kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Статья на тему "Татарский национальный костюм"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Статья об истории возникновения  татарского национального костюма

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Статья на тему "Татарский национальный костюм"»



Татар халкының милли киемнәре

Татар халкының милли киемнәрен беләбезме?

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. Халкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан танышу, нәфис бизәлешенә соклану – бүгенге көндә дә актуаль булып кала

.Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән

Максат:

Татар халык киемнәре, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан танышу.

Бурычлар:

Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау, татар милли бизәкләрен танып белү.Туган якның гореф-гадәтләре, традицияләре белән танышу.Милли киемнәрнең исемнәрен истә калдыру.

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр.. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Татар халкының өс киемнәре.

Күлмәк белән ыштан.

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә. Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

Хатын-кыз күлмәге.

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.

Алъяпкыч.

Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән

Камзул.

Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән





Татар халкының баш киемнәре

Түбәтәй.

Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

Калфак.

Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.





Яулык.

Яулык — борынгы төрки термин. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы — түгәрәк яулык. Аның кырыйларына, почмакларына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләре Татар халкының аяк киемнәре



Читек.

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

Кәвеш-каталар.

Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: кунычлы һәм кунычсызлары.нә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була.



Барлык тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килдем: без татар милли киемнәрен танырга өйрәндек ,киемнәребез турында күп нәрсәләр белдек. Милли кием бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып килә.Мин бик кирәкле һәм файдалы мәгълүмәт тупладым.Халкыбыз белән горурулану хисләре кичердем.

Элек-электән үк татар гаиләсендә булган милли киемнәргә, традицияләргә карата ихтирам, хөрмәткә лаек булган матур традиция саклансын иде. алкыбызның күңел бизәкләре белән яккыннан танышу, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе – бүгенге көндә актуаль булып кала


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Статья на тему "Татарский национальный костюм"

Автор: Муслимова Фиалка Хамзиновна

Дата: 19.06.2019

Номер свидетельства: 515345

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(168) "Внеклассное мероприятие Мероприятие «Воспитание верой.Традиции казачества.Казачий круг.» "
    ["seo_title"] => string(100) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-mieropriiatiie-vospitaniie-vieroi-traditsii-kazachiestva-kazachii-krugh"
    ["file_id"] => string(6) "234836"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1443536234"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Курсы ПК и ППК для учителей!
1000 руб.
4000 руб.
1000 руб.
4000 руб.
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства