел.

В2. Ундыр җаный бармагы, уникедер балдагы.- җөмләсен синтаксик яктан тикшерергә.

В3. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Батыр үзе өчен туар, ....

  2. Кош – канаты белән, ...

С1. “Кешене хезмәт бизи” темасына хикәя язарга. (9 җөмлә)



























7 нче сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары (татар төркеме) II-вариант

А1. Татар телендә сүз төркемнәренең саны?

  1. 10; 2) 13; 3) 12; 4) 14;

А2. Мәгънәләре буенча алмашлыклар ничә төрле?

  1. 4; 2) 5; 3) 6; 4) 7;

А3. Кайсы төркемчәгә бер алмашлык ялгыш кергән?

  1. күрсәтү: менә, анда, бире;

  2. зат: мин, шул, алар;

  3. билгесезлек: кемдер, берәү, нидер;

  4. юклык: һичкем, беркая, һичкая.

А4. Кемдер, нихәл итү, һичкем, һәркем алмашлыклары нинди тәртиптә урнашканнар?

  1. юклык, сорау, билгесезлек, билгеләү;

  2. билгесезлек, билгеләү, юклык, күрсәтү;

  3. сорау, күрсәтү, юклык, билгеләү;

  4. билгесезлек, сорау, юклык, билгеләү.

А5. Зат алмашлыгы...

  1. сан белән генә; 3) килеш белән генә;

  2. тартым белән генә; 4) килеш, татым, сан белән төрләнә.

А6. Ясалышы ягыннан саннар...

  1. тамыр, кушма, тезмә;

  2. гади, тамыр, кушма, парлы;

  3. гади, кушма, тезмә, өлеш;

  4. тамыр, кушма, парлы, чама.

А7. Ике икең дүрт була.- җөмләсендәге саннар...

1) исем; 2) абстракт төшенчә;

3) ия белән хәбәрнең саны; 4) бер функция дә башкармый.

А8. Минем алмашлыгында –ем кушымчасы нәрсә күрсәткече?

  1. яңа сүз ясый;

  2. 1 нче зат тартым кушымчасы;

  3. иялек килеше кушымчасы;

  4. алдагы җаваплар тулы түгел.

А9. Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре дә ...

  1. аергыч була ала; 2) аергыч була алмый.

А10. Җөмләнең нинди кисәкләре үзләре генә җөмләдә кулланылмаска мөмкин?

  1. ия белән хәбәр; 3) теләсә кайсы кисәге;

  2. ия, аергыч, тәмамлык; 4) хәл.

В1. Сан сүз төркемен тикшерергә.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи -

Безнең өйдә без өчәү: безнең песи – җиденчесе. ( Г. Тукай)

В2. Түбәндә бирелгән тәртиптә, күрсәтелгән кушымчаларны ялгап, кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясап язарга.

1) –су. –сыл, -сел:...; 2) –мса, - ча:...; 3) –гылт, - гелт:...; 4) –кылтым, -келтем:....

В3. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Иптәшең үзеңнән ....

  2. Һөнәрле үлмәс,...

С1. “Хезмәт төбе-хөрмәт” темасына хикәя язарга. (9 җөмлә)











7 нче сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1.Калын әйтелешле сүзне табарга.

  1. белгечлек; 3) камиллек;

  2. чыганак; 4) милләтара; 5) дәва.

А2. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысына да нокталар урынына ү хәрефе языла?

  1. м...нәсәбәт, м...лаем, к...ндез;

  2. к...зге, т...нлә, г...мер;

  3. ...лгер, к...зен, т...рмыш;

  4. с...ңыннан, б...тен, д...нья;

  5. ...згәреш, тә...лек, берә... .

А3. Хаталы сүзне табарга.

  1. тәвәккәл; 2) үссүзле; 3) гадел; 4) сәләтле; 5) кыйммәт.

А4. Кайсы сүздә ике хәреф бер авазны белдерә?

  1. тәүлек; 2) әүвәл; 3) сәбәп; 4) тоз; 5) карга.

А5. Синонимнардан торган рәтне табарга.

  1. тырыш, ялкау, эшчән;

  2. тәвәккәл, оялчан, юмарт;

  3. атаклы, мәшһүр, күренекле;

  4. саран, усал, кырыс;

  5. кызыл, яшел, сары.

А6. Тезмә сүзне күрсәтергә.

  1. БМО; 2) бала-чага; 3) өчпочмак; 4) кура җиләге; 5) ямь-яшел.

А7. Хаталы сүзтезмәне табарга.

  1. киң мәйдан; 3) биек манара;

  2. тирән тау; 4) фәнни хезмәт; 5) акыллы бала.

А8. Җөмләнең ахырын табарга.

Күчмә кошлар җылы якларга китә башлады, ...

  1. шуңа күрә яз килә; 3) чөнки көз килде;

  2. чөнки язгы эшләр тәмамланды; 4) шуңа күрә күңелле;

5)чөнки мәктәпләрдә уку башлана.

А9. Бер хатасыз яшәүнең ни кызыгы бар соң?! ( М. Мәһдиев)- җөмләсе...

  1. хикәя җөмлә; 3) тойгылы сорау җөмлә;

  2. сорау җөмлә; 4) ким җөмлә.

А10. Кама елгасының борынгы исеме...

  1. Вятка; 2) Агыйдел; 3) Мишә; 4) Чулман; 5) Казанка.

В1. Фразеологизмның эквивалентын табарга.

Күз ташларга...

  1. бросить взгляд; 3) глаза на лоб полезли;

  2. лить слезы; 4) не спускать глаз; 5) видеть.

В2. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табарга.

Мне нужен учебник твоего брата.

  1. Миңа абыеңның дәреслеге кирәк.

  2. Миңа абыемның китабы кирәк.

  3. Миңа абыеңның дәреслеге кирәкми.

  4. Миңа абыйсының китабы кирәк.

  5. Миңа кирәк синең абыеңның китабы.

В3. Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

Беренче алма белән грушаларны балаларга бүләк иттек.

С1. “Үз илең – үз өең” мәкаленә үз фикереңне язарга. (8 җөмлә)





7 нче сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Кайгырма сүзенең антонимын табарга.

  1. шаярма; 2) җөлмә; 3) шатланма; 4) бирешмә; 5) килешмә.

А2. Җөмләнең башын табарга.

...., югыйсә ул яратмас.

  1. Монда эш кайный; 3) Дөресен әйтик;

  2. Ул чыгыш ясаганчы; 4) Алар киттеләр исә; 5) Без аларга керсәк.

А3. Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган.

  1. урынбасар (4 нче иҗек); 3) кагыйдә (3 нче иҗек);

  2. мәгълүмат ( 3 нче иҗек); 4) туганнарда ( 4 нче иҗек); 5) барабыз ( 3 нче иҗек).

А4. Кайсы җөмләдә нокталар урынына файда сүзен кулланырга кирәк?

  1. Якты күл бик зур, ләкин...; 3) Күктә ... кабынды.;

  2. Бу елганың... бик көчле.; 4) Урман халыкка зур... китерә.

А5. Рус һәм татар телләрен яратып өйрәнәбез. – җөмләсендә кайсы сүзгә артык кушымча өстәлгән?

  1. рус; 2) татар; 3) телләрен; 4) яратып; 5) өйрәнәбез.

А6. Кабатланачакмын сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтергә.

  1. ка-бат-ла-на-чак-мын; 3) ка-бат-лан-а-чакмын;

  2. кабат-ла-на-чак-мын; 4) кабат-ла-н-ачак-мын.

А7. Буяуга төшү сүзтезмәсендә компонентларны үзара бәйләүче чараны күрсәтергә.

  1. янәшә тору; 3) килеш кушымчасы;

  2. сүз тәртибе; 4) фигыль формасы.

А8. Җөмләнең баш кисәкләре...

  1. ия, хәбәр; 3) ия генә;

  2. ия, хәбәр, эндәш сүз, кереш сүз; 4) хәбәр генә.

А9. Улым, аптекага барып кайт әле. – җөмләсендә улым...

  1. ия; 3) эндәш сүз;

  2. хәбәр; 4) исем; 5) тәмамлык.

А10. Белән, шикелле, өчен, кебек...

  1. бәйлек сүзләр; 3) бәйлекләр;

  2. теркәгечләр; 4) кисәкчәләр; 5) хәбәрлек сүзләр.

В1. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табарга.

Сүзләрнең һәм җөмләләрнең әйтелешенә игътибар итегез.

  1. Обратите внимание на произношение слов и словосочетаний.

  2. Обратите внимание, как произносятся эти слова и предложения.

  3. Обратите внимание на произношение этих слов и выражений.

  4. Обратите внимание на произношение предложений.

В2. Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

Малайлар – кешелекнең иң шау-шулы токымы.

В3. Фразеологизмның русча тәрҗемәсен язарга.

  1. Телеңне йотарлык; 3) Коры калдыру;

  2. Үзәккә үтү; 4) Сул ягы белән торган.

С1. “Сабантуе- сары алтын” әйтеменә үз фикереңне язарга. (8 җөмлә)

















7 нче сыйныфларда татар теленнән IIIчирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләре:

  1. сөйләүче сөйләп торган чактагы эш, хәл, хәрәкәтне белдерә;

  2. кабатлана торган эш, хәл, хәрәтне белдерә;

  3. бүген яки иртәгә буласы эшне белдерә;

  4. якын киләчәктә үтәлүе ышанычлы булган эшне аңлата.

А2. Затланышлы фигыльләр ...

  1. хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

  2. хәл фигыль, сыйфат фигыль, инфинитив ;

  3. барлык фигыльләр дә.

А3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык төре боерык фигыльгә...

  1. –ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары ялганып ясала;

  2. –ды/-де, -ты/-те кушымчалары ялганып ясала;

  3. –ма+ды, -мә +де кушымчалары ялганып ясала;

  4. –ма+ган, мә +гән кушымчалары ялганып ясала.

А4. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне язарга.

  1. укыганнар, барырбызмы, көлгәнсеңдер;

  2. казылыр, күмеләчәк, сызылган, сөйрәлә;

  3. салынасың, карана, җыен, әйтен;

  4. сайрашмасаң, сорашасың, алышынмаска, салыштыр.

А5. Хәл фигыльнең 1 нче төре боерык фигыльгә...

  1. –гач, –гәч, -кач, -кәч кушымчалары ялганып ясала;

  2. –ып, -еп, -п кушымчалары ялганып ясала;

  3. –ганчы, -гәнче, -канчы, - кәнче кушымчалары ялганып ясала.

А6. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы...

  1. –мас, -мәс кушымчасы ялганып ясала;

  2. –ма + ячак, -мә + ячәк кушымчасы ялганып ясала.

А7. Шарт фигыль боерык фигыльгә ...

  1. –ша, -шә, -са, -сә кушымчалары ялганып ясала;

  2. -са, -сә кушымчалары ялганып ясала;

А8. Беренче һәм икенче төр хәл фигыльнең юклык формасы боерык фигыльгә...

  1. –мыйча, –мичә, -мый, -ми кушымчалары ялганып ясала;

  2. –мыйчы, –миче кушымчалары ялганып ясала;

  3. –ма+ гач, –мә+ гәч кушымчалары ярдәмендә ясала.

А9. Исем фигыль боерык фигыльгә ...

  1. –ау, -әү кушымчалары ялганып ясала;

  2. –у, -ү кушымчалары ярдәмендә ясала.

А10. Сыйфат фигыльнең хәзерге заман гади формасы ...

  1. –учы, -үче кушымчалары ялганып ясала;

  2. -ә + торган, - а + торган, и + торган, ый+ торган кушымчалары ярдәмендә ясала.

В1. Фигыльләрнең тиешле формасын кулланып, җөмләләрне язарга.

  1. Мин рәсем ясарга ( ярата!).

  2. Син бакчада ( эшлә!).

  3. Әлфия апа театрда спектакль ( кара!).

  4. Без кыш көне кошларга җим ( бир!).

  5. Сез иртәгә театрга ( барма!).

  6. Алар театрда ( җырлама!).

  7. Мин бүген сиңа ( килмә!).

В2. Тәрҗемә итәргә. Үрнәк буенча язарга.

Үрнәк: Долго спать – озак йокларга – озак йоклау.

1. Часто кричать. 2. Много читать. 3. Опоздать на урок. 4. Мыть посуду. 5. Красиво писать.

6. Долго работать. 7. Дружно жить. 8. Интересно рассказывать.

В3. Хәл фигыльнең 4 төрен язарга.

Үрнәк: Сат-сатып-сата-сата-саткач-сатканчы.

Таныш, сук, җыен, сула, ту, ышан, бет, бәйлә, ят, телә.

С1. Дустыңа хат язарга.

7 нче сыйныфларда татар теленнән IIIчирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1. Билгесез үткән заман сыйфат фигыль…

  1. –ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала;

  2. –ганчы. –гәнче, -канчы, -кәнче кушымчалары ярдәмендә ясала.

А2. Затланышсыз фигыльләр...

  1. хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

  2. хәл фигыль, сыйфат фигыль, инфинитив;

  3. барлык фигыльләр дә.

А3. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең 3 нче төре...

  1. –ар, -әр, -ыр, -ер, -р;

  2. –ачак, -әчәк, -ячак, –ячәк;

  3. –асы. -әсе, -ыйсы, -исе кушымчалары ялганып ясала.

А4. Төшем юнәлешендәге фигыльләрне язарга.

  1. укыганнар, барырбызмы, көлгәнсеңдер;

  2. казылыр, күмеләчәк, сызылган, сөйрәлә;

  3. җыен, әйтен, сөйлисең, сайлыйсың;

  4. сайрашмасаң, сорашасың, алышынмаска;

  5. сайраталар, уңдырган, җиткердек.

А5. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык төре...

  1. –ган, -гән, -кан, -кән; 3) –ма + ды, -мә +де;

  2. –ды, -де, -ты, -те; 4) –ма +ган, -мә + гән кушымчалары ялганып ясала.

А6. Хәл фигыльнең...

  1. 5; 2) 4; 3) 3 төре бар.

А7. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы...

  1. –мас, -мәс; 2) –ма +ячак, –мә + ячәк; 3) барысы да.

А8. Өченче төр хәл фигыльнең юклык формасы...

  1. –мыйча, -мичә, -мый, -ми; 2) –ма+гач, -мә +гәч; 3) –мыйчы, -миче кушымчалары ялганып ясала.

А9. Шарт фигыльнең ахырына –чы, -че кушымчасы ялганганда ясалагн сүз белән ...

  1. шарт мәгънәсе белдерелми;

  2. теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләр аңлатыла;

  3. барыбер шарт мәгънәсе белдерелә.

А10. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы...

  1. –учы, -үче; 2) торган ярдәмче фигыль өстәлеп ясала.

В1. Фигыльнең тиешле формасын кулланып, җөмләләрне язарга.

  1. Мин китаплар укырга (ярат!).

  2. Сез бүген авылдан (кайтма!).

  3. Син Мәскәүдә (яшә!).

  4. Алмаз абый концертта музыка (тыңла!).

  5. Мин сиңа китап (бирмә!).

  6. Без җәй көне авылга (кит!).

  7. Алар стадионда футбол (уйнама!).

В2. Фигыльләрне тиешле формада язарга.

I. Бүген ( сегодня) II. кичә ( вчера).

1) Син (ташла!) Син (ташла!)

2) Мин (ташлама!) Без (ташлама!)

3) Мин (эзлә!) Без (эзлә!)

4) Син (эзләмә!) Син (эзләмә!)

5) Без (тап!) Мин (тап!)

6) Сез (тапма!) Сез (тапма!)

7) Сез (чык!) Сез (чык!)

8) Без (чыкма!) Мин (чыкма!)

В3. Татарчага тәрҗемә итәргә. Я учусь в школе. Наша школа большая и красивая. В наш класс пришел новый ученик. Его зовут Коля. Он много знает, читает исторические книги. Коля хочет стать историком. Бирем: фигыльләрнең төркемчәсен, заманын язарга.

С1. Туганнарыңа хат язарга.

Йомгаклау тесты

(татар төркеме) I-вариант

А1.Хәбәрлек сүзләр...

  1. ас, өс, арт, ал, арка, урта, ян, як, тыш, ара, тирә, буй, төп;

  2. тиеш, ярый, кирәк, бар, юк, мөмкин, ярар.

А2. Тезүче теркәгечләр...

  1. чөнки, гүя, әгәр, гәрчә, гүяки, ки, ягъни;

  2. һәм, янә, тагын, тагы, ни...ни, вә, ә, ләкин, әмма, бәлки, я, яки, яисә.

А3. Ымлыклар ярдәмендә...

  1. тавыш белдерелә;

  2. хис, тойгы, теләк, ихтыяр белдерелә;

  3. образ белдерелә.

А4. Каршы куючы теркәгечләр...

  1. ләкин, фәкать, ә, бәлки, әмма, тик, бары;

  2. һәм, да, дә, та, тә, тагы, тагын, янә, ни...ни;

  3. я, яки, яисә.

А5. Теркәгеч сүзләр...

  1. шунлыктан, шуңа күрә, шуның өчен, нинди-шундый, кайдан-шуннан, кайда-шунда, ничек-шулай, кем-шул;

  2. һәм, да, дә, та, тә, янә, тагы, тагын, ни...ни, ләкин, әмма, ә, фәкать, тик, я, яки, яисә.

А6. Баш килешне сораучы бәйлекләр...

  1. башка, бүтән, бирле, соң;

  2. каршы, чаклы, таба, күрә, хәтле, тикле, кадәр;

  3. белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, сыман, аркылы, аша, саен, кадәр, чаклы, хәтле.

А7. Үзләре бәйләнгән сүздән алда килүче кисәкчәләр...

  1. гына, генә, кына, кенә, ук, үк, да, дә, та, тә, ла, лә, лабаса, ләбаса, ич, түгел;

  2. иң, кып-, нәкъ, түм-, чем-, һич.

  3. бит, әллә, хәтта.

А8. Көчәйткеч кисәкчәләр...

  1. түгел, һич; 3) –сана, -сәнә, -чы, -че; 4) бит, ич, лабаса, ләбаса;

  2. ук, үк, да, дә, тә, та; 5) иң, чалт, дөм, ямь-, зәп-, чем-, шыр-, -сап-, өр-, нәкъ, кып-, кәп-; 6) гына, генә, кына, кенә.

А9. Ияргән сүзеннән соң килеп, аңа кушылып язылучы кисәкчәләр...

  1. иң, нәкъ, хәтта, әллә, ич, бит, түгел, кына, кенә, гына, генә, ук, үк, да, дә, та, тә, ла, лә, дөм, шыр, лабаса, ләбаса;

  2. һич; 3) кап-, зәп-, кып-, ап-, чем-, өр-;

  3. –сана, -сәнә, -мы, -ме, -мыни, -мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че.

А10. Теркәгеч...

  1. җөмләнең нинди дә булса бер кисәге булып килә;

  2. җөмлә кисәге булып килә алмый.

В1. Сүз төркемнәрен билгеләргә.

Сиреньнәр картаймый,

Сиреньнәр япь – яшьләр

Яз саен бертөсле

Чәчәекле тәлгәшләр.

В2. Аныкланмышлар янына тиешле аныклагычлар куеп язарга.

  1. Без, ..., яшелчә бакчасында өлкәннәргә булыштык.

  2. Ул Хәлимне - ... (...) аеруча ярата иде.

В3. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Батыр туса-ил бәхете,...

  2. Ат- дагасыз, ...

С1. “Бөек Казан каласы” темасына хикәя язарга. ( 10 җөмлә)











Йомгаклау тесты

(татар төркеме) II-вариант



А1. Бәйлек сүзләр...

  1. ас, өс, ян, як, арт, ал, арка, урта, тыш, ара, тирә, буй, төп;

  2. тиеш, кирәк, бар, юк, мөмкин, ярар, ярый.

А2. Ымлыклар...

  1. кешенең хис-тойгыларын, кичерешләрен аңлата торган сүзләр;

  2. хайваннарның кыланышларына ишарә итә торган сүзләр.

А3. Җыючы теркәгечләр...

  1. ләкин, тик, әмма, ә, бәлки, фәкать;

  2. һәм, да, дә, та, тә, тагын, тагы, янә, ни...ни;

  3. я, яки, яисә.

А4. Аваз ияртемнәре ярдәмендә...

  1. тавыш һәм образ белдерелә;

  2. хис, тойгы белдерелә; 3) теләк, ихтыяр белдерелә.

А5. Аваз ияртемнәре артыннан өтер ...

1) куела; 2) куелмый.

А6. Теркәгеч барлык очракта да...

  1. сүзгә кушылып языла; 2) үзе ияргән сүздән аерым языла.

А7. Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр...

  1. башка, бүтән, бирле, соң;

  2. таба, күрә, каршы, чаклы, хәтле, тикле, кадәр;

  3. белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, сыман, аркылы, аша, саен, кадәр, чаклы, хәтле.

А8. Үзләре бәйләнгән сүздән соң килүче кисәкчәләр...

  1. гына, генә, кына, кенә, ук, үк, да, дә, та, тә, ла, лә, лабаса, ләбаса, ич, түгел;

  2. иң, кып-, нәкъ, түм-, чем-, һич;

  3. бит, әллә, хәтта.

А9. Чикләүне белдерүче кисәкчәләр...

  1. гына, генә, кына, кенә; 3) бит, ич, лабаса, ләбаса; 5) –сана, -сәнә, -чы, -че;

  2. ук, үк, да, дә, та, тә; 4) хәтта, иң, кып-, нәкъ, түм-, чем-; 6) һич, түгел;

А10. Кайсы җөмләдә нокталар урынына –н кушымчасы языла?

  1. Татар теле – төрки телләр... берсе.

  2. Хат язу... үз кагыйдәләре бар.

  3. Укучылар галимнең чыгышы... кызыксынып төңладылар.

  4. Бу китап... китапханәгә илтеп бирегез.

В1. Сүз төркемнәрен билгеләргә.

Анда да, монда да болгар алыплары алдыра торгач, ура тавышлары ешрак ишетелде.

В2. Аныкланмышлар янына тиешле аныклагычлар куеп язарга.

  1. Бу юлы да командирлар - ...- сугышчыларга дөрес юнәлеш биргәннәр иде.

  2. Сквозняк (...) йөри, сиңа салкындыр.

В3. Мәкальләрне дәвам итәргә.

  1. Батыр үзе өчен туар, ...

  2. Язгы хезмәт - ...

С1. “Минем яраткан китабым” темасына хикәя язарга ( 10 җөмлә).











Тестларны бәяләү нормалары (татар төркеме) 7 нче сыйныф



I – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1- В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9- 6 балл

“2” – 5 тән түбән



II – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1- В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән



III – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1- В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15-10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән

Йомгаклау тесты



А1- А10 – 1 балл

В1- В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән





































































































Йомгаклау тесты

(татар төркеме) II-вариант





 

 

 

Название документа 9 кл к тест.doc

9 нчы сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант

А1. Җөмлә...

  1. төрле интонация белән укылырга мөмкин;

  2. һәрвакыт билгеле бер интонация белән әйтелә һәм укыла.

А2. Татар телендә иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

1) 8; 2) 12; 3) 10;

А3. Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

1) бәйлекләр, кушымчалар;

2) мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, теркәгеч сүзләр, көттерү паузасы.

А4. Синтетик иярчен ия җөмләләр баш җөмләгә

  1. көттерү паузасы белән;

  2. янәшә тору чарасы белән;

  3. каршы куючы теркәгечләр ярдәмендә белән бәйләнә.

А5. Иярчен хәл җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

  1. 6; 2) 8; 3) 7;

А6. Тезүле бәйләнеш санау интонациясе ярдәмендә белдерелсә, сүзләр арасына

1) өтер; 2) ике нокта куела.

А7. Аналитик иярчен җөмләнең хәбәре

1) баш җөмләнеке кебек үк, тулы була; 2) тулы булмый.

А8. Иярчен җөмләнең төрләре

  1. җөмләдәге тыныш билгеләренә карап билгеләнә;

  2. мөнәсәбәтле сүздән чыгып билгеләнә.

А9. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара

  1. ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә;

  2. тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

А10. Иярчен хәбәр җөмләнең синтетик төре

1) бар; 2) юк.

В1. Синтаксик анализ ясарга.

Кем сораса, шуңа сатарга тора.

В2. Кайсы схема түбәндәге җөмләгә туры килә?

Мин, кызу-кызу атлап, карават янына килдем. ( Р. Ишморат)

1) _______ _, _, _ , _ ==== _ _ _ _ =========.

2) _______ _, _, _, _ _, _, _, _, =========.

3) _______ _, __, _, _, ~~~~ _, _, _, _, =======.

В3. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Больницадан чыкканда, врачлар бик каты кисәтеп әйттеләр.

С1. “Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт” мәкаленә үз фикереңне язарга.

(4 җөмлә)

























9 нчы сыйныфларда татар теленнән I чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант



А1. Кушма җөмлә...

  1. ике яки берничә хәбәрлеге булган җөмлә;

  2. бер генә хәбәрлеге булган җөмлә.

А2. Тезмә кушма җөмлә...

  1. үзара тезү юлы белән бәйләнә;

  2. үзара ияртү юлы белән бәйләнә.

А3. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

  1. теркәгечләр катнашыннан башка гына;

  2. теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

А4. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдәге гади җөмләләр үзара

  1. санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә;

  2. санау яки каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлә.

А5. Иярчен җөмлә

1) ияртеп килә; 2) ияреп, буйсынып килә.

А6. Татар телендә иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре

  1. 6; 2) 4; 3) 2;

А7. Иярченле кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара

  1. ияртүле һәм тезүле юл белән бәйләнгән булалар;

  2. ияртүле юл белән бәйләнгән була.

А8. Синтетик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

  1. бәйлекләр, кушымчалар, янәшә тору чарасы;

  2. мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы

А9. Үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмлә баш җөмләдән

  1. бернинди билге белән дә аерылмый;

  2. өтер белән аерыла.

А10. Аныклагычка нинди сорау куела?

  1. аныкланмыш соравына ягъни сүзе өстәлеп;

  2. аныкланмыш соравы;

  3. аныклагыч белдергән сүз төркеме соравы;

  4. Аергыч соравы.

В1. Синтаксик анализ ясарга.

Бригадир күңелле кеше булганга, бу уңайсызлык озакка бармады.

В2. Иярчен җөмләнең төрен билгеләргә.

Төне матур булса, төн үтүгә,

Таңнар алып килер бураннар. (Һ. Такташ)

В3. Җөмләнең схемасын төзергә.

Хәдичә түти Газиз хәсрәте, тормыш мәшәкате белән йөргән арада, аның төпчек улы егет булып җитә язган.

С1. “Иле барның теле бар” мәкаленә үз фикереңне язарга. (4 җөмлә)





















9 нчы сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I-вариант



А1. Мәгънә ягыннан иярчен җөмләнең ничә төре бар?

  1. 8; 2) 14; 3) 12; 4) 10;

А2. Кайсы җөмләдә иярчен тәмамлык җөмлә юк?

  1. Кем сораса, шуңа сатарга тора.

  2. Сез җырлаганга сокланабыз.

  3. Ул әтисенең чаңгы алуы белән мактана.

  4. Мин бик гаҗәпләнәм: ул кайтмаган.

А3. Көн яңгырлы...

  1. исемле сыйфат сүзтезмә;

  2. сыйфатлы исем сүзтезмә;

  3. сүзтезмә түгел.

А4. Төркемчәсе дөрес күрсәтелмәгән фигыльләр рәтен билгеләгез.

  1. барасы – сыйфат фигыль; 3) барсын – боерык фигыль;

  2. бармас – шарт фигыль; 4) бармаска – инфинитив.

А5. Сүзләрне ясалу ысуллары буенча төркемнәргә.

  1. тамыр; 2) кушма; 3) тезмә; 4) парлы; 5) кыскартылма; 6) ясалма;

1. Йорт-ил. 2. Агротүгәрәк. 3. Умартачылык. 4. Бәләкәй. 5. Игәү. 6. Автохуҗалык.

7. Кулъязма. 8. КДУ. 9. Бүлек. 10. Кура җиләге. 11. Чынбарлык. 12. Рөхсәт итү.

13. Савыт-саба. 14. Сылтау. 15. Ай. 16. күзлек. !7. Эзтабар.

А6. Сүзнең нигезе нидән гыйбарәт?

  1. сүзнең бәйләгеч кушымчаларын алып ташлагач калган өлеше;

  2. сүзнең бәйләгеч һәм модальлек кушымчаларын алып ташлагач калагн өлеше.

А7. Астына сызылган хәлләрне төркемнәргә аерыгыз.

1) урын; 2) вакыт; 3) рәвеш; 4) күләм хәле;

1. Габдулла дөньяның әчесен-төчесен җитәрлек татыган кеше.

2. Көне-төне тырышып эшләгәнен ул әйтергә залга теләде.

3. Кызу эш өстендә эшкә чыкмыйча ятты бит.

4. Кайту белән эшкә тотынды.

А8. Урын хәлен табыгыз

Байрагыма каным белән язган

Антым чакыра алга барырга. (М.Җ.)

  1. каным белән; 2) байрагыма; 3) алга.

А9. Фигыльләрнең юнәлешен билгеләргә.

  1. сөртенде; 2) казышты; 3) юдырды; 4) казылды.

А10. Түбәндәге сүзләрнең транскрипциясен язарга.

1) тынгысыз; 2) төнге; 3) авылдаш; 4) кадерле.

Бирелгән җөмлә өстендә В1, В2, В3 биремнәрен үтәргә.

Куяннар чәчәкле аланга җыелышып сикерү ярышы уздырып яталар ( Ф. Яруллин).

В1. Тыныш билгеләрен куярга һәм ни өчен куелуын аңлатырга.

В2. Куяннар, чәчәкле, яталар сүзләрен төзелеше ягыннан тикшерергә.

В3. Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

С1. “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел” мәкаленә үз фикереңне язарга. (4 җөмлә)









9 нчы сыйныфларда татар теленнән II чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант

А1.Иярчен аергыч җөмләнең

  1. аналитик төре булмый;

  2. синтетик төре генә бар;

  3. аналитик һәм синтетик төрләре бар.

А2. Аналитик иярчен җөмләнең хәбәре

  1. баш җөмләнеке кебек үк тулы була;

  2. синтетик иярчен җөмләнең хәбәре кебек үк тулы булмый.

А3. Кайсы җөмләдә иярчен хәбәр җөмлә юк?

  1. Минем тәкъдимем: сез аны сакларга тиеш.

  2. Сезнең эшегез – машинадан кирпеч бушату.

  3. Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм.

  4. Кем чәчүдә беренчелекне ала, бүләк шуңа.

А4. Чокыр шактый зур булды, ә баягы көрәге тигән каты әйбер юк та юк. – бу җөмлә...

  1. күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;

  2. күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

  3. катнаш кушма җөмлә.

А5. Катнаш кушма җөмлә...

  1. гади җөмләләрне үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы кушма җөмлә;

  2. гади җөмләләрне үзара ияртү юлы белән бәйләнгән күп иярченле кушма җөмлә.

А6. Кайсы фразеологик әйтелмәнең русча варианты туры килми?

  1. капкын кору – устроить западню;

  2. балавыз сыгу – плакать;

  3. баш вату – ломать голову;

  4. уртак тел табу – держать язык в кулаке.

А7. Баскыч, тарак, ышаныч сүзләре ясалышы ягыннан нинди сүзләр?

  1. кушма; 2) ясалма; 3) тамыр; 4) кыскартылма;

А8. Сызыкча аша язылучы сүзне билгеләргә.

  1. кара(бодай); 2) баш(кала); 3) йорт(җир); 4) кыңгырау (чәчәк).

А9. Антоним парларны табыгыз.

  1. дискуссия - бәхәс; 3) китү-калу:

  2. кап - кап ; 4) әмер-фәрман;

А10. Сингармонизм законы нәрсәгә карап билгеләнә?

  1. сүзнең язылышына карап; 3) язылышына һәм әйтелешенә карап;

  2. сүзнең әйтелешенә карап; 4) кайсы тел сүзе булуына карап.

В1. Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аерып языгыз.

Чагу, чирек, тугрылык, туры, туң, сабак, пәрдә, моң, кешнәү, кайнар, йомшару.

В2. Тотрыклы сүзтезмәләрнең бер сүз белән бирелгән синонимнарын табыгыз.

Җиде бабасын таныту, күз дә салмау, чәч үрә тору, табан ялтырату, күңел биреп эшләү, борчак пешмәү.

В3. Сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып языгыз.

Кискенләшү, туганлашу, автоматлашу, саубуллашу, дуслашу.

С1. Нечкә сүзләрдән генә торган хикәяне дәвам итегез.

Бүген мәктәпкә килгәч, без Рәсим белән бергә Әнәснең кечкенә тәгәрмәчләрдән нәрсәдер эшләгәнен күзәттек. ...







9 нчы сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) I –вариант

А1.Катлаулы төзелмә...

  1. составында ике гади җөмлә булган җөмлә;

  2. составындагы гади җөмләләрнең саны икедән артык булган кушма җөмлә.

А2. Катнаш кушма җөмлә...

  1. гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы кушма җөмлә;

  2. гади җөмләләре үзара ияртү юлы белән генә бәйләнгән күп иярченле кушма җөмлә.

А3. Яз җитеп, кошлар кайткач, дөнья ямьләнә. –җөмләсе...

  1. күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;

  2. күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

  3. катнаш кушма җөмлә.

А4. Иярченле кушма җөмләләр арасына...

  1. өтер, сызык, ике нокта куела;

  2. нокталы өтер, сызыкча куела.

А5. Биредә нинди сүзтезмә бирелгән? Урманга бару

  1. исем сүзтезмә; 3) сыйфат сүзтезмә;

  2. фигыль сүзтезмә; 4) алмашлык сүзтезмә.

А6. Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр түбәндәгеләргә аерылалар

  1. бер составлы; 3) җыйнак;

  2. ике составлы; 4) җыйнак, җәенке.

А7. Тезмә кушма җөмләләр нинди төрләргә бүленә?

  1. теркәгечле, синтетик; 3) теркәгечле, теркәгечсез;

  2. аналитик, теркәгечсез; 4) аналитик, синтетик.

А8. Кушма җөмләнең бәйләүче чарасын билгеләргә. Батыр бер үлә, куркак мең үлә.

  1. санау интонациясе; 3) каршы кую интонациясе;

  2. каршы куючы теркәгечләр; 4) җыючы теркәгеч.

А9. Бу нинди җөмлә? Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

  1. аналитик иярченле кушма җөмлә; 3) тезмә кушма җөмлә;

  2. гади җөмлә; 4) синтетик иярченле кушма җөмлә.

А10. Түбәндәге җөмләнең иясе нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Ашаган белми, тураган белә.

  1. исем; 2) фигыль; 3) алмашлык; 4) сыйфат.

В1. Схема буенча җөмлә төзергә. [ ...шундый... ] : ( ).

В2. Катлаулы кушма җөмләләрне төркемнәргә.

1) күп тезмәле; 2) күп иярченле; 3) катнаш кушма җөмлә.

1. Миңа шунысы ачык: үзләре исән чакта, Клеопатра белән Цезарь болай язарга рөхсәт итмәсләр иде.

2. Бүрек салырга акылы җиткән Мөрәле малайларының чәч төпләренә кадәр кызарган, башларыннан пар күтәрелә.

3. Көчәнеп, чын көч белән тарта торгач, өзелде тезген: хуҗа суга төште.

4. Төшемдә Хәлимне әнисе чакыра, ә Хәлим аннан кача, ләкин аны тотып китерәләр.

5. Мин өнсез идем, мин бер сүз дәшәргә җөрьәт итмәдем, һәм кирәкми дә иде ул.

В3. Җөмләнең схемасын төзергә.

Балалар бакчасы урнашкан урам бетүгә, тап-такыр басу башлана.

С1. “Кошлар –безнең дусларыбыз” темасына хикәя язарга ( 10 җөмлә).





9 нчы сыйныфларда татар теленнән III чирек өчен контроль тест сораулары

(татар төркеме) II-вариант



А1. Күп иярченле кушма җөмләнең төре...

1) 3; 2) 2; 3) 4; 4) 8;

А2. Катлаулы төзелмәләргә...

  1. күп иярченле кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә, тезем керә;

  2. күп тезмәле кушма җөмлә;

  3. тезем керә.

А3. Күтәрелеп карамый да үзе, шулай да күреп торам: сөрмәле күзләреннән дәрт ява. –җөмләсе...

  1. күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;

  2. күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

  3. катнаш кушма җөмлә.

А4. Күп иярченле кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр үзара ияртү юлы белән генә бәйләнгән булса, андый җөмлә...

  1. синтетик иярченле кушма җөмлә;

  2. күп иярченле кушма җөмлә;

  3. катнаш кушма җөмлә.

А5. Катнаш кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр үзара...

  1. тезү юлы белән бәйләнә;

  2. ияртү юлы белән бәйләнә.

А6. Биредә нинди сүзтезмә бирелгән? Җәяүле буран

  1. исем сүзтезмә; 3) сыйфат сүзтезмә;

  2. фигыль сүзтезмә; 4) алмашлык сүзтезмә.

А7. Хәбәрлекнең санына карап, җөмләләр түбәндәгеләргә бүленәләр:

  1. бер составлы җөмлә; 2) ике составлы; 3)гади, кушма; 4) җыйнак, җәенке.

А8. Кушма җөмләнең бәйләүче чарасын билгеләргә.

Янә күк күкрәде, янә яшен яшьнәде.

  1. санау интонациясе; 3) каршы кую интонациясе;

  2. каршы куючы теркәгечләр; 4) бүлүче теркәгеч.

А9. Бу нинди җөмлә? Кемнең белеме бар, шуның кадере бар.

  1. аналитик иярченле кушма җөмлә; 3) гади җөмлә;

  2. синтетик иярченле кушма җөмлә; 4) тезмә кушма җөмлә.

А10. Бәйлек сүзләр кергән рәтне билгеләргә.

  1. гәрчә, ки, гүя; 3) ас, өс, як, ян;

  2. белән, таба, кадәр; 4) ләкин, әмма, тик.

В1. Күп иярченле кушма җөмләләрне төркемләргә.

  1. тиңдәш иярүле; 2) тиңдәш түгел иярүле; 3) бер-бер артлы иярүле; 4) берничә төр иярүле.

  1. Әтисе әйткән була тагын: ашны икмәк белән ашасаң, көчең арта.

  2. Беренче кар төшәр алдыннан, бер ир бала дөньяга килгәч, икесенең дә башлары күккә тиде.

  3. Буе талчыбыктай, үзе уңган, шуның белән матурлар арасында да үзен кимсетергә юл бирмәде.

  4. Ике атна вакыт үтмәде, Гөлйөзем әбинең тарихы онытылган көннән бирле керткән тәртипләр бозылды.

  5. Шунысы бик гаҗәп: Нәфисә исенә төшү белән, Зиннәт туңып калган күңеленең язгы боз кебек акрын- акрын эри башлавын тоя иде.

В2. Җөмләнең схемасын төзергә.

Бүген тоям: күктән Ай китмәсә, Сөю юлын җуймас гомергә, Сөелми дә сөя белгән йөрәк Ялкын булыр, калмас күмергә.

В3. Схема буенча җөмлә төзергә. ( Кайчан...), [ шул чакта ... ].

С1. “Туган як табигате” темасына хикәя язарга ( 10 җөмлә).



9нчы сыйныфларда татар теленнән йомгаклау тесты

(татар төркеме) I-вариант

А1.Хәлнең сорауларын билгеләргә.

  1. кемне, нәрсәне, кемгә, нәрсәгә;

  2. нинди, кайсы, ничә, ничәнче;

  3. кая, кайда, ни сәбәпле, ничек;

  4. нишли, нишләде. Ул кем, ул нәрсә.

А2. Аергыч нәрсә белән белдерелгән кисәкне ачыклый?

  1. фигыль белән; 2) исем; 3) исем һәм фигыль; 4) җөмләнең теләсә кайсы кисәген

А3. Җыйнак җөмләне билгеләргә.

  1. Караңгы төшеп килә.

  2. Тел белән тегермән тартып булмый. (М.)

  3. Авыл Ләйсәнне бик сагынып көтә икән. (Р.Т.)

  4. Дустымны сагынам.

А4. Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,

Җидегән йолдыз күреп калсын дип. – җөмләсе...

  1. иярчен сәбәп җөмлә;

  2. иярчен тәмамлык җөмлә;

  3. иярчен максат җөмлә.

А5. Хезмәттәшләрем сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтергә.

1) хез-мәт-тәш-ләр-ем; 3) хезмәт-тә-шләр-ем;

2)хезмәт- тәш-ләр-ем; 4) хезмәт-тәш-лә-рем.

А6. Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр рәтен табарга.

  1. институтка, кешеләрдән, килгән;

  2. заманында, районның, эшләүче;

  3. язучы, башлангыч, авылдаш;

  4. кичке, җәен, күтәренке.

А7. Сыйфатлардан торган рәтне табарга.

  1. мөстәкыйль, иҗади, еллык;

  2. сәнгать, сәнәгать, мәдәният;

  3. йөгереп, айлык, бәйрәм.

А8. Кайсы төркемдәге сүзләрдә Ъ билгесе языла.

  1. дәр...я, интерв...ю; 2) гам...сез, бәгыр...; 3) ик...тисад, мәг...нә;

4) вәзгыят..., тә...сир; 5) мәс...әлә, фел...етон.

А9. Калган эшкә кар ява. – җөмләсендәге калган сүзе нинди сүз төркеме?

  1. сыйфат; 2) сыйфат фигыль; 3) хикәя фигыль;

А10. Аңа сөйләү, апа белән кайту, мәктәпкә бару, урам аша чыгу, бәйрәмдә булу.

Бу сүзтезмәләр: 1) исем сүзтезмә; 2) фигыль; 3) алмашлык.

В1.Сүзләрнең басымын билгеләргә.

Бердәнбер, әллә нинди, телиләр, укытканда, дусларча, чагыштыр, укымасын, төлкедәй, бәхетлемен.

В2. Тотрыклы сүзтезмәләрнең бер сүз белән белдерелгән синонимнарын табарга.

Җиде бабасын таныту, күз дә салмау, чәч үрә тора, табан ялтырату, күңел биреп эшләү, борчак пешмәү, күз ачып йомганчы.

В3. Бер һәм күп мәгънәле сүзләрне аерып язарга.

Чагу, чирек, тугрылык, туры, туң, сабак, пәрдә, моң, кешнәү, кайнар, йомшару.

С1. Дустыңа хат язарга.









9нчы сыйныфларда татар теленнән йомгаклау тесты

(татар төркеме) II-вариант

А1.Тәмамлык сорауларын билгеләргә.

  1. кемне, нәрсәне, кемгә, нәрсәгә; 3) кая, кайда, кайчан, ничек, ни сәбәпле;

  2. нинди, кайсы, ничә, ничәнче; 4) нишли, нишләде, кл кем, ул нәрсә.

А2. Хәлләр күбрәк нәрсә белән белдерелгән кисәкне ачыклый?

  1. фигыль белән; 2) исем; 3) рәвеш; 4) сан белән.

А3. Җәенке җөмләне билгеләргә.

  1. Төн. Йолдызлар.

  2. Җәй узып китте, көз җитте. (А. Ш.)

  3. Көн кичкә авыша. (А.Ш.)

  4. Ык тын гына ага.

А4. Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш.- җөмләсе...

  1. иярчен рәвеш җөмлә;

  2. иярчен урын җөмлә;

  3. иярчен вакыт җөмлә.

А5. Кичке, яңгырлы, яшелчәче, фикердәш сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалганнар?

  1. сүзгә кушымчалар өстәлү юлы белән;

  2. сүзләрне кушу юлы белән;

  3. сүзләрне кыскарту юлы белән;

  4. сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән.

А6. Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр рәтен табарга.

  1. өйгә, авылдан, барган;

  2. вакытында, үзәкнең, сөйләүче;

  3. төзүче, сыйныфташ, башлангыч;

  4. кышкы, көзен, кабарынкы.

А7. Җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны табарга.

  1. Һәрхәлдә монда искесе, яңасы бергә иде.

  2. Яхшының сүзе татлы.

  3. Бәхетсезне ат өстендә эт талар.

  4. Кыюның бәхете алда.

А8. Кайсы төркемдәге сүзләрдә Ъ билгесе языла.

  1. иг...тибар, мәг...нә, нәк...; 3) табигат..., ниһаят..., шәфкат...;

  2. Ил...яс, бер...юлы; 4) биш...еллык, Мәр...ям.

А9. – Зинһар, бер стакан кайнар чәй алып килсеннәр әле, диде Мансур. ( Г. Әпсәләмов)

Бу җөмләдә кереш сүз нинди мәгънә белдерә?

  1. фикер чыганагын; 2) үтенүне; 3) фикер йомгагын; 4) фикер тәртибен.

А10. Мәктәпкә бару, абый белән эшләү, юл аша чыгу, кунакта булу.

Бу сүзтезмәләр: 1) исем сүзтезмә; 2) фигыль; 3) алмашлык.

В1. Күп нокталар урынына Х һәм Һ хәрефләрен куеп языгыз.

Мәш...үр, шә...си, и...тирам, и...ата, мә...рүм, ру...и, ...арап, ...өнәр, ...афалану, ил...ам, ...ыянәт, ка...арман, мә...абәт, а...ыры, ми...нәт, зин...ар.

В2. Сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып язарга.

Кискенләшү, туганлашу, автоматлашу, саубуллашу, дуслашу, бәхәсләшү.

В3. Исемнәргә күплек кушымчасы ялгап язарга.

Дус-, урман-, җиләк-, кош-, келәм-, төн-, деталь-, санаторий-, шигырь-, идея-, кафе-, крепость-, сәгать-, календарь-, традиция-.

С1. Характеристика язарг



Тестларны бәяләү нормалары (татар төркеме) 10 нчы сыйныф



I - чирек



А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9- 6 балл

“2” – 5 тән түбән



II – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән



III – чирек

А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16балл

“4” – 15-10балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән

Йомгаклау тесты



А1- А10 – 1 балл

В1-В3 – 2 балл

С1 – 3 балл

Барлыгы – 19 балл



“5” – 19-16 балл

“4” – 15- 10 балл

“3” – 9-6 балл

“2” – 5 тән түбән




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Тесты

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Тесты по татарскому языку и литературе

Автор: Арсланова Зухра Самиевна

Дата: 20.01.2016

Номер свидетельства: 279778

Похожие файлы

object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(110) "Тест для 2 класса по татарскому языку на тему "Сузык авазлар" "
    ["seo_title"] => string(63) "tiest-dlia-2-klassa-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-suzyk-avazlar"
    ["file_id"] => string(6) "146757"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "testi"
    ["date"] => string(10) "1419255752"
  }
}
object(ArrayObject)#886 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(141) "2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "Сузык авазлар" темасы буенча тест."
    ["seo_title"] => string(80) "2_nchie_syinyf_ukuchylary_ochien_tatar_tielienn_n_suzyk_avazlar_tiemasy_buiencha"
    ["file_id"] => string(6) "354385"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "testi"
    ["date"] => string(10) "1478034312"
  }
}
object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(96) "Внеклассное мероприятие по литературе "Ученик года!""
    ["seo_title"] => string(59) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-po-litieraturie-uchienik-ghoda"
    ["file_id"] => string(6) "255072"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1447860161"
  }
}
object(ArrayObject)#886 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(84) "Конспект урока: "Вязание носка на 5 -ти спицах". "
    ["seo_title"] => string(48) "konspiekt-uroka-viazaniie-noska-na-5-ti-spitsakh"
    ["file_id"] => string(6) "161401"
    ["category_seo"] => string(12) "tehnologiyad"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422208998"
  }
}
object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(46) "Контрольная работа, тест "
    ["seo_title"] => string(25) "kontrol-naia-rabota-tiest"
    ["file_id"] => string(6) "131774"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "testi"
    ["date"] => string(10) "1416226166"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства