kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар теленнән дәрес планы " Ю хәрефе"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока для 2 класса по татарскому языку.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар теленнән дәрес планы " Ю хәрефе"»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения» Вахитовского района г. Казани











Ю авазы, Ю,ю хәрефләре

2 нче сыйныфта татар теле дәресе















I квалификацион категорияле

укытучы Костюнина Г.Р














2018 нче ел, 23 октябрь.

Тема:Ю авазы,Ю,ю хәрефләре.

Максаты

1) Юю хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

2) Укучыларның сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен үстерү;

3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Белергә тиеш:

-Ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йу] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү ] дип укырга кирәклеген.

Башкара алырга тиеш:

-Ю хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- укуга карата кызыксыну хисе булу,

- укыган шигырьдәге, мәкальләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

• Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

• Эшне планлаштырырга өйрәнү.

• Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

• Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- Дәреслек белән эш итә белү.

- Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

• Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

• Парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Төп төшенчәләр

Аваз кушылмасы, хәреф, калын сүз, нечкә сүз.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек: И.Х. Миясарова,К.Ф. Фәйзрахманова“Татар теле”(1 нче кисәк);

тест биремнәре, SMART такта.































Тема:Ю авазы,Ю,ю хәрефләре.

Максат:1. Укучыларга ю хәрефенең сүзләрдәге әйтелешен һәм язылышын ,ике аваз белдереп килүен өйрәтү.

2. Ю хәрефе белән сүзләр, җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Чисталык-пөхтәлек әдәпләренә өйрәнүне дәвам итү.

Җиһазлау: татар теле дәреслеге,мультимедийный проектор,презентация,терәк сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

-Хәерле көн укучылар.Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле.Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән,үзенә якын, кадерле бер теле була.Шул телдә аның әти-әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел- ана теле дип атыйлар. Безнең туган телебез нинди?

-Татар теле.

Әйе,укучылар . Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез.

II этап. Актуальләштерү.

1. Үткән теманы кабатлау. (1 нче слайд)

- Укучылар, хәзер без сезнең белән узган дәрестә үтелгән материалны искә төшерәбез.

1 бирем...Сезгә шундый бирем. Экрандагы сүзләрне укып чыгыгыз, төркемнәргә бүлегез:

оя,чия,яңгыр,яшен,яфрак,дөя,якты,яшел,якшәмбе,бияләй,куян,кояш

- Сүзләрне ничә төркемгә бүлдегез?

(2торкемгә--калын сүзләр,нечкә сүзләр.)

- Төркемнәргә бүлгәндә нинди кагыйдәләрне искә төшердегез?

Җавап:Я хәрефе сүз, иҗек башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләреннән соң [йа], [йә] аваз кушылмасын белдерә.

Ул калын әйтелешле сүзләрдә [йа] дип укыла.Бу сүзләргә кайсы сүзләр керә.? Оя,яңгыр,яфрак,якты, куян, кояш

Нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укыла.

Бу сүзләргә кайсы сүзләр керә? Чия,яшен,дөя,яшел,бияләй

III . Уку мәсьәләсен кую ( 2 нче слайд)

- Укучылар, ә хәзер әйдәгез, тапкырлыгыгызны сынап карыйк.

“Табышмак әйтәм, җавабын тап”.

1.(Слайд №5)

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.

Нәрсә булыр икән ул? (аю)

- Дөрес. Э сез аюлар турында нәрсә беләсез?( -Аю бал ярата.Ул кыш буе өнендә йоклый,ә яз җиткәч чыга.Аю җиләк ашый,су керә.)

2.Бу агачның чәчәгеннән умарталар бал җыя,

аврганда чәчәгеннән чәй ясап эчәләр

Нинди агач бу? ( юкә)

-Дөрес. Юкә нинди агач?

1.Уку мәсьәләсен кую.( 3 слайд)

аю, юкә сүзләренә игътибар итегез әле .

-Бу ике сүздән табыгыз язуы белән охшаган, ә әйтелеше белән аерылып торган хәрефне.(-Ю хәрефе.)

- Димәк бүген дәрестә нинди хәреф турында сөйләшербез икән, балалар?

Карагыз әле, аю сүзендә ю хәрефе ничек укыла, ә юкә сүзендә?

-аю сүзендә ю калын [йу] дип укыла, ә юкә сүзендә [йү] дип укыла.

-Ә нәрсәгә карата шулай укыйлалар бу сүзләрне?(сузык авзларга карата)

-Дөрес. Сузык авазларга карата.

Нәтиҗә ясыйбыз: калын сузыклы сүзләрдә ю хәрефе [йу] дип укыла, ә нечкә сузыклы сүзләрдә [йү] дип укыла.



Тактада схема ясала, балалар бу схеманы укыйк эле.

аю юкә

Ә хәзер, әйдәгез, беренче баганадагы сүзгә бергәләп фонетик анализ ясыйк.

Транскрипциясен күрсәтәбез - [айу]

1нче укучы такта янында анализ ясый:

-аю-сүзен ничек ишетәбез?

аю---[айу]

-Хәреф белән аваз саны туры киләме?(Саныйбыз) 2хәреф,3 аваз

-Юк .Ни өчен?

Калын сүзләрдә ю хәрефе[йу]дип укыла.

2 нче укучы такта янында :

--- юкә [йүкә]

-Хәреф белән аваз саны туры киләме?(Саныйбыз) 3 хәреф,4 аваз

--Юк .Ни өчен?

Нечкә сүзләрдә ю хәрефе[йү] дип укыла.

---Димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Калын сүзләрдә ю хәрефе [йу]дип укыла.

Нечкә сүзләрдә ю хәрефе[йү] дип укыла.

2.Матур язу.( 4слайд)

-Әйдәгез дәфтәрләрне ачыйк та каллиграфик дөрес итеп числоны,сыйныф эшен языйк. Юю хәефләрен 1 юл язып куик.

Язганда мин туры утырам ,

Тигез тора иңсәләр.

Яза башлыйм хәрефләрне
Пөхтә һәм матур итеп.

3. Рәсемле диктант. (слайд та рәсемнәр)( 5 слайд)

- Укучылар, тактадагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз, аларны сүзләр белән әйтегез һәм исегездә калдырырга тырышыгыз.

- Ә хәзер шушы сүзләрне дәфтәрегезгә язып куегыз.

- Дөреслеген парларда тикшерегез. Карандаш белән билгене дәфтәр читенә куегыз.

аю,юкә,юлбарыс,юл, юлчы,юмарт,юа, юынгыч.

- Укучылар, дәфтәрдәге сүзләрне тагын бер кабат укып чыгыгыз.

1) Ю хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килә?

2) Ю хәрефе ничә авазга билге булып йөри?

3) Ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?

4) Ю хәрефен нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укырга кирәк?

- Димәк, сез нинди нәтиҗә чыгардыгыз? Әйдәгез сезнең фикерләрегезне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырып карыйк .

4. Дәреслек белән эш.

1.Дәреслектәге кагыйдәне укып танышу. ( 73 бит)

( эчтән укыйлар, 1 укучы кычкырып укый)

2. 69 нчы күнегү-сүзләрнең ничек язылуына , ничек әйтелүенә игътибар итеп уку .

- Беренче баганадагы сүзләр ничек укыла? Ни өчен?

-Ю хәрефе нинди кушылманы белдерә?

_ Икенче баганадагы сүзләр ничек укыла? Ни өчен?

-Ю хәрефе аларда нинди кушылманы белдерә? Ни өчен?

5. Дәреслек белән эшне дәвам итү.

1.70 нче күнегүне уку һәм дәфтәрдә язу.Ю хәрефе кергән сүзләрне күчереп яз. Нәтиҗә ясау.

1 вариант: юлы сүзен, 2 вариант : юан сүзен тикшерә (фонетик анализ)



6. Карточка белән эш: Нокталар урынына я, ю хәрефләре куеп яз.

Коя..ш,...ңгыр, а...,...кә,би...ләй,...лбарыс,кы...., кы...р,...фрак, ...март.

(ю,я хәрефләрен куеп яз)

( тактада тикшрү)



7. Физкультминут ( слайд) МИКС ФРИЗ ГРУПП

Йөре! Катып кал! Төркемлән!

_ татар телендә ничә калын сузык бар?(4)

Я хәрефе ничә авазга билге белдерә?(2)

Юкә сүзендә ничә хәреф бар?(3)

Чия сүзендә ничә аваз?(4)

Ю сүзендә ничә хәреф?(1)



8. Тактада Юлбарыс сүзеннән сүзләр ясарга (Парлап эшлилэр сары кәгазьдә) ( 6 слайд)

(юл,бар,сал,бал,сыр,бас,юла,ар)

  • Дәреслек белән эшне дәвам итәбез.

  • 72 нче күнегү. Нишлә? Соравына җавап бирүче сүзне тап. Ул ничә авздан, ничә хәрефтән тор?

  • Ашар алдыннан ни өчен кулны юарга кирк?( Чисталык – сәламәтлек юлдашы,- диләр.Һәрвакыт гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәп,юынып йөрергә кирәк

8.Парларда эш. Сүзләрне тикшер.(сары кәгазьдә эшлиләр)

1 рәд–Юныс(юныс сүзе 2 иҗектән тора,ю-ныс,4 хәреф,5 аваздан тора,чөнки,ю хәрефе ----2 аваз белдерә.

2рәд– юлчы

3 рәд-ютәл

Төркемнән бер укучы җавап бирә.

9.Тест биремнәрен үтәү. ( 7 слайд)

- Укучылар, ә хәзер дәрестә үткәннәрне йомгаклап, белемнәрегезне тикшерер өчен тест биремнәре эшләрбез.

Булдырдыгыз ,балалар.

9..Сезнен алдыгызда ак кәгазләр.Ю хәрефе кергән сүзләр язарга.Парлап эшләнә.

10. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

10.Өй эше:

1. Кагыйдәне кабатларга

2. 71 нче күнегү

3. Иҗади эш ( ак аю турында язып килергә)



11.Дәресне йомгаклау.

-Укучылар, бүгенге дәрестә нинди хәреф турында сөйләштек?

- Ю хәрефе нинди авазларга билге булып йори?

- Нинди сүзләрдә йу, нинди сүзләрдә йү дип укыла?

- Бугенге дәрестә үзегезгә нинди билге куяр идегез?

Схема бунча сөйлә:

мин белдем

истә калдырдым

эшли алдым

Бәяләү. -Үзегезгә нинди бәя куяр идегез ? Үзбәя.



-Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татар теленнән дәрес планы " Ю хәрефе"

Автор: Костюнина Гульнара Радиковна

Дата: 02.12.2018

Номер свидетельства: 488578

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(99) "2 НЧЕ СЫЙНЫФ ?ЧЕН    ТАТАР ТЕЛЕ Д?РЕСЕНЕ?  ПЛАН-КОНСПЕКТЫ "
    ["seo_title"] => string(63) "2-nchie-syinyf-ochien-tatar-tielie-d-riesienien-plan-konspiekty"
    ["file_id"] => string(6) "180305"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1425149020"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(121) "План-конспект урока на тему:Исем темасын гомумил?штереп кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(72) "plan-konspiekt-uroka-na-tiemu-isiem-tiemasyn-ghomumil-shtieriep-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "132979"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1416427154"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(129) "Рабочая программа по татарскому языку с требованиями ФГОС для 2 класса"
    ["seo_title"] => string(67) "rabochaiaproghrammapotatarskomuiazykustriebovaniiamifgosdlia2klassa"
    ["file_id"] => string(6) "271401"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1451485933"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(122) "Д?ресне? темасы: « Хайваннар д?ньясы”. Тема урока: "В мире животных". "
    ["seo_title"] => string(69) "d-riesnien-tiemasy-khaivannar-don-iasy-tiema-uroka-v-mirie-zhivotnykh"
    ["file_id"] => string(6) "151532"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1420719455"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства