Ә мин үземнең киләчәгемне журналистика өлкәсе белән бәйләргә булдым. Мин – журналист. Ни өчен нәкъ тә менә журналистика – бу хакта мин бик озак итеп яза алам. Эш монда түгел. Минем өчен иң мөһиме – миннән киләчәктә нинди журналист килеп чыгуы! Бу сорауны мин еш кына үземә бирәм. Һәм озак итеп кенә уйланырга мәҗбүр булам. Дөресен генә әйткәндә, мин бүгенге көн белән яши торган кеше. Бәлки минем белән күбегез килешмәс тә, бәлки, сез хаклы да булырсыз. Ләкин мин руслар әйтмешли “не живу завтрашним днём”. Минем өчен бүген бар – иртәгә юк. Шуңа күрә, мин төгәл генә 5-6 елдан соң шулай ук үз сайлаган юлымда калуымны да әйтә алмый. Тормыш бик кызык нәрсә бит ул: яшисең, планнар корасың, хыялланасың, ә соңгы чиктә язмыш җилләре сине әллә кайларга алып китә.
Ләкин шулай да, мин үземне киләчәктә “Матбугат иленең” кечкенә генә, ләкин шул ук вакытта бик әһәмиятле вәкиле, ягъни чып-чын журналист итеп күз алдыма китерәм. Ә нинди соң ул чын журналист?? Мин бит үземне шунарга тиңлим...Әлбәттә, идеаль һөнәр иясе сыйфатларына туры килүе бик авыр. Чөнки беркем дә беркайчан да идеаль булып бетә алмый. Минемчә, яхшы журналист булу өчен бу өлкәнең төп нигезенә, асылына төшенү дә җитәдер, ә калганы инде бары тик үзеңнән генә тора – теләк, тырышлык, сабырлык, берникадәр дәрәҗәдә талант, үз һөнәреңне яратып, аңа барлык булган көчеңне, вакытыңны биреп эшләү – менә шул вакытта инде яхшы журналист чыгар дип уйлыйм мин. Бу сыйфатларның мин үземдә барын беләм – һәм миннән киләчәктә менә дигән журналист килеп чыгар дип ышанам!
Күп кенә яшьләр бүген журналистика сүзен ишетү белән, радио-телевидениены күз алларына китерәләр. Бигрәк тә кызларда зәңгәр экраннар артында эшләү, алып баручы, телевидение йолдызы булу теләге зур була. Ә миндә андый теләк, андый уйлар юк. Мин үземне бары тик газета-журналларга “багышлыйсым” килә. Төрле җирләргә, шәһәр-авылларга йөреп, алар турында халыкка басма рәвештә җиткереп, килгән хатларның һәрбересен укып, эшкәртеп, кызыклы кешеләр белән әңгәмәләр корып, алар турында мәкаләләр язудан да минем өчен рәхәтрәк эш юк ул. Мичтән яңа пешеп чыккан ипи кебек, яңа басылып чыккан газета-журналларның исе генә дә ни тора бит!!!
Эх, бер 5-6 елдан соң бу язманы укуы кызык булыр иде..Юк-юк, биш-алты гына да түгел, күбрәктер. Чөнки чын журналист булу өчен бу вакыт бик аз. Әлбәттә, хәзер мин хыялланып, әллә ниләр яза алам...Иң мөһиме, бу хыялларның, бу уйларның чынга ашуы. Ә инде миннән ниндирәк журналист чыгуын, гомумән журналист чыгармы, юкмы икәнен бары тик вакыт кына күрсәтә алачак!
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Средняя обшеобразовательная школа №16” Чистопольского муниципального района Республики Татарстан 422981,Республика Татарстан, г.Чистополь, ул Зеленая,д.2а,тел.8(4342)436-63 Директор Коновалова Ирина Александровна