kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

[с] авазы, Сс хәрефләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәрес сингапур сруктуралары кулланып үткәрелде. 1нче сыйныф укучылары белән мәктәбебездә метод көндә  үткәрелгән ачык дәрес.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«[с] авазы, Сс хәрефләре»

Дәреснең темасы: [с] авазы һәм Сс хәрефләре.


Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты- [c] авазын ишетеп таный белергә өйрәтү, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру, аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру, сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру күнекмәләрен үстерү

2.Фикер сәләтен үстерү максаты- Укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын, мөстәкыйльлекләрен формалаштыру.

3.Тәрбияви максат- аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру, уку хезмәте культурасы тәрбияләү, үзара дуслык җепләрен ныгыту.

Җиһазлау: Ф.Ш.Гарифуллина , И.Х.Мияссарова”Әлифба”,”Әлифба-методик кулланма”, карточкалар, презентация, “Туган тел” көе.

Кулланылган структуралар: Релли Робин, Раунд Робин, Сорт Кардс, Инсайд-Аутсайд Сёкл.


Дәрес барышы:


1.Оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы:

-Хәерле көн, укучылар!

-Исәниесез.

-Хәлләрегез ничек?

Укучылар: Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез,

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.

Укытучы:

-Укучылар, кәефләрегез ничек?

-Елмайган кояш кебек?(күтәренке кәефлеләр кул чаба)

-Елмайган кояш кебек?(күтәренке кәефлеләр кул чаба)

-Киттеме яңгыр сибеп?(начар кәефлеләр өчен)

Күрәм,кәефегез бик яхшы,болай булгач, без дәрестә күп нәрсәләр өйрәнербез.Хәзер бер- беребезгә карап елмаеп алыйк та, дәресне башлыйк.

-Дәресебез уңышлы булсын өчен без дәрестә нинди булырга тиеш?

(актив, игътибарлы, тырыш)


2.Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне ныгыту.

(Релли Робин, Раунд Робин структуралары ярдәмендә кабатлау үткәрелә.)

-Укучылар, тиз генә узган дәрестә өйрәнгән материалны искә төшерик.

Сезнең өстәлләрдәге карточкаларда тизәйткеч язылган.

(Зәңгәр күкнең зәңгәрлеге

Күчкәндер күзләремә.

Ничә тапкыр “З” язылган

Әйтелгән сүзләремдә?)

Карточкада язылган тизәйткечне 2 тапкыр укып чыгыгыз. Ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегезгә, чиратлап, укып күрсәтегез.


Ә инде хәзер төркемегездә укып, үзегезне күрсәтергә әзерләнегез.

-Кайсы өстәл иң матур, иң сәнгатьле итеп укыр икән?( Һәр өстәл тизәйткечне бергәләп әйтеп күрсәтә. Төркемгә башка төркемнәр чир әйтә)

-Укучылар, яңадан карточкада язылганнарны укып чыгыгыз да, нәрсә әйтә аласыз?

-Күп сүзләрдә З хәрефе язылган.

-Алайса, әйдәгез миңа Зз хәрефе турында сөйләп бирегез әле.(Укучылар хәрефкә характеристика бирәләр).


3.Дәрес темасын, максатын ачыклау.

(ЭкрандаСс хәрефе булган рәсемнәр җыелмасын күрсәтү).

-Игътибар белән экранга карагыз да, уйлагыз.

-Экранда нәрсәләр күрдегез? (Укучылар предмет исемнәрен атый.)

-Укучылар, ә бу предметлар нинди хәрефкә башлана?

-Димәк, без бүгенге дәрестә нинди хәреф бнлән танышырбыз?(Без бүгенге дәрестә [с]авазы һәм аны билгеләүче с хәрефе белән танышабыз. Яңа хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр укырбыз.)


4.Яңа теманы аңлату.

- Мин арып киттем бит әле,әйдәгез, дусларым, бу хәреф турында сез миңа үзегез сөйләп бирегез әле.(Укучылар хәрефкә характеристика бирә һәм аңлата баралар.

Экранда язылган иҗекләр белән танышу.

-Кызыл белән нинди хәрефләр бирелә? Ниөчен сузык авазлар дип атала?

-Зәңгәр төс белән нинди авазлар бирелә? Кызыл төс белән зәңгәр төсне кушсак, ягъни сузыкларга тартыкларны кушсак нәрсә барлыкка килә?(Экрандпгы кушылмаларны хор белән уку, калын һәм нечеә иҗекләрне аеру)

Экрандагы сүзләрне чылбыр буенча уку, калын яки нечкә икәнен әйтә бару, иҗекләргә аеру.


Ял итү.

Инсайд-Аутсайд Сёкл структурасы ярдәмендә башкарыла.

-Әйдәгез, ял итеп алабыз.Шунда белемнәребезне дә күрсәтербез.(Кулларында хәреф язылган бит. Көй башлангач, укучылар биеп әйләнә башлыйлар.Көй туктагач, укучылар парлашалар,тышкы түгәрәктәгеләр хәрефләрен күрсәтәләр, эчке түгәрәктәгеләр җавап бирәләр.Мәсәлән: Бу Л хәрефе - яңгырау тартык. Әйләнү берничә тапкыр эшләнелә.)


-Укучылар, дәреслекнең 61нче битне ачыгыз әле.Биредә “Дусларым” исемле текс бирелгән.

(Укытучы текстны укып чыга)

-Текстта кемнәр турында язылган?

Сүзлек белән эш. Укытучы сүзләрнең мәгънәсен аңлата (сәләтле,мандалина,тату)

Һәрберегез текстны укырга өйрәнә.

Чиратлашып, җилкәдәш иптәшләрегезгә укып карагыз

Һәр өстәлдән бер укучы текстны матур итеп кычкырып укып күрсәтә. Калганнар аңа мактау сүзе әйтә. (Бик яхшы!!!)


Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

-Текстта нинди исемнәр бар?

-Алар ни өчен баш хәрефтән язылган?

-Ә сезнең (сыйныфта) дусларыгыз бармы?

- Ә текстта дуслар күпме?

-Муса нинди малай?

-Муса нинди уен коралында уйный?

-Сара, Сәрия нишли?

-Дуслар ни өчен кирәк?

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сорд Кардс структурасы буенча эш.

-Укучылар, сезнең өстәлләрдә конвертлар бар. 3нче номер астындагы укучылар конвертларны ачып, өстәл уртасына бушатасыз. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп, төркемнәргә дә аерып куеп карагыз әле.

-Урындыкларны этеп куябыз да, күрше өстәлләрнең эшен күзәтәбез, хаталар күрсәк, төзәтәбез.

-Урыннарыбызга утырабыз.

-Ә сезнең өстәлләрдә үзгәрешләр булганмы?( Һәр өстәл үзенең төзегән сүзләре белән таныштыра.)

-1(2,3)нче өстәл сез сүзләрне ничә төркемгә урнаштырдыгыз?

-Нинди төркемнәр булды инде?

-Кеше исемнәре ничек языла?

-Афәрин, укучылар!


6.Рефлексия.

- Без нинди максатлар куйган идек ?

- Бүгенге дәрестә без нинди хәреф өйрәндек? - Ул нинди аваз белдерә?

- Ни өчен аны тартык дип әйтәбез? (чөнки һава агымы киртәгә очрый, тешләр кысыла)

- Баш С хәрефе ни өчен кирәк? (чөнки исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла).

Димәк, без сезнең белән максатыбызга ирештек.


Үзбәя.

1.Кем бүген дәрестә барлык мәгълүматны да аңладым һәм өйгә кайтып, әтигә, әнигә сөйләп бирә алам ди, түгәрәкне күтәрәсез.

2.Кем барлык мәгълүматны да аңладым, ләкин сөйләп бирергә әлегә читенсенәм ди, яшел түгәрәкне күтәрәсез.

3.Кем барлык мәгъләматны да әлегә аңлап бетермәдем ди, сары түгәрәкне күтәрәсез.



7.Йомгаклау.

-Укучылар, афәрин! Сез бик-бик булдырдыгыз! Барыгызга да рәхмәт!




















Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара ш.т.п. А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”















[c] авазы һәм Cc хәрефләре

















Укытучы: Сафронова Эльвира Анатольевна









2017 ел


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
[с] авазы, Сс хәрефләре

Автор: Сафронова Эльвира Анатольевна

Дата: 30.03.2017

Номер свидетельства: 404949

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(100) "Сузык аваз х?рефл?ре (Сингапур структуралары кулланып) "
    ["seo_title"] => string(56) "suzyk-avaz-kh-riefl-rie-singhapur-strukturalary-kullanyp"
    ["file_id"] => string(6) "154057"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421089470"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Сузык {?} авазы. ?, ? х?рефл?ре. "
    ["seo_title"] => string(30) "suzyk-o-avazy-o-o-kh-riefl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "190984"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427258205"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(42) "[э]  авазы, э,е х?рефл?ре. "
    ["seo_title"] => string(25) "e-avazy-e-ie-kh-riefl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "154628"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421171164"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(120) "Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [т] авазы, Т,т хәрефләре."
    ["seo_title"] => string(69) "d_bi_uku_d_riesien_tiekhnologhik_karta_tiema_t_avazy_t_t_kh_riefl_rie"
    ["file_id"] => string(6) "353849"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1477925955"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(95) "План урока на тему: "[kъ] ??м [к] авазлары. К, к х?рефл?ре" "
    ["seo_title"] => string(53) "plan-uroka-na-tiemu-k-h-m-k-avazlary-k-k-kh-riefl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "196104"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427997412"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства